Бизнес сатам – сәбәбен әйтмим

Бизнес сатам – сәбәбен әйтмим

Бушлай игъланнар сайтын ачып, «Әзер бизнес» дигән бүлегенә күз салсаң, ике кешенең берсе бизнесын сата икән дип уйларга була. Бер «Авито» сайтында гына да бөтен Русия буенча 30 меңнән күбрәк шундый игълан бар. Язылмаса да, күпчелек бизнесның сатылу сәбәбе коронавирус пандемиясе икәне аңлашыла.

Шундый бер сайтта Татарстан буенча иң күп игъланнар «хезмәт күрсәтү» категориясендә – 222 игълан. Күпләр матурлык салонын сатарга куйган, кемдер салонын ук сатмый, бүлмәләрен арендага гына бирә. Мәсәлән, «Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан 2 бүлмәле матурлык салоны»н хуҗасы 499 000 сумга сатып җибәрергә әзер. Шушы ук категориядә 10 еллык эшләү тәҗрибәсе булган күппрофильле клиника да сатыла. Бәясе – 3 500 000 сум. «Клиника үзәктә урнашкан, янәшәдә генә транспорт тукталышы. Бинаның мәйданы – 150 кв.м. Сату бәясенә клиникадагы медицина җиһазлары, медицина лицензиясе, бинаны уңайлы шартларда арендалау хокукы, 10 ел дәвамында тупланган клиентлар базасы керә», – диелгән тасвирламасында.

Берәү 500 мең сумга автосервис, икенчесе шулай ук 500 мең сумга «Казандагы иң яхшы хостелларның берсе»н сата. 1 млн 200 меңгә шәхси балалар бакчасын сату турында игълан куелган. 132 млн сумга өч йолдызлы кунакханәсен сатучы да бар. Айлык чиста керем – 400-600 мең сум, дип ышандыра хуҗасы. Дөрес, пандемия вакытында бу сан нульгә тигез дисәң дә була. Аерым очракларны исәпкә алмаганда, кунакханәләрдә кеше кабул итү тыелган бит.

Сәүдә категориясендә 99 игълан. Иң күп очрый торганнары – чәчәк кибетләре, агызып сата торган эчемлекләр кибете. Шундый эчемлекләр сата торган 16 кв. метрлы ноктаны 180 мең сумга саталар. Тик ул сатучының шәхси милке түгел, аренда хакын да түләп барасы булачак. Алкоголь сатуга лицензиясе булган азык-төлек кибете 650 мең сумга сатыла. Хәзерге вакытта кибеттә 500 мең сумга товар бар, аны да сатып алучыга калдырам, дип ышандыра сатучы.

Җәмәгать туклану урыннары категориясендә 75 игълан. Күбесе – шаурма сату нокталары. Сатучыларның язганына ышансаң, бөтен нокталар да бик табышлы, кеше агылып кына тора, кергән табышны санап бетерә торган түгел, ди. Ничек жәлләмичә сатуга куйганнар диярсең. Бәлки, коронавируска кадәр керемнәре чыннан да шулай булгандыр. Тик хәзерге вакытта җәмәгать туклану урыннары пандемиядән зур зыян күргән өлкәләрнең берсе дисәк, шаурма сату нокталары – иң зур зыян күрүчеләр. Чөнки аларга әле һаман эшләргә рәсми рөхсәт бирелмәде. Үз канализация системасы булган кафе һәм рестораннар гына җәйге верандаларын ачты. Казанның Совет районында шаурма сата торган 18 кв. метрлы нокта 370 мең сумга сатыла. Ферма-2 районындагы шаурма ноктасының бәясе башта 220 мең сум булган, хәзер 160 меңгә калган.

Шаурма гына сатыла икән, дип уйлый күрмәгез. Рестораннар да бар. Казансу буендагы ресторан өчен хуҗасы 16 999 999 сум сорый, әле башта кыйбатрак булган – 3 млн.га киметкән.

Интернет-кибет категориясендә 32 игълан. Монда иң күп очрый торганы интим товарлар сата торган интернет-кибетләр булып чыкты. Ягъни шундый товарлар тәкъдим ителә торган әзер сайт сатыла булып чыга инде. Уртача бәясе – 18 мең сум. Урын-җир кирәк-яраклары, балалар товарлары, велосипед сата торган интернет-кибетләр турында игъланнар да очрады.

Җитештерү категориясендә 59 игълан. Берәү 39 млн сумга Казандагы сыра кайнату заводын сата. Аена 50 мең литр җитештерә, 500 меңгә кадәр арттырырга була, дип мактаган. Сыра гына түгел, квас, лимонад, газлы су җитештерү өчен дә җиһазлары бар икән. Сату сәбәбен очрашкач кына әйтәм, дигән сатучы.

Саный китсәң, «Әзер бизнес» бүлегендә башка категорияләр дә җитәрлек. Күңел ачу категориясендә бер игълан аеруча игътибарны җәлеп итте. 145 000 сумга силикон курчаклар салоны франшизасы сатыла. Салон үзе Мәскәүдә урнашкан икән, хәзер башка төбәкләргә франшизаларын – бизнеска хокукны саталар. «Үз шәһәрегездә әлеге уникаль бизнеска ия беренче кеше булыгыз!» – дип кызыктыра сатучылар. Бизнес дигәне кешеләргә кәеф-сафа кору өчен силикон курчаклар китереп бирү була инде.

Барлык игъланнарда да диярлек бизнесның табышлы булуы әйтелгән. Күпчелек сатучылар яңа хуҗаны берәр ай тирәсе өйрәтергә, барысын да җентекләп аңлатырга да әзер – алыгыз гына. Алырлар да. Изге урын буш тормый ул. Бизнес та беркайчан да юкка чыкмаячак. Бер кулдан икенче кулга күчсә, эш өлкәсен үзгәртсә дә. Дәүләт ярдәм итәргә бик атлыгып тормаса да. Ярдәм дигәннән, 22нче июнь көнне премьер Михаил Мишустин кече һәм урта бизнеска субсидиягә тагын 23,2 млрд сум бүлеп бирү турында карарны имзалады. Элегрәк субсидияләргә дип 81 млрд сум бүленгән иде инде. Күпчелек кечкенә оешмалар бу акчадан 12130 сум «ярдәм» генә алачак, әлбәттә. Анысын алу өчен дә кәҗә майларын чыгарырга туры киләчәк әле. Тик саннарын әйтмәсәң, «ярдәм» дип авыз тутырып сөйләргә була инде…

27нче июньдә Халыкара микро-, кече һәм урта бизнес оешмалары көне билгеләп үтелде. Бу көн өч ел элек кенә – 2017нче елда БМО тарафыннан булдырылган иде. Максаты – теләсә кайсы илнең икътисады үсешендә эшмәкәрләрнең дә роле зур булуын билгеләп үтү. ТАСС мәгълүматына караганда, 2020нче елның 10нчы июненә Русиядә 6 031 837 кече һәм урта бизнес оешмасы (шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар) теркәлгән. 2018нче елда Росстат Русиядәге кече һәм урта бизнес оешмаларының 34,8 проценты сәүдә белән шөгыльләнә, дип санап чыгарган.

ФИКЕР

Үзизоляция режимының нинди кыенлыкларын күрдегез? Ничә хезмәткәрне кыскартырга туры килде? Эшләми торган чорда күпме акча югалттыгыз? Дәүләттән нинди ярдәм алдыгыз? Хәзер авырлыклар артта калды дип әйтергә буламы? Казанда бизнес тотучыларга әлеге һәм башка сорауларны бирдек.

Илдар ГАБИДУЛЛИН, кофейня хуҗасы:

– Минем кул астында барлыгы 9 кеше эшли. Берсен дә кыскартмадык. Берәү үз теләге белән китте, чөнки коронавирус башлангач, үз шәһәренә кайтырга булды.

Мин үзем үзизоляциядә утыруның әллә ни кыенлыгын сизмәдем. Киресенчә, минем өчен файдасы күбрәк тә булды. Ул чорда өйдә булдым, гаиләм белән күбрәк вакыт кичердем, спортка да игътибар артты. Дөрес, бизнес ягыннан караганда безнең югалту бик зур булды. Парктагы кофейнябызның иң керемле айлары – нәкъ менә апрель һәм май. 800 мең сум тирәсе керемне югалтканбыздыр. Хәзер яңадан артуга таба бара. Җәй бит, өстәвенә, быел кешеләр чит илгә китми, бөтенесе шәһәрдә, паркларга чыгарга тырышалар.

Дәүләттән апрель ае өчен 12 130 сум субсидия алдым. Хәзер май өчен бирергә тиешләр. Тагын санитайзерлар өчен 15 мең сум алырга була.

Парктагы кофейня әйбәт кенә эшли башлады. Икенче ноктабыз тимер юл вокзалы янында, анысы да әкренләп аякка басты. Ә менә шәһәр үзәгендәге өченче ноктабыз һаман элекке хәленә кайтып эшләп китә алмый әле. Аның янәшәсендә генә берничә югары уку йорты урнашкан, шуңа күрә төп сатып алучыларыбыз студентлар иде. Хәзер шәһәрдә студентлар юк, дистанцион укуга күчкәч, бөтенесе туган якларына кайтып киттеләр бит.

Айгөл КӘБИРОВА, шәхси медицина клиникасы җитәкчесе (үзе соравы буенча, исеме үзгәртелде):

– Шәхси медицина клиникасы – ул шундый ук бизнес. Димәк, үзизоляция чорында зыян күргән барлык кече һәм урта бизнес оешмалары кебек үк, без дә зыян күрдек. Дөрес, рәсми рәвештә медицина клиникалары эшләүдән туктамады. Тик эшләү барыбер элеккечә түгел иде. Беренчедән, күп кенә табиблар авыруларны кабул итмәде. Барлык филиалларны да кушып санасаң, килешү нигезендә эшләүчеләрне дә исәпкә алсаң, бездә барлыгы 131 хезмәткәр эшли. 65 яшьтән өлкәнрәк берничә табибыбыз бар, алар үзизоляция чорында авыруларны кабул итмәде, отпускыга чыгып тордылар. Берәүгә дә сер түгел: табиблар берьюлы берничә клиникада эшли, аның берсе, гадәттә, дәүләт больницасы була. Коронавируслы авыруларны кабул итә торган больницаларда эшләүче табибларга башка клиникаларда эшләрен туктатып торырга кушылды. Табибларның күбесе эшләмәгәч, килүчеләр кимеде дигән сүз. Икенчедән, апрельдә халыкка «ашыгыч булмаса, урамга чыкмый торыгыз, медицина клиникаларына баруны да кичектерегез» дип каты гына әйтелде бит. Шуңа килүчеләр аз булды. Беренче булып 60 яшьтән өлкәнрәкләр йөрүдән туктады. Алар өчен махсус акцияләребез дә бар, шуңа күрә безгә яратып йөриләр иде. Яшьләр дә сирәгрәк килде. Дөньяда фәнгә дә билгесез вирус котырганда, план буенча тикшеренүне кичектереп тә торып була бит. Кеше әзәйгәч, табибларның да күбесе эшләмәгәч, эш көне дә кыскарган иде. Башта 2, аннары 3 сәгатькә кыскарттык.

Кара акыл белән исәпләгәндә, апрельдә бер филиалда гына да 1 млн сум тирәсе керемне югалттык. Гадәти көндә 150-180 мең сум җыелса, апрельдә көнгә 50-60 мең сумга төшеп беткән иде.

Хәзер кеше күп йөри. Яңадан көнгә 180 мең сум табыш алуга чыктык. Май башында кабул итү өстәлендә бер кыз эшли иде. Ә хәзер бер сменада өч кыз эшли, әле анда да кайвакыт чират җыела. Безнең клиникада коронавирус антитәнчекләренә дә анализ тапшырып була, аңа күп язылалар.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Хокукларыбызны яклый торган Конституция төзи алмадык…»

Бүген узган ай башында игълан иткән «Ай-һай хәлләр: Конституция» дигән бәйгебезгә йомгак ясыйбыз. Гадәттәгечә, ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Башкортстаннан Яхъя Йосыпов һәм Казаннан Хәния Миңнуллина. Котлыйбыз!

Ай-һай хәлләр, Конституциягә

Төрле үзгәрешләр кертәләр,

Уйлап төзелгән Төп канунның

Чын мәгънәләрен юк итәләр.

Үзгәрешләрдән соң төрле милли

Республикалардан котылыр,

Милли телләр шулай юкка чыгар,

Губерна төзергә омтылыр…

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Конституция дигән нәрсәне

Без дә язып карадык.

Өлкән абзыйларга ошамагач,

Астын кистек, өстен ямадык.

Ничә еллар буе үзгәртсәк тә,

Хокукларыбызны яклый торган

Конституция төзи алмадык.

Яхъя ЙОСЫПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

Пенсиябез бигрәк әз –

Сигез меңгә дә җитми.

Шул акчаны арттырырга

Безнең көчебез җитми.

Конституциягә үзгәреш керткәч,

Яшәү шартларын үзгәртсеннәр.

Һәрбер кешегә эш булсын,

Хезмәт хакын да күтәрсеннәр.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Яңа үзгәреш буенча

Урыс халкы баш икән.

Халыкларның тигез яшәве

Башлыкка ярамый микән?

Йөздән артык милләт яши

Артта калган бу илдә.

Конституция даими.

Үзгәреш кирәк нигә?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Конституция яраклы,

Депутатлар – яраксыз.

Аларны сайлап файда юк,

Баш катыра – оятсыз.

Илне алга җибәрүгә

Башларын уйлатсыннар.

Эшсез утырганчы алар,

Халыкны кайгыртсыннар!

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии