Юлларда игезәк-машиналар арта...

Юлларда игезәк-машиналар арта...

Казан артындагы бер авылда яшәүче укучыбызга «Госуслуги»дагы шәхси кабинетына, машинагыз ярамаган җирдә тизлекне арттырды, дип, штраф кәгазе килгән. Исемен редакция өчен генә дип күрсәткән укучыбызның элегрәк тә алганы булган инде андый «сәлам хатлары»н. Тик бу юлы кагыйдәне Лениногорск районында бозган дип язганнар. «Хикмәт шунда: минем ул якларга үз гомеремдә бер мәртәбә дә барганым юк. Машинам ничек миннән башка ул якларга барып чыккан икән соң?» – дип аптырап шалтыратты газета укучыбыз.

Бозмаган юл кагыйдәсе өчен штраф килү очраклары турында ишетеп-белеп торабыз. Аларны ике төргә бүлеп карыйлар. Беренчесе: фотовидеофиксация камерасы югары тизлектә җилдереп бара торган машинаның номерын дөрес итеп күреп бетермәскә, саннарны яки хәрефләрне бутарга мөмкин. «Сәлам хаты»ндагы фотода номер яхшылап күренми икән, гадәттә, ялгыш штраф шушы сәбәптән язылган була. Мондый штрафны түләргә ашыгасы түгел, шикаять итәргә кирәк. Икенче төре: дәүләт номеры камерадан алынган фотода ачык укыла һәм аның бөтен саны, бөтен хәрефе – сезнеке кебек үк, тик машинасы – сезнеке түгел, гомумән, сезнең ул «тизлекне арттырган» яки башка юл йөрү кагыйдәсен бозган район яки шәһәргә, төбәккә бөтенләй барганыгыз да юк. Димәк, сезнең номерны кулланып, игезәк-машина йөри, ә штрафлары сезгә килеп бара. Игезәк-машиналар берничә төрле юл белән барлыкка килә. Йә камералардан (ягъни штрафлардан) качарга теләгән машина хуҗасы номердагы берәр санны яки хәрефне алыштырып, буяп куя, мәсәлән, «С»ны «О»га, «Р»ны «В»га, «116»ны «716»га әйләндерә. Йә номердагы берәр билге кырыла (пычракка буяла, яфрак ябыша һ.б.) әйтик, «8»ленең сул ягы кырылып, «3»кә әйләнеп кала, бу табигый рәвештә дә килеп чыгарга мөмкин, машина йөртүче махсус рәвештә дә эшләгән була ала. Йә инде берәү нәкъ сезнеке кебек үк булган ялган машина номеры ясап яки сатып алып, юлда оятсызларча кагыйдә бозып йөри. Бу очракта да «әйдә, ярар инде» дип, нәрсәнең нәрсә икәнен ачыкларга иренеп, дөрес булмаган штрафны түләргә ашыкмаска кирәк. Чөнки ялган номерлы машина йөреп торганда, бер тапкыр кагыйдә бозу белән генә чикләнмәячәк, сезгә дә штраф артыннан штраф явып торачак.

Укучыбыз әйтеп шалтыраткан тема актуаль проблемага әйләнеп бара. Әле күптән түгел генә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе, республикада ялган номерлар белән йөрүче автохулиганнар арта, дип белдергән иде. «Ялган номерлар белән йөрүче 100дән күбрәк машина Татарстан ЮХИДИ идарәсе базасына кертелгән. Аларның күпчелеге Казан урамнарында йөри. Закон бозучыларны фотовидеофиксация камералары буенча ачыклыйлар, аннары аларның кайда хәрәкәт итүе турында мәгълүматны ДПС постларына җибәрәләр, ә инспекторлар машиналарны туктата һәм тоткарлыйлар. Закон бозучылар арта бара: 2022нче елның 8 ае эчендә ялган номерлар белән йөргән затларга карата 66 административ беркетмә төзелгән, ә сентябрьнең беренче 10 көнендә шундый 12 автохулиган тотылган», – дип ЮХИДИ идарәсе бүлеге башлыгы урынбасары Павел Ивановның сүзләрен китерде «Бизнес Онлайн».

Ялган номер белән йөрүчеләргә штраф яки 6 айдан бер елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү генә яный. Кеше номерны урлаган һәм хокукы булмаган килеш аны куллана дип тапкан, моны дәлилли алган очракта гына Җинаять Кодексын эшкә җигүләре ихтимал (325нче маддә – «Документларны, штампларны, мөһерләрне яисә акциз маркаларын, махсус маркаларны яки билгеләрне урлау яки аларга зыян салу»). Анда да 200 мең сум штраф, төзәтү эшләре, күп дигәндә бер елга иректән мәхрүм итү белән котылып була. Җәзасы йомшак булгач, закон бозучылар кимеми дә инде, киресенчә, арта бара.

Акчаны ике тапкыр экономияләргә тырышучы «оста»лар да очрый. Алар башта машиналарын исәптән төшерә, моның өчен машина хуҗасының гариза язуы да җитә, мәшәкате күп түгел. Ләкин хәйләкәр кешеләр ялган номер куеп, шул ук «тимер ат»та хәрәкәтләнүләрен дәвам итә. Шул рәвешле камералардан да кача, транспорт салымын да түләми. Узган ел Мәскәү үзәгендә шундый «Lamborghini» машинасын тоткарлаганнар иде. «112» телеграм-каналы язуынча, ЮХИДИ инспекторларының игътибарын дәүләт номеры булмаган машина җәлеп итә. Туктаталар. Машина исәптән төшерелгән була, ә багажникта алты төрле номер табып алалар. Йөртүчесе кәефенә карап алыштыргалап торган, күрәсең. «Рен-ТВ» телеканалы машинаның хуҗасы Италиянең «Фиорентина» футбол клубында уйнаучы Александр Кокорин икән, дигән хәбәр чыгарды (инспекторлар туктатканда рульдә ул булмаган). Евро-2016да Русия җыелмасы чит ил футбол командалары тарафыннан җиңелгәч, иптәше Павел Мамаев белән казинога барып, кыйммәтле шампан шәрабында коена-коена «кайгы юган», ә 2018нче елда шул ук Мамаев белән бергәләп Мәскәүдә төнге клубта кешеләрне кыйнап, ел ярымга төрмәгә утыртылган, тик әзрәк утыргач, «яхшы тәртибе» өчен вакытыннан алда чыгарылган Кокорин инде бу. «Машинаны ике ел элек саттым, хәзер аның миңа бер катнашы да юк», – дип акланган иде ул соңыннан журналистларга. Саткан машина өчен штраф яки транспорт салымы килүе дә еш очрый торган хәл.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәре әйтмешли, ялган номер белән йөрүче фәлән кадәр машина хуҗасын тотсалар да, алар арта гына бара. Остараклары законнан бик озак качып йөри алалар (законы да әллә ни катгый түгел, дип яздык инде). Чөнки юлларда инспекторлар саны кими, аларны «бөтен нәрсәне дә күрә торган» камералар алыштыра. Ә камералар номерның чынмы, ялганмы, синекеме, түгелме икәнен ачыклый белми – юл кагыйдәсен бозган саен штраф «яза», аның дөрес кешегә юлланмавында техник җайланманың эше юк. Шулай булгач, ялгыш «сәлам хаты» килгән машина хуҗаларына үзләренә гаделлек эзләп йөрергә туры килә инде...

 

Ялган номерлар белән йөрүче 100дән күбрәк машина Татарстан ЮХИДИ идарәсе базасына кертелгән. Аларның күпчелеге Казан урамнарында йөри. Закон бозучылар арта бара: 2022нче елның 8 ае эчендә ялган номерлар белән йөргән затларга карата 66 административ беркетмә төзелгән, ә сентябрьнең беренче 10 көнендә шундый 12 автохулиган тотылган.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Сез бозмаган юл-транспорт кагыйдәсе өчен сезгә штраф килсә нәрсә эшләргә? Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсендә адымлап аңлатып бирделәр.

Дөрес түгеллеген беләсез икән, штрафны түләргә ашыкмагыз!

РФ ЮХИДИ сайтына керегез (гибдд.рф), өстә бүлекләр арасында «СЕРВИСЫ» дигәнне табыгыз, шунда басып, «ПРИЕМ ОБРАЩЕНИЙ» дигәнне сайлагыз. Кирәкле бит ачыла, аста «ПОДАТЬ ОБРАЩЕНИЕ» дигән сүз чыга. Ләкин аңа басар алдыннан бирелгән мәгълүматны укып чыгып, «МӘГЪЛҮМАТ БЕЛӘН ТАНЫШТЫМ» дигән урынга тамга куярга кирәк.

Төбәк һәм бүлекне бирелгән исемлек буенча сайлыйсыз. Кемгә адресланганын «Врио начальника ЦАФАП (Центра автоматизированной фиксации административных правонарушений, баш хәрефләрен генә язасы) по РТ, полковнику полиции Валееву А.И.» дип күрсәтәсе. Шулай ук үзегезнең исем-фамилия дә кирәк. Электрон почтагызны һәм телефон номерыгызны язарга онытмагыз, анысы сезнең белән элемтәгә керә алсыннар өчен.

Шикаять үзе ирекле рәвештә кулдан языла. Анда сезгә штрафның дөрес килмәвен, камераның машина номерыгызны фәлән төбәктә «тотуын», ә сезнең анда барганыгыз да булмаганны яхшылап аңлатып язарга кирәк. Штраф кәгазендәге карар номерын күрсәтергә онытмагыз. Кулдан язылган шул шикаятьне фотога төшереп, электрон гаризага беркетегез (гариза азагында «ПРИКРЕПИТЬ ФАЙЛ» дигән төймә бар). Гадәттә, штрафны кабат карасыннар өчен шушындый мөрәҗәгать тә җитә, ә инде өстәмә дәлилләр базасы кирәк була калса, сезнең белән элемтәгә керергә тиешләр. Гаризалар бер ай эчендә карала.

Шулай ук штрафны «Госуслуги» порталы аша да шикаять итеп була (фәкать фотовидеофиксация камераларыннан килгән штраф турында гына сүз бара). Моны штраф белдерүен алганнан соң 10 көн эчендә эшләргә кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталында шикаять итәргә теләгән штрафны сайлагыз, «ОБЖАЛОВАТЬ» дигән сүз чыгарга тиеш, нәрсә эшләргә кирәклеге адымлап аңлатылган. Шәхси мәгълүмат һәм карар номеры автомат рәвештә куелачак. Ни өчен шикаять итүегезне дәлилли торган материаллар сорала (әйтик, камерадан алынган машина фотосы, шаһитләр күрсәтмәсе һ.б.), ведомство өстәмә документлар да соратырга мөмкин. Гариза Эчке эшләр министрлыгында 10 көн эчендә карала.

Игътибар: ялгыш килгән штраф берәү генә түгел, берничә икән, аларны бер хат белән генә түгел, һәрберсен аерым-аерым шикаять итәсе.

 

САН

Русия төбәкләре арасында Татарстан фотовидеофиксация камералары саны буенча – беренче урында. Быел июльдә «Промрейтинг» агентлыгы шундый мәгълүмат чыгарды. Ул уздырган тикшеренү нәтиҗәсе күрсәткәнчә, Татарстан юлларында 4723 камера куелган. Рейтингта икенче урында – Мәскәү, анда 3969 камера. Өченчедә – 2705 камера белән Свердлау өлкәсе. Соңгысында бер ел эчендә 1676 яңа камера урнаштырылган. Татарстан юлларда камералар саны буенча бер быел гына түгел, берничә ел рәттән лидер булып табыла инде.

Бу саннар чыкканнан соң, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов «Бизнес Онлайн» оештырган интернет-конференциядә: «4723 – республикада камера кую ихтималлыгы булган урыннар гына, аларның кайсы юлда чынлап та куелганын ЮХИДИнең рәсми сайтыннан карап белеп була», – дип белдергән иде. Аның әйтүенчә, юл-транспорт кагыйдәсен бозучыларны фактта 856 комплекс «күзәтеп» тора: шуларның 670е – стационар, 166сы – күчереп йөртә торган, ә 20се мобиль камера. Узган ел белән чагыштырганда, быел саны өч йөзгә диярлек кимегән әле: былтыр юлларда 1163 фотовидеофиксация чарасы урнаштырылган булган. «Кыскартылу»га эләккән камералар искергән иде, техник яктан «Пәрәвез» федераль системасына (моңарчы аерым урыннарда гына кулланылган күзәтү технологиясе узган ел бердәм система рәвешендә бөтен ил буенча кертелде. – Ф.М.) туры килмәде, дип аңлатты җитәкче. Алар урынына яңалары, заманчалары куелачак, юлларда камералар кимер дип өметләнергә кирәкми. Мәсәлән, быел ук 57 яңа җайланма кую планлаштырыла, алар күбесенчә магистральләрдә һәм республиканың төп автомобиль юлларында урнаштырылачак.

Рифкать Миңнеханов юл читләрендәге камераларны яшереп кую, төрлечә маскировкалауга да үз мөнәсәбәтен белдерде: «Кагыйдә бозу ихтималлыгы булган кешедә «фотовидеофиксация комплекслары бөтен җирдә, көндез дә, төнлә дә» дигән ныклы хис формалашырга тиеш. Ә бүген без аларны, камера тора дип, «Фотовидеофиксация» дигән юл билгесе белән алдан ук кисәтеп куябыз, кәрәзле телефоннарына кисәтүләр җибәрәбез, ягъни юл хәрәкәте кагыйдәләре – «чәйнекләр» һәм интеллигент «очкариклар» өчен генә кирәкле искергән таләпләр, дип уйлаучыларга уңайлы шартлар тудырабыз. Мин моны ДАИ җитәкчесе булганда да аңламый идем, хәзер дә аңламыйм. Без кагыйдәләр буенча уйныйбыз, юл билгеләре куябыз һәм кисәтәбез. Тик ни өчен? Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт һәм һәр җирдә бөтен кеше дә үтәргә тиеш, дигәнне дәлилләргә тырышып, бюджет акчасын түгәбез», – дип фикере белән уртаклашты ул.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии