Балаларны кемнән саклыйсы?

Балаларны кемнән саклыйсы?

1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу көн 1949нчы елдан бирле билгеләп үтелә инде. Һәм һәр елны: «Без балаларны кемнән һәм нәрсәдән якларга һәм сакларга тиеш соң?» – дигән сорау туа.

Яхшылап уйлый башласаң, бөтен нәрсәдән диярлек сакларга кирәк булып чыга: маньяклардан, педофиллардан, төрле психик авырулардан (ә алар елдан-ел арта бара), исерек шоферлардан, белеме җитеп бетмәгән табиблардан, язмышка булган ачуын балада чыгаручы укытучылардан, караклардан, чиновниклардан, полициянең башбаштаклыгыннан, Америкадан (дошман диләр бит!) һәм башка шуның ише дошманнардан. Ата-ананың «баланы моннан сакларга кирәк» дигән үз исемлеге булса, дәүләтнең үз критерийлары. Дәүләт аеруча да кайгыртучанлык күрсәтә: шуңа күрә балаларны «Ну, погоди!» ише «начар» мультфильмнардан, мәктәпләрдә «ирексезләп» укытыла торган татар теленнән дә саклый, рәхмәт төшкере.

Менә тагын балаларны яклауда бер адым: 29нчы май көнне Русия Президенты Владимир Путин илдә Балачак унъеллыгы игълан итү турындагы Указга кул куйды. Быелдан башлап, 2027нче елга кадәр Балачак унъеллыгында яшәячәкбез булып чыга. Тик аның ничек буласын әлегә күз алдына китерү кыен, ник дигәндә, Указда ниндидер тәгаен эшләр һәм чаралар турында әйтелмәгән. Анда бары тик: «Хөкүмәт 3 ай эчендә унъеллыкның планын булдырырга тиеш» дигән фәрман гына бар, дип яза «Газета.ру». Хуш, көтеп карыйк. Бәлки, 3 айдан соң бу Балачак унъеллыгы дигәннең нәрсә икәнен аңлатып бирүче табылыр.

Хәер, аның нәрсә икәнлеге бөтенләй үк аңлашылмый да түгел үзе. Вице-премьер Ольга Голодец бу проект нигезендә балаларны ясле һәм балалар бакчасы белән тәэмин итү, аналарга ярдәм күрсәтү һәм илнең демографик хәлен яхшырту эшләре башкарылачак дип, сер капчыгын бераз чиште инде. «Балачак унъеллыгы» дип аталган бу проект моңарчы булган «Балалар мәнфәгатен кайгырту буенча Милли стратегия»нең дәвамы буласы икән. 2012-2017нче елларда гамәлдә булган әлеге стратегия турында ишеткәнегез бар идеме сезнең? Без менә бер дә ишетмәдек. Шаулашмый гына эшләп ятканнар, күрәсең. Кем белә, бәлки, тора-бара стратегия буенча нәрсәләр эшләнгәнлеге дә билгеле булыр әле. Бәлки, бу «Балачак унъеллыгы» дигәне дә тавыш-тынсыз гына үтеп китәр. Шуңа күрә, белеп торсыннар дип, хәзердән үк язып куябыз. Ун елдан соң, «Балачак унъеллыгы турында ишеткәнегез бармы?» – дип сорасалар, «Бар!» дип әйтерлек булсын.

Шулай да күңелдә хыялый бер өмет бар. Унъеллык планын әзерләргә утыргач, Хөкүмәт илдә халыкның да барлыгын исенә төшерер һәм: «Сез дә тәкъдимнәрегезне кертегез, без аларга һичшиксез колак салырбыз», – дип мөрәҗәгать итәр бәлки, дигән өмет ул. Андый очракта без дә үз тәкъдимнәребезне кертер идек.

Әйтик, алиментлар турында. Хәзер хатын-кыз алиментны даулап үзе йөри. Һәм тормышка ашырылмаган суд карарларының да күпчелеге – алимент белән бәйле карарлар. Казнада билгеле бер алимент фонды булдырылып, алимент түләүдән качып йөргән ирне дәүләт үз контроленә алса, ничек яхшы булыр иде дә бит. Үзенә бурычы булганнарны дәүләт бик тиз таба ул. Бу мәсьәлә балаларны яклауга карыймы? Ничек кенә карый әле!

Балаларны ярамаган мәгълүматтан саклау өчен, саннар кую законы уйлап чыгардылар. Бу закон нигезендә «Ну, погоди!», «Чебурашка һәм Крокодил Гена», «Карлсон», «Винни-Пух», «Бремен музыкантлары» кебек совет мультфильмнары зыянлы дип табылды. Берсендә тәмәке тарталар, икенчесендә балалар хезмәтеннән файдаланалар, өченчесендә тәртипсезләнәләр икән. Балаларны бу «куркыныч» мультфильмнардан сакладык, ә менә интернеттагы «үлем төркемнәре»ннән саклый алмыйбыз. Инде ничә бала шундый төркем корбаны булды. «Ну, погоди!» карап үлгән яки юлдан язган бала турында ишеткән юк, ә менә «үлем төркеме»нә эләккән балалар йә түбәдән сикерә, йә поезд астына ташлана, йә кан тамырын кисә. Дөрес, Роскомнадзор интернетта мондый төркемнәрне тапса, тизрәк ябып куя куюын. Ләкин ул арада инде аларны ничә бала күреп өлгергән була. Ә ул төркемнәрне бөтенләй ачтырмау чарасын күрә белмибез.

Уйлый башласаң, тәкъдимнәр тагын бар ул. Күптән түгел редакциябезгә бер ана мөрәҗәгать итте. Тәнәфес вакытында икенче класста укучы баласын кыйнаганнар. Татар гимназиясендә булган бу хәл! Әнисе сүзләренә караганда, кыйналган бала озак вакыт салкын идәндә яткан, укытучы ни өчендер ярдәмгә килмәгән, балалар да ярдәмгә ашыкмаган. Икенче бер баланың анасы күреп алып, кыйналган баланың анасына шалтыратып хәбәр иткән. Без бу вакыйганы өйрәнеп, тәфсилләбрәк язачакбыз әле. Ә хәзер ул баланың мәктәпкә барасы килми, ди. Барасы килмәү генә дә түгел, мәктәпкә барудан курку инде бу. Бала хокуклары өчен көрәшүчеләр, балаларны яклаучылар ни өчендер менә шундый фактларга игътибар итеп бетермиләр. Хәер, вакытлары юктыр: мәктәптәге татар теле белән көрәшәсе бар. Ә бит телнең берәүне дә идәнгә егып салып кыйнаганы юк. Татар теле аркасында берәү дә мәктәпкә балта яки пистолет күтәреп килми. Мәктәпкә корал тотып килүчеләр – кайчандыр үзләре дә мәктәптә җәберләнгән кешеләр. Еллар үткәч үч алырга дип килүе аларның. Без исә мәктәпләрдәге хулиганлыкка түгел, татар теле укытылуга борчылабыз. Татар теле бетсә, русиялеләр бәхетле булачак, ахыры…

Балачак унъеллыгы планы кабул ителеп, анда язылган эшләр чынлап та тормышка ашырыла башласа да, «Кемерово вакыйгасы» кебек хәлләрне булдырмау» дигән пункт булмас, мөгаен. Югыйсә, бу да балаларны яклау өлкәсенә карый торган мәсьәлә бит. Юк, фаҗигадә 64 (соңгы рәсми мәгълүматлар буенча – 60, халык әйтүе буенча – берничә йөз) кеше (күпчелеге балалар) үлгәнгә генә түгел. Кемерово вакыйгасы ахыргача тикшерелеп бетмичә, ярты юлда калса, гаепле кешеләр җәзасын алмаса, андый «Кемерово вакыйгалары»ның тагын һәм тагын кабатлану ихтималлыгы зур булганга күрә. Кемероволар булганда, авыз тутырып: «Без балаларны яклыйбыз һәм саклыйбыз», – дип әйтә алмыйбыз әле без.здә тотмыйбызбарасы килми, ди. Барасы килмәү генә дә түгел, чынбу вакыйганы өйрәнеп, тә

Балаларны «Ну, погоди!», «Винни-Пух» ише начар мультфильмнардан, мәктәпләрдә «ирексезләп» укытыла торган татар теленнән сакладык, ә интернеттагы «үлем төркемнәре»ннән, мәктәптәге хулиганлыктан, Кемерово вакыйгаларыннан саклый алмыйбыз

СТАТИСТИКА

2010нчы елда басылып чыккан «Дети в России» дигән белешмәлектән күренгәнчә, безнең илдә 26 миллионнан күбрәк балигъ булмаган бала бар. Тик Русиядә балалар саны ел саен 1 миллионга кимеп бара, ә ятим калган балалар, киресенчә, арта – ел саен якынча 46 меңгә. 2010нчы елгы халык санын алу вакытында, илдәге ятимнәрнең гомуми саны 714 мең булган, шуның 136 меңе интернатларда тәрбияләнә.

ТАРИХ

Хәзерге вакытта 1нче июньне Халыкара балаларны яклау көне итеп 30лап илдә билгеләп үтәләр. Ә бу көннең тарихы кайчан һәм кайда башланган соң? Мәгълүматларга ышансаң, 1925нче елның 1нче июнендә Кытайның Сан-Францискодагы Генераль консулы бер төркем ятим баланы җыйган да, аларга зур бәйрәм оештырган. Шушы ук көнне балаларны яклау көнен булдыру тәкъдиме Женевада узган Халыкара конференциядә дә яңгыраган. Шул рәвешле ике вакыйга бер көнгә туры килгән һәм без бүген «Халыкара балаларны яклау көне» дип йөртә торган көнгә нигез салган.

Бөек Ватан сугышыннан соң, 1949нчы елда Парижда хатын-кызлар конгрессы уза. Анда «балаларның бәхетле киләчәген тәэмин итү өчен, бөтен көчне куеп, тыныч дөнья булдырырга кирәк» дигән тәкъдим әйтелә. Бер елдан соң, 1950нче елда Халыкара балаларны яклау көне беренче тапкыр бәйрәм рәвешендә билгеләп үтелә. Шул елдан башлап, аны ел да билгеләп үтү турында килешенә. Бу башлангычны БМО да күтәреп ала, балаларны яклау һәм саклауны өстенлекле юнәлешләренең берсе итеп игълан итә.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Битарафлар гына борчылмый…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: мине борчый» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Бу темага шигырьләр бик күп килде. Халыкны Татарстан Хөкүмәте билгеләгән җиде проблема гына түгел («Татарстанда җиде проблема бар», 3 май, 2018, №18), әллә нәрсәләр борчый икән. Иренмәгән укучыларыбыз: үз борчуларын шигъри юлларга салып җибәргәннәр – май башында игълан иткән бәйгебезнең темасы шундый иде бит. Гадәт буенча, ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Балык Бистәсеннән Рушания Сибгатова һәм Тәтештән Камил Зәйнетдинов. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

Ай-һай хәлләр, мине борчый

Авылымның сулары,

Бигрәк тә комлы булуы.

Зияратның торышы,

Кыр-басулар бушлыгы,

Яшьләргә эш булмавы,

Авылны «терелтүче»

Иганәче юклыгы.

Рушания СИБГАТОВА,

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы

Мине борчый – бәя арту,

Гади кеше аптырап кала.

Түрә һаман бәяне күтәрә,

Гүя аңа «чүпрә сала».

Тормыш дәрәҗәсе түбәнлеге –

Мине борчый торган мәсьәлә.

Эшсезлектән котыла алмый дәүләт,

Буш хыяллар, белмим, нәрсәгә?!

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Мине борчый юллар һәм авыллар,

Борчый бәя, хезмәт хаклары.

Сорамагыз: «Нәрсә борчый?» – диеп,

Сорагыз сез:

«Борчымаган нәрсә бармы?»

Камил ЗӘЙНЕТДИНОВ,

Тәтеш районы

Казаныбыз тирәлеге

Чиста ук түгел әле.

Җәйләрен елга буйлары

Ай-һай борчый шул мине!

Ял итә белгәнсең икән,

Җыя да бел артыңнан.

Җир-анабыз, иркен сулап,

Рәхмәт әйтер шатлыктан!

Ризидә СИТДЫЙКОВА,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр, күп мәсьәлә

Мине гел борчып тора:

Коррупция һаман бетми,

Бәяләр артып тора.

Борынгылар дөрес әйткән:

Бер уңмаган – һич уңмый.

Борчылу ул – яхшы нәрсә,

Битараф кына борчылмый.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

БГ СОРАШТЫРУЫ

Татарстан Хөкүмәте республикада җиде проблема бар дип игълан иткәч, без «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Безнең гәҗит» төркемендә утыручы укучыларыбыз арасында сораштыру уздырдык. Аларга Хөкүмәт санап чыккан проблемалар арасыннан иң җитдиен атарга куштык. Тавыш бирүчеләрнең күпчелеге (35,8 проценты), иң зур проблема дип, халыкның кереме әз булуны әйткән. 33,3 проценты «бәяләрнең һәм тарифларның югары булуы, ә товар һәм хезмәтләрнең сыйфаты түбән булу» дигән вариантны сайлаган. 13,6 процент халык ришвәтчелек һәм коррупцияне иң җитди проблема дип саный. 6,2 процент халык – эшсезлек, 4,9 процент – торак, 3,7 процент наркомания һәм эчкечелекне иң зур проблема дип уйлый икән. Шунысы кызык: республика Хөкүмәте экологияне дә проблема дип аерып күрсәтсә дә, безнең укучылар арасында бер генә кеше дә бу вариантны сайламаган.

Үз вариантын тәкъдим итүчеләр дә бар. Мәсәлән, Фәрит Фәттахов исемле укучыбыз «хокуксызлык, дәүләт экстремизмы» дигән проблеманы аерып күрсәтергә тәкъдим итә. Тәскирә Рәфгатовна исемле укучыбыз пенсияләрнең әз булуына зарлана.

«ВКонтакте»дагы төркемебездә (vk.com/beznen) даими рәвештә сораштырулар уздырып торабыз. Күзәтеп барыгыз, сез дә катнашыгыз!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии