Иң куркыныч җинаятьче – татар теле укытучысы, иң куркыныч җинаять – татар телен укыту

Иң куркыныч җинаятьче – татар теле укытучысы, иң куркыныч җинаять – татар телен укыту

Бер көн эчендә дөнья үзгәрми. Бер көн эчендә таулар ишелми, елгалар кипми, җирләр убылмый. Бер көн эчендә дәүләтләр, телләр юкка чыкмый… Кебек иде. Тик соңгы арада республикада барган вакыйгаларны күздән кичерәбез дә: «Бер көн эчендә бит, бер көн эчендә!» – дип тел шартлатабыз. Беркөнне прокуратура мәктәпләрне тикшерә башлады, икенче көнне директорларга укыту программасыннан «артык» татар теле дәресләрен алып ату һәм татар теле укытучыларын кыскарту турында күрсәтмәләр тоттырды, ә бүген инде укытучыларга «сезнең белән хушлашырга туры киләчәк» дигән эчтәлектәге хатлар тапшыралар.

УКЫТУЧЫГА КАЯ БАРАСЫ?

Югыйсә, шушы бер көнне көтеп тормаска иде бит безгә. Путин җәй көне Йошкар-Олада: «Урыс теленнән кала башка телләр мәҗбүри укытылмаска тиеш», – дип чыгыш ясаганнан соң ук борчыла һәм чаң суга башларга иде. Ә без дәшмәдек. Дөресрәге, без дәштек. «Безнең гәҗит»тә бу темага атна саен язып тордык һәм торабыз. Татар теле укытучылары үзләре, республика җитәкчелеге дәшмәде. Мәгълүмат чаралары да теманы кирәксенмәде… Путинның ярдәмчеләре тиз арада Генераль прокуратурага «мәктәпләрне тикшерегез әле» дип күрсәтмә биргәннән соң да әллә ни борчылучы сизелмәде. «Безгә кагылмас дип өметләндек, ышанып бетә алмадык», – ди хәзер татар теле укытучылары. Элеккеге укытучылар, дисәк, дөресрәк булыр – эштән кыскартылачаклары турында кисәтү кәгазе алдылар бит инде.

Менә шулай өметләнеп, ышанып көттек-көттек тә, узган атнада чигенеп тә куйдык. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова әйткәнчә, чигенергә мәҗбүр булдык. Узган атнада Халыклар дуслыгы йортында резолюция кабул ителде. Анда: «2018нче елның 1нче гыйнварыннан урыс телен өйрәнү дәресләрен Русия Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән күләмгә җиткерергә; татар телен, дәүләт теле буларак, башлангычта һәм 9нчы класска кадәр мәҗбүри укытырга, ә 10-11нче классларда ихтыярига калдырырга», – дип язылган.

Көтә торгач, шагыйрьләр шигырьләр белән мөрәҗәгать итә торгач, ниһаять, республика җитәкчеләре дә бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерергә булды. Моңа кадәр Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның гына тавышы ишетелә иде. «Татар теле – дәүләт теле. Шулай булгач мәҗбүри укытылырга тиеш», – дип тынычландырырга тырышып килде ул. Узган атнада Татарстан Дәүләт Советының 33нче утырышында башкаларның да теле чишелде: Разил Вәлиев, Николай Рыбушкин, Римма Ратниковалар татар теленең мәктәпләрдә мәҗбүри укытылырга тиешлеген яклап чыгыш ясады. Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бу уку елында бернәрсәгә дә кагылмаска, ничек бар – шулай калдырып торырга кирәк, дигән фикерне белдерде. Президентның фикере дә шундый иде: әлегә кагылмыйк, торып торсын, чарасын тапмый калмабыз. Әлеге утырышта Президент татар теле, республиканың язмышы өчен түгел, башкасы өчен күбрәк борчылды кебек: «Директорлар гаепле булып калды. Гаеп булса, ул – бездә, ләкин берничек тә мәктәп җитәкчеләрендә түгел. Алар булган инструкцияләргә нигезләнеп эшләде. Директорлар безнең кешеләр бит ул, алар белән ничек шулай эшләү кирәк? Алар белән сайлаулар үткәрәсебез бар бит әле безнең. Болай ышанычны какшаткач, сайлауны ничек үткәрербез?!» – дип мөрәҗәгать итте ул республика прокурорына. Калдырып торыйк, диде һәм 30нчы октябрьдән бер атналык ялга китеп барды. Аның сүзенә карап кына, мәктәпләрне татар теле укытучыларыннан чистарту эше генә тукталмады, билгеле.

Укытучылар да ялга китте – каникулга. Тик татар теле укытучыларының күбесе өчен бу каникул соңгысы булырга мөмкин. Казан шәһәренең 15нче мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшләүче Фидания Леронова: «Безнең мәктәп – урыс телле. Алты татар теле укытучысы бар. Өчебез – пенсиядә. Прокуратура тикшерүләре узганнан соң ук, өчебезне чакыртып, эштән китәргә әзерләнә торырга кушылган иде инде. Әлегә төгәл бер сүз дә әйтүче юк: кая барачакбыз без, эшкә чыгачакбызмы? Каникулдан килгәч укытасы план төзелгән, анда бөтенләй татар теле дәресләре кермәгән, дигән хәбәр алдык инде», – дип сөйләде. Каникулга сылтау итеп, мәктәп җитәкчеләре телефоннарын алмый, алсалар да җавап бирми, шәрехләмә алып булмый. Югыйсә, белеп торабыз: шунда алар – мәктәптә. Аларның ял итәргә вакыты юк, уку планын үзгәртәсе, «фәлән татар теле укытучысын кыскартабыз» дип прокуратурага хисап бирәсе, эштән җибәрергә кызганган укытучыларына башка эш эзлисе бар.

Ә укытучылардан хәбәрләр килеп ирешә тора. Җырчы Гүзәлемнең әнисенә (Әлмәт шәһәренең 10нчы мәктәбе) «уку планы үзгәрү сәбәпле, хезмәт килешүенә үзгәрешләр кертелә» дигән кисәтү кәгазе тоттырганнар. Эштән китәргә әзерлән, дигән кәгазь инде бу. Казанның бер мәктәбендә татар теле укытучыга, «Ел укытучысы» бәйгесендә җиңгән апага, альтернатива буларак, иртән мәктәп автобусында укучыларны җыеп йөрү яки «продленка»да утыру эше тәкъдим ителгән. Күпләр әле кәгазь «уведомление» алмаган, ләкин телдән әйткәннәр инде. Укытучыларны башкача мыскыллау да дәвам итә. Язучы Зиннур Хөснияр, Лаешта татар теле укытучыларының сумкаларын, шкафларын актарганнар, ярамаган әдәбият юкмы икән дип эзләгәннәр, дип хәбәр итте…

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ДОШМАН ЯСЫЙЛАР…

Без сездән телегезне тартып алмадык бит, ди федераль үзәк. Без сезнең өчен махсус «Родной язык» фәнен булдырдык бит, ди. Федераль дәүләт укыту стандартларында (ФГОС) «Урыс теле» һәм «Туган тел» («Родной язык») дип бара. Без, мөгаен, бик юләрдер. Ул стандартларны төзүчеләр – акыллы, ә без – юләр. Юләр булмасак, аларның ни өчен стандартны шулай төзүләрен аңлар идек, мөгаен. Ә болай аңлый алмый тилмерәбез: «туган тел» булгач, ул нәкъ менә татар теле дигән сүз түгел бит әле. Үзбәкнең туган теле – үзбәк теле, чувашныкы – чуваш, мариныкы – мари. Республикада әле тагын кытай, төрек, таҗик, афроамериканлы һәм тагын әллә нинди милләт вәкилләре дә яши. Соң, федераль стандартта «Туган тел» дип язылган булгач, алар да мәктәптә үз телләрен укытуны таләп итә ала булып чыга түгелме? Һәм таләп итсә, алар хаклы булачак та! Аннан соң мәгариф җитәкчеләре кытай теле, таҗик теле укытучылары эзләп йөрерме икән? Африканың фәлән кабиләсеннән килеп төпләнгән балага туган телен укытучыны кайдан табасы булыр?

Хуш, татар баласы (дөресрәге, аның ата-анасы) «Туган тел» дигәнгә татар телен язып куйды, ди. Тик мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Кайбер мәктәпләрдә «Туган тел» дигәнгә ихтыяри-мәҗбүри рәвештә татар телен яздыра башлаганнар. Янәсе, урыс теле болай да атнасына 6 сәгать булачак бит инде, ә татар телен кая да булса «тыгарга» кирәк. Татар телен дә «әбижәйт» итәргә ярамый. Кайбер мәктәпләрдә ата-аналарга хәтта: «ФГОС буенча, урыс теле «Родной язык» була алмый, чөнки ул аерым фән буларак укытыла инде», – дип аңлатканнар. Чеп-чи урыс кешесе, баласының туган теле итеп, мәҗбүри рәвештә татар телен сайларга тиеш булып чыга бит инде бу. Көчләп чукындыруга тиң гамәл була. Шуңа күрә ул фәнне укытучыга мөнәсәбәте дә чукындыручыга булган кебек булачак. Әлбәттә, фәнгә карата да, телгә карата да нәфрәт туачак. Ә безгә татар телен Татарстандагы бөтен баланың да туган теле итү кирәкми бит. Безгә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укыту һәм саклап калу кирәк!

Инде килеп мәсьәләнең өченче ягына тукталыйк. Урыс теле федераль стандартларда күрсәтелгәнчә арттырылды. Хәзер бит татар теленә сәгатьләр табарга кирәк. Һәм кайбер мәктәпләр чишү юлын тапты: инглиз теле һәм физкультураны кыскарту хисабына, атнасына берничә татар теле калдыруга ирештеләр. Монда тагын бәхәскә җирлек барлыкка килә. Бүген инглиз теленең кирәклеген бөтен кеше дә таный. Һәм бөтен кеше дә баласының инглизчә өйрәнүен тели. Мәктәптә генә өйрәнә алмагач, фәлән мең тәңкә түләп, репетиторларга йөртәләр. Ә татар теленә бүлеп биргәч, мәктәпләрдә инглиз теле тагын да кими дигән сүз. Репетиторларга тагын да күбрәк йөртәсе, тагын да күбрәк түлисе булып чыга. Ата-аналар тавыш чыгара башласа: «Сез бит татар телен саклап калырга теләдегез, менә сакладык – инглиз теле бәрабәренә», – дип маңгайга китереп териячәкләр. Һәм менә шул вакытта әле татар телен яклап чыгыш ясаучыларның да күбесе сыначак. Чөнки инглиз теле кирәк. Нәфрәт тагын укытучыларга, мәктәп җитәкчеләренә төшәчәк. Безнең илдәге мәгариф системасы укытучыга, мәктәпкә карата нәфрәт тудыру стратегиясен яхшы башкара ул.

…Бер көн эчендә дөньялар үзгәрми. Бер көн эчендә үзгәрмәде дә ул. Без генә көннәрдән бер көнне дертләп уянып киттек. Телебезне кисә башлаганнар иде инде. Җитәкчеләребез, шул киселә башлаган тел белән, трибунадан өмет тулы сүзләр кычкырып калырга тырышты. Без, киселә башлаган телебез белән, аларга рәхмәт укырга ашыктык. Ә икенче көнне мәктәпләрдә җыелышлар үтте. Телнең киселүе хакында хәбәр иттеләр. Күз ачып йомган арада – бер көн эчендә булды кебек. Чынлыкта, бик күптәннән башланган эш иде инде бу…

Тарих

Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов Казанда татар телендә белем бирүнең кайчан һәм ничек башланганын искә төшерде:

– 1759нчы елда Казанда ирләр гимназиясе ачыла. Мөселманнар күпләп яши торган җирдә беренче шундый уку йорты була бу. Һәм бер елдан соң аның директоры М. И. Веревкин Мәскәү университетындагы җитәкчеләренә хат юллый: «Казан – татар милләте өчен төп шәһәр. Гимназиядә татар теле классы да булдырып булмасмы икән?» 1769нчы елда Указ чыгарыла: гимназиядә татар классын булдырырга, ягъни урыс дворяннарына татар телен укыта башларга. Укытучы итеп Сәгыйть Хәлфин билгеләнә. Мәскәүдә «Татар теле әлифбасы» бастырыла.

1922нче елда советларның ТАССР III съезды һөнәри-техник уку йортларында да татар телен укыта башлау турында резолюция кабул итә. Халык мәгарифе комиссариаты укыту программасын әзерли. Урыс мәктәпләре өчен татар теле дәреслекләре барлыкка килә, татар теле курслары оештырыла.

Татар телен мәҗбүри укытуга карата ризасызлык белдерүчеләр дә барлыкка килә. 30нчы еллар ахырында мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту бетә. 1940нчы еллардан башлап, татарлар да балаларын урыс мәктәпләренә бирә башлаган. 1954нче елда КПСС өлкә комитеты «Республикадагы милли мәктәпләрдә урыс телен укытуны яхшырту чаралары турында» Карар чыгарган. 1970нче елларда Казанда татар телендә белем бирә торган бер генә мәктәп калган булган.

Бәйгегә нәтиҗә

«Авырырга куркып торам – күпме акча сорарлар»

Бүген «Ай-һай хәлләр: Русиядә сәламәтлек саклау» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Бу айның җиңүчеләре итеп, Казаннан Нияз Бишбалтаны һәм Азнакайдан Гөлчәчәк Хаҗиева-Садретдинованы билгеләдек. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Авылларда хәл катлаулы –

Авыручылар арта.

«Скорый»га шалтыратсаң,

Әҗәл көтәргә кала.

Фәридә АДИЕВА,

Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы

– Ай-һай авыр, баш әйләнә,

Ярдәм итә күрегез!

– Картаясыз, диде табиб,

Күбрәк сабыр итегез!

Венера МИНАҖЕВА,

Менделеевск шәһәре

Көндез чыра яктысында

эзлим, булыр күк табып,

булмый калмас дөньясында

берәр намуслы табиб.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Сәламәтлек саклыйм, диеп

Белмим кая барасы?!

Табибларның кесәсенә

Уч-уч акча саласы.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Ун баланың тугызы авыру,

Болардан соң нәрсә көтәргә?

Русиядә сәламәтлек саклау

Түрәсенә «рәхмәт» әйтергә?

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр, сәламәтлек

Тора алтын бәясе.

Авырырга куркып торам,

Эзләп берәр хәйләсен.

Гөлчәчәк ХАҖИЕВА-САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: укытучылар» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии