Спортчыларга – миллионнар, ә халыкка – тиеннәр

Спортчыларга – миллионнар, ә халыкка – тиеннәр

Кышкы салкын көндә кибет янында бер әби юка гына китаплар сатып тора. Халык аны теләнергә чыккан дип уйлый инде, борыннарын җыерып, күрмәмешкә салышып үтеп китәләр. Чынлыкта, әби үзе язган әкиятләрне китап итеп бастырган да шуларны сатып тора. Мохтаҗ булмаса, суыкка чыгып басмас иде – ятим калган оныгын тәрбиялисе бар аның.

Бу фильм сюжеты түгел. Бу – булган хәл. Күптән түгел интернетта бер видео пәйда булды. Екатеринбургта яшәүче 88 яшьлек Вера Сибирева «Пятерочка» кибете ишеге төбендә китаплар сатып тора. Җирле журналист килеп сорашкач кына ачыклана: әби үзе язган әкиятләрен китап итеп бастырган икән – шуны сата. Базар сатучылары кебек күзеңә керердәй булып мактамый үз товарын, бер почмакта тыныч кына басып тора ул. Китапларын хәләл пенсия акчасына чыгарган. Начар гына кәгазьдә. Бәясе дә нибары 30 сум. «Кызым үлде, оныгым хәзер минем белән яши. Аны аякка бастыру, укытып чыгару өчен шактый акча кирәк. Пенсиям генә җитми. Ә мин кызыма вәгъдә бирдем… Халык мине хәер сораша дип уйлый, тик мин теләнмим, үз хезмәтемне сатып торам бит», – дип сөйли Вера Сибирева журналистка. Журналист аннан сорый:

– Нишләп кибет эченә, җылыга кереп сатмыйсыз соң?

– Кертмиләр. Баштарак эчке якка кереп басып тора башлаган идем, кибет сакчылары бик тиз яныма килеп җиттеләр. Чыгып кит, юкса полиция чакыртабыз, диделәр…

Җирле каналда бу әби турында сюжет чыкканнан соң гына халык аңа игътибар итә башлый. Китапларын сорап киләләр. «Мин көн саен шушы кибеткә йөрим, моңарчы сезгә игътибар итмәгәнем өчен гафу итегез», – ди бер хатын һәм улына дип китап сатып ала. Берәү әбигә 50 сум суза да: «Сдачасы кирәкми», – ди. Әбинең күзләрендә сөенеч яшьләре җемелди.

Вера Сибирева вакыйгасы яхшы тәмамлана. Җирле телеканалда аның турында сюжет чыккач, Екатеринбург халкы аңа акчалата ярдәм күрсәтә башлый. Берничә көн эчендә 500 мең сум җыела. «Хәзер урамга чыгып туңып тормасам да була инде», – дип елмая әби камерага. Бер хатын аңа үзенең язу машинкасын да китереп биргән. Ә Вера Сибиреваның әкият язарга дигән сюжетлары байтак әле. Өстәвенә, аның белән Италиянең берничә нәшрияты кызыксына башлаган. Әбинең әкиятләрен матур рәсемле китап итеп бастырып чыгарырга теләүләрен белдергәннәр.

«БУШЛАЙ» ДӘВАЛАНУ КЫЙММӘТ

Италия нәшриятларын карт әбинең салкында үз китапларын сатып торуы бик гаҗәпләндергән, күрәсең. Ә безнең өчен, Русия өчен мондый күренеш гадәттән тыш хәл түгел. Русиянең һәр шәһәрендә дә бакчасында үскән барлы-юклы алмасын, сарымсак-суганын, яран чәчәкләре үсентеләрен һәм тагын әллә нәрсәләр сатып утыручы әбиләрне еш очратырга мөмкин. Рәхәттән чыгып утырмыйлар, мохтаҗлык мәҗбүр итә. Пенсия акчасын гына җиткерә алмаучылар, ләкин хәер сорашуны хурлыкка санаучылар инде болар. Кул сузып утырганчы, ичмасам нәрсә дә булса сатып утырыйм, дип чыгалар. Салкында да, яңгырда да, 30 градуслы челләдә дә. Итальяннар әле алар турында белмидер, белсәләр шаккатырлар иде. Кызганыч, бөтен мохтаҗларга итальяннар гына җитеп бетмәс шул…

Пенсия акчасына гына түгел, минималь хезмәт хакына да яшәү кыен Русиядә. 2017нче елда аның күләме 9691 сум иде. Кереме шушы суммадан азрак булганнар хәерче категориясенә кертелә. 2013нче елда илдә 15,5 млн фәкыйрь бар дип саналса, 2016нчы елда аларның саны 21,4 миллионга җиткән. Тик бу саннар илдәге картинаны төгәл итеп күрсәтә алмый. Әйтик, керемең 9692 сум булса, син инде рәсми рәвештә хәерче булып саналмыйсың. Шул ук вакытта урта хәллеләр категориясенә дә ерак – хәерчеләрдән аерып тора торган бер сум белән ерак китеп булмый шул. Шулай булгач, үзен хәерче дип санаучылар рәсми статистикадан бермә-бер күбрәк булып чыга.

Менә шушындый хәлдә яшәгәндә авырып китәргә язмасын инде. Авыруларны дәвалау да бик кыйммәткә төшә бит бездә. Аларга бөтен мир белән акча җыябыз.

Әле беркөнне телевизордан яңалыклар бара. Алып баручы башта Олимпиадада җиңгән спортчыларга ничә миллион сум акча биреләсен санап күрсәтә, аннан соң ук икенче сюжет китә: әле генә зур акчалар турында сөйләгән алып баручы, йөзенә кызгандыра торган кыяфәт чыгарып, авыру балага фәлән миллион сумлык ярдәм кирәклеген хәбәр итә. Халыктан ярдәм сорый, экранда банк реквизитлары күренә. Бу сюжетлар рәттән килмәсә, бәлки, ул кадәр үк күңелгә дә тимәс иде. Ә монда рәттән куйганнар һәм әзме-күпме саный белгән кеше үзенчә исәп-хисап ясый инде. Олимпиадада алтын медаль алганнарга Русия хөкүмәте быел 4 миллион сум акча бирә (моны ишеткәч, әле ярый алтыннар күп булмады, дип куярсың билләһи!). Көмеш медаль алганнарга – 2,5 миллион, бронза медаль алганнарга 1 миллион 700 мең сум биреләчәк. Монысы федераль бюджеттан гына әле. Шуңа өстәп, һәр төбәк үз спортчысын үзенчә хөрмәтләячәк. Ул хөрмәт, әлбәттә инде, миллионнарда исәпләнә. Мәсәлән, Татарстан үз спортчыларына Русия хөкүмәте вәгъдә иткән кадәр үк сумманы бирәчәк. Димәк, чаңгычы Андрей Ларьков (көмеш һәм бронза медальләр яулады) барлыгы 8,4 миллион сум акча алачак (шуның яртысы – республика бюджетыннан), фигуралы шууда команда төрендә көмеш медаль яулаган Евгения Тарасова – 5 миллион сум, ә эстафетада бронзага лаек булган чаңгычы Анна Нечаевская 3,4 миллион сум эшләячәк. Моның белән генә дә бетми әле. Олимпия спортчыларына ярдәм күрсәтү фонды һәр спортчыга кыйммәтле машиналар да бирәчәк. Audi, Mercedes һәм BMW маркалы автомобильләр 3 миллион сум тирәсе тора.

Менә шушындый акыл җитмәслек саннарны яңгыратканнан соң, халыктан ярдәм көтеп яткан бала турындагы сюжет китә. Аңа кирәкле сумма бу спортчыларныкы янында чүп кенә кебек – 3 кенә миллион. Тик ул акчаны Русия яки Татарстан хөкүмәте дә, ниндидер фонд та китереп бирми шул, тиенләп халыктан җыясы. Хәйрия фондлары бераз ярдәм күрсәтергә мөмкин, әлбәттә, тик алар да бөтен суммасын каплый алмый. Халыктан да әллә җыелып бетә тиешле сумма, әллә юк. Һәм акчаны җыйган арада чир туктап тормый бит, организмны «кимерүен» дәвам итә.

Дөрес, Русия хөкүмәтенең җитди авыруларны бушлай дәвалау өчен квоталары бар үзе. Тик ул «бушлай» квоталар да хәйран кыйммәткә чыга. Әйтик, онкология белән авыручыларга бер химия терапиясе курсы якынча 200-250 мең сум тора, ә хөкүмәттән бирелә торган квота суммасы – 109 мең сум. Дәвалануның яртысыннан артыгын кеше үзе түләргә тиеш булып чыга.

Менә шуннан соң халыкның спортчыларга ачуы чыга да инде. Туп артыннан йөгереп йөргән өчен миллионнар алалар, дип ачуланабыз. Ул акчаның җиңсәләр дә, җиңмәсәләр дә түләнүе бөтенләй чыгырдан чыгара. Шул ук вакытта Норвегия, Швеция, Бөекбритания спортчыларына Олимпиадада медаль алган өчен өстәмә бер тиен акча да түләнми икән. Бу ил спортчылары Уеннарда акча өчен түгел, ил данын яклап чыгыш ясый. Һәм начар да чыгыш ясамыйлар. Быелгы Олимпиадада яуланган медальләр саны буенча Норвегия беренче урынны алды: 14 алтын, 14 көмеш һәм 11 бронза. Швеция алтынчы урында: 7 алтын, 6 көмеш һәм 1 бронзасы бар. Миллионнар вәгъдә итмәсәләр дә җиңеп була икән бит, әй!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Бәйгегә нәтиҗә

«Сүз әйтмәгез кышка…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: кыш кышлыгын итә» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Бу темага шигырьләр аеруча да күп килде. Ун-унике куплеттан торган шигырьләр юллаучылар да бар. Аларны тулысынча бастырсак, газета бите җитмәс, башкаларның иҗат җимешләренә дә урын калмас иде. Шуңа күрә газетабызда шигырьләрегезнең бер-ике куплетын гына бирәбез, ә тулысынча аларны сайтыбызда укырга мөмкин. Бу айның җиңүчеләре итеп, Нурлаттан Дания Төхвәтуллина беләнКазаннан Ризидә Ситдыйкованы билгеләдек. Аларны котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз. Ә бәйгебезнең чираттагы темасын киләсе атнада, ягъни ай башында игълан итәчәкбез. Күзәтеп барыгыз!

Тышта буран, җылы өйдә торам,

Күзем төште урамда дулаган буранга.

Ярсып-ярсып тибә йөрәгем,

Малайларым юлда булганга.

Дания ТӨХВӘТУЛЛИНА,

Нурлат районы, Октябрина бистәсе

Көчле карлы бураннарын

Мул очырды кыш бабай.

Һәр көн артык кар яудырып,

Тутырырга ашыга бугай,

Кыш беткәнче үз нормасын.

.

Һаҗәр ФАТЫЙХОВА,

Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе

Йомшак мамык карлары,

көчле җил, зилзиләсе,

күз ачкысыз бураннары,

зәмһәрир салкыннары

булган кыш чын кыш бары!

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Кинәт кенә буран чыга,

Көртләрне сала-сала.

Киез итекләрне кидек –

Суык кыш өнсез кала.

Кыш кышлыгын итә, ай-һай,

Табигать куша шулай!

Венера МИНАҖЕВА,

Менделеевск шәһәре

Кыш кышлыгын итә:

Бураннар дулап үтә,

Көрәкләр хезмәт итә,

Ә халык язны көтә,

Нәрсәдер өмет итә.

Рушания СИБГАТОВА,

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы

Күз ачкысыз бураннар булмаса,

Әллә ничек – кышка охшамый.

Кар көртләре, өермәләр… Гүя

Буранның «капчыгы» бушамый…

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Чыр-чу килә карда шат балалар,

Борма-борма юллар салалар.

Нәкъ безнеңчә, чаналарсыз гына,

Утырып шуа бала-чагалар.

Ризидә СИТДЫЙКОВА,

Казан шәһәре

Эт этлеген исбатлады,

Котырды быел буран.

Бар дөнья гүя томан

Күмелде карга урам.

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Сүз әйтмәгез, ишеп яусын карлар,

Юрган булып ятсын кырларга.

Табигатьнең матурлыгы күчсен,

Сүз юллары булып җырларга.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Менә кыш шундый була ул –

Февраль күрсәтте быел кыш көчен.

Тик кешеләргә зыяны булмасын,

Файда инде иген, кыр өчен.

Рузалия ШӘЙДУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Таудан чаңгы-чана шуган

Сагындыра бала чак.

Карга батып, чумып кайткан

Чаклар истә калачак.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии