Аерылышулар арткан – тагын таҗлы вирус гаепле

Аерылышулар арткан – тагын таҗлы вирус гаепле

Татарстанда аерылышулар саны кисәк арткан. Биш айда – гыйнвардан майга хәтле – республикада 5890нан күбрәк пар таркалган. Бу, узган 2020нче елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 61,8 процентка күбрәк икән. Соңгы вакытта булган бөтен вакыйгада кебек үк, монда да коронавирус гаепле.

Аерылышулар бер Татарстанда гына түгел, бөтен Русия буенча арткан. «FinExpertiza» халыкара аудитор-консалтинг челтәре тикшеренүенә нигезләнеп, «Коммерсантъ» шулай дип яза. Антирекорд куйганбыз: соңгы 7 ел эчендә беренче тапкыр илдә аерылышулар күрсәткече 44 процентка арткан. Статистикага ышансаң, Русиядә һәр икенче никах таркала.

Бу хәлгә башлыча коронавирус һәм ул тудырган пандемия сәбәпче дигәнне ике төрле аңлатырга була. Беренчедән, узган ел ничә ай буе өйдә бикләнеп яшәдек. Үзизоляция күпләрнең нервыларын сынады. Һәм кемнәрдер түзә алмады, сынды. Гомумән, бер Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда шул хәл күзәтелде бит. «Тәүлек буе ирем (хатыным) белән бер бүлмәдә вакыт кичерә башлагач, бер-беребезгә туры килмәвебезне аңладым һәм аерылышырга карар бирдем» дигән статистика юк югын. Һәрхәлдә без тапмадык. Шулай да нәкъ менә шушы сәбәп белән аерылышучылар бар. Моннан, тармаклап, башка сәбәпләрне дә аерып чыгарырга була: мәсәлән, пандемия сәбәпле эшсез калган һәм хатыны ташлаган ирләр; билгесезлектә яшәүдән туйган һәм арган ирләрнең эчә, кул күтәрә башлавы, соңгы чиккә җиткән хатынның моңа түзмәве; өйдә утырудан ялыккан ирнең, күңел ачу юлларын эзләп, өйдән чыгып китүе – яңа чынбарлык мисаллары болар.

Шунысын да әйтеп куйыйк: өйдә утыру режимының, киресенчә, гаиләләрне ныгыту, моңарчы аерылышу турында уйлап йөргән ир белән хатынның, бу ниятләреннән кире кайтып, матур итеп яши башлау очраклары да бихисап. Белгечләргә өйрәнергә, анализларга менә дигән тема болар.

Аерылышуда пандемия гаепле дигәннең икенче аңлатмасына килгәндә, барысы да гади: үзизоляция режимы кертелгәч, берара күп оешмалар, шул исәптән ЗАГС идарәләре, күпфункцияле үзәкләр эшләми торды. Шуңа күрә никахларын өзәргә уйлаган парлар бу ниятләрен кичектерергә мәҗбүр булды. Анда аерылышу кайгысы да түгел иде бит, кешелек дөньясы ничек исән калырга дип баш ватты. Ә менә быел, дөнья әкренләп үз көенә кайта, оешмалар гадәти тәртиптә эшли башлагач, вируска да ияләнә төшкәч, тизрәк аерылышып калырга ашыгалар. Шуңа күрә саннар кисәк сикергән кебек күренә дә инде.

Бу «сикереш» Төньяк Кавказ төбәкләрендә бигрәк күзгә ташлана. Ә анда, белгәнебезчә, күбесенчә мөселманнар яши. Ингушетиядә аерылышулар бер ел эчендә 3,5 тапкырга арткан, Чечняда – 2,7, Дагыстанда – 2,1, Карачай-Черкес һәм Төньяк Осетиядә – 2 тапкырга. Хәер, гаиләләр белән бәйле статистикаларны өйрәнүче белгечләр хәзерге заманда ир белән хатын мөнәсәбәтләрен «мөселман һәм мөселман булмаган халыклар» дигән критерий буенча бөтенләй карамаска куша. Мөселманнар да аерылыша. Кавказдагы, Татарстандагы күрсәткечләр – моңа мисал. Чагыштыру өчен: рәсми дине ислам булган Мальдив Республикасы – аерылышулар саны буенча дөньяда беренче урыннарда бара торган илләр арасында.

Дөрес, гаилә коручылар саны да арткан. Әлеге күрсәткечне дә шул ук аудитор-консалтинг челтәре китерә. Узган елның беренче биш ае белән чагыштырганда, быел Русиядә 30,1 процентка, ә Татарстанда 40,4 процентка күбрәк никах теркәлгән. Монысында да пандемиянең өлеше һичшиксез бардыр. Менә тагын өйрәнергә бер тема. Уңай дип атап була торган тагын бер статистика: пандемия чорында, бигрәк тә узган яздагы үзизоляциядән соң, гаилә психологларына, сексологларга мөрәҗәгать итүче русиялеләр арткан. Димәк, мөнәсәбәтләрдә проблемалар башлануга аерылышу карарын читкә куеп, барысын да төзәтергә тырышып караганнар.

Шулай да аерылышулар елдан-ел арта бара – монысы саннарсыз да яхшы күренә. Һәм дәүләт тә моңа битараф түгел кебек. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015нче елда Дәүләт Советына юлламасында: «Яңа төзелгән гаиләләрнең 40 проценты аерылыша. Безгә ныклы гаиләне пропагандаларга, ә аерылышу процессын катлауландырырга кирәк», – дип белдергән иде. 2016нчы елда Татарстан РФ Дәүләт Думасына ЗАГС һәм судларда аерылышу процессын бер айдан өч айга кадәр җиткерергә дигән закон проекты кертеп карады. Янәсе бу вакыт эчендә ир белән хатынны дуслаштыру чаралары алып барылса, алар аерылышу карарыннан кире кайтырга мөмкиннәр. Ләкин закон проекты кабул ителмәде. Хәзерге вакытта Русия никахны гамәлдән чыгару процессы иң җиңел булган илләрдән санала. Таркалган гаиләләр саны буенча дөньяда дүртенче-бишенче урында баруыбызга бу да йогынты ясый.

 

Росстат мәгълүматларына караганда, Русиядә иң күп аерылышулар 25-29 яшьтәгеләргә туры килә. Күпчелек очракта аерылышу тәкъдиме белән хатыннар чыга икән. Яшь гаиләләрнең таркалуына китерә торган төп алты сәбәпне аерып карыйлар: уйламыйча гаилә кору, ир яки хатынның җилбәзәклеге, хыянәт, бер-береңә физик тартылу хисе булмау, психологик яктан туры килмәү, алкоголь яки наркотикка бәйлелек.

 

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Статистика буенча, гаиләләр өчен иң куркыныч ай – гыйнвар, чөнки бөтен дөньяда иң күп аерылышулар шушы айга туры килә, ди. Русиядә әлеге статистиканы аңларга була әле: озакка сузылган кышкы каникулда бер-береңнән туярга өлгерәсең, кемдер, кызган баштан, аерылышу карары да кабул итеп куя. Ә, мәсәлән, Европада андый озын яллар да юк бит. Чит илләрдә аерылышу процессы ничек оештырылган – шуңа күзәтү ясадык.

ЛЮКСЕМБУРГ

Европадагы иң кечкенә дәүләтләрнең берсе булган Люксембургның мәйданы Русия башкаласы Мәскәү шәһәренеке кадәр генә. 2021нче ел башына булган мәгълүматка караганда, илдә 633 меңнән әз генә күбрәк кеше яши. Һәм бу дәүләттә аерылышулар күрсәткече бик югары. Дөрес, соңгы елларда әлеге күрсәткеч кими башлаган. Моны ир белән хатынның никахларын рәсми рәвештә теркәмичә, язылышмый гына яшәүне хуп күрүе белән аңлатырга була. Люксембургта өйләнешеп ике елдан күбрәк яшәгән һәм ике якка да 21 яшьтән күбрәк булган парларга гына аерылышырга рөхсәт ителә. Иң күп аерылышулар 40-49 яшьлекләргә туры килә икән.

ГРЕЦИЯ

Әлеге дәүләттә аерылышулар Борынгы Эллада дип аталган заманында ук булган – ә бу моннан 2500 ел элек дигән сүз. Никахны таркатуны ир дә, хатын да сорый алган. Хәзерге Грециядә күпчелек аерылышулар суд аша башкарыла. Законда никахны таркату өчен нигез булып тора торган сәбәпләр күрсәтелгән: ике хатын алу, хыянәт, аерым яшәү, тормышка куркыныч янау һәм гаиләдә көч куллану. Балаларның кем белән калуы, алимент турындагы карарларны да җирле суд хәл итә. Шунысы кызык: чит илдән килеп, Греция гражданины белән гаилә корган һәм шул рәвешле бу дәүләттә яшәргә рөхсәт бирә торган кәгазь алган кешеләр аерылганнан соң да шунда яшәвен дәвам итә ала, илдән чыгарып җибәрмиләр. Бер генә шарты бар: моның өчен Греция гражданины белән кимендә өч ел никахлы булып яшәргә кирәк.

ГЕРМАНИЯ

Илдә һәр өченче гаилә таркала икән, бу – елына якынча 150 мең аерылышу дигән сүз. Ир белән хатынның милек бүлешәсе, баланың кем белән каласын хәл итәсе булмаса да, никахны барыбер суд аша гына өзеп була. Германиядә алимент балаларга гына түләнми. Мәсәлән, хатынның үз-үзен тәэмин итәрлек акчасы юк икән, ир аерылганнан соң аңа да алимент түли. Моннан тыш, ир балаларының анасы булган хатынга пенсия тупламына да акча күчереп бара. Хатын моңарчы балаларны карау сәбәпле эшкә чыга алмавын гына исбатларга тиеш. Аерылышканда бергә тупланган милек кенә түгел, бурычлар да үзара бүленә.

ЯПОНИЯ

Монда да аерылышу ирнең кесәсенә суга икән. Алимент ирнең кеременә һәм гаиләдә балалар санына карап билгеләнә. Мәсәлән, хезмәт хакы 3800 доллар (якынча 281 мең сум) булган ир-ат бер балага аена 460 доллар (якынча 34 мең сум), икенче балага – 640 доллар (якынча 47 мең сум), өченче балага 910 доллар (якынча 67 мең сум) алимент түли. Ир аерылышырга теләп тә, хатын риза булмаса, процесс еллар буена сузылырга мөмкин. Кызыклы факт: Япониядә аерылышуны мәҗлес ясап билгеләп үтү гадәте бар. Ир һәм хатын никах балдакларын махсус чүкеч белән ватып, балчыктан эшләнгән баканың авызына сала, ди. Бу аларның элекке буйдак тормышка кайтуын аңлата икән.

(Төрле чыганаклардан алынды)

 

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Түрәләр кибеткә йөрми – белми нинди бәяләр...»

Бер ай элек «Ай-һай хәлләр: бәяләр» дигән темага шигъри дүртьюллыклар бәйгесе игълан иткән идек. Бу санда шуңа нәтиҗә ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килде, озын дигәннәрен кыскартып, һәр авторга газета битендә урын бирергә тырыштык. Ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Ютазыдан Галия Хөснуллина һәм Казаннан Гөлназ Бариева. Котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез. Игътибар: әгәр акча ай дәвамында күчмәсә, редакция телефонына язып яки шалтыратып хәбәр итсәгез иде. Киләчәктә дә бәйгеләр булачак, күзәтеп барыгыз!

 

Ай-һай хәлләр, исем китте:

Бәяләр гаҗәп инде.

Көнләп түгел сәгатьләп

Артып баралар инде.

Бананнан да кыйбатрак

Булган кишер бәясе!

Нигә шулай артмый соң

Гади халык кесәсе?!

Ризидә СИТДЫЙКОВА,

Казан шәһәре

Аңың җуеп егыласың шунда

Дару бәясенә карасаң.

Чәчләрең үрә тора, әгәр дә

Гомерең бәясен санасаң.

Без гаепле түгел, дип түрәләр

Кулларын як-якка җәяләр,

Кем гаепле соң, дигән сорауга

Җавап юк... Үсәләр бәяләр...

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Ипотека, төзелеш чималына

Бәяләр артып тора.

Яшь парлар өйләнешеп,

Ничек гаилә кора?

Көн дә бәяләр арта,

Остардылар бит чутларга.

Эх, түрәләрнең үзләрен

Тугыз меңгә тотарга!

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

– Бу бәяләр нигә шулай,

Сикерәләр, Нурулла?

– Әле, кордаш, уйлап кайтам

Пенсияләр турында.

Бер кулы белән хөкүмәт

Акча биргәндәй итә,

Икенчесе белән ала –

Су кебек агып китә.

Гөлфирә ХӘСӘНОВА,

Әтнә районы, Олы Әтнә авылы

Усал этләрдән дә яман

«Тешли» әйбер хаклары.

Иза чигә бу артымнан

Гади халык нибары.

Нефть хакы артса да шул,

Төшсә дә шул ук артым.

Барыбер шуңа сылтыйлар

Арткан әйбернең хакын.

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

Каймак, сөте калыр кебек

Бәйрәм ризыгы булып,

Йомырканы никләр булмый

Үзебез генә салып?

Икмәкне гөрләтеп үстерә –

Бездә бик тырыш халык!

Хаклары гына... тешләшә-ә-ә!

Торырсың хәйран калып.

Гөлназ БАРИЕВА,

Казан шәһәре

Утка, суга, газга, ЖКХга

Бәяләр бит даими арта.

Пенсия зур түгел, кереме – юк,

Агай ничек тормышны тарта?

Түрәләр кибеткә йөрмиләр шул,

Алар белми нинди бәяләр.

Әлегә акча юк, борчылмагыз,

Беразга түзегез, дияләр.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Бәяләрне болай арттырмыйча,

Бер чамада тотасы иде.

Бәя күтәрүче түрәләрне

Кандаладай тотасы иде.

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

 

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии