- 01.12.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023 , №47 (29 ноябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Узган атнада табигать юмарт булуын дәлилләде: берничә көн эчендә Казанны карга күмде. Ике көн дигәндә карның айлык нормасы яуды. Нәтиҗә күз алдында: юлларда 9 баллы бөкеләр хасил булды, җәяүлеләргә атлап йөрү кыенлашты. Казан шәһәре кышны каршы алырга әзер түгел икән, дип башлаган сүзебезне җөпләп куярга да буладыр. Әмма октябрь аенда гына Казан Мэриясе һәм башкарма комитеты кышка әзерлек буенча тулы бер штаб булдырып, кар белән көрәшкә җитдирәк карарга ниятләдек, дип хәбәр иткәннәр иде...
Казанның ничә ел рәттән «карлы сугышта» җиңелүе беркем өчен дә яңалык түгел. Күбрәк кар яудымы: шәһәр юлларында тыгылыш барлыкка килә, ә тротуарлар үтә алмаслык кар көртләре белән каплана.
– Кар авыл хуҗалыгы, кырлар, агачлар өчен кирәк, әмма безнең өчен бу һәрвакыт кыенлык тудыра, – дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, Татарстан башкаласында кар җыю өчен яңа җиһазлар, шул исәптән, ике кар эретү камерасы барлыкка килгән. Шул ук вакытта шәһәр инфраструктурасы үскән, ягъни быел күбрәк җыештырырга туры киләчәк. Республика юлларын кышын тәртиптә тоту өчен йөзләгән мең тонна тоз-ком катнашмасы, меңләгән техника әзерләнгән. Шуңа да карамастан, ел саен юлларның вакытында чистартылмавы яки тиешенчә каралмавы сәбәпле, дистәләгән авария теркәлә. Узган атна да искәрмә булмады. «Казанферст» хәбәренчә, 22нче ноябрь иртәсендә генә дә башкалабызда 105 юл һәлакәте теркәлгән. Сәбәбе – юлларның чистартылмавы, бозлавык хасил булу.
Казанның Совет районы территориясе Вознесенск тракты һәм башка яңа юл объектлары төзелеше нәтиҗәсендә киңәйде. Хәзер юлларның гомуми мәйданы 6 миллион квадрат метр тәшкил итә. Казанның иң зур районы саналган Совет районын кардан чистарту өчен 275 кеше һәм 134 берәмлек кар җыю техникасы җәлеп ителәчәк. Ә карны утильләштерү өчен Җиңү проспектында һәм Гадел Кутуй урамында ике кар эретү пункты әзерләнгән. Аларның һәрберсе тәүлегенә 1,7 мең тоннадан артык кар эшкәртә ала. Китереп җиткерә алсалар, әлбәттә.
Әмма район кышка тулысынча әзер түгел әле. Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов сүзләренчә, барлык сәүдә һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләре дә бу мәсьәләгә тиешенчә карамый.
– Кызганыч, барлык сәүдә һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләре дә үз территорияләрен кардан чистартырга әзер түгел. Кемдер алдан килешүләр төзи, ә кемдер күпләп кар яуганын көтә. Бүгенге көндә 1577 сәүдә объектының 1120се кар чистарту оешмалары белән килешүләр төзегән инде. Калган милекчеләр белән эш дәвам итә, – дигән Роман Фәтхетдинов «Казанферст»ка.
Киров һәм Мәскәү районнарында да шул ук хәл күзәтелә. Кулланучылар базарының 1356 объектының 1028е карны чыгару турында килешүләр төзегән. Шуларның 319ы территорияне үз көчләре белән чистартырга ниятли. Юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен 24 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 4 мең тонна реагент әзерләнгән.
– Беренче чиратта җәяүлеләр күп булган урыннарда: җәмәгать транспорты маршрутларында, тукталышларда, җәяүлеләр күпләп йөри торган урыннарда, социаль объектлар урнашкан биналар янындагы кар җыеп алыначак, – дип искәртте Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов.
Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында кар чистарту өчен эшче куллар җитмәүне Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте һәм Халыкара сервис көллияте студентлары компенсацияли. Дөрес, алар инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар, шулай ук волонтерлык ярдәменә мохтаҗ мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре яшәгән йортларның түбәләрен һәм йорт яны территорияләрен генә кардан чистартачак. Моның өчен район хакимиятенә гариза җибәрергә кирәк. Ә менә юлларның чисталыгын 159 эшче, 110 машина йөртүче һәм механизатор, 98 берәмлек техника күзәтәчәк. Җыештыру өчен шулай ук 11 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 614 тонна реагент җәлеп ителгән. Карны утильләштерү өчен өч стационар кар эретү пункты әзерләнгән. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен көн саен 49 механизацияләнгән машина һәм 59 берәмлек кече механизация чаралары җәлеп ителәчәк, шулай ук участокларда 659 җыештыручы эшләячәк.
Район хакимиятләре башлыкларының докладларын тыңлап, Илсур Метшин аларны кар яуган вакытта гына түгел, ә көн саен кар җыюны контрольдә тотарга чакырды.
– Без даими рәвештә шәһәр муниципаль унитар предприятиеләрен контрольдә тотарга тиешбез, алар килешүләр буенча беркетелгән территорияләрне җыештыру һәм тоту сыйфатында үрнәк булырга тиеш. Аномаль бураннар булачак, бу очракта транспорт, җәяүлеләр, тукталышлар, ишегалды территорияләре хәрәкәтен тәэмин итү мөһим. Бурансыз ситуацияләрдә урамнар чиста булырга тиеш. Хәер, алар һәрвакыт чиста булырга тиеш, чөнки урамнар – шәһәрнең йөзе. Без ел саен моңа игътибар итәбез. Дөрес, проблемалар да юк түгел. Алар ел саен кабатлана: эшче куллар җитми, – дип үгет-нәсыйхәт бирде шәһәр башлыгы.
Эшче кулларның җитмәве Казанда гына түгел, республика районнары өчен дә гадәти хәл. Әйтик, Түбән Камада карны җыештырырга хөкем ителүчеләр ярдәм итә.
Түбән Кама мэры Рамил Муллин сүзләренчә, дүрт көн эчендә ай ярымлык кар яуган. Һава шартлары аркасында шәһәр эчендә шактый катлаулы вазгыять туган. Ул бу кыш хакимият һәм коммуналь хезмәткәрләр өчен «зур имтихан» белән башланды, дип саный. Дөрес, соңгы елларда шәһәрдәге техника яңартылган: хәзер 80нән артык кар чистарту техникасы исәпләнә, шуларның 50се махсуслаштырылган.
– Минемчә, без үз алдыбызга куелган бурычны үтәдек. Ләкин бүген 80 берәмлек техникага 160-170 механизатор җитми. Бездә кар җыюда бары тик 60тан артык кеше генә катнаша, – дип аңлатты мэр.
Җәзаларны үтәүнең федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 60тан артык эшче кулларның 36сы – хөкем ителгәннәр. Алар кар чистартуга җәлеп ителгән. Рамил Муллин ведомствога ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде. Сүз уңаеннан, күптән түгел Түбән Камада хөкем ителгәннәр өчен төзәтү үзәге ачылды, аны элекке тулай торак урынында оештырдылар. Шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр шунда урнашачак һәм шәһәрне җыештыруда катнашуларын дәвам итәчәк.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, узган ел механизаторның хезмәт хакы арттырылган. Хәзер белгеч, ким дигәндә, 50 мең сум хезмәт хакы ала. Кар күп яуган вакытларда бу сумма 60-80 мең сумга кадәр җитәчәк. Шулай да мондый акчага эшләргә риза булучылар бик аз. Сер түгел, Казанда да җыештыручылар, бигрәк тә кыш көне, дефицитта. Гадәттә, елның салкын вакытында чисталык саклаучылар штаты ун процентка кими. Хәзерге вакытта иң эре идарәче компанияләр штатында өч меңгә якын җыештыручы булса да, Казанда 600гә якын шундый хезмәткәр җитми.
– Кардан чистарту эшләре өзлексез рәвештә алып барыла. Юлларны расланган графикка ярашлы рәвештә, тәртип буенча, категориягә карап җыештыралар: башта актив хәрәкәт булган беренче категорияле юллар һәм социаль объектлар белән тоташтыручы юллар чистартыла, аннары калганнары. Барысы да регламент нигезендә үткәрелә, төнлә реагент белән өстәмә эшкәртүләр каралган, – дип билгеләп үттеләр Казан Мэриясендә.
Вакытында кардан чистартабыз, дип ышандырсалар да, Казан халкы үзенең канәгатьсезлеген белдерде. Алар, нигездә, кардан чистартылмаган тротуарларга һәм ишегалды эчендәге юлларга, тукталыш һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен пандусларга үтеп кереп булмаудан зарлана. Ишегалларында хәлләр аеруча кискен тора.
– Ишегалдында бик начар. Бер сукмак буйлап хәрәкәтләнәбез. Җыештыручылар җитми, җыештыручылар юк, диләр. Ничә еллардан бирле шул бер үк проблема бит, хәл итеп булмыймы икәнни? – дип аңлатма бирде Казанның Яңа Азин урамындагы бер йортта яшәүче хатын.
Кайбер кешеләр шәһәрнең начар җыештырылуы техника һәм эшчеләр җитмәү белән бәйле дип фаразлый.
– Тырышалар, тик тиешле дәрәҗәдә түгел. Мин бик күп йөрим, җыештыруларын күрәм. Аларның техникасы җитми, кар чистартучылар җитми. Өстәвенә, кайбер ишегаллары бик тар. Аның бер ягына әлеге йортта яшәүчеләрнең машиналары куелганын исәпкә алсак, монда техника үтеп керә алмый, ә кул белән җыештырыр өчен кеше юк. Әле бит ноябрь гына. Ноябрьдә үк шундый проблема туды. Кыш көне нишләрбез? – дип аңлатма бирде шул ук урамнан үтеп баручы. Казанлыларның йөрәк түреннән чыккан әлеге сорауга җавап бирүче генә булмас. Кыш үзенекен күрсәтер, ә халык... түзәр.
БЕЛЕП ТОР
– Җәяүлеләр тротуары, җир өсте юллары, баскычлар кардан чистартылырга тиеш, – дип аңлата Татарстанның «ТКХ-Контроль» үзәге белгече Татьяна Контроельянова. – Чистартуның билгеле бер вакыты да каралган. Кар яуганнан соң, 9 сәгать эчендә юллар кардан чистартылырга тиеш. Бозга каршы материаллар белән, беренче чиратта, баскычлар, аннары тротуарлар эшкәртелә. Алар белән эшкәртү вакыты тайгаклык ачыкланганнан соң, дүрт сәгатьтән артмаска тиеш.
Җәяүлеләр тротуарын чистартудан алынган, шул исәптән ишегалларында җыелган, калдыклар һәм химик реагентлар, ком-тоз катнашмалары белән пычранмаган, яшел агачлар саклану һәм эрегән сулар агымын тәэмин итү шарты белән яшелләндерелгән территориядән юеш чиста карны җыю рөхсәт ителә.
Шәһәр территориясендә билгесез урыннарда кар җыю рөхсәт ителми. Кар «чүплекләрен» урнаштыру шартын бозган өчен Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы Кодексы буенча гражданнарга 5 мең сумга кадәр штраф, вазифаи затларга – 30 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф яный.
БУ КЫЗЫК
«Телеграм»ның «Минем Казан» чат-ботында кар чистарту дигән яңа категория бар. Татарстан башкаласында яшәүчеләр шәһәр ярдәмчесендә (@kznhelpbot ) башкаланы кардан чистарту турында белә ала, әгәр кар җәяүлеләр яки машиналар хәрәкәтенә комачауласа, гариза калдырырга мөмкин.
Ботта казанлылар гариза темасын сайлый, сорауларга җавап бирә ала, аннары теге яки бу район буенча гариза формалаштырылачак, ә шәһәр хакимияте аның үтәлешен күзәтергә вәгъдә итә.
«Урамнарны чират буенча чистарталар. Машина күп йөри торган юлларны тизрәк чистарталар», – дип искәртә бот. Беренче чиратта, магистраль юллар кардан чистартыла, чөнки алар буенча автомобиль һәм җәмәгать транспорты агымы зур. Аннары – берничә хәрәкәт полосасы булган һәм квартал эчендәге юллар, бистә юллары.
Ишегалларын кардан чистартуны Идарәче компанияләре күзәтә. Кар яуганнан соң, өч көн узгач та, ишегалды җыештырылмаган очракта, Идарәче компаниягә зарланырга һәм гариза калдырырга мөмкин.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии