Кемдә күпме акча бар?

Томск өлкәсендә яшәүче Виктор Смирнягин пенсиясенә өстәмә итеп билгеләнгән 60 сум акчаны почта аша Русия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка юллаган. «Саладан – башкалага – баш төзәтергә», – дигән сүзләр белән. Аек баштан уйлаган булсалар, мескен 60 тәңкә өстәгән булып, пенсионерларны мыскыл итмәсләр иде, дигәндер, күрәсең.

Дмитрий Медведев мәрхәмәтле кеше булып чыккан: абзый җибәргән 60 тәңкәне алмаган, дип хәбәр итә «Идел Реалии» сайты ТВ2 телеканалына сылтама белән. Һәм мескен 60 тәңкә кире Томск өлкәсенә – пенсионер Виктор Смирнягинга әйләнеп кайткан. Тик ул да бу акчаны алудан баш тарта икән. Чөнки почтадан әлеге 60 тәңкәне алу өчен башта 133 сум түләргә кирәк. Акчаны Мәскәүгә җибәргәндә пенсионер шуның хәтле үк сумма түләгән булган инде. Хәзер акчасы калмаган. Шулай итеп, теге мескен 60 тәңкә почтада «тоткынлыкта» кала бирә.

Берәүләргә бу хәл көлке тоелыр. Казанга килгәч: «Карале, 20 квадрат метрлы фатирларны да алучылар бар икән», – дип көлгән Хөкүмәт рәисе урынбасары Игорь Шувалов ишеләргә, мәсәлән. Дмитрий Медведев та бу вакыйганы мыек астыннан көлеп кенә уздырып җибәргәндер. Ә пенсиясенә 60 сум өстәлгән башка пенсионерларга, хезмәт хакын үлчәп кенә тотучыларга, төгәлрәге, Русия халкының күпчелегенә Виктор Смирнягинның 60 тәңкә кыйссасы бер дә көлке булып күренмәгәндер. Моның чарасызлыктан, гарьләнүгә түзә алмаудан эшләнгән гамәл булуын аңлагандыр алар.

60 тәңкәне барып алудан баш тарткан Дмитрий Медведев күптән түгел үзенең кереме турында хисап тотты. Дөресрәге, бу матур эстафетаны илбашы Владимир Путин башлап җибәрде. Ул узган ел 8,86 млн сум гына акча эшләгән икән – рәсми декларациядә шулай дип күрсәткән. Шуның хәтле сум гына, дип киметеп әйтәм, чөнки 2015нче елда президент 8,9 млн сум эшләгән булган. Дмитрий Медведев исә узган ел 8,58 млн сум акча эшләдем дип күрсәткән.

Федераль җитәкчеләрдән күреп, узган атнада безнең Дәүләт Советы депутатлары да үз керемнәре турында хисап тотты. Бөтен депутат бергә узган ел 2,7 млрд сум акча эшләгәннәр икән. Бер депутатның уртача еллык хезмәт хакы 27 млн сум булып чыга инде. Ә гади республика кешесенең еллык уртача кереме – 395 мең сум. Бу – рәсми саннар гына, айлык хезмәт хакы 33 мең тирәсе дип исәпләгәндә генә. Ул 33 меңне төшендә дә күрмәүчеләр күпме бит әле…

Депутатлар елга бер тапкыр менә шулай халыкны котыртып ала инде. Аларның миллионнарына кызыгып котырмый халык, керемнәренең күп өлешен күрсәтми калуларына котыра. Рәсми декларациягә керми калган миллионнар, фәлән мең квадрат метр фатирлар һәм йортлар, бизнес бик шәпләп кенә хәләл җефетләр исеменә күчеп куя.

2016нчы елда иң күп акча эшләгән депутат Русиядәге иң эре автомобиль дилеры саналган «ТрансТехСервис»ның җитәкчесе Вячеслав Зубарев булган икән. Ул 641 млн сум акча эшләгән. Сәгатьләп бүлеп карасаң, сәгатенә 73 мең сум дигән сүз! Путинның акчасы аныкы янында бөтенләй чүп кенә булып күренә.

Иң бай депутатлар исемлегендә шулай ук «Казан» төзелеш компаниясе директоры Равил Җиһаншин (163, 5 млн сум), «Бәхетле» кибетләр челтәре җитәкчесе Мөслимә Латыйпова (109,8 млн сум), «Татнефтепродукт» гендиректоры Рөстәм Сабиров (101 млн сум), «Татнефть»нең генераль директор урынбасары Рөстәм Хәлимов (89,7 млн) бар. Иң әз акча эшләгән депутат «Бердәм Русия» партиясе тарафдарларының Төбәк координация берлеге рәисе урынбасары Ксения Владимирова булган. Тик аның еллык кереме дә (943 мең сум) гади татарстанлыныкы янында Каф тавы булып күренә.

Бу миллионерлар эстафетасы тагын да дәвам итәчәк. Әле Президент Рөстәм Миңнеханов, министрлар, район башлыклары хисап тотмады. Шуңа күрә тагын бер дулкынланып аласы булачак. Кеше акчасын санау килешә торган эш түгел, диләр дә бит диюен. Тик үзеңнеке санарга җитмәгәч (ә бездә халыкның зур бер катламы шундый категориягә керә!), күз үзеннән-үзе санарлык акчасы булганнарга – депутатларга төшә икән шул.

БГ сораштыруы

Изображение удалено.Ә сез хезмәт хакыгыздан канәгатьме – «Вконтакте» сайтындагы төркемебезне (https://vk.com/beznen) карап баручыларга менә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек. Сораштыруда барлыгы 75 кеше катнашты. Нибары 7 кеше генә хезмәт хакыннан канәгать икән. 44 кеше канәгать булмавын белдергән. 6 кеше, тормышны алып бару өчен, ике яки берничә эштә эшләргә мәҗбүр булуын күрсәткән. 16 кеше исә: «Хезмәт хакым яшәргә җитә, тик күп нәрсәләрдән (ялга бару, кыйммәтле машина, затлы кием һ.б.) баш тартырга туры килә», – дип тавыш биргән. Зәрия Талибуллина исемле укучыбыз: «Эшләмәсәң – яшәп булмый, эшләсәң – яшәргә вакыт калмый», – дип үз фикерен дә язып калдырган.

Бәйгегә нәтиҗә

«Кояшны болыт баскандай, килеп чыкты БДИ»

Бүген «Ай-һай хәлләр: БДИ» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Аларның барысын да бастыра башласаң, газета бите җитмәс иде. Шуңа күрә иң-иң дигәннәрен генә бирәбез, ә калган дүртьюллыкларны сайтыбызда укырга мөмкин. Гадәттәгечә, бу атнада да ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Кукмарадан Галиәхмәт Гатин һәм Чаллыдан Зәкия Шәмсетдинова. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

БДИдан курка-курка,

Унбер ел белем алдым.

Ахмак кануннар каршында

Ялгызым басып калдым.

БДИга кергән чакта

Этләр тора тезелеп.

Әти-әни елап кала,

Бәгырьләре өзелеп.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Безнең дәүләттә игәләр

Борай диелгән икмәк.

Бөтен дәверне изалый

БДИ дигән имгәк.

Бердәм дәүләт имтиханын

Башлыйк, дуслар, иншадан.

Бирербез дип инанабыз

Барыбыз да ихластан.

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Репетитор яллый, кат-кат укый,

Укытучысы аңа булыша.

Бала, күп балл җыеп, вузга керәм диеп,

Үзен аямыйча тырыша.

Ә кайберсе авырлыктан курка,

Киеренкелек били күңелен.

Урта мәктәпне тәмамлагач китә:

БДИ бирми, сайлый «җиңелен».

Гөлсинә ГАББАЗОВА,

Лаеш районы Нармонка авылы

Юри уйлап чыгарылды

БДИ дигән афәт.

Милләтләр юкка чыксыннар,

Калсын урыс, дип, фәкать.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

СССР заманындагы укуны

Без сагынып искә алабыз.

Нинди сынау-җәзаларга тарды

Бу заманда газиз балабыз.

Күпме камералар, күзәтүче –

Бала мөмкин куркып калырга,

Шундый басым астында укучы

Ихтимал бит инфаркт алырга…

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Кояшны болыт баскандай,

Килеп чыкты БДИ.

Әти-әниләр борчыла,

Нинди билге булыр, дип.

Рушания СИБГАТОВА,

БДИның бар эшләрен

Машиналар тикшерә.

Надан «ташбаш» «өчле» алса,

Шатлыгыннан сикерә.

БДИны биралмаса,

Тапшырмыйлар аттестат.

«Икеле» булмаса инде

Ата-аналар бик шат.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

«Бирә алмыйсың ЕГЭ», –

Көн дә шуны ишетә укучы балалар,

Килде менә шундый заманалар.

Ата-ана төннәрен йоклый алмый,

Күп акчалар түләп, репититор яллый.

Укытучы балаларны көн дә сүгә,

Дәүләт видеога, сакка акча түгә.

БДИ – ул институтка туры юл башы,

Әмма бирә алмау – түгел зур кайгы.

Зәкия ШӘМСЕТДИНОВА,

Чаллы шәһәре

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: бәяләр» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр бары тик ике атна эчендә генә кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии