«Былтыр вәгъдә ителгәннәр үз көчендә кала, быел да вәгъдә итәбез...»

«Былтыр вәгъдә ителгәннәр үз көчендә кала, быел да вәгъдә итәбез...»

1нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

Бездә күңел кылларында иң еш уйнала торган катлам – өлкәннәр, дисәк, ялган булмас.

Менә әле сайлау алдыннан гына барлык пенсионерларга 10ар мең сум өләштеләр. «Сайлауга җәлеп итү өчен махсус эшләнә» дип сәбәбе әйтелсә дә, бер дә артык булмады ул – акчаның артыгы буламыни?! Шуның артыннан ук, тагын акча бирәләр, түләүне даими итәләр икән, дигән сүзләр таралды. Әле законы юк, карары чыкмаган, ә өлкәннәр инде өметләнә дә башлады. Бер-ике кеше редакциягә шалтыратып, шундый сүзләр йөри, чынмы икән, дип сорады да хәтта. Сайлаулар узды – вәгъдәләр онытылды. Өстәмә түләү көтеп яши башлаган өлкәннәрне дә йомшак җәеп катыга утырттылар. Русия Үзәк Банкы рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецов: «Пенсионерларга ярдәм итәргә соң инде», – дип белдерде. Янәсе, дәүләт ярдәм итәсе булса, өлкәннәргә түгел, хезмәт яшендәгеләргә ярдәм итсен, кешеләр эшләгән чакта үзләренә «яхшы пенсия проекты» әзерләсен һәм, яше җиткәч, лаеклы ялга китә алырлык булсын. «Яхшы пенсия проекты» дигәне хезмәт яшендәге кеше булачак пенсиясен бүгеннән үк үзе туплап барсын, дигәнне аңлата инде. «Бу капитализм дип атала. Ә Русиядә пенсионерлар дәүләт күзенә генә карап яшәргә ияләнгән. Монысы социализм була», – дип белдерде Швецов Федерация Советы икътисади сәясәт Комитетының киңәйтелгән утырышында. Олыгайгач «дәүләт күзенә карап яшәмәс» өчен, яшь чакта берничә фатир алып куярга һәм аларны арендага биреп, пенсиягә чыккач пассив керем алып ятарга була – урынбасар шундый идея тәкъдим итте. Кара, ничек җиңел генә икән! Бер фатирны көч хәлгә алып, аннары аның ипотекасын 15-20 ел буе түләп бара торган, шул сәбәпле очын-очка ялгап яшәргә мәҗбүр русиялеләрнең ник моңарчы бер дә башына килмәде икән бу пассив керем алу юлы?!

Хуш, Швецов киңәшен исәпкә алып, 18 яше тулган һәркемгә дәүләттән акча түләнә башласа, әйбәт булыр иде үзе. Ләкин ул август аенда баланы мәктәпкә әзерләү өчен бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум гына түгел, даими түләү булырга тиеш, әлбәттә. Пенсия яше якынлашканда берничә фатир алып куярга җитәрлек. Бигрәк чынга ашмаслык хыял килеп чыга. Пенсионерларга күпмедер өстәмә акча түләү – күпкә реальрәк яңгырый. Хәер, сугыш чоры балаларына да – ә алар бик аз калып бара – бердәм федераль түләү билгели алмаган илдә монысы да хыялдан ары китә алмас...

«Пенсия арта» дигән хәбәрләр чыккалап тора. Шундый һәр хәбәрдән соң редакциябезгә шалтыратулар арта: «минеке артмады» дип зарлана берәүләр, «фәлән тиенгә генә арткан, бу нинди мыскыл итү?!» дип үртәлә икенчеләр, «пенсиям арткан, ләкин фәлән льготамны кискәннәр» дип аптырый өченчеләр. «Пенсия арта» дигәнне күрүгә сөенгән, өметләнгән була шул алар. «Фәлән категория гражданнарга фәлән тиенгә генә арта» дигән җөмләне укып, тыңлап та бетермиләр. Анысы да язылган, әйтелгән булса да, тагын бер тапкыр аңлатырга туры килә. «Сезнеке артмый», – дигәч, күңелләре төшеп, трубканы куялар. Юкка күңел кылларында уйнамыйк, дип, кайвакыт без язмый калдырсак та, бу хәбәрләрне башкалар яза, федераль каналлар, радиолар зур сөенеч әйткән кебек көне-сәгате белән җиткереп тора. «Пенсия арта», «акча бирелә» дигән хәбәрләр халыкка психологик яктан ничек тәэсир ясаганын белеп эш итәләр.

Бу атна башында гына тагын бер хәбәр чыкты. Юрист Алексей Гавришев «Прайм» агентлыгына: «Русия Хөкүмәте Өлкәннәр көне уңаеннан 1нче октябрьдән пенсияләрне арттыра һәм льготаларны киңәйтә», – дип интервью биргән. Моны тиз арада барлык матбугат чаралары да таратты. «Өстәмә түләүләрне билгеләү төбәк бюджетыннан булачак. Кайда яшәүләренә карап, өлкәннәргә йә акчалата өстәмә, йә бүләк бирергә мөмкиннәр. 70 яшьтән өлкәнрәкләргә аерым льготалар да булуы ихтимал. Әйтик, бөтен өлкәннәргә 5әр мең сум түләнсә, 70 яшьтән өлкәнрәкләргә 15әр мең түләнергә мөмкин. 500 сум гына да өстәлергә мөмкин. Барысы да төбәкнең финанс хәленә бәйле», – дип сөйләгән Гавришев. Юрист кеше нишләп бу темага интервью биргәндер – монысы беренче сорау. Аның әйткән сүзләрендә бер төгәл карарга сылтама юк, «мөмкин», «ихтимал» дигән сүзләр белән генә чикләнгән. Ә бит бу сүзләрне күчереп бастыручылар ул «ихтимал» дигәнен төшереп калдыра, «Өлкәннәр көне уңаеннан пенсия арта» дип кенә язалар. Федерация Советы, Өлкәннәр көне уңаеннан ниндидер бердәм түләүләр көтелми, дип рәсми рәвештә белдерү ясады инде. Өметләнеп тормагыз, дип кисәтүләре булды. Ә 1нче октябрьгә туры китереп кайда бүләк, кайда бераз акча бирү моңарчы да бар иде инде. Нишләп аны быел яңалык итеп күпертергә уйлаганнардыр...

Шушы уңайдан Камал театрында режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Хуш, авылым. Хыял» спектакленнән бер күренеш искә төште. Бик каты дулап килгән вертолет күктән посылка төшерә. Авылның дүрт урамында яшәүче дүрт карчыкка Өлкәннәр көненә инвестордан күчтәнәч икән. Бер кап чәй, куертылган сөт, көнбагыш мае. Шуңа өстәп, купшы сүзләр белән чуарланган хаты да бар. Инвестор бәйрәм белән котлаган: «Без сезнең белән горурланабыз! Һәм пай җирләрегез өчен рәхмәт әйтәбез! Рәхәтләнеп файдаланабыз. Узган ел вәгъдә ителгән нәрсәләр үз көчендә кала, быел да шуны ук вәгъдә итәбез. Суы да булыр, газы да – сез яшәгез генә», – дигән. Әбиләр, күчтәнәчләрен кыстырып, намазга – инвесторга рәхмәт әйтеп, дога кылырга таралыша. Бераз күпертелгән булса да, чынбарлыктан сәхнәгә күчерелгән күренеш бу. Ә кайберәүләргә ул бер кап чәй белән шикәр дә эләкми кала. Редакциягә ел да «күрше районда бүләк өләшкәннәр, безгә бернәрсә дә булмады» дип бер кеше булса да шалтырата. Әйбер кирәктән әйтүләре дә түгел инде. Искә алу, бер җылы сүз, игътибар да җитә аларга.

Пенсия турында тагын бер сүз. Узган атнада РСФСРның атказанган артисты Елена Проклова (тамашачыларга ул «Мимино», «Будьте моим мужем», «Запомните меня такой» кебек фильмнар аша таныш) НТВ каналында «Место встречи» тапшыруында Русиядә пенсияләрнең кечкенә булуыннан зарланып утырды. «Бүген пенсияләр – актермы син, әллә гади кеше, хәрби, табибмы –тамакны туйдырырга, лаеклы тормыш рәвеше алып барырга җитми. Мөгаен, депутатлар гына искәрмәдер. Калганнарның пенсиясе бик кечкенә», – диде ул. Тапшыруны алып баручыларның берсе Иван Трушкин: «Атказанган артистның пенсиясе 45-48 мең сум, бу сезгә җитмиме?» – дип сорау бирде. 68 яшьлек Проклова журналистка үзен артист урынына куеп карарга киңәш итте. «Сез артист. Гомер буе яхшы салоннарга йөрергә, үз-үзегезне карарга, диеталарга, массажга, мода буенча киенергә ияләнгән. Бу – сезнең һөнәрнең бер өлеше. Пенсиягә чыгасыз һәм сезгә бирелгән ул 46 меңгә ул эшләрнең берсен дә эшли алмыйсыз», – дип аңлатты ул. Алып баручы аңа үзен гади укытучы янәшәсенә куеп карарга тәкъдим итте. Аның да кыйбатлы салонга тырнак ясатырга яки массажга йөрисе киләдер бит. Шул укытучының күзенә карап, пенсиям аз, дип зарлана алыр идеме икән Проклова? «Минем тормыш белән укытучы тормышын чагыштыру – дөрес түгел. Ул да артист була алыр иде, әгәр Аллаһ аңа сәләт бирсә, әгәр ул укыган булса...» – диде Проклова. Аның сүзләренә карасаң, «сәләтлеләр» генә нормаль пенсиягә (Проклова үзе анысын да ошатмый бит әле) лаек. Уртача пенсия 17500 сум икәнен исәпкә алсаң (уртачаның ничек исәпләнгәнен беләбез, күпчелек аннан да азрак ала), ил тулы сәләтсез булып чыга.

Кино һәм театр өлкәсендә Елена Проклова кебек күләгәдә кала башлаган артистлар төрле ток-шоуларда катнашырга ярата. Бушка түгел, әлбәттә, моның өчен аларга саллы гына суммалар түләнә. Артистлардан төп таләп – сенсация тудырырлык нәрсә дә булса сөйләүләре. Коллегаларына пычрак ату да, гайбәт сөйләү дә калмый. Проклова соңгы вакытта моның ише ток-шоуларда еш кунак була башлады. Димәк, «сәләте» булгач, 46 меңгә генә яшәми инде. Сүз уңаеннан, тиздән – 5нче октябрьдә укытучылар көне. Проклова тапшыруда әйткән сүзләре белән аларга хәзердән үк «бүләк» ясап, «урыннарын» күрсәтеп куйды...

 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) билгеләмәсе буенча, өлкән кеше дип 60 яшьтән 75 яшькә кадәргеләр атала. Әле дистә ел элек кенә өлкәнлек чиге 50 яшьтән башлана иде

 

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Өлкәннәргә нинди мөнәсәбәттә булуына карап, дәүләтнең дәрәҗәсен билгеләп була, диләр.

АКШ

Биредә пенсионерлар ике төрле пенсиягә дәгъва кыла ала – дәүләтнеке һәм эш бирүче түли торганы. Дәүләтнеке аена 1400 доллар (якынча 93 мең сум) тирәсе, төрле штатларда суммасы әзрәк үзгәрергә мөмкин. Эш бирүче пенсиягә чыккан хезмәткәргә хезмәт хакының 6,2 проценты күләмендә пенсия, 1,45 проценты күләмендә медицина иминиятенә түләп бара. Хатын-кызлар да, ирләр дә 67 яшьтән лаеклы ялга чыга. Иртәрәк тә чыга ала, тик бу очракта пенсия күләме әзрәк була. Хезмәт стажы 10 елга тулмаганнарга илдәге уртача хезмәт хакының 40 проценты күләмендә пособие түләнә. Кеше эшләгән вакытта ук булачак пенсиясенә акча күчереп барырга мөмкин. Монысы туплам пенсиясе дип атала.

ЯҢА ЗЕЛАНДИЯ

Монда пенсиягә 65 яшьтән чыгалар. Пенсия билгеләгәндә стажга да, хезмәт хакы күпме булганына да карамыйлар. Төп таләп – пенсионер Яңа Зеландия гражданины булырга һәм илдә кимендә 10 ел яшәргә тиеш. Шулай да пенсия билгеләгәндә гаилә хәленә карыйлар. Әйтик, ир яки хатынның социаль пособиеләре бар икән, икенчесенең пенсиясе әзрәк була. Иң күп акчаны ялгыз пенсионерлар ала – уртача 1400-1800 Яңа Зеландия доллары (якынча 60-76 мең сум).

АКШта да, Яңа Зеландиядә дә, пенсия акчасына өстәп, өлкәннәргә төрле льготалар, ташламалар да бирелә.

БӨЕКБРИТАНИЯ

Өлкәннәргә мөнәсәбәт дигәндә пенсия акчасын гына түгел, төрле ярдәм программаларын да күздә тотабыз. Бөекбританиядә ялгыз пенсионерларга ярдәм итү белән шөгыльләнә торган аерым министр бар хәтта! Бу илдә 2018нче елда 9 млн ялгыз өлкән кеше исәпләнгән (барлык халыкның 14 проценты), һәр бишенче өлкән британияле ялгызлыктан зарланган. Җитәкчелек моны проблема дип тапкан һәм көрәшү юлларын эзли башлаган. Ялгыз пенсионерларга куратор итеп мәдәният министрының спорт һәм җәмәгатьчелек эшләре белән шөгыльләнүче урынбасарын билгеләгәннәр. Аерым министрлыгы ук юк, шулай да әлеге кураторны «ялгызлык проблемасы буенча министр» дип йөртәләр, ди. Ярдәм программасы нигезендә, хат ташучыларга ялгыз өлкәннәрнең адресларын таратканнар. Алар юл уңаенда кереп, пенсионерга туганнарын табышырга, әгәр аралашмасалар – мөнәсәбәтләрен җайларга булышырга тиеш. Пенсионерлар өчен махсус мәйданчыклар төзүгә дә казнадан акча бүлеп бирелгән. Кафеларда, скверларда үзләре кебек ялгызлар белән танышып, дуслашсыннар, кавышсыннар дип эшләнә ул. Шулай ук Бөекбританиядә хәйрия һәм волонтерлык оешмалары да актив эшли. Мәсәлән, үзен ялгыз хис итүче өлкән кеше «дустыңны өйгә чакырт» хезмәтеннән файдалана ала. Социаль хезмәткә шалтырата, ялгыз кеше янына берәр хезмәткәрне җибәрәләр һәм ул әби-бабайларны тыңлап, алар белән аралашып утыра. Телефоннан шалтыратып сөйләшү мөмкинлеге дә бар. Әби-бабайларның зарларын тыңлый, алар белән сөйләшә торган аерым волонтерлар бар. Җылы сүз – җанга дәва, дигәннең бер мисалы инде бу.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии