Яңача укыту: Русия үз «уникаль» белем бирү системасын булдырмакчы

Яңача укыту: Русия үз «уникаль» белем бирү системасын булдырмакчы

Йә Русиядән китәләр, йә Русия китә – соңгы өч айда моның ише хәбәрләрне гаять еш ишетә башладык. Менә тагын бер «китү» хәбәре. Бу юлы – Русия тарафыннан. Узган атнада фән һәм югары белем министры Валерий Фальков илнең Болонья системасыннан баш тартырга җыенуын әйтте.

Болонья процессы – Европа илләренең югары белем бирүдә бердәм стандартларга ирешүен күздә тоткан килешү ул. 1999нчы елда гамәлгә кертелгән дип санала, ә Русия анда 2003нче елда кушылды. Гади тел белән әйткәндә, Болонья системасы ике баскычлы югары белемнән гыйбарәт – «бакалавриат» (4 ел) һәм «магистратура» (2 ел). Аңарчы бездә 5 еллык (кайбер вузларда, мәсәлән, медицина университетларында – 6 еллык) югары белем иде, һәм аны тәмамлаган кешеләр белгеч (дипломга «специалист» дип языла иде) булып чыкты, теләгәне аспирантурага кереп, укуын дәвам итә алды. Ә 4+2 системасы башта бер белгечлекне үзләштереп, аннары ике ел дәвамында, теләгең булса, икенче белгечлекне үзләштерү мөмкинлеге бирә (аннары гына аспирантурага юл ачыла). Әйтик, студент бакалавриат программасы буенча инженер булырга укыган ди, дүрт елдан соң шул ук юнәлеш буенча белем алуын дәвам итә яисә гомумән башка белгечлек, мәсәлән, журналистиканы сайлый ала. Төрле өлкәләрдәге белемнәрне кушып, икесе белән дә кисешә торган һөнәр сайлау – төп идеясе шунда. Русия бу системага үзендә бирелгән югары белемне чит илләрдә дә танысыннар өчен кушылды, дисәң дә була. Чөнки Болонья процессына кушылган илләр бер-берсенең югары белемнәрен кабул итәргә тиешләр, әйтик, бездә алган бакалавриат дипломы белән Европа вузына магистратурага кереп яисә чит илдә эшкә урнашып булырга тиеш. Идеалда шулай. Ә чынбарлыкта алай ук булып чыкмады.

2010нчы елда университетка укырга кергәндә безгә «сез – соңгы «специалистлар» диделәр. 4+2 системасына күчү кисәк булмады, акрынлап барды һәм, чыннан да, бездән соң укырга кергәннәр «бакалавриат»ка эләкте. Кайбер вузларда аерым юнәлешләрдә генә 5 ел белем алу сакланып калды. Шулай да ул вакытта бакалаврлар турында төп белгәнебез: без 5 ел укыйбыз, ә алар – 4 кенә (тагын ике ел магистратурада укуны санамасаң). Чынлыкта, программа бер үк иде. Биш еллыкны дүрт елда укып бетерергә кирәк булгач, аларның дәресләре дә, өй эшләре дә күбәйде. Укытыла торган дисциплиналар артты, белем тирәнлеге саекты – тирән итеп укытырга, инде әйтелгәнчә, вакыт җитми иде. Журналистика юнәлешендә белем алучыларга, мәсәлән, атнага бер тапкыр редакцияләргә барып йөрү, студент вакыттан ук эшкә өйрәнү өчен практика көне бирелә, бакалаврларга ул да калмады, чөнки дәресләрне сыйдырып бетерергә кирәк иде. Укытучыларның күбесе яңа системаны кабул итеп бетерә алмады. Магистратура – квалификациясе буенча югарырак дәрәҗәдә санала, ләкин анда да шул программа буенча укытылды, бернинди яңа белем бирелмәде, дип зарланды бездән соң укучылар. Аларның магистратурага баруының төп сәбәбе дә – Русиядә эш бирүчеләрнең «бакалавр» дипломын югары белем дип танымавы иде. Дәүләт хезмәтенә, белем бирү системасына эшкә бакалавриат белеме белән генә урнашып булмады, ул тулы булмаган югары белемгә тиңләнде. «Безнең ил дипломын чит илләрдә дә таный башлаячаклар» дигән хыял да тулаем тормышка ашмады. Дөрес, чит илләр белән студентлар алмашу шактый киң җәелде. Һәм андый программа буенча Германия, Швециягә барып укып кайткан студентлар, шаккатып: «Анда магистратурада үзең тыңларга теләгән, үзеңә кирәк булган курсларга гына керәсең, үзең сайлыйсың», – дип сөйлиләр иде. Бездә, әлбәттә инде, алай булмады.

Хәзер менә шушы Болонья системасыннан чыгарга җыенабыз. Министр Фальков бу хакта белдергәннең икенче көнендә үк Дәүләт Думасы вице-спикеры Петр Толстой үзенең телеграм-каналында, әлеге системадан чыгу буенча адымнар ясала башлады, дип язды. Европада гамәлгә куйган системадан дуслык бозылганга баш тартабыз, диелмәде. Ул «үзен акламаган» һәм, гомумән, «Болонья системасы буенча белем бирү инде үткән заман» икән. Аның урынына Русиянең үз «уникаль» белем бирү системасын эшләячәкбез, дигән фән һәм югары белем министры Валерий Фальков «Коммерсант»ка. Уникальлекнең нәрсәдә булачагы әлегә тәгаен аңлатылмады, ләкин белем бирүнең нигезенә ил икътисады мәнфәгатьләре салыначак, ди. Чынлап та, бүгенге шартларда безнең вузлар дипломын чит илләрнең тануыннан әллә ни мәгънә булмас, үзебезнең икътисадны нәрсәдер эшләтергә кирәк.

Болонья системасыннан чыгу турында хәбәр ителгәч, Советлар Союзы чорындагы белем бирүгә кайтырга кирәк, ул иң яхшысы иде, дигән фикер яңгырый башлады. Ул элегрәк тә әйтелә иде инде. Яңадан биш еллык югары белем бирүгә кайтылырмы, әллә хәзерге кебек 4+2 системасы калып, атамалары гына үзгәртелерме (мәсәлән, Болонья процессына кермәсә дә, Кытайда шулай) – анысы хакында әлегә мәгълүмат юк. Һәрхәлдә, бу уку елына планнар төзелгән инде, ягъни сентябрьдә вузлар бакалавриат һәм магистратура программалары буенча кабул итәчәк, яңа кабул ителгән бакалаврларны укытып чыгарыр өчен кимендә дүрт ел (+2 ел магистратура) кирәк булачак. Тагын «башлап карыйк, аннары күз күрер» булмасы өчен, программаларны да үзгәртеп язарга туры киләчәк. Кыскасы, «без чыгабыз» дип әйтеп куйсак та, чынлыкта системадан тиз генә чыгып китеп булмас әле. Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев чыгарылыш класс укучысы вузга керү һәм анда уку тәртибе турында ике ел алдан белеп торырга тиеш, дигән фикерен әйтте инде.

Русия Европа Советыннан, Европаның Кеше хокуклары буенча судыннан чыккач, илдә үлем җәзасы кайтарылу ихтималлыгы турында сөйләшә башлаган кебек, Болонья процессыннан чыгу турында хәбәр ителгәч, Бердәм дәүләт имтиханыннан баш тартырга кирәк дигән сүзләр дә күбәйде. Хәер, бу сүзнең 2009нчы елдан – БДИ мәҗбүри рәвештә кертелгәннән, тагын да иртәрәк карасак, 2001нче елда сынау рәвешендә уздырыла башлаганнан бирле бер дә тынганы юк. Ә менә хәзер бигрәк тә еш ишетелә башлады. Мәсәлән, депутат Александр Хинштейн Бердәм дәүләт имтиханына каршы булуын белдергән, КПРФ башлыгы Геннадий Зюганов да «дөньяда иң яхшы урыс-совет белем бирү системасын җимергән БДИны туктатырга кирәк» дигән. ДәүДуманың икенче бер депутаты, мәгариф буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова да Ura.ru белән әңгәмәсендә БДИ реформасы уздырырга кирәк дигән фикерен әйткән. «БДИны кисәк бетереп булмый инде, ләкин моны акрынлап эшләү мөмкин. Чыгарылыш имтиханында телдән сөйли торган, иҗади биремнәр күбрәк булса, ул укучының ни дәрәҗәдә укымышлы, грамоталы, сәләтле икәнен күрсәтәчәк», – дип аның сүзләрен китерде матбага. Депутат БДИдан котылуны өч этапта башкарырга тәкъдим итә: иң элек үзләренең укучыларына нинди фәннәрдән имтихан тапшырасын мәктәпләр билгели торган итәргә, икенче этапта БДИны ирекле итеп калдырырга һәм ни дәрәҗәдә популяр булуын күзәтергә, ә аннары бөтенләй бу формадан баш тартырга. Монысы да тиз генә була торган нәрсә түгел. Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев БДИны бетереп буласына гомумән ышанмый. «Ул югары уку йортларына юл ача, берьюлы биш вузга кереп карау мөмкинлеге бирә. Моны тартып алсаң, русиялеләр урамга каршылык чарасына чыгачак», – дигән ул. Бердәм дәүләт имтиханын мәҗбүри итеп керткәч тә чыгып караучылар, интернетта «без каршы» дип имзалар җыючылар булды ул (һаман да булып тора), колак салмадылар бит. Бетерергә уйласалар да, бездән сорап тормаслар. БДИның чит ил йогынтысы икәнен исәпкә алып, чынлап та бетереп куйсалар да аптырамассың...

 

СҮЗ УҢАЕННАН

2009нчы елдан Русия мәктәпләрендә бердәнбер мәҗбүри чыгарылыш имтиханы буларак кертелгән БДИның бер елны да низагсыз гына узганы юк. Укытучыларның, подвалга качып, балаларга биремнәрне чишеп бирү очрагы да булды (Татарстанның Балтач районында 2008нче елда булган хәл, әле ул елны рус теле һәм математикадан гына мәҗбүри БДИ кертелгән иде). Ростов өлкәсендә 40 мең сумга имтихан биремнәрен эшләп биргән 70 педагог тоткарланды, сорау алганнан соң, алар җибәрелде. Әлеге укытучылар булышкан 30 укучының имтихан нәтиҗәләрен санамадылар (2010нчы ел). Ә бит БДИ коррупциядән котылу өчен кертелде, дип ышандырырга тырышканнар иде безне. Чынлыкта, коррупция беркая да китмәде, югары уку йортыннан мәктәпләргә генә күчте. Берзаманны 11нче классны Дагыстанга барып уку модага кереп китте. Русиянең башка төбәкләрендә «көчкә өчкә» укып йөргән балалар, ни хикмәт, анда БДИны иң югары балларга биреп кайта торган булды. Шулай итеп, «Дагыстан феномены» барлыкка килде. 2018нче елда Татарстанның Түбән Кама шәһәре мәктәбендә бер кыз имтиханга эчке киемен салып керергә мәҗбүр булды. Ул ишектән кергәндә, металл-эзләгеч кычкырып җибәргән, шуннан соң кыз, бәйләнмәсеннәр дип, бәдрәфкә барып эчке киемен салган (тимер кисәге шунда булган), имтихан тапшыру бүлмәсенә шулай узган иде. «Шикле» укучы «кара исемлек»кә эләгә, аны камералар гына түгел, янына килеп баскан укытучы да күзен алмый күзәтеп тора бит, шуннан котылырга теләгәндер, күрәсең. Әмма чиновниклар, «кызның кыланмышында сексуаль чакыру ята» дип, аның үзен гаепләп калдырды. Биремнәрнең ел да интернетка куелуы (Ерак Көнчыгыш укучылары, вакыт поясы үзгә булу сәбәпле, имтиханны иртәрәк тапшыра), кайберләренең вуз программасыннан алынган булып, аларга хәтта укытучыларның да теше үтмәве белән бәйле низагларны әйткән дә юк инде...

Менә быел да чыгарылыш имтиханнарындагы гадәттән тыш хәлләр турында ишетелә башлады. Болар БДИ түгел, 9нчы класслар тапшыра торган төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) белән бәйле. Түбән Новгород өлкәсе мәктәпләрендә инглиз теле буенча имтиханның аудио өлешендә дөрес текстны куймаганнар. Укучылар текстны тыңлап, шуның буенча кәгазьдәге сорауларга җавап язарга тиеш, ләкин сораулар бөтенләй бу текстка бәйле булмаган, ягъни ялгыш аудионы куйганнар. Имтихан башланып 20 минут үткәч, балалар хата булуы турында әйткәннәр. Ләкин оештыручылар сәгать ярым эчендә проблеманы хәл итә алмаган. Ике юл тәкъдим ителгән: йә калган вакыт эчендә яңа вариантны эшләргә – моңа «өчле» генә була дигән сүз, йә авырган булып кыланырга, ягъни үзләрен начар хис итүләре турында язып, имтиханны башка көнне тапшырырга рөхсәт бирүләрен сорарга, дип хәбәр итте «Lenta.ru». Өлкәнең Мәгариф министрлыгы үз сайтында хәбәр иткәнчә, 69 укучы имтихан процедурасының бозылуы турында апелляция биргән, барысы да канәгатьләндерелгән. Хәзер бу балалар инглиз теленнән ТДИны резерв көндә – 4нче июльдә тапшыра алачак. Каникулны кичектереп торасылары, тагын бераз нервыланып аласылары була инде. Аттестатны да соңрак алачаклар дигән сүз. Ә хата техник җитешсезлек аркасында килеп чыккан, дип аңлатканнар. Хезмәт тикшерүе башлатылган.

Төмән өлкәсендә 9нчы класс укучысын математикадан имтиханга металл эзләгеч аша тикшереп керткәндә тәнгә беркетелә торган инсулин помпасын ватканнар. Җайланманың магниты эшләми башлаган. «Бәдрәфкә ике тапкыр гына барырга ярый, диделәр. Мин дүртенче тапкыр барып килгәч, син нәрсәгәдер бик еш йөрисең әле, дип кисәтү белдерделәр. Имтиханнан чыккач карасам, инсулин помпасы эшләми. Безгә аны больницада бушлай биргәннәр иде, чират торып алдык», – дип сөйләгән Егор исемле укучы «Наш город» сайты хәбәрчесенә. Аның әти-әнисе сүзләренчә, имтихан тапшырганда медик булмаган, эчә торган су да куелмаган. Хәзер гаилә яңа инсулин помпасы алу өчен акча җыя башлаган.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии