- 03.02.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №05 (31 гыйнвар)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Безгә: «Татфондбанк» вакыйгасы нәрсә булып бетте соң ул?» – дип шалтыратучылар шактый. Мондый сорау биргән кешеләрнең банкта акчасы калмагандыр, күрәсең, шуңа нәрсә булып беткәнен дә белмиләрдер. Ә акчасы калганнар белә: «Татфондбанк» вакыйгасы әле бетмәде һәм якын арада бетәргә дә җыенмый.
Акчасы банкта калды, дигәндә, 1 млн 400 мең сумнан күбрәк акча күз алдында тотыла, билгеле. Аннан кечерәк суммаларны кешеләр җаваплы итеп билгеләнгән банклар аша алып бетерде диярлек. Тик анда да җиңел генә булмады.
АКЧАНЫ БАНККА КИРЕ КАЙТАРАСЫ?
Шөкер, банклар ябылганчы, акчабызны алып кала алдык, дип сөенеп йөрүчеләрнең башына узган атнада янә бер «күсәк» төште. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы «сукты» ул күсәк белән. Агентлык: «2016нчы елның 29нчы ноябреннән башлап, ике атна эчендә «Татфондбанк» һәм «ИнтехБанк»тан 50 мең сумнан күбрәк акчасын алып калган физик һәм юридик затлар ул акчаны кире банк казнасына кайтарырга тиеш», – дигән карар чыгарды. Инде банклары да юк бит аның (дөрес, «Татфондбанк» дигән язулар тора әле, бөтен җирдән дә алып бетермәделәр), шулай булгач, нинди казнага һәм ни өчен кайтарасы соң ул акчаны?! Кешеләр «күсәк» белән сугудан айнырга өлгергәнче, беренче суд утырышлары да узды һәм мәхкәмә «әйе, акчаны кире кайтарырга тиешләр» дигән карарлар чыгарып та куйды. Янәсе 2016нчы елның 29нчы ноябренә «Татфондбанк»та башкарылмаган түләүләр турында картотека әзер булган инде. Ә кайбер кешеләр, банкның төпкә утыруын сизепме (әллә үз чыганаклары аша төгәл белепме?!), әллә акча кирәк булгангамы, 50 меңнән күбрәк акчаларын ала башлаганнар. Шулай итеп, банкка финанс операцияләрен башкарырга мөмкинлек, ягъни җитәрлек акча калдырмаганнар. Бер кулга 50 мең сумнан күбрәк акчаны алуга чикләү исә 6нчы декабрьдә кертелде. Шушы атна-ун көн эчендә банктан үз (!) акчасын алган кешеләр, агентлык карары нигезендә, «Татфондбанк»ның көймәсе комга терәлүгә гаепле булып калды! Һәм агентлыкның бу карары – мөгез чыгару түгел, стандарт процедура.
Акчаларын алмаган булсалар, ул кешеләр, аны юллап, суд юлларында йөрерләр, ничек кайтарырга белми аптырарлар иде әле, тик анысы – башка мәсьәлә, акчасын ала алмый тилмерүче 2337 физик һәм юридик затның мәсьәләсе. Хәер, Президент Рөстәм Миңнехановның прокуратураның еллык коллегиясендә тоткан хисабыннан күренгәнчә, ул затларның 798енә акчалары билгеле бер күләмдә кайтарылган инде. 1нче февральдән кертемчеләргә акчасын кайтаруның икенче этабы башлана. Моның өчен 200 млн сум бүлеп бирелгән. Ул акчаларны кертемчеләргә ярдәм фондына «Татэнерго» һәм «Сетевая компания» күчергән, диелә.
«Татфондбанк»ка кредит түләүчеләрнең дә проблемалары барлыкка килгән иде. Беркөнне редакциягә Казаннан бер апа шалтыратты. Исемен әйтми генә зарланып алды ул. «Өлешләп кертү» ысулы («долевое участие») буенча төзелеп бетмәгән йорттан ипотекага фатир алган болар, ә ипотеканы шушы «Татфондбанк» биргән. Өстәвенә, шушы ук банкта исәп-хисап счетлары да булган. «Анда акча күп тә түгел иде үзе – 50 мең тирәсе генә. Шулай да, банк банкротлыкка чыккач, ул акчаны ала алмадык. «Башта ипотека кредитыгызны түләп бетерегез, аннары һавада «эленеп» калган акчагызны ала алырсыз», – дигән эчтәлектәге хат килде банктан. Соң, счеттагы 50 меңне ипотеканы түләргә күчерегез, дигән идек, алай булмый икән! Ипотеканың 100 мең сумын түлисе калган иде. Биш ай дәвамында җыйдык, бер өлешен туганнардан да алып тордык – янәсе тизрәк ипотеканы түләп бетереп котылабыз да, счетта калган 50 меңне кулга алып, туганнарга әҗәтебезне түлибез. Алай җиңел генә булса, безнең ил буламы соң инде ул! Ипотеканы түләп бетереп, гариза язганга ничә ай узды инде, теге 50 меңне һаман ала алмыйбыз әле. Чират килеп җиткәч алырсыз, диләр, нинди чират, ул кайчан җитә – анысын әйтмиләр», – дип сөйләде әлеге апа.
ГАЕПЛЕЛӘР ҖӘЗАСЫН АЛДЫМЫ?
«Татфондбанк» эше буенча төп гаепле кеше булып банкның элеккеге җитәкчесе Роберт Мусин барды («вак-төяк балык»ны исәпләмәгәндә, билгеле). Мусинны СИЗОга озаттылар, ә аннан да эрерәк «балык»ларны эләктерә алмадылар. «Мусин үзенекеләрне сатмады», – дип сөйләште халык. Белеп сөйлиләрдерме, юктырмы, тик узган атна ахырында Роберт Мусинны да өй сагына күчерергә дигән карар чыгардылар (халык янә шаулашты: «Сатмаган өчен, ярдәмгә килделәр моңа»). Шулай күчерүне бер тикшерүче сорады. «Тикшерү эшенә дә ярдәм итә, дүрт эпизод буенча гаебен дә таныды, өстәвенә, йөрәге дә авырта», – дип, Мусинны яклады тикшерүче Игорь Мухин. Роберт әфәнде, йөрәге авыртуга зарланып, больницада ятып чыккан иде шул. Ә «гаебен таныды» дигәнен «гаебе барлыгын кире какмады» дип үзгәртсәң дөрес булыр. Хәзер «Татфондбанк» эше буенча 21 җинаять эпизоды санала (барлыгы 50 млрд сумнан күбрәк акча урланган), шуларның дүртесе буенча эш (Роберт Мусин шулар буенча күрсәтмә биргән инде) кузгатылган. Шушы 4 «эш» нәтиҗәсендә банк казнасыннан 24,6 млрд сум «юкка чыккан». Ул акчаны әле һаман да эзлиләр.
Татарстан Прокуратурасы Казанның Идел буе район судының «Мусинны өй арестына күчерергә» дигән карарын шикаять итте инде. Прокуратура: «Мусинны өй арестына күчерү нигезле түгел, ул тикшерү изоляторында утырырга тиеш. Иреккә чыкса, ул җинаятьчел эшчәнлеген дәвам итә, тикшерүчеләрдән һәм судтан кача яки тикшерү эшенә башкача комачаулык ясый ала», – дип бара. Карарбыз шикаятькә нәрсә дип җавап бирерләр.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, «Татфондбанк» йомгагын тулысынча сүтеп бетерүгә тагын кимендә 1,5-2 ел вакыт китәчәк. Бу әле барысы шома гына барса…
Фәнзилә МОСТАФИНА
Белгечләр сүзе
«РИА Рейтинг» экспертлары сүзләренә караганда, 2018нче елда да банклар секторын чистарту дәвам итәчәк. Хәер, ул «чистарту» башланды да инде. Елның беренче ае да төгәлләнергә өлгермәде, «Стар Альянс» (Мәскәү) һәм «АлтайБизнес-Банк»ның (Ярославль) лицензияләре алыну турында хәбәр килде. «ВТБ24» банкы «ВТБ»га кушылды, тик бу кушылу клиентларга зыян салмады, документлар алыштырып, банкка салган акчаны даулап йөрисе булмады.
Ә ел азагына хәтле барлыгы 35-50 банк лицензиясеннән колак кагарга мөмкин, дип фаразлана, алар арасында илнең 50 иң эре банкы арасына керүчеләр дә булуы ихтимал, ди «РИА Рейтинг» экспертлары.
Нәтиҗә
Соңгы дүрт ел эчендә Үзәк Банк Русиядәге 359 банкның лицензиясен алган. Бу саннарны Үзәк Банк рәисе урынбасары Василий Поздышев узган елга нәтиҗә ясау җыелышында китерде. Урынбасар «без финанс системасын сәламәтләндереп бетерү юлында» дип билгеләп үтте. «Сәламәтләндерү» аркасында ябылган банклар арасында кечкенә һәм уртача зурлыктагылары гына түгел, эре структуралар да шактый: «Внешпромбанк», «Интеркоммерцбанк», «Татфондбанк», «Югра».
Бәйгегә нәтиҗә
«Этләшми яшик әле!»
Бүген «Ай-һай хәлләр: Эт елыннан ни көтәргә?» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Аларның берникадәре узган саныбызда басылган иде, калганнарын бүген тәкъдим итәбез. Газета битенә сыймаганнарын сайтыбызда урнаштырабыз. Бу айның җиңүчеләре итеп, оптимист укучыларыбызны билгеләргә булдык әле, алар: Мамадыштан Саймә Исмәгыйлева һәм Сарманнан Халисә Шәйдуллина. Бу ел нәкъ алар язганча әйбәт булып чыксын иде! Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.
Эт елыннан ни көтәргә?
Үзгәрмәс кебек тормыш.
Сайлаулар узганчы гына,
Бар да калыр шул килеш.
Түрәләр доллар санарлар,
Гади халык – вак-төяк.
Әз-мәз пенсия өстәрләр,
Ыргыткан кебек сөяк.
Җәүдәт ХАРИСОВ,
Чаллы шәһәре
Эт елы бик яхшы булыр,
Тугры дуслар табылыр,
Илләребез имин булса,
Басуда иген мул булса,
Һәр кеше сәламәт булса,
Пенсияләр артып торса,
Йа Раббым, бәндәләреңне
Рәхмәтеңнән ташламасаң.
Һаҗәр ШАКИРОВА,
Саба районы, Лесхоз бистәсе
Эт елында татар һәм урыс теле
Булсын иде тигез хокуклы.
Әллә Татарстанда татар телен
Укытырга хакыбыз юкмы?!
Милли университет ачылыр
Эт елында, диеп көтәбез,
Милли мәнфәгатьне Илбашы яклар,
Онытмас, дип өмет итәбез…
Нияз БИШБАЛТА,
Казан шәһәре
Этләшергә өйрәнәмен –
Эт-хуҗа мәҗбүр итә.
Өрә башламасам ярый,
Көннәрем куркып үтә.
Венера МИНАҖЕВА,
Менделеевск шәһәре
Яңа елның девизы бу:
«Эт өрер – бүре йөрер,
Бәяләр күтәрелер».
Елын-елга безнең илдә
Бу гамәл күзәтелер.
Эт елының башы гына –
Эттәй тешли бәяләр.
Түзегез, яхшырыр, диеп
Өстәгеләр көләләр.
Галиәхмәт ГАТИН,
Кукмара районы
Яхшы эт ул хуҗасына
Җанын бирергә әзер.
Эт бу елда һәрбер йортка
Бәхет, шатлык китерер.
Саймә ИСМӘГЫЙЛЕВА,
Мамадыш районы, Түбән Сөн авылы
Эт елыннан ни көтәргә?
Иң беренче саулык һәркемгә.
Бәяләр артмасын кибеттә,
Хаклар артсын хезмәткә.
Рушания СИБГАТОВА,
Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы
Бәяләр һаман үсәләр,
Юкмы соң чиге аның?
Эт елында эт тормышы,
Мөгаен, булыр тагын.
Этләрнең дә төрлесе бар,
Бае да бар, ярлысы.
Эт елымы, башкасымы,
Ярлының юк байыйсы.
Рәшит МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
Яңа елда безнең дуслар –
Этләр яныбызда булсыннар.
Алар безне дошманнардан,
Аюлардан, бүреләрдән,
Комсыз түрә, угрылардан
Һәрчак саклап торсыннар.
Аларга гына ышанып,
Без читтән карап тормыйк,
Үзебез уяу булыйк!
Үзебезнең хокукларны
Үзебез яклап торыйк!
Яхъя ЙОСЫПОВ,
Башкортстан Республикасы,
Бүздәк районы, Картамак авылы
Эт өрер – бүре йөрер, дип
Әйтә халык мәкале.
Йөрсен, әйдә, бүресе дә,
Җирдә урын күп әле.
Яңа туган елда да без
Яшик әле этләшми.
Өрсәк өрик җиңел генә,
Тик ырлашмый, тешләшми.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии