Мәктәптә иминлек: ата-ана җилкәсеннән – дәүләтнекенә

Мәктәптә иминлек: ата-ана җилкәсеннән – дәүләтнекенә

Әле кайчан гына Соңгы кыңгырау чыңлаган иде, инде яңа уку елына да аяк бастык. Балалары мәктәпкә йөри торган ата-аналарны быел белем сыйфаты, туклану кебек мәсьәләләрдән бигрәк уку йортында иминлек тәэмин ителеше борчый. 11нче майда 175нче гимназиядә Казанны гына түгел, бөтен Русияне тетрәткән фаҗига булганнан соң, сак мәсьәләсе төп планга чыкты.

Хәтерләсәгез, әлеге вакыйгада ата-аналарны гаепләп калдыручылар булды. Гимназиядә профессиональ сакчы булмаган, ишек төбендә вахтер хатын гына утырган. Элегрәк сакчыга акчаны ата-аналардан җыя торган булганнар. Ә пандемия башлангач, белем бирү онлайнга күчкән мәлдә, акчаны юкка әрәм итү булмасын дип, моңарчы гимназияне саклаган ЧОП (шәхси сак оешмасы) белән килешүне өзгәннәр, ягъни сакчы хезмәтеннән баш тартканнар. Үзизоляция режимы беткәннән соң да яңа килешү төземәгәннәр. Янәсе килешү төзелгән булса, ишек төбендә вахтер хатын гына түгел, ЧОП хезмәткәре дә утырса, 9 кешенең гомерен өзгән фаҗига булмас та иде. Русия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин, мәсәлән, шушы фикерне яклады.

Вахтер вакансиясе штатка кертелгән, ягъни аның хезмәт хакы уку йорты бюджетына салынган. Ә менә көчәйтелгән сак яллау-ялламау мәсьәләсен Русиядә һәр уку йорты үзе хәл итәргә тиеш. 2012нче елда кабул ителгән «Мәгариф турында»гы Законда «иминлекне тәэмин итүдә белем бирү йорты үзе җаваплы» дип язылган. Аның өчен бюджеттан акча каралмаган. Мәктәпнең мөмкинлеге бар икән – профессиональ сак хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Мөмкинлек дигәндә ата-аналар кесәсе күздә тотыла инде. Тәрәзә пәрдәсенә, яңа өстәлгә, парта буявына җыешкан кебек, сакчы яллауга да акчаны ата-аналар бирә. «ВКонтакте»да «Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында акча җыю» дигән төркемдә берничә ана, сакчыга елына 500-600 сумнан җыела идек, дип язды. Әллә ни зур акча да түгел үзе. Ләкин «пәрдә, өстәл, буяу» бәяләрен дә кушкач, ул сумма арта. Шуңа күрә мәктәпләрдә сакчы хезмәтеннән баш тарталар, полиция чакырта торган төймә бар бит, берәр хәл булса, аңа вахтер да баса ала, дип фикер йөртәләр. Шәһәрдә шулай булганны, авыл мәктәпләре турында әйтеп торасы да юк.

Дәүләт Думасының җиденче чакырылышы җыелгач та, белем бирү йортларында иминлекне тәэмин итү турында закон проекты әзерләнгән иде. Анда бу мәсьәләдә җаваплылыкны уку йортын гамәлгә куючыларга, ягъни муниципаль, төбәк яки федераль хакимият органнарына күчерү турында әйтелде. Закон кабул ителсә, профессиональ сакчыларны эшкә алу өчен бюджеттан акча бүлеп бирелер иде. Ләкин проект хупланмады, кабул ителмәде. Быел җәй әлеге закон проекты кабат Думага кертелде. «Уку йортының бюджетын формалаштырганда иминлекне тәэмин итүгә дә акча салынырга тиеш. Директорның мәктәптә иминлек мәсьәләсен үз мөмкинлегенә карап кына хәл итүе дөрес түгел. Бер шәһәрдә мәктәпне – пенсионер әби, икенчесендә – ЧОП, өченчесендә полиция саклый, алай була алмый. Шуңа күрә икенче талпыныш ясадык, мәктәпләрдә иминлек турындагы закон проектын кабат керттек», – дип сөйләгән иде ДәүДума депутаты Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ»га. Аның язмышын хәл итү яңа сигезенче чакырылыш Думага калды.

Закон белән ничек булып бетәр, ләкин инде хәзердән үк, сак хезмәте өчен ата-аналардан акча җыелмаячак, дигән сүз бар. Бюджеттан бүлү турында уйлыйлар. Казан гимназиясендәге фаҗигадән соң, президент Владимир Путин илнең барлык мәктәпләрендә куркынычсызлык тәэмин итүнең бердәм юлын булдырырга кушкан иде. «Российская газета» язуынча, бүген Русиядәге 40 меңнән күбрәк мәктәпнең нибары 20 процентын гына ЧОП яки Росгвардия саклый икән. Хәзер саннар җыю бара. Татарстандагы 3600 мәктәпне сак системасы белән тәэмин итү өчен 5,4 млрд сум кирәк булачак, шуның 1,3 млрд сумы – Казан мәктәпләренә. Әлегә бу акча юк. Киләсе уку елына булырмы – анысы да билгесез. Һәрхәлдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, якынча чыгымнарны исәпләп, Русия Мәгариф министрлыгына юллаган инде. Укытучыларның август киңәшмәсендә әйтелгәнчә, әлегә Татарстан үз бюджетыннан 457 млн сум бүлеп биргән, шуның 200 млн сумы – Казанга.

Бу сумма нинди чыгымнарны истә тотып төзелгәндер – төгәл билгеле түгел. Әмма федераль законда беркетелгән куркынычсызлык стандартлары буенча, мәктәп бинасы һәм территориясе хәбәр бирү һәм эвакуация системалары белән җиһазландырылган булырга тиеш. Бинаның беренче катында аерым бүлмә була, сакчы пульты шунда урнаша. Видеокамералардан алына торган мәгълүмат та, Росгвардия хезмәткәрләрен чакырта торган ашыгыч төймә дә шунда ук була. Яңа төзелгән мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сакчы өчен аерым бүлмә каралган, ә менә совет чорында ук төзелгәннәрдә ул юк. Аларны булдыру чыгымнары да шул суммага кертелдеме икән? Алай дисәң, 5,4 млрд кына бик аз. Шуңа өстәп, һәр мәктәпкә керү ишегендә металл эзләгеч торырга тиеш. Дөрес, күбесендә ул бүген дә бар. Эшләми генә. Әле тагын эшләми торган күпме сигнализация, тавыш көчәйткеч, хәвеф төймәсе бардыр...

 

11нче майда коточкыч фаҗига булган 175нче гимназия бинасын яңа уку елына танымаслык итеп үзгәртәбез, дип вәгъдә биргәннәр иде. «Фаҗигане бернәрсә дә искә төшермәскә тиеш», – диделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та шундый фәрман бирде, эшне башкарырга алынган төзүчеләр дә шул кагыйдә буенча эшләде. Фаҗиганең икенче көнендә үк гимназиядә ремонт тавышлары ишетелә башлаган иде инде. Өч ай дигәндә бинага капиталь ремонт ясап бетерделәр. Гимназиянең тышкы ягы һәм керү юлы тулысынча үзгәртелгән, актлар залы, ашханә, спорт залы, китапханә яңартылган. 8А классы укыган бүлмәгә (калган бүлмәләр бикле булып, шушысы гына ачык калган, җинаятьче нәкъ менә шунда кереп ут ачкан иде. – Ф.М.) төрле җыеннар үткәрә торган ачык урын рәвеше бирелгән. Шулай ук бинада бассейн да төзелгән. Ул 11,5×25,5 үлчәмендә, тирәнлеге 1,1 метрдан 1,8 метрга кадәр җитә. Ә гимназиянең ишегалдында хәтер бакчасы булачак, анда эшләр дәвам итә. Узган ел 175нче гимназиядә 1037 бала укыса, быел – 1054. Беренче класска 145 укучы кабул ителгән.

 

СОРАШТЫРУ

«КРОС» җәмәгатьчелек белән элемтә федераль компаниясе елга дүрт тапкыр «Шомланулар буенча илкүләм индекс» («Национальный индекс тревожностей») дигән сораштыру-тикшеренү уздыра. Ул җәмгыятьтә нинди борчулар һәм куркулар яшәвен ачыкларга ярдәм итә. 2021нче елның икенче кварталында Русиянең күпчелек эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең төп куркулары коронавирусның өченче дулкыны килү, вакцинацияләү белән бәйле булса, Татарстанда әлеге проблемалар беренче унлык ахырында гына урнашкан. Ә беренче урында, ягъни Татарстан халкының иң төп куркуы – балаларның мәктәпләрдә тиешенчә сак астында булмавы. Тикшеренү нәтиҗәсен «Реальное время» электрон газетасы бастырды. 175нче гимназиядәге фаҗига елның икенче кварталы азагына – шушы сораштыруны эшләгән вакытка туры килде бит, шуңа күрә республика халкының иң беренче чиратта балалар тормышы өчен борчылуы һәм куркуы аңлашыла.

«КРОС» тикшеренүе нәтиҗәсе басылып чыккач, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында эшләүче ата-аналар советы үз сораштыруын уздырган. Ата-аналарга төрле курку һәм борчылулардан торган озын гына исемлек тәкъдим ителгән, иң нык тәэсир итә торганнарын сайларга кушылган. Анда социаль куркуларны да (террор, сугыш, вакцинация), шәхсиләрен дә (якын кешеңне югалту, авырып китү, караңгыдан һәм биеклектән курку), эш белән бәйле булганнарын да (эшсез калу, үсеш булмавы, эшкә соңга калу) керткәннәр. Сораштыру әле дә дәвам итә, ләкин беренчел нәтиҗәләрдән күренгәнчә, ата-аналарның күпчелеге баласын югалтудан курка булып чыккан. Катнашканнарның күбесе мәктәпләрдә сакны көчәйтергә, махсус өйрәтелгән каравыл ялларга кирәк, дип тавыш биргән.

 

СҮЗ УҢАЕННАН

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына караганда, узган уку елында мәктәп укучыларының 65 проценттан күбрәге туган тел буларак татар телен сайлаган, ягъни уку программасындагы «Туган тел» дәресендә татар телен өйрәнгән. Министрлык хисабында мәктәп укучылары турында әйтелсә дә, чынлыкта баласының туган тел буларак нинди телне өйрәнәсен ата-ана сайлый, алар гариза яза. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге 65 проценттан канәгать булмавын белдерде. «Районнарда туган телне өйрәнү проблемасы бар. Әйтик, чуваш, мари, удмурт, мордва халкы күпләп яши торган аерым торак пунктларда тиешле туган телне сайлауга игътибар бик аз бирелгән. Татар ата-аналарының баласына туган тел сайлавында да сорау тудыра торган очраклар күп. Бу – безнең җиренә җиткереп эшләп бетермәвебез нәтиҗәсе», – диде республика җитәкчесе Кремльдә милләтара мөнәсәбәтләр, мәгариф һәм фән буенча советлар, шулай ук Туган телләр елына әзерлек эшләре оештыру комитетының берләштерелгән утырышында.

Шушы ук утырышта татар телендәге дәреслекләр турында да сүз чыкты. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Олег Хисамов, яңа буын татар дәреслекләре эшләнде, дип сөйләгәч, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев: «Сез «дәреслек» дип әйттегез. «Укыту әсбабы» дигән төшенчә юкка чыгамы?» – дип сорап куйды. Эш шунда: хәзерге вакытта татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләр дәреслек дип түгел, укыту әсбабы, ягъни «пособие» дип кенә атала, фәннәрне татар телендә укучылар ниндидер «пособие»дән генә белем ала булып чыга. «1-4нче класслар өчен дәреслекләр федераль реестрга кертү өчен җибәрелде. Әгәр кертелсәләр, алар дәреслек дип атала башлаячак», – дип аңлатма бирде Хисамов. Шәймиевне бу җавап канәгатьләндермәде. «Мин тәгаен җавап көтәм: «пособиеләр» бетәме?» – дип төпченде ул. ДәүДуманың милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары депутат Илдар Гыйльметдинов та, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да тизрәк ачыклык кертергә тырыштылар: татар теленә тәрҗемә ителгән 38 укыту әсбабы экспертизага җибәрелгән, аны үтеп, федераль реестрга кертелсәләр, алар дәреслек дип атала башлаячак. Бу мәсьәлә ел ахырына хәтле хәл ителергә тиеш, ди. Ә аңарчы татар балалары «пособие»дән белем алуын дәвам итә. «Күпме кимсетергә була? Милли мәктәпләрдә дәреслек урынына һаман да укыту әсбабы кулланыла. Бу бит дискриминация! Бердәм илдә ничек шулай итеп халыкларны аерырга мөмкин: кемдер дәреслектән укый, ә без – укыту әсбабыннан? Ниндидер ярымзакон килеп чыга. Дәреслеккә күчерәчәкбез, дип вәгъдә бирелгән иде бит инде. Бу эшне тизләтергә кирәк. Сайлау алды вәгъдәләре белән генә тынычланырга түгел, ә бәлки мәсьәләне кабыргасы белән куярга», – дип чыгыш ясады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләрен куәтләп, Рөстәм Миңнеханов та: «Дөрестән дә, бу – гаделсезлек һәм хокукларны кысу. Без Русия гражданнары, үзебезнең дәреслеккә тулы хокукыбыз бар», – дип белдерде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии