Югары белемгә ау башланды

Югары белемгә ау башланды

20нче июньдә югары уку йортларында абитуриентлардан документлар кабул итә башладылар. Бюджет урыннары арткан. Русия Фән һәм югары белем министрлыгы, беренче курслар өчен түләп уку бәясе узган елгы кебек калачак, дип ышандырса да, анысы да 10-15, кайбер юнәлешләр буенча хәтта 20 процентка ук күтәрелгән.

Быел бөтен ил буенча 588044 бюджет урыны булдырылган. Бу – узган елгыга караганда 11 меңгә күбрәк. Дөрес, популяр юнәлешләргә, мәсәлән, IT-технологияләргә бушлай уку бүлекләре арттырылмаган. Югыйсә моны эшләү мантыйклы булыр иде: шушы көннәрдә генә статс-секретарь, Русия эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов: «Айтишник»ларга кытлык, 170 мең белгеч чит илләргә китеп барган», – дип хисап тотты. Бюджет бүлекләре инженер, педагогика, медицина һәм социаль белгечлекләргә күбрәк бүлеп бирелгән. Гомумән алганда, чыгарылыш класс укучыларының 64 процентының югары уку йортында бушлай белем алу мөмкинлеге бар. БДИ баллары җитеп, керә алсалар һәм үзләре теләгән юнәлештә бюджет урыны тапсалар, билгеле.

Донецк һәм Луганскидан килгән абитуриентлар Русия вузларына льготалы шартларда кабул ителә. Фән һәм югары белем министрлыгы аңлатканча, алар чит ил студентлары өчен бүленгән квота буенча, шуңа күрә гомуми конкурс нигезендә укырга керүчеләргә «безгә урын калырмы икән» дип борчылырга кирәкми. Украинадагы «махсус операция»дә катнашкан, анда һәлак булган кешеләрнең балаларына да льготалы урыннар каралган. Тагын спортчылар «почетта»: ГТО значогы булганнарга баллар өстиләр. Фән олимпиадаларында җиңүчеләр дә бер башка өстенрәк булачак.

Хәзер документларны тапшыру өчен вуз бусагасын таптыйсы, абитуриентлардан һәм аларның ата-аналарыннан җыелган су буе чиратларда торасы юк. Почта яки «Госуслуги» аша да тапшыру мөмкинлеге саклана. Шулай да бер тапкыр булса да уку йортына килеп китәсе булачак – аттестатның төп нөсхәсен тапшыру өчен. Аның һәм башка документларның күчермәсен берьюлы биш вузга, шуларда тагын 2дән 10га кадәр (һәр уку йорты үзе билгели) белгечлеккә тапшырып була. Ә инде кабул ителү турында исемлекләр эленгәч, аттестатыңның төп нөсхәсен алып, башка җиргә күчереп булмаячак, төп нөсхә кайда – шунда укырга кердең саналасың. Исемлекләр июль ахырында эленә башлаячак. Укырга кабул итү боерыклары августта чыга. Кабул итү кампаниясенең соңгы көннәрендә «абитуриентларның бөек күчеше» булып ала: берничә уку йортында һәм берничә юнәлештә башлангыч исемлеккә эләккәннәр, кайда укыйсы килүен сайлап, документының төп нөсхәсен шунда илтеп бирергә тиеш була (абитуриентны берничә вуз кабул итеп, буталчыклык килеп чыкмасын өчен шулай эшләнә), шул рәвешле алар теге башлангыч исемлекләрдән сызыла, ә алардан астарак урнашканнарның төп исемлеккә эләгү шансы арта. Шуңа күрә артта баручы абитуриентларга да соңгы көннәр җитмичә өметләрен өзмәскә киңәш итәләр.

БДИны төрлечә сүгәргә була, ләкин аның абитуриентларга сайлау мөмкинлеген арттыруын күрми калырга ярамый. Әйтик, иң югары санны алсак та, бала 5 вузга, һәрберсендә 10шар юнәлешкә документларын тапшырып карый ала, ягъни күп дигәндә 50 юнәлешкә керү өчен дәгъва кыла дигән сүз! Элеккечә һәр уку йортына, һәр факультетка аерым керү имтиханы бирәсе булса, аның хәтле җиргә барырга физик яктан өлгермәс идең. Документларны берьюлы берничә җиргә тапшырып карап булуы вузлар арасында көндәшлекне дә арттыра. Сәламәт көндәшлек булып, берсен-берсе уздырырга тырышып, белем сыйфатын арттыра торган булса ярый да бит. Берсен-берсе «ашап» яту да күзәтелә. КФУның милли мәдәният һәм белем Югары мәктәбе (баштагы мәлдә – татар теле кафедрасы, аннары – татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе, соңрак КФУны «татар» сүзеннән бөтенләй чистартканда шушылай дип үзгәртелгән бүлек. – Ф.М.) берничә ел элек үзендә журналистлар әзерли башлаган иде. Менә быел да күптән түгел «Филология һәм журналистика» юнәлеше буенча укырга керергә теләүчеләрдән иҗади имтихан кабул иттеләр, комиссиядә «Татмедиа», ТНВ вәкилләре утырды. Ләкин шушы ук уку йортының журналистларны әзерләүче төп бүлеге – элеккеге журфак, хәзерге журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбе «филолог-журналистлар»ны көндәш итеп күрә. Медиа вәкилләре фәкать журфакта гына әзерләнергә тиеш дип саный. Хәтта аның җитәкчесе Леонид Толчинский, үзенең социаль челтәрендә филология институтының «журналистлар әзерлибез» дигән брошюрасын урнаштырып, «Игътибар – фейк! Бу институт бернинди журналистларны да, пиарщикларны да әзерләмәде һәм әзерләми» дип язды. Абитуриентка андый язмаларга ышанмыйча, рәсми сайтлардагы мәгълүматны карарга, тәкъдим ителгән белгечлекнең лицензиясе бармы икәнен тикшерергә кирәк инде.

 

САННАР

Югары белем алу өчен ничә үгез үстереп сатасы? Казан югары уку йортлары арасында иң кыйммәтлеләре: Нәҗип Җиһанов исемендәге консерватория (бер елга түләп укуның уртача бәясе – 235500 сум, иң түбән бәя дә шуның хәтле үк), медицина университеты (уртача 157794 сум), Казан (Идел буе) федераль университеты (141627 сум), архитектура-төзелеш университеты (138514 сум), физик культура, спорт һәм туризм университеты (136324 сум). Уртача сумманың ничек исәпләнгәнен беләбез. Әйтик, шул ук медицина университетында елына 34112 мең сум түләп укый торган юнәлеш тә бар («Социаль хезмәт»). Ә, мәсәлән, «Дәвалау эше» – 230400, «Медицина биофизикасы» һәм «Медицина биохимиясе» – 207584, «Педиатрия» 200000 сум. КФУда иң арзан белгечлек – «Геология» (52260 сум). Шушы ук юнәлешнең бюджет бүлегенә эләгү дә җиңелрәк, анда кергәндә БДИдан иң кимендә 194 балл кирәк, калган бөтен бүлекләргә дә «бусага» зуррак. Архитектура һәм төзелеш университетында иң арзанлы бүлек – «Торак хуҗалыгы һәм коммуналь инфраструктура» (елына 116400 сум, 109 баллдан башлап кабул итәләр). Уртача бәясе иң түбән вуз – менә инде ничә елдан бирле Русия ислам институты (елына 22600 сум). Социаль белем бирү академиясендә бер ел уку уртача – 49750, Русия халыкара туризм академиясенең Казан филиалында – 52667, «ТИСБИ» идарә университетында 69010 сумга төшәчәк. Калган вузларда түләп укуның уртача бәясе – 70 мең сумнан югарырак.

(Чыганак: vuzopedia.ru. Анда Русиянең башка шәһәр вузлары буенча да мәгълүмат табарга мөмкин)

 

КИҢӘШ

Бюджет бүлегенә керә алмасаң яки син теләгән юнәлеш буенча андый бүлек булмаса, ә түләп укытырга әти-әниеңнең үгез сатып та акчасы җитмәсә, банклар бик рәхәтләнеп кредит бирергә әзер. Соңгы вакытта югары белем өчен кредит алучылар артканнан-арта бара. Мәсәлән, 2021нче елда «Сбербанк» кына да гомуми суммасы 3,25 млрд сум булган шундый 25750 кредит биргән. Ешрак Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе (барлык гаризаларның 6,9 процентында шул вуз күрсәтелгән), Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (5,1 процент) һәм Мәскәү дәүләт университетына (3,4 процент) керү өчен бурычка алалар икән. Заем алучылар арасында иң популяр юнәлешләр – юриспруденция (барлык гаризаларның 10 проценты), икътисад (7,9 процент), менеджмент (6,9 процент), дәвалау эше (4,7 процент) һәм лингвистика (2,8 процент).

Финанс белгече Айнур Гасыймов мондый төр кредитка кызыгучыларга үз киңәшләрен бирде:

– Бурычларны яхшы һәм начарга бүлеп карыйбыз. Бер үк төрле кредит һәм яхшы, һәм начар була ала. Һәр очрак индивидуаль. Белем алуга кредит мисалында аңлатыйм. Әгәр сез «бөтен кешенең баласы вузга керә, безнеке кемнән ким?!» дип кенә улыгызны яки кызыгызны югары уку йортына кертергә телисез һәм аны укыту өчен банктан кредит аласыз икән, бу һичшиксез начар кредит. Чөнки ул үзен аклармы, юкмы – билгеле түгел. Бәлки, балагыз теләмичә укыр, ярты юлда укуын ташлар, ә кредитын барыбер түләп бетерәсе булачак. Укып бетереп, ул һөнәр буенча китмәсә дә, кредит акчасы кирәкмәгәнгә алынган булып чыга. Икенче мисал: әгәр бала нинди юнәлештә укыйсы килгәнен төгәл белми, киләчәктә нинди һөнәр иясе булырга теләвенә дә тәгаен карар бирмәгән, һаман сайлана, эзләнә икән, аны банктан кредитлар ук алып укырга кертергә ашыкмагыз. Баланың – вакыты, ә сезнең банктан алган акчагызның әрәмгә китүе бар. Үз тырышлыгы белән бюджет бүлегенә керә алса – укысын, булмаса, берәр ел ял итеп торсын, дип сайлау мөмкинлеге бирергә була. Америка һәм Европа илләрендә мәктәпне тәмамлаганнан соң һичшиксез югары уку йортына керергә дигән мода юк. Яшьләр башта берәр ел укудан ял итәргә, яисә эшкә урнашып акча эшләргә, үзләрен төрле һөнәрләрдә өйрәнчек буларак сынап карарга, ә вузга бер-ике ел үткәннән соң гына да керергә яисә гомумән кермәскә мөмкиннәр – һәм бу нормаль хәл. Бездә, әйткәнемчә, кешегә ияреп, дуслар алдында ким-хур булмыйк дип, баланы вузга кертү модасы һаман да бар.

Ә инде үзен аклый, сезгә киләчәктә акчалата керем китерергә ярдәм итә торган кредит яхшы дип атала. Мәсәлән, балагыз җыр яки биюгә бик сәләтле, аның белән эшләргә теләүче продюсерлар да бар, ди. Укытырга кирәк, ләкин бюджет бүлеге йә юк, йә БДИ баллары буенча анда эләгә алмый. Бу очракта бергәләп утырып уйлашып, киләчәктә шушы алган һөнәре буенча акча эшләячәген анализлап, башка мөмкинлек булмаса, банктан кредит алуны уйласаң да ярый. Моны югары белем өчен кредит алганда гына түгел, әйтик, ниндидер курсларга, тренингларга, белем бирү марафоннарына язылганда да истә тотарга кирәк. Анда белем алу сезгә киләчәктә матди байлык бирәчәкме, әллә башкаларга кызыгып кына укып карарга телисезме? Мин, мәсәлән, банктан кредит алып тегүчелеккә укыган, шулай ук кредитка тегү машинасы алган, әмма үзенә һәм якыннарына бер-ике кием тегүдән тыш, ул эшкә кабат борылып та карамаган кешеләрне беләм.

 

ЧИТ ИЛДӘ

Күптән түгел ТАСС, «The Washington Post» газетасына сылтама ясап, АКШ хөкүмәте студентларның югары уку йортына түләр өчен алынган кредитларын кичерергә җыена, дип язды. Заем алган һәр студентның 10 мең доллар күләмендә бурычы сызып атылачак, аны банкка кайтарасы булмаячак. «Әлеге карар миллионлаган америкалының кредитларын оешкан рәвештә сызып ташлау буенча ябык җыелышта алынды», – дип хәбәр иткәннәр Ак йорт вәкилләре. Федераль бюджет буенча Комитет бәяләмәсенә караганда, бу мәрхәмәтлелек казнага якынча 230 млрд долларга төшәчәк.

АКШ көллиятләрендә абитуриентлар бер ел эчендә 662 мең кешегә кимегән. Һәм моның сәбәпләренең берсе – студентларның бурычлары, дигән «National Student Clearinghouse» тикшеренү үзәге директоры Дага Шапиро. Шуннан соң, кызыктыру һәм җәлеп итү чарасы буларак, Ак йорт кредитларның күпмедер өлешен дәүләт казнасыннан капларга дигән карар кабул иткән дә инде.

Узган ел да АКШ президенты Джо Байден студентларның 3 млрд долларга якын кредитын кичерүе турында белдерде. «REGNUM» мәгълүмат агентлыгы язуынча, бу хәбәрне бөтен кеше дә сөенеп каршы алмаган. Кичерсәгез, бөтен студентларның кредитын да кичерегез, дигән сүзләр булган. Байден сызып ташлыйбыз дигән 3 млрд доллар бурыч студентларның түләнмәгән кредитларының 0,17 процентын гына тәшкил иткән. «Студентларның гомуми әҗәте 1,7 триллион доллар икәнен исәпкә алсак, 3 млрд доллар – бигрәк оят сумма», «Хәтта бер процент та түгел бит, 0,17 генә! Израильгә кораллану өчен ике атна эчендә миллиард долларга якын акча бирделәр, ә студент бурычларының бер процентын да сызып ташлый алмыйлар», – дигән фикерләр калдырганнар форумнарда, дип уртаклашкан иде мәгълүмат агентлыгы.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии