Аерылышулар арту – илнең бәхет күрсәткече?

Аерылышулар арту – илнең бәхет күрсәткече?

Росстат мәгълүматлары буенча, Русиядә аерылышулар саны арткан: рәсми аерылганнар 2022нче елның гыйнварыннан июленә кадәр 318 мең пар булган. Бу – 2021нче елның шул чоры белән чагыштырганда 3,3 процентка күбрәк. Гаиләләр таркалуның сәбәпләре төрле. Ләкин демографлар сүзенә ышансаң, бу күрсәткечнең арта баруында уңай мәгънә дә табарга була.

Ни гаҗәп: аерылышулар саны буенча мөселман республикалары беренче урында бара: Төньяк Кавказда аерылышулар 61 процентка арткан. Бу елның алты аенда Дагыстанда – 6664, Чечняда – 4221 аерылышу теркәлгән. Чечня, гомумән, антилидер: узган елның шул чоры белән чагыштырганда, быел анда аерылышулар 357 процентка арткан! Күршеләре янәшәсендә Ингушетиянең күрсәткече кечерәк – 1297 аерылышу, ләкин бу төбәк өчен монысы да зур сан. Шулай да демографлар монда гаҗәпләнерлек нәрсә юк дип саный. Демограф Владимир Тимаков «Комсомольская правда»га биргән интервьюсында болай дип аңлаткан: «Соңгы ике елда баласын үзе генә тәрбияләүче ялгыз аналарга дәүләт яхшы пособиеләр түли башлады. Әгәр гаиләдә җан башына туры килә торган керем күләме төбәктәге яшәү минимумына тулып җитмәсә, пособиене балага 17 яше тулганчы түлиләр. Әлбәттә инде, мондый сәясәт булганда, күп балалы гаиләләрдә ата белән ана кешегә рәсми рәвештә аерылышуларын теркәү отышлырак. Шулай иткәндә, пособие түләнә дигән сүз бит. Ягъни бу очракта дәүләтнең социаль сәясәте аерылышучыларны (алар кәгазьдә генә булса да) хуплый булып чыга. Ә бит киресенчә булуы кирәк». Ул киресенчәнең ничек буласын да әйтеп күрсәткән: «Дәүләт негатив процессларга стимул бирүдән туктарга тиеш. Безгә тулы гаиләләргә төрле дәрәҗәдә стимул бирү юлларын уйларга, тулы гаиләнең бар яктан да, хәтта шул ук дәүләт ярдәме ягыннан да отышлырак булуын күрсәтергә кирәк. Бәлки, гаиләләрен ташлап киткән, балаларын үстерешергә ярдәм дә итмәгән ирләргә пенсия түләүне туктатырга кирәктер. Ә гаиләләрен саклап кала алган кешеләргә, озак еллар өйләнешеп яшәүчеләргә, киресенчә, акчалата премияләр түләргә. Дәүләт бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнергә тиеш. Гаилә мөнәсәбәтләрен саклап кала һәм популярлаштыра торган сәясәт кирәк. Мәсәлән, үзләреннән соң зур нәсел калдырган ата-анага югарырак пенсия түләүне кертеп җибәрергә була. Шуңа охшаш ярдәм чарасы Төркиядә гамәлгә кертелгән: анда кешенең ничә яшьтә пенсиягә чыгуы ничә баласы булуына бәйле». Дөрес, дәүләт өйләнешеп яшәүчеләргә стимул акчасы түли башласа, ЗАГСта фиктив, ягъни ялган никах теркәтүчеләр артып китүе ихтимал. Монысы белән ничек көрәшәседер – Владимир Тимаков ул турыда әйтмәгән.

Демограф Алексей Ракшаның да «Секрет фирмы» интернет-журналына биргән шәрехләмәсе коллегасыныкына охшаш: «Мөселман республикаларында төп никах – шәригать кануннары буенча укылганы. Шуңа күрә Төньяк Кавказда рәсми рәвештә аерылышып, дини никах белән яшәүчеләр күп. ЗАГСның аерылышкан дигән мөһере торгач, гаилә дәүләт күзендә таркалган, ир белән хатын аерылган булып санала. Моны ялгыз аналарга түләнә торган пособиене алу өчен эшлиләр», – дип сөйләгән ул.

Бәхетле, имин, кайгы-хәсрәтсез, чәчәк атучы җәмгыятьтә гаиләне саклап калу стимулы кими. Моны Скандинавия илләре мисалында да күрәбез: анда төрле категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары бик әйбәт эшли. Аерылган, баласын ялгыз тәрбияләүче хатыннарны да дәүләт ташламый. Шуңа да хатын-кызлар, ир белән яшәүнең мәгънәсен күрми башлагач, ничек яшәрмен, баламны нинди акчага үстерермен, дип борчылып тормастан, аерылышу турында гариза язалар. Чөнки беләләр: дәүләт аларны калдырмаячак. Шушы яссылыкта карасак, Русия дә имин, кайгы-хәсрәтсез илгә әйләнеп бара булып чыга түгелме соң? Язма башында әйткән уңай мәгънә дигәнебез менә шушы инде.

Демографлар телгә алган социаль сәясәт – аерылышулар саны артуның бер генә сәбәбе, билгеле. Психологлар, мәсәлән, күпләрнең читтән торып эшләүгә күчүе, шулай ук сәяси хәлләр дә аерылышулар санын арттырды, ди.

Шулай да Татарстанда аерылышулар саны кимегән әле. «Реальное время» электрон газетасы, 2022нче елның беренче алты ае нәтиҗәләрен анализлап, шундый мәгълүмат чыгарды. Аерылышулар саны буенча безнең республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында икенче урында икән, һәм бездә кимү күзәтелә: узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 3,9 процентка. Ә менә Башкортстан, киресенчә, антилидер: анда аерылышулар узган ел белән чагыштырганда 7,5 процентка күбрәк теркәлгән. 2022нче елның беренче яртысында Татарстанда 9213 рәсми никах теркәлгән. Бу – Идел буе федераль округына кергән 14 төбәк арасында иң зур күрсәткеч.

Гомумән алганда, өйләнешүчеләр саны елдан-ел кими бара. Ләкин монысын демографлар табигый хәл дип атый. 1990-2000нче елларда Русиядә демографик чокыр булды – балалар азрак туды, шуңа күрә хәзер безнең илдә гаилә корыр яшькә җиткәннәр, ягъни чама белән 20-30 яшьлекләр бик күп түгел. Теркәлгән никахларның кимрәк булуы шуның белән аңлатыла. Мөнәсәбәтләре ЗАГСта рәсмиләштерелмәгән парларның (дини никах белән генә яисә бөтенләй өйләнешмичә яшәүчеләр) рәсми статистикага кермәвен дә онытмаска кирәк. Ә аерылышулар күрсәткеченә демографик чокыр алай ук йогынты ясамый, чөнки яшьләр генә түгел, урта яшьтәгеләр дә, дистә еллар бергә яшәгән парлар да аерылыша.

 

САН

Күптән түгел БМО демография буенча доклад чыгарды (2021нче елга булган нәтиҗәләр). Шуннан кайбер өземтәләрне китерәбез:

– Бер дә мактанасы килми торган алдынгылык: халык санының гомуми кимүе буенча Русия беренче урында бара. 2020нче елда 740 мең кешегә кимегәнбез;

– Гомер озынлыгы буенча без – арттан икенче: 2020нче ел эчендә Русиядә гомер озынлыгы 4,5 елга кимегән, хәзер 69,4 ел тәшкил итә. Бездән дә начаррак хәл Оманда гына;

– Ил халкының 6,3 проценты – 40, 25 проценты 60 яшькә кадәр җитә алмыйча үлә;

– Туучылар саны буенча Русия 20нче урында. Әфганстан, Кения, Вьетнам һәм башка илләрнең күрсәткече безнекеннән яхшырак;

– Бер хатынга туры килә торган бала саны буенча Русия дөньяда 193нче урында (1,49 бала туры килә дип санаганнар), Европадагы 48 ил арасында 30нчы урында. 2015нче елда без Европа илләре арасында 9нчы урында булганбыз;

– Аның каравы безгә мигрантлар күп килә, бу күрсәткеч буенча АКШтан гына калышып, икенче урында барабыз;

– Уңай дип әйтеп булырлык күрсәткеч: сабыйлар үлеме кимегән. Канада, АКШ, Кытай, Төркиядә бу күрсәткеч безнекеннән начаррак.

 

БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ

– Пандемия башлангач, аерылышуларның кисәк артып китүе күзәтелде. Барыбыз да өйләргә бикләндек. Бик күп вакытларын бергә уздыра башлаган парлар арасында низаглар килеп чыкты. Гадәти яшәү рәвешләреннән аерылып, дүрт стена арасына кереп бикләнгәч, ир белән хатын бер-берсенең кимчелекләрен күбрәк күрә башлады һәм, түзәр чамалары калмагач, «сынучылар» да шактый булды. Моңа тагын ир яки хатынның эшен югалтып, табыш китерми башлавын, гомуми паниканың көчле булуын, иртәгәге көнгә ышанычның бөтенләй калмавын, стресс аркасында салгалый һәм кул күтәрә башлауларны да өстәргә кирәк. Мәгълүмат кыры да гел негатив кына таратып тора. Хәзер аерылышуларның күп теркәлүендә дә башлыча менә шушы сәбәпләр гаепле. Гомумән, пандемия чорында башланган аерылышулар дулкыны пандемия тәмамланганнан соң да дәвам итәчәк, дип башта ук фаразлап куйган идек инде.

Өстәвенә, яңа сәяси вакыйгалар да өстәлде. Икътисади тотрыксызлык та йогынты ясамый калмый. Болар барысы да кешенең психикасына суга. Гаиләдә берәү шул ук «махсус операция»не хуплап, икенчесе каршы чыкса, бу сәбәпле дә ызгыш-талаш килеп чыгарга, хәтта аерылышуга ук китерергә мөмкин – андый очраклар чынлап та булды.

Статистика буенча ничектер – әйтә алмыйм, ләкин минем күзәтүләрем буенча «аерылышыйк» дигән сүз күпчелек очракта хатын-кыздан чыга. Һәм моны гүзәл затларның хисчәнрәк булуы, эмоцияләре белән хәрәкәт итүе, бөтен нәрсәне күңеленә якын алуы белән генә аңлату дөрес түгел. Бар хатын-кызның да көчле ир-атка ышыкланып, нәфис зат булып яшисе килә. Әгәр ире бу ихтыяҗын канәгатьләндерми, гаиләдә «ир» ролен дә, «ат» ролен дә үзенә башкарырга туры килә икән, хатын-кыз аерылыша. Чөнки хәзер безнең җәмгыятьтә дә «кеше нәрсә әйтер, минем турыда нәрсә уйларлар» дигән куркулардан арына башладылар.

Әлбәттә, кыенлыклар ир белән хатынны тагын да якынайтып җибәрергә, гаиләләрне ныгытырга да мөмкин. Мондый тотрыксыз чорда ялгыз калмавың хәерле, дип, аерылышу уеннан кире кайтучыларны да беләм. Ләкин хәзер, әйткәнемчә, «ялгыз каласым килми», бала хакына бергә яшәп торыйк дип кенә аерылышуны кичектереп килүчеләр барыбер дә сирәгрәк. Икенче яктан, мөнәсәбәтләре какшый башлавын сизеп, бергәләшеп гаилә психологларына килүчеләр дә арта. Болар күбесенчә – яшь парлар. Гаиләдә беренче низаг чыгуга ук ЗАГСка аерылышырга чапмыйча, проблеманың башы нәрсәдә икәнен аңларга һәм аны хәл итәргә тырышулары сөендерә.

Александр ЙОСЫПОВ,

гаилә психологы

 

СТАТИСТИКА

Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) русиялеләрнең аерылышуларга мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан ел саен сораштыру уздырып килә. Узган елгы сораштырудан күренгәнчә, аерылышуның иң киң таралган сәбәпләре: хәерчелек (33 процент шушы җавапны сайлаган), бер-береңне аңламау (15 процент), хыянәт (14 процент), көнкүреш проблемалары (10 процент), алкоголизм һәм наркомания (8 процент), холыкларның туры килмәве (8 процент), бер-береңә карата хөрмәт булмау (6 процент), торак мәсьәләсе (5 процент). Мәхәббәт булмау, гаиләдә көч куллану, иртә өйләнешү, ир яки хатынның наданлыгы кебек сәбәпләрне дә атаганнар. Сораштыруда бер кеше берьюлы берничә җавапны сайлый алган.

Нәрсә генә булса да гаиләне саклап калырга кирәк, дип нибары 9 процент кына уйлый икән. Сораштырылганнарның 57 проценты «аерылышу турында карар кабул итү тәгаен очрактан тора» дигәнне сайлаган. Чагыштыру өчен: 2013нче елда бу вариантны сайлаучылар – 48, ә 1990нчы елда 36 процент булган.

39 процент русияле аерылышуга киртә булырдай сәбәпләр юк дип саный. 31 процент балаларны «бүлешә» алмау туктатып кала ала, дигән (1990нчы елда алай дип уйлаучылар 25 процент булган). 21 процент матди якны телгә алган. Әйтик, ир белән хатынның берсе генә эшләп яки күбрәк табыш китереп, икенчесе финанс яктан аңа бәйле булса, бу аерылышу карарыннан баш тартырга сәбәп була икән. Сораштырылганнарның 16 проценты аерылышу карарына торакны һәм башка милекне бүлү мәшәкатьләре, ә 15 проценты этник һәм дини гадәтләр комачаулый ала дигән җавапны сайлаган. 1990нчы елда нибары 8 процент кына этник һәм дини гадәтләр турында искә алган булган.

Гаилә таркалган очракта балалар кем белән калса яхшырак, дигән сорауга 22 процент «аналар әйбәтрәк тәрбияли» дип җавап биргән, 2 процент кына аталар ягына баскан. 14 процент «ялгыз ана да, ялгыз ата да үзләре генә баланы тиешенчә тәрбияли алмый», дигән. 1990нчы елда болай дип уйлаучылар 33 процент булган.

Сораштырылганнарның күпчелеге – 60 проценты – туйга кадәр үк җенси мөнәсәбәтләргә керүдә бернинди начарлык та күрми. 13 процент кына бу күренешне гаепләп телгә алган.

82 процент ир яки хатынның хыянәт итүен гаепләгән, ә һәр унынчы кеше (10 процент) «монда гаеп итәр нәрсә күрмим» дип җавап биргән.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии