Вирусның кулы җитмәгән җир калмады…

Вирусның кулы җитмәгән җир калмады…

2020нче елга йомгак – 3нче кисәк

Бүген 2020 дигән йомгакны сүтүне тәмамлыйбыз. Бу язмада кыскача телгә алынган вакыйгаларны ел дәвамында яктыртып бардык. Газета төпләмәләрен карап, үзегез дә искә төшереп чыга аласыз.

СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ

Социаль өлкәдә дә истә калырлык вакыйгалар шактый булды. Шулай социаль өлкә дип гомумиләштереп, иң әһәмиятле вакыйгаларны гына санап чыкмасаң, газета бите җитмәс.

27нче гыйнварда ук Русиядә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб оештырылган иде, аны вице-премьер Татьяна Голикова җитәкләде. Безнең илдә беренче авыручылар гыйнвар ахырында табыла башлады. Хәтерлисездер, Япония тирәсендә йөзүче Diamond Princеss круиз лайнерында вирус табылгач, андагы русиялеләрнең 8ен Казанга кайтарып, инфекция больницасына карантинга ябып куйганнар иде. Шулай да ул чакта вирус бик еракта кебек иде әле…

20нче февральдә үк Кытай белән ике арадагы чикләр ябылды, шуңа да Русиядә Европадан «кайткан» коронавирус кына, диләр. 30нчы марттан Европага һәм, гомумән, бөтен дөньяга авиаэлемтәләр туктатылды. 11нче майга кадәр бөтен ил белән өйдә утырдык. Яз белән чагыштырганда, көзге коронавирусны бик «җиңел» кичерәбез: чит илгә ял итәргә дә барып була, ил эчендә дә әллә ни чикләүләр юк. Өстәвенә, хәзер үзебезнең вакциналар да бар бит инде. «РИА Новости» язуынча, «Спутник V» вакцинасын тагын 50 ил сораткан, ди.

Владимир Путин гыйнварда Федераль Җыенга мөрәҗәгатендә баласы булган гаиләләргә ярдәм мәсьәләсен күтәргән иде. Әле ул вакытта дөньяны пандемия чолгап аласын, гаиләләргә, шулай ук бизнеска да финанс ярдәме кирәк буласын күз алдына да китерми идек. «Путин акчасы» 27,6 миллион балага тәтегән икән (монда 16 яшькә кадәр булган балаларга бер тапкыр түләнгән 10 мең сум да кергән). Бу изге эшкә 600 млрд сум тирәсе акча тотылган.

Укытучылар да игътибардан читтә калмады. Класс җитәкчеләренә федераль казнадан өстәмә 5 мең сум түли башладылар. Коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә дә аена 60 мең сумга кадәр акча вәгъдә иттеләр. Кайберәүләргә ул акчаны алу өчен чын мәгънәсендә көрәшергә туры килде.

Федераль Җыенга мөрәҗәгатьтә шулай ук башлангыч класс укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү турында да сүз булды. Монысы бүген генә хәл ителеп бетә торган түгел (акча юк бит, үзегез беләсез), шуңа күрә 2023нче елга кадәр хәл итәргә дип план куйдылар.

Яз көне дистанцион укуга күчеп алдык. Күпчелек югары уку йортлары хәтта җәйге сессияне дә дистанцион рәвештә тапшырды, диплом эшләрен дә өйдә монитор каршында утырып яклады. Чыгарылыш кичәләре дә онлайн гына үтте. Мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау да онлайн гына чыңлады. Быел БДИ да кызык кына булды. Аны югары уку йортына керүчеләр генә тапшырды, ә урта белем турында аттестатка чирек билгесе төште. Пандемиянең бер файдасы булды, дисәк ярыйдыр. БДИны вузга баручылар гына тапшырсын, бөтен балага нәрсәгә ул, дип күптән әйтелә иде инде. Быел менә шул теләк чынга ашты. Чынлап та, быел БДИ тапшыручылар 10 процентка кимрәк булган. Ә 9лар бөтенләй йомгаклау имтиханыннан азат ителде.

Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе дә быел дистанцион рәвештә узды. Аның каравы хәзер студентлар уку йортларына йөри, әйтерсең коронавирус чигенгән.

Бизнеска ярдәм дигәннән, бераз соңлап булса да (яз көне айдан артык өйдә утырганда ярдәм булмады, шуңа бу чорны исән-имин чыга алмаучылар да байтак бит. – Авт.), чаралар күрелде. Мәсәлән, салым каникуллары. Дөрес, аннан бөтен кеше дә файдалана алмады, чөнки шартлары туры килмәде. Ләкин хөкүмәткә «без ярдәм иттек» дип хисап тоту өчен шәп нәрсә булды. Кредит каникулларыннан да санаулылар гына файдаланды. Күпчелек кече һәм урта бизнеска, алар зыян күргән тармак дип табылган очракта, хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү өчен дәүләттән бер МРОТ күләмендә (12130 сум) субсидия генә эләкте – алган бөтен ярдәмнәре шул булды.

Көзгә кергәч, Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, киләсе елдан башлап, яшәү минимумы һәм минималь хезмәт хакы күләмен яңача исәпли башларга тәкъдим итте. Бүген бездә бу берәмлекләр «кулланучы кәрҗине» дигән шартлы кәрҗин ярдәмендә билгеләнә. Яшәү минимумы шуның бәясеннән дә кимрәк булмаска тиеш. Быелгы бәясе, мәсәлән, 12130 сум. Министрлык яшәү минимумын кешенең җан башына кеременең 44,2 проценты, ә минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) илдәге уртача хезмәт хакының 42 проценты күләмендә билгеләргә тәкъдим итә. Бу яңа механизм хәерчелекне киметүдә нәтиҗәле була ала икән. Әле тагын көнбагыш мае белән шикәр бәясен дә 3 ай арттырмый торырга вәгъдә бирделәр бит. Шулай булгач, рәхәтләнеп яшәргә генә кала инде…

МӘДӘНИЯТ

Ел башында Русиядә мәдәният министры алышынды. Татарларны яратмаучы Владимир Мединский урынына «мәдәниятне яратмаучы» Ольга Любимова килде. Мединский татарларны фашистлардан да яманрак дип саный һәм шул фикерен халыкка да тарата. 2009нчы елда басылган «Мифы о России: о русском рабстве, грязи и «тюрьме народов» дигән китабын тыюны, ә Мединскийның үзен, милләтара нәфрәт тудырганы өчен, җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итеп, интернетта петиция дә булдырылган иде. «…урыслар үзаңында бер генә халык та татарлардан куркынычрак һәм начаррак кабул ителмәгән», – дип язган ул китабында (өзекне «Азатлык» радиосы (ят агент. Ред.иск.) бастырган иде. – Авт.). Хәер, шунда ук автор: «Русиядә беркайчан да эчкечелек булмаган», – дип тә яза, гомумән, аның чыганакларны үзе теләгәнчә үзгәртеп язуын күпләр таныды инде. Ләкин ул министрлык кәнәфиеннән моның өчен алынмады. Бу ел башында Русия Хөкүмәте яңарды бит. Ә яңа министр Ольга Любимова элегрәк интернеттагы блогында «миңа мәдәният кызык түгел, мин «культурный кеше» түгел» дип язган булган – журналистлар казып чыгарды. Дөрес, ул язмалар аннан соң оператив рәвештә бетереп ташланды, Любимова үзе «министр да кеше инде» дип акланган булды.

Коронавирус мәдәниятне дә интернетка куып кертте, күчә алган бөтен нәрсә онлайнга күчте. Музейлар онлайн экскурсияләр уздыра башлады, театрлар спектакльләрнең видеоязмаларын интернетка чыгарды, тамашачыны сагынган артистлар социаль челтәрдә турыдан туры эфирда концертлар куйды. Моның бик зур файдасы да булды: барысы да диярлек бушлай иде (үз интернетың өчен түләүне исәпкә алмаганда, әлбәттә). Яз көне изоляциядә утырганда дөнья музейларын да бушлай «гизеп» булды хәтта. Түләүле интернет-платформалар да берара фильмнарны бушлай күрсәтеп алды. Файдалана алган кешеләр бу мөмкинлекләрдән рәхәтләнеп файдаланып калды.

Концертларның булмавы үз-үзенә эшләүче артистларның кесәсенә бик нык сукты. Урыслар хөкүмәттән ярдәм теләнеп карады (мәсәлән, җырчы Валерия белән ире Иосиф Пригожин). Татар эстрадасы тулаем дигәндәй бизнеска кереп китте – челтәрле бизнеска. Зал тутырып тамашачы җыя ала торган артистларның да күбесе сәүдәгәргә әйләнде: бөтен чирдән дәвалый торган могҗизалы бәлзәмнәр, ябыктыра торган чәйләр, тагын әллә нәрсәләр саталар хәзер. Социаль челтәрләрендә дә беренче чиратта «фәлән компаниянең сатучы менеджеры», аннан соң гына «Татарстанның атказанган артисты» дип язылган. Кайсының өстенрәк икәнен үзләре беләләрдер инде.

Быел югалтулар гына түгел, табышлар да булды. Берьюлы ике милли радио барлыкка килде. «Китап» радиосын әлегә интернеттан һәм смартфоннарда мобиль кушымтадан тыңлап була. «Тәртип» радиосы Казанда 93.1, Чаллыда 90.2 FM дулкынында эшли.

Көз җиткәч ярты залны гына тутыру шарты белән спектакльләр, концертлар кую рөхсәт ителде. Саклану чаралары күрелергә тиеш, диелде. Театрларда әле Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә тырышалар, ә стадионнарда уза торган концертларда бу мөмкин түгел. Сикерә-сикерә биегәндә нинди битлек, нинди социаль дистанция инде?! Концерт куярга (акча эшләргә) мөмкинлек биргәндә, нинди җаваплылык, нинди халык турында уйлап тору?! Чагыштыру өчен ике очрак. Шушы көннәрдә интернетта танылган Голливуд актеры Том Крузның фильм төшерү бригадасын ачуланган сүзләре яздырылган аудио таралды. Круз – «Миссия: Невыполнима 7» фильмының продюсеры, үзе үк төп рольне дә уйный. Пандемия сәбәпле, фильм төшерүне ике тапкыр туктатып торганнар иде инде – җиде айга һәм бер атнага. Саклану чараларын үтәү шарты белән, эшне кабат башларга рөхсәт биргәннәр. Ә монда төшерү төркеменең ике әгъзасы, битлектән булсалар да, социаль дистанцияне сакламаганнар икән. Моны күреп алган Том Крузның эченнән җеннәр чыккан: «Без алтын стандарт булырга телибез. Безгә карап, Голливудта кабат фильмнар төшерә башладылар. Без меңләгән кешегә эш урыны булдырабыз. Ә сез… Тагын бер тапкыр бу хәл кабатланса, сез куылдыгыз. Гафу үтенмәгез. Фильм төшерү туктатылу аркасында эшләрен югалткан, түләүләрен түли алмый торган кешеләргә әйтегез ул гафу сүзләрегезне. Ул сүзләр тамакларын туйдырыр микән…» – дип кычкыра ул интернетта таралган аудиода. Ә бездә 9нчы декабрь Казанның «Пирамида» залында узган концертта саклану чаралары үтәлмәгәне өчен, җырчы Элвин Грейга штраф салырга җыеналар. 9 айлык тәнәфестән соң тамашачы каршына чыккан җырчы рәхәтләнеп фанатларын кочкан, үпкән, «кагыйдәләрне онытып» күңел ачарга чакырган, халык та сәхнә янына төркем булып җыелып биегән. 10ысы көнне булган концертта гына саклану чаралары җырчының исенә төшкән, битлекләрне кияргә, урыннан торып биемәскә кушкан. Бу ике очрактан нәтиҗәне үзегез чыгарыгыз…

Быел мәдәният өлкәсендә татар милләте өчен бик күп эшләр башкарган шактый шәхесебезне югалттык. Танылган композитор Ренат Еникеев (13 март); шактый еллар Минзәлә татар дәүләт театрында эшләгән Татарстанның атказанган артисты Гөлшаһидә Сәләхова (3 июнь); Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева (14 сентябрь); Татарстанның халык артисты Равил Харисов (17 ноябрь); Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов (9 декабрь); Камал театры актеры, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Айдар Хафиз (13 декабрь) һәм башкалар… Халык артистлары Инна Макарова, Борис Клюев, Михаил Жванецкий, Ирина Скобцева, Армен Джигарханян, Валентин Гафт та мәңгелеккә китеп бардылар. Танылган актер Михаил Ефремов исә сәнгатьтән китеп торырга мәҗбүр: салмыш килеш кеше бәрдереп үтергән өчен төрмәдә утыра.

ИГЪТИБАР! БӘЙГЕ!

2021нче ел нинди булыр? Үгез елыннан нәрсә көтәргә? Сездән шушы теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Яңа ел ялларын файдалы итеп үткәрегез! «Ай-һай хәлләр: 2021нче елдан нәрсә көтәргә?» дигән теманы ачып бирә торган шигырьләр 25нче гыйнварга кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, хатлар бик күп булу аркасында, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Иҗат җимешләрегезне редакция номерына «ватсап»ка да җибәрә аласыз: 8 927-039-03-53. Шулай ук «конкурска» дип тамгаларга онытмагыз. Хатта яки смста исем-фамилиягезне, кайсы шәһәр, район, авылдан икәнегезне күрсәтүегезне сорыйбыз. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии