АУЕ урынына – аниме. Яшүсмерләрнең яңа хәрәкәте

АУЕ урынына – аниме. Яшүсмерләрнең яңа хәрәкәте

Узган ялларда интернетта, телеграм-каналларда «Тәртип сакчылары сәүдә үзәкләрендә яшүсмерләрне аулый» дигән эчтәлектә хәбәрләр чыкты. Мәскәү, Санкт-Петербург, Курск, Новосибирск, Ярославль, Дондагы Ростовта полиция хезмәткәрләре шундый «аулар» оештырган, дип язды массакүләм мәгълүмат чаралары. «Baza» телеграм-каналы, Казанда да 15ләп яшүсмер тоткарланган, дип, «Тандем» сәүдә үзәгеннән видео һәм фотолар кертте. Әле нәрсә булганын ачыклап та бетермәгән килеш, кайберәүләр шул фото һәм видеолар астына: «90нчы еллар, «группировкалар» кире кайта», – дип шәрехләмә сырлап та өлгерде.

Телеграм-каналлар язуынча, «ЧВК Рёдан» вәкилләренә ау булган икән бу. Быел февральгә хәтле моның нәрсә икәнен дә белми идек. 24нче февральдә Мәскәүнең «Авиапарк» сәүдә үзәгендә яшүсмерләрнең сугышуы мәгълүм булды. «Комсомольская правда», мәсәлән, бу очрак турында «бер төркем спортчы белән киемнәренә үрмәкүч төшерелгән үсмерләр сугышкан» дип язып чыкты. Малайларның бер өлеше тышкы кыяфәтләре һәм киемнәре белән башкалардан аерылып торган: озын кара чәч, шакмаклы чалбар һәм үрмәкүч рәсеме төшкән кием. Бу – «ЧВК Рёдан» яшьләр субкультурасы вәкилләре икән. Шушы очрактан соң башка шәһәрләрдә дә «аулар» башланган. Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Мәскәү полициясе хәрәкәтнең лидерын тотарга теләгән, тотканнар да, ләкин соңрак шикле билгеләр булган бөтен үсмерне дә ауларга керешкәннәр. «InKazan» электрон газетасы язуынча, Казанда тоткарланган «үрмәкүчләр»не «Московский» полиция бүлегенә китергәннәр. Бүлеккә җәмәгать урынында тәртип бозу турында хәбәр килгән, янәсе, шуннан урынга барып, 2002-2008нче елларда туган 16 егетне тоткарлаганнар. «Хәзерге вакытта тикшерү бара, килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана», – дигән җавап белән генә котылганнар бүлектә.

«ЧВК Рёдан» нинди хәрәкәт соң ул? 2022нче елның февралендә Украинада махсус хәрби операция башлангач, бер «ЧВК» телдән төшмәс булган иде инде. Ул – Русия бизнесмены Евгений Пригожинның «Вагнер» ЧВКсы, ягъни шәхси хәрби компаниясе. Үсмерләр хәрәкәтендәге «ЧВК»ның бу «Вагнер»га да, башка бернинди хәрби компаниягә дә, берләшмәгә дә катнашы юк. Белем бирү һәм балалар тәрбияләү турындагы «Мел» сайты әлеге хәрәкәттә торучы берничә яшүсмер белән сөйләшкән. Алар бу өч хәрефне атамага «кызык өчен» өстәгәннәрен әйткәннәр. Модалы сүз бит, мәгънәсе турында уйлап тору юк. Чынлап та, полиция эзәрлекли башлагач, «ВКонтакте»дагы «Рёдан» төркемнәре «ЧВК» дигән өстәмәсен бетереп атты: бер көнне карыйсың – бар, ә икенче көнне инде юк иде.

Төп атамасына килгәндә, хәрәкәт вәкилләре «Hunter x Hunter» дип аталган япон комикслары (аниме) белән илһамланган. Бу – 1990нчы елларда ук чыккан, берничә тапкыр экранлаштырылган комикс. Анда «Геней Рёдан» дип аталган җинаятьчел группировка бар. Аның символы – аркасына «4»ле саны төшерелгән үрмәкүч. Интернетта сугышкан видеолары таралгач, кайбер чыганаклар «Рёдан» – мигрантларга каршы хәрәкәт, дип, икенчеләре – неонацистлар, дип язып чыкты. «Московский комсомолец» «теләсә нинди сәбәптән сугыша башлаучыларга каршы көрәшүчеләр төркеме» дип атады. Әйтик, футбол фанатларын шундый сугыш чукмарларына кертәләр. Мәскәү сәүдә үзәгендәге хәлдән соң мондый версия тууы гаҗәп тә түгел.

Матбугатта сүз киткәч, «ВКонтакте» «Рёдан»ның иң күп язылучы (11 мең) булган төркемен томалаган иде. Ләкин икенче көнне кереп караганда, төркем кире торгызылган, язылучылар саны 13 меңгә җиткән иде инде. Тыелмаган мәгълүмат язылмаса, сәхифәне ябып куя алмыйлар. Ә «Рёдан» төркеме администраторлары сәхифәнең «шапкасы»на ук «берләшмә террорчылыкны, үз-үзеңә кул салуны яки зыян китерүне, наркотикларны, көч куллануны һәм законга туры килми торган башка гамәлләрне пропагандаламый; сәясәт, дин һәм милләтчелек белән шөгыльләнми; нәфрәт тудыручы булса – аны чыгарып атабыз» дип язып куйганнар. Үзләренә ау башлангач: «Рёдан – үрмәкүчләр буыны. Без – гайрәтле, тәртипле һәм бары тик яңа дуслар эзләүче кешеләр, низаг тудыручылар түгел. Без бөтен дөньяда тынычлык яклы!» дип язып куйганнар. Сәүдә үзәкләрендә бәрелешләр безнең тышкы кыяфәтебезгә бәйләнү аркасында килеп чыкты, аларны без башламадык, дип аңлатканнар.

Ләкин тәртип сагында торучылар «шакмаклы ыштан кигән үрмәкүчләр»гә ныклап алынган булса кирәк. Узган атнада башланган «аулар»дан шулай аңлашыла. Социаль челтәрләрдә «зәңгәр китлар» – үз-үзеңә кул салырга яки зыян китерергә өнди торган төркемнәр киң таралганда, хакимият вакытында реакция күрсәтә алмады. Берничә төбәктә үсмерләр үз-үзләренә кул салгач һәм аларның шундый төркемнәрдә утыруы билгеле булгач кына бу эшкә алындылар. Аннары АУЕ дулкыны китте. Монысында өстәгеләрнең реакциясе тизрәк булды. Бу хәрәкәткә эләккән яшүсмерләр талау, караклык белән шөгыльләнә, кешеләрне җәберләүләрен, кыйнауларын видеога төшереп, социаль челтәрләргә куярга ярата, ә җыелган акчаның бер өлешен төрмәдә утыручы «лидерлар»ына җибәреп бара, дип прокуратура кисәтүләр алып барды, «фәлән кадәрен эләктердек» дип хисаплар тотты. Мәсәлән, Чаллыда берничә җинаятьчел төркемне фаш иттеләр. Мәктәпләргә, уку йортларына һөҗүмнәр дулкыны күтәрелгәч, «Колумбайн» хәрәкәтен террористик дип таптылар һәм Русиядә эшчәнлеген тыйдылар. Андый оешкан аерым хәрәкәт тә юк үзе, ләкин интернетта, социаль челтәрләрдә шушының ише һөҗүмнәргә багышланган, аларны пропагандалаган төркемнәр террористик дип томалана башлады. Хәзер менә АУЕлар урынына – аниме. «Яшүсмерләр җинаятьчелеген киметергә кирәк», – дигән сүз президент дәрәҗәсендә берничә тапкыр әйтелде. Шуңа да бу юлы реакция тиз булды. Ни-нәрсә икәнен ачыклап тормастан, барысын да бөтереп алып киттеләр. Шулай да социаль челтәрдә төркемнәре эшли әле.

Куркынычсыз интернет Лигасы башлыгы Екатерина Мизулина «ЧВК Рёдан»ны матбугат чараларында телгә алуны тыярга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. «Моның ише темаларны ММЧда яктырту, субкультура агымнарына игътибар юнәлтү сугышуларны, антисоциаль күренешләрне, мәктәпләргә һөҗүмнәрне арттырудан башка бернәрсәгә дә китерми», – дип язды ул үзенең телеграм-каналында. Янәсе бу яңа хәрәкәтне дә без, журналистлар, популярлаштырганбыз икән. Мультфильмнарны да тыярга кирәк. Аларда да, әйтик, тычкан белән мәче сугышканын күреп, берәр үсмер кызыгырга мөмкин бит. Яшь чикләве кую гына коткармас, бөтенләй тыю файдалырак булыр. Мәктәптә уку программасын да яңадан карап чыгарга кирәк. Тарих дәреслеге тоташ диярлек сугыш-бәрелешләрдән, басып алулардан, тәхет өчен көрәштә эшләнгән мәкерләрдән тора. Мизулина мантыйгы белән уйлап карасак, популярлаштыру түгелмени? Берочтан әдәбият дәреслегенә дә ревизия үткәрергә кирәк. Классикларыбызда да, уйлап карасаң, «үсмерләрне ялгыш юлга кертердәй» юллар җитәрлек бит. Достоевскийның «Җинаять һәм җәза»сын, Тургеневның «Муму»сын гына кара! Мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек дәресе генә калсын. Кече яшьтән автоматтан атарга, граната ыргытырга, окоп казырга өйрәтү ичмасам патриотлык хисе тәрбияли.

 

САН

РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин 2022нче елның сентябрендә үсмерләр җинаятьчелеге буенча хисап тоткан иде. Узган елның 9 аенда бөтен ил буенча үсмерләр кылган 16 меңнән күбрәк җинаять очрагы теркәлгән. Бу – 2021нче елның шул чоры белән чагыштырганда 4 процентка азрак, диелде. Җинаять Кодексы һәр өченче җинаятьне авыр яки бик авырга керткән. 6 мең үсмернең эше тикшерелгән, шуларның 4904е судка җибәрелгән. Яшүсмерләр кылган җинаятьләрнең яртысыннан артыгы (59 проценты) – урлаулар, талаулар. Икенче урында (14 процент) – наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле эшләр. Өченче урында (4 процент) – җенси нигездәге җинаятьләр.

«РИА Новости» Тикшерү комитеты вәкиленә сылтама белән язуынча, үсмерләр кылган авыр һәм бик авыр җинаятьләр саны буенча Тыва, Байкал аръягы, Бурятия, Сахалин, Әстерхан һәм Хабаровск – беренче урыннарда.

Татарстан буенча статистиканы мәгариф хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсендә эчке эшләр министры Артем Хохорин китергән иде. 2022нче елның беренче 7 аенда республикада үсмерләр тарафыннан эшләнгән 433 җинаять очрагы теркәлгән. Шуларның 149ы – авыр яки бик авыр, шул исәптән – өч үтерү. 2021нче елның беренче 7 ае белән чагыштырганда, урлаулар 38 процентка арткан: шундый 261 очрак теркәлгән. Артем Хохорин ул вакытта Эчке эшләр министрлыгында исәптә 2500 үсмер тора дигән иде. «Бу да аз түгел. Ләкин үсмерләр мохитендә кылынган гамәлләрнең күбесе рәсми хисапка эләкми калуын исәпкә алсак, әлеге сан тәртибе яки рухи халәте борчылу уята торган үсмерләрнең төгәл исәбен күрсәтми», – дигән иде киңәшмәдә министр.

 

ПСИХОЛОГ КИҢӘШЕ

– Иң элек нинди балаларның начар компаниягә эләгү ихтималлыгы зур булуын карыйк. Гаиләдә игътибар җитмәгән, әти-әнисенең мәхәббәтенә сусап үскән, алардан җылы сүз ишетмәгән үсмерләр әлеге исемлектә беренче урында тора. Гади генә мисал: бала мәктәптә «икеле» алган, җитмәсә, укытучы белән дә талашкан. Без, ата-аналар, нишлибез? Орышабыз, кычкырабыз, оялтырга тырышабыз, «күрше малае яки кызы алай эшләми» дип чагыштырабыз. Йодрык ярдәмендә «акылга утыртырга» теләүчеләр дә бар. Ә компаниядә: «Ярар, исең киткән икән. Син барыбер молодец!» – дип кабул итәләр. Ничек уйлыйсыз, үсмер икенче юлы проблемалары булганда әти-әнисенә кайтып сөйләрме, әллә шушы компания янына барырмы? Начар билге алган өчен дә мактарга кирәк, дип әйтмим, ләкин бала белән сөйләшергә, аны аңларга тырышырга, һәрвакыт терәк булырга кирәк.

Үз-үзләренә ышанмаган, үзләрен түбән бәяләгән, иминлек һәм тотрыклылык хисе эзләгән, формалашып бетмәгән («Юк» дип әйтә белми) үсмерләрнең дә начар йогынтыга бирелү ихтималлыгы зур.

Әгәр балагызның дуслары озын яки төрле төскә буялган чәчле, пирсинглы, гел карадан гына киенә, кызлар – чамадан тыш бизәнеп йөри икән (яки үзегезнең балагыз шулай кылана икән), бу әле алар начар дигән сүз түгел. Үсмерлек чорында башкалардан аерылып торасы, «мин – башкалар кебек түгел, мин үзем шәхес» дип күрсәтәсе килә. Бу – вакытлы күренеш. Аны сабыр гына үткәреп җибәрә белергә кирәк.

Ә баланың чынлап та начар компаниягә эләккәнен ничек аңларга соң? Бу билгеләргә игътибар итегез:

– бала сезгә хәлләрен, мәктәптә ниләр булганын, гомумән, бернәрсә дә сөйләми башлый;

– бүлмәсендә озак вакыт бикләнеп утыра;

– үзен сүлпән тота;

– дусларын өйгә чакырырга теләми;

–- тәнендә кара көйгән, тырналган, киселгән һәм башка эзләр күренә;

– мәктәпкә барырга теләми;

– хәтта сәбәп булмаганда да еш алдый, үз ялганында бутала;

– өйгә салмыш килеш кайта.

Барысы да бик индивидуаль. Бу билгеләрнең берәрсе булса, бала һичшиксез начар компаниягә эләккән, дип хафаланырга түгел, аның үз-үзен тотышын яхшылап күзәтергә, шуннан соң гына нинди дә булса нәтиҗә чыгарырга кирәк.

Баланың начар компаниягә эләккәне ачыкланды, ди. Хәзер нишләргә? Ачуланып, кычкырып, кыйнап түгел, сөйләшеп хәл итәргә тырышырга. Бала ни өчен ул компаниягә килеп эләккән, аңа нәрсә җитми, аны нәрсә борчый – шуларны белешегез. Тик бу сөйләшү баладан сорау алу рәвешендә булмасын. «Допрос» аны киресенчә куркытачак кына. Дуслары турында сүз киткәч, аларны тәнкыйтьләргә ашыкмагыз. Сезнең бурыч – баланың ни өчен алар белән аралашуын ачыкларга тырышу. Әгәр сөйләшү барып чыкмый, бала сезне тыңларга да теләми икән, иң яхшысы – психологка мөрәҗәгать итү.

Александр ЙОСЫПОВ,

гаилә психологы

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии