Куркыныч рәсем эчкечелекне җиңәргә булышырмы?

Куркыныч рәсем эчкечелекне җиңәргә булышырмы?

ЛДПР фиркасе спиртлы эчемлек шешәсенә йөзе карап булмаслык хәлгә килгән сәрхушләрнең фотоларын ябыштырырга һәм астына «Алкоголь – сезгә дошман!» дигән язу язарга кирәк ди. 2012нче елда шушы ук партия тәмәке кабына «куркыныч рәсемнәр» төшерергә һәм шунда ук никотин китереп чыгара торган чирләр турында мәгълүмат биреп барырга тәкъдим иткән иде инде. Ул гамәлгә кертелде, һәм шактый нәтиҗәле дип табылды.

Партия җитәкчесе Ярослав Нилов белдергәнчә, аракы шешәсен ямьсез сурәт һәм куркыныч язу белән «бизәсәң», аны сатып алырга теләүче кимиячәк. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән, мисал итеп күрсәтергә аракы шешәсе ясалган – мәгълүмат ЛДПР фиркасенең рәсми сайтында чыкты.

Соңгы вакытта алкоголь проблемасын хәл итү буенча берничә тәкъдим әйтелде. Мәсәлән, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы градусы 17,5тән югарырак булган исерткечләрне хәзерге кебек 18дән түгел, 21 яшьтән генә сата башларга, кибеттә көчле исерткечләрне сатуны 20:00 сәгатьтән 11:00гә кадәр тыярга дигән проектлар әзерләде. Алар каралу стадиясендә. Аракыны 21 яшьтән генә сата башларга дигәне белән күпләр килешми, әлбәттә. Өйләнешү, бала алып кайту, машина йөртү, мөстәкыйль тормыш алып бару, матди җаваплылык алу 18 яшьтән рөхсәт ителә, шулай булгач, алкоголь сатып алу ни өчен 21дән генә булырга тиеш әле, дип дәлилләргә тырыша алар үз карашларын. Алай дисәң, Үзбәкстанда шушы көннәрдә генә, алкоголь һәм тәмәкене 21 яше тулмаганнарга сатарга ярамый, дигән закон кабул итеп куйдылар (элек 20 яшьтән рөхсәт ителгән). Ни генә булмасын, проблема бар, һәм ул һаман да җитди булып кала бирә, аны хәл итүнең төрле юллары карала. Шул исәптән – яшь чикләвен арттыру да.

Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетының чагыштырмача яңа статистикасы бар: Русия халкының 42 проценты алкоголь белән мавыга, алар арасыннан һәр унынчы кеше – 18-24 яшьлекләр. 2022нче елда 76 процент русияле эчкән. Кемдер – айга бер-ике тапкыр (35 процент), ә 4 процент – көн саен диярлек. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, җан башына якынча 6,44 литр чиста спирт туры килә. 2030нчы елга 5,29 литрга калдыру планы куелган.

Алкогольле фаҗигаләрнең сезоны юк. Менә әле шушы арада гына булган хәл. Казанда Аккош күле янындагы юлда бер хатынны төнлә машина бәрдергән. Ул җир асты кичүенә бармыйча, юлдан тиешсез җирдән йөгереп кенә чыгарга уйлаган, җитмәсә, салмыш та булган. Кап-карадан киенгән хатынны машина йөртүче күрми калган. Һәлак булган 39 яшьлек хатынның 18, 14 һәм 5 яшьлек өч баласы калган, дип яза «Вечерняя Казань». Һәм моның ише хәлләр көн саен, сәгать саен булып тора. Алкоголь кемнеңдер үз башына җитсә, икенчеләрне башкаларның җанын кыярга этәрә.

Рамазан аена кергәч, «кайсы төбәкләр, шәһәрләр, авыллар алкоголь сатуны чикләде яисә бөтенләй тыеп торды икән?» дип, бер күзәтү ясап чыксак, май ахыры җитеп, Соңгы кыңгырау, аннан Сабан туйлары якынлашканда, тагын бер барлап алабыз. Тыючылар һәм чикләүчеләр исемлеге зур түгел. Шулай да бер яки берничә көнгә генә булса да «коры закон» кертүчеләр елдан-ел арта бара. Әйтик, Башкортстан инде берничә ел рәттән үрнәк күрсәтә: Соңгы кыңгырау, Сабан туе көннәрендә кибетләрдә исерткеч сатуны туктатып тора, «Аек авыл» бәйгесе оештырып, эчми торган авылларны бүләкли. Былтыр Сабан туе республика районнарында төрле көннәрдә узган иде, 6 көн буе алкоголь сату тыелды. Быел Татарстанның Чаллы шәһәре дә аек шәһәрләр исемлегенә кушылырга булган. «Бәйрәм мәйданында алкоголь, сыра һәм тәмәке сату тыела», – дигән хәбәр чыкты. Чаллыда Сабан туе 17нче июньдә була.

Дөрес, моның ише «коры закон»ның файдасын күрмәүчеләр дә бар. Мәсәлән, Башкортстанның бизнес-омбудсмены Флүр Әсәдуллин узган ел «UFA1.ru» сайтына интервьюда: «Тыю кертү генә алкоголь куллану күләмен киметмәячәк. Хәзер дә спиртлы эчемлекләр сату тыелган, әмма эчү азайган дип әйтә алмыйбыз. Эчәргә теләгән кеше җәяүләп күрше авылга да барып килә ала. Тыю кертелгән авылларда легаль булмаган алкоголь әйләнеше артачак. Агулану, хәтта үлем очраклары да булуы ихтимал», – дип сөйләгән.

Владимир Путин да тыю яки чикләү яклы түгел. Аның бу хакта берничә тапкыр әйткәне бар. Әле соңгы тапкыр узган елның көзендә Магадан өлкәсе губернаторы Сергей Носов белән очрашуда кабатлаган иде. Статистика күрсәткәнчә, әлеге төбәктә эчкечелек чәчәк ата. «Шулай да бу – хәл итеп була торган проблема. Кешенең шөгыле булырга тиеш. Үз-үзен үстерү мөмкинлеге, кызыклы эш, хобби белән шөгыльләнергә җай тудыру – менә шулар ярдәм итәчәк җиңәргә, исерткечне тыю түгел. Мәдәният объектлары, спорт корылмалары санын арттырырга кирәк. Бу – дөньякүләм практика, һәм соңгы елларда безнең илдә дә кулланыла. Һәм гомумән ил буенча караганда, күрсәткечләр яхшыра. Магаданда эчкечеләр күбрәк яши дигән сүз түгел. Бу хәл сездә социаль инфраструктураның тиешле дәрәҗәдә үсеш алмавына бәйле булса кирәк», – диде ул вакытта Путин.

Ә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алкогольне тыю яки чикләү түгел, киресенчә арттыру яклы. Берничә ел элек, хәтерләсәгез, Путиннан спорт стадионнарына сыра сатуны кайтаруны сораган иде. Мөселман кешесе буларак, оялып кына сорады ул бу турыда (үзе шулай диде), ләкин берәү әйтмешли, акчаның исе юк. Бюджетка файдага икән, аракы яки сыра исе килеп торган акча да әйбәт кенә керә. Бу елның мартында республикада алкоголь сату рөхсәт ителгән вакытны да өч сәгатькә арттырып куйдылар бит.

 

Быел Соңгы кыңгырау бәйрәме көнендә кибетләрдә яшенә карамастан бар кешегә дә алкогольле эчемлекләр сату тыелган төбәкләр (мәгълүмат ачык чыганаклардан алынды): Удмуртия, Бурятия, Башкортстан, Пермь, Байкал аръягы, Липецк, Ростов, Саратов. Дөрес, ресторан һәм кафеларда, барларда исерткеч эчемлекләр сату тыелмаган. Кайбер төбәкләр өлешчә чикләү керткән. Мәсәлән, Архангельск өлкәсе кибетләрендә 22нче майда иртәнге 8дән 10:00га кадәр, аннары 13:00дән 23:00 сәгатькә кадәр алкогольле эчемлекләр, шул исәптән сыра сатып алып булмаган. Ә төнлә болай да алып булмый бит инде. Самара өлкәсенең Жигулевск шәһәрендә Соңгы кыңгырау узган 23нче май көнне иртәнге 8дән 23:00 сәгатькә кадәр бөтен төр алкоголь сату тыелган.

Шулай ук 9нчы май – Җиңү бәйрәме, 1нче июнь – Балаларны яклау көне, 12нче июнь – Русия көне, 24нче июнь – Яшьләр көне, 8нче июль – Гаилә көне, 1нче сентябрь – Белем бәйрәме, 11нче сентябрь – Аеклык көне, шәһәр һәм төбәк көннәрендә, Рамазан аенда да алкоголь сатуны тыйган яки өлешчә чикләгән өлкәләр бар.

 

БУ – КЫЗЫК!

Аракы барлыкка килгәннән бирле көрәш бара

Русиядә исерткеч эчемлекләрнең тәгаен кайчан уйлап табылганы мәгълүм түгел, ләкин алкоголь барлыкка килгәннән бирле аңа каршы көрәш тә алып барыла. «Коммерсантъ» төрле елларда ни рәвешле көрәшкәннәрен искә төшергән.

1714нче ел. Эчкән өчен – медаль

Уралда заводлар тотучы Демидовлар үз эшчеләренә эчкечелек өчен медаль тага башлый: алты килограммлы чуен «медаль» була ул. Бу идеяне Петр I белеп ала һәм бик ошата, бөтен ил буенча кертергә боера. Медальне – 6,8 кг, муенга тага торган чылбырын якынча 1,5 кг итеп эшлиләр. Аны полиция бүлекчәләренә китерелгән сәрхушләргә үзләре сала алмаслык итеп тагалар, тимернең очлы башлары күкрәккә һәм эчкә төртеп тора торган була. Кемдер әлеге медальне бер атна, кемдер бер ел тагып йөри, чиркәүдә бөтен халык алдында «бүтән эчмим» дип тәүбә иткәннән соң гына салдыралар.

1895нче ел. Аракы урынына – маркалар

Илдә халыкны айныту буенча попечительлекләр булдырыла. Алар халыкны агарту белән шөгыльләнергә һәм исерткечкә алмаш була алырдай күңел ачу чаралары уйлап табарга тиеш була. Мәсәлән, чәйханәләр барлыкка килә: анда алкоголь бөтенләй булмый, чәй эчү, капкалап алу, газета уку, шашка яки шахмат уйнау мөмкинлеге тудырыла. Моннан тыш, махсус маркалар чыгарыла башлый. Аларны талон рәвешендә ашханәләрдә кулланып була. Хәллерәк кешеләр мондый маркаларны күпләп сатып алып, вак-төяк эш эшләгән өчен түләү буларак өләшә. Акча түләп, аңа аракы сатып алмасыннар өчен шулай эшлиләр. Бу чара шактый озак кулланылышта була.

1900нче еллар. Аракы эчмә, театрга йөр!

XIX гасыр азагыннан бөтен Русия империясе буенча күпләп театрлар, аттракционлы бакчалар, белем бирү курслары, лекцияләр, түгәрәкләр оештырыла торган җәмәгать йортлары ачыла. Халык буш вакытын үткәрә алырдай урыннар арта. Бу эш үзенең нәтиҗәләрен дә бирә. Финанс министрлыгы мәгълүматы буенча, 1863нче елда җан башына якынча 15 литр аракы туры килгән, ә 1913нче елга бу сан нибары 3,14 литрга калган.

1914нче ел. Коры закон

Ул 1921нче елга кадәр гамәлдә була, аннары әкренләп коры законнан баш тарта башлыйлар: башта шәраб сатарга рөхсәт итәләр, аннары аракы да кибет киштәләренә кайта. Коры закон гамәлдә булганда җан башына туры килгән алкоголь 0,2 литрга гына кала.

1927нче ел. Эчкечеләрне оялту

Аракы сату икътисад өчен бик файдалы булса да, коммунизм төзергә комачаулаган. Эчә торган эшче сменага чыкмаган, эшне тоткарлаган һәм брак ясаган. Исерекләрне җәзага тарту максатыннан, завод-фабрика ишегалларында «кара кассалар» урнаштырганнар. Анда, берничә көнгә соңга калып, бөтен коллективның күз алдында эчкечеләргә хезмәт хакы өләшкәннәр. Кассаны аракы шешәсе рәвешендә ясау, карикатуралар ябыштыру да популяр булган. Хисаплардан күренгәнчә, бу рәвешле оялту үз нәтиҗәсен биргән. Эшчеләр: «Бу хурлыклы чиратта торырга мәҗбүр иткәнче, зур штраф салыгыз ичмасам», – дип ялварган.

1928нче ел. Балалар аракыга каршы

Бу елны СССРда алкоголизм белән көрәш җәмгыяте оеша. Аның беренче проекты – балаларны эчкечелеккә каршы демонстрацияләргә алып чыгу. Пионерлар һәм октябрятлар «Аек ата-аналар таләп итәбез!», «Бөтен аракыны түгәргә!», «Әти, эчүеңне ташла. Акчаны әнигә бир», «Аракы түгел, безгә дәфтәрләр алыгыз», хәтта «Бөтен эчкечеләрне атарга!» дигән шигарьләр тотып урамга чыга. 1929нчы елда Иркутскида 15 мең бала чыккан шундый урам чарасы билгеле.

1972нче ел. Аракы урынына – сыра

КПСС ҮК һәм СССР Министрлар Кабинеты эчкечелек белән көрәшү өчен, кибет киштәләрен аракыдан бушатырга, аны башка эчемлекләр белән алыштырырга карар кыла. Киштәләрдә шәраб, җиңел ликер, сок, квас, минераль су, лимонад, сыра барлыкка килә. Сыра алкогольсез эчемлеккә тиңләштерелә. Аракы да бөтенләй үк юкка чыкмый, аны көндезге 11дән кичке 7гә хәтле алырга мөмкин була, бәясе арта: элек 2 сум 87 тиен булса, 3 сум 62 тиенгә җиткерелә. Эчкечелеккә каршы көрәш чарасы буларак сырага күчү кампаниясе үзен акламый, тискәре нәтиҗә бирә.

1985нче ел. Хәмергә алмашка – сок

Горбачев заманында сок җитештерү җайга салына: мәҗлесләрдә нәкъ менә сок аракыны алыштырырга тиеш була. Ликер-аракы җитештерә торган предприятиеләр дә сок ясауга күчә, сыраханәләр дә, лареклар да, кибетләр дә сок белән тула. Дөрес, аңа карап, илдә эчкечелек кимеми. Чиксез чиратларда торып, аракы алырга җитешмәгәннәр исерткечне йә көмешкә куучылардан ала, йә әлеге дә баягы сокны ачытып, үзләре эчемлек ясый.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии