Күңелеңне киң тот – салым саласылары бар

Күңелеңне киң тот – салым саласылары бар

Үзмәшгульләргә салым кертәләр, дип хафага калган идек, анысы бөресе генә булган икән. Чәчәге узган атнада «атты». «Бердәм Русия» депутаты Сергей Вострецов эшсезлеккә салым кертергә тәкъдим итте.

Бу депутатның исеме соңгы вакытта газетабызда еш күренә башлады әле. Каты «эшли» шул, закон проектларын кертеп кенә тора. Әле күптән түгел генә, балигъ булмаган балалары килештерелмәгән урам чараларына чыкса, әти-әниләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Аннан соң белем бирү оешмаларын Росгвардия хезмәткәрләре сакларга тиеш, диде. Хәзер менә эшсезләргә салым кертергә куша. ДәүДуманың Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча Комитеты әгъзасы иптәш Вострецов «Ридус» басмасына болай дип сөйләгән: «Эшләмәүчеләрнең күпчелеге ихтыяри рәвештә шулай кылана. Илдә нинди эшсезлек булсын – меңләгән вакансия эленеп тора, үзебезнекеләр урнашмагач, эш бирүчеләр мигрантларны чакырырга мәҗбүр. Әлбәттә, бөтен кешегә дә «Газпром»да урын җитмәячәк. Кемнең бик тә ДәүДумада эшлисе килгән – алар депутат булган. Ә ни сәбәпледер анда эшләргә теләмәүчеләр хезмәт биржасына барсын. Анда сезне дәүләт хисабына нефтехимик белгечлегеннән маляр яки пешерүче белгечлегенә өйрәтерләр». Рәсми декларация буенча аена 460 мең сум алып эшләүче һәм узган ел ДәүДумада тир түгә-түгә 6 млн сумга якын акча эшләгән, 3329 квадрат метр җире, 3 фатиры (шуның берсе – Болгариядә, тагын дүрт фатир – баласы исемендә) булган Вострецов югары белемле кешеләрнең «ни өчендер» 10-15 мең сум хезмәт хакына эшкә урнашырга теләмәвенә аптырый. Ул үзе бик гади кеше икән. Декларациясенә карасаң, бер транспорты да юк икән хәтта! «Депутат буларак кирәкми башласам, хезмәт биржасына басармын. Мин кул белән эшләүдән курыкмыйм. Авылда үстем. Дуңгызларыбыз, сыерларыбыз бар иде. Печән чаба, бәрәңге утырта, дуңгыз карый беләм. Бер эштән дә курыкмыйм. Кирәк булса, авылга кайтам, сыер, бакча алам», – дип сөйләгән бит әнә «РИА Новости»га. Тик дуңгызлары көтеп торыр инде, әлегә бичара депутат «башкалар эшләргә теләми торган» ДәүДумада дәүләт казнасын баета торган тәкъдимнәр кертеп утырырга мәҗбүр бит.

Эшсезлеккә салым безнең ил өчен яңалык түгел анысы. СССРда 1961нче елда кабул ителеп, 1991нче елга кадәр гамәлдә булды бит ул. Бөтен кеше дә рәсми совет икътисадына гына эшләргә тиеш иде. Хәзерге кебек үз бакчасында – яшелчә, абзарында мал-туар үстереп сатучылар, фатирын арендага биреп торган акчага яшәүчеләр ул заманда – «тунеядецлар». Шагыйрь Иосиф Бродскийны да 1964нче елда «тунеядец» дип хөкем иткәннәр әнә. Аның язмышын кабатларга теләмәгән иҗат кешеләре урам себерүче йә завод эшчесе булып урнашырга мәҗбүр булганнар. Тарих кабатлана, диләрме әле? Депутат Вострецов әйткән эшсезлеккә салым да бернәрсә эшләмичә, өендә түшәмгә төкереп ятучыларга түгел, башлыча үз-үзенә эшләүчеләргә кагыла бит ул. Үзмәшгульлеккә салым дигәне белән генә алып бетереп булмаганын әнә шулай «эшсезлеккә салым» дип каерып алмакчы булалар…

Хәтерләсәгез, 2015нче елда Русиядә салымны арттыруга мораторий кертелгән иде. Һәм ул 2018нче елга кадәр гамәлдә булырга тиеш иде – Русия Финанслар министрлыгы шулай карар итте. Ә бу елның сентябрендә Мәскәүдә узган финанс форумында хакимият рәисе Дмитрий Медведев мораторий тагын алты ел сакланачак әле, дип белдерде. Мораторий – хакимият тарафыннан нәрсәне дә булса кичектереп яки туктатып тору дигән сүз ул. Ләкин безнең илдә «мораторий» эшләми торган матур сүз генә булып кала бирә. 2019нчы елның 1нче гыйнварыннан НДС арта – хәзерге 18 проценттан 20 процентка. Шул ук көнне үзмәшгульлек өчен салым кертеләчәк – физик затларга керемнең 4 проценты исәбеннән. Дөрес, анысы бөтен Русия буенча түгел, әлегә дүрт кенә төбәктә: Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Калуга өлкәләре һәм, әлбәттә, Татарстанда (бөтен нәрсәдә беренче булырга яратабыз бит без!). Әнә депутат Вострецов эшсезләргә дә салым түләтергә тәкъдим итеп маташа. Шулай булгач, нинди мораторий турында сүз бара икән соң – аңлашылмый.

Хәер, туктагыз! Түрәләрнең сүзен «дөрес аңламыйча», ялган мәгълүмат таратабыз түгелме соң?! Хәзерге вакытта булган салымнарны арттыруга мораторий кертелде бит, бу әле яңа салымнар уйлап табыла алмый дигән сүз түгелдер. Шулай булгач, эшсезлеккә салым кертеп куйсалар да артык аптырамабыз кебек. Яңа туган балага салым сала башласалар – шулай ук бик гаҗәпләнмәбез, мөгаен. «Дәүләт безгә ул баланы табарга заказ бирмәде» бит, шулай булгач, салым салса да була торгандыр. «Дәүләт безгә бернәрсә тиеш түгел», без генә аңа тиеш тә тиеш бит…

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Ә сез хезмәт хакыгыздан күпме салым тотып калынганын беләсезме? 13 процент, диярсез. Бу 13 процент – физик затның кеременә салым, ягъни НДФЛ. Ләкин аннан тыш та тотып калына торган салымнар җитәрлек. Эш бирүче Пенсия фондына сезнең хезмәт хакының – 22 процентын, мәҗбүри медицина иминияте Федераль фондына – 5,1 процент, Социаль иминият фондына 2,9 процент күләмендә салым түли. Боларга өстәп, эш бирүче хезмәткәре алган хезмәт хакы буенча, аны имгәнүләрдән миниятләү өчен 0,2 проценттан алып 8,5 процентка кадәр (эш төренең нинди булуына карап тәгаенләнә) өстәмә взнос түли. Болар бит безнең хезмәт хакыннан тотып калынмый, аны эш бирүче аерым түли, диярсез. Анысы шулай. Ләкин ул салым сез эшләгән акча исәбеннән түләнә бит. Димәк, хезмәт хакының 43 проценттан артыгы салымга китә дигән сүз. Ягъни эш бирүче 100 сум түләсә, аның сезнең хезмәт хакына хисаплаган акчасы 143 сумнан артып китә. Болары – туры салым гына.

Моннан тыш читләтеп алына торган салымнар да җитәрлек. Мисал өчен, кибеттән сатып ала торган товар яки машинага сала торган бензин бәясенең дә бер өлеше – салым. Без аны салым дип белмибез генә. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә үз бәясеннән алынмый, аларга кимендә 18 процент салым кушылган була. Болардан тыш елга бер тапкыр түләнә торган күчемсез милеккә, транспортка салымнарны да кушыгыз. Шулай итеп, бер кешенең дәүләткә һәм дәүләт янында бөтерелә торган кешеләр казнасына китә торган акчасын исәпләсәк, кеременең 70 проценты салымга китеп бара булып чыга.

Чыганак: pikabu.ru

ФИКЕР

Русиядә салым системасы бик гади булырга тиеш. Безнең команда 1997нче елда ук Салым кодексы проектын эшләгән иде, ул бүген дә ДәүДумада ята. Ул заманда Русиядә ике дистәләп салым бар иде. Шуның тугызы гына – эшли торган, ягъни алардан казнага акча керә. Ә калганнарын җыю өчен бик күп акча тотыла – ул акча җыелган салымнан да күбрәк килеп чыга. Шуңа күрә без үзебезнең проектта Русиягә дүрт төп салым да җитә дип яздык.

Без үзебезнең кодекста язган беренче салым – күчемсез милек салымы. Барысы да бик гади: әгәр синең хан сараең бар икән – аңа фәлән кадәр салым салына. Әгәр күчемсез милкең бөтенләй юк яки торак йортың тиешле минимумнан кечерәк икән, милек салымын бөтенләй түләмисең.

Икенче салым – НДФЛ. Әйтик, син «Газпром» чиновнигы һәм хезмәт хакың бик зур икән – син аннан салым түләргә тиеш буласың. Әгәр кешенең хезмәт хакы әз, дәүләт аны яхшы хезмәт хаклы эш белән тәэмин итә алмый икән – ул кеше НДФЛ салымын түләми.

Өченче салым – керемгә салым. Монда да барысы бик гади: керемең бар икән – салым түлисең, керем юк икән – түләмисең.

Безнең илдә законнарны үтәргә бик атлыгып тормыйлар. Шуңа күрә, керемнәрен яшереп калдырмасыннар өчен, без дүртенче төр салымны да тәкъдим иттек. Анысы – товар әйләнешеннән минималь салым. Әйтик, нефть җитештерә торган компания керемен яшереп калдыра һәм аннан салым түләргә теләми икән, ул салымны җитештерү күләменә карап түләргә тиеш була.

Русия Фәннәр академиясенең Үзәк икътисади-математика институты баш фәнни хезмәткәре, Дәүләт Думасының элекке депутаты, икътисад фәннәре докторы Иван ГРАЧЕВ

(Чыганак: «Бизнес Онлайн»)

БГ СОРАШТЫРУЫ

«ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемебездә (vk.com/beznen) укучыларыбызга: «Депутат булсагыз, сез Русиядә нинди салым кертергә тәкъдим итәр идегез?» дигән сорау биргән идек. Әлбәттә инде, бу сорауны бик үк җитди кабул итмәскә, фантазияне эшкә җигәргә куштык. Укучыларыбыз шулай эшләгән дә. Рафас Мөхәррәмов исемле укучыбыз «урамнан атлап барган өчен» салым кертергә тәкъдим итә, Ләйсән Хәйруллина «һавага гына салым кертәселәре калды бугай инде» дип уфтана. Хәлим Хөсәенов исемле укучыбыз, уенын-чынын бергә кушып, «закон чыгаручыларга идея биреп утырмаска» киңәш иткән. Сорауга җитди җавап бирүчеләр дә бар. Әнисә Зарипова әнә салымны эш хакына карап алырга тәкъдим итә: «байлар – күбрәк, хезмәт хакы аз булганнар азрак салым түләсен», ди. Миләш Маликова салымны «50 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы алып эшләүчеләргә генә» түләттерү яклы.

БЕР ЧЕМЕТЕМ МӘЗӘК

Марсель Зәйниев исемле укучыбыз «ВКонтакте»дагы төркемебездә әлеге темага кагылышлы мәзәк язып калдырган:

Ике завод директоры сөйләшә икән. Берсе – икенчесенә:

– Син хезмәт хакы түлисеңме ул?

– 5 ай инде түләгәнем юк.

– Эшлиләрме?

– Эшлиләр.

– Минекеләр дә эшли. Карале, әллә эшкә килгән өчен дә салым ала башлыйкмы?

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Асфальт салып ай да үтми – барлыкка килә тишек…»

Ай башында газетабызда «Ай-һай хәлләр: юллар» дигән темага бәйге игълан иткән идек. Хәзер инде нәтиҗә ясар чак җитте. Гадәттәгечә ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Кукмарадан Галиәхмәт Гатин һәм Чаллыдан Әфтах Шәмсиев. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

Элек атлар белән йөк ташыдык

Чокырлы-чакырлы юллардан.

Хәзер матур җырлар тыңлый-тыңлый,

Җилдерәбез асфальт юллардан.

Уфалла арбасы да тарттык,

Чокырлы-чакырлы юллардан.

Хәзер «Муравей» (мотороллер – Ф.М.) җигәбез,

Йөк ташырга юлсыз юллардан.

Яхъя ЙОСЫПОВ,

Башкортстанның Бүздәк районы,

Картамак авылы

Бездә юллар хәвефсез, дип

Әйтә алмыйбыз берничек.

Асфальт салып ай да үтми –

Барлыкка килә тишек.

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Юллар тигез, шома гына түгел,

Сикәлтә-чокырлылары бар.

Кемдер гади сукмактан канәгать,

Кемгәдер киң юл да була тар…

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Юллар хәзер асфальт ла ул,

Хаклар гел артып тора шул.

Бензин бәясе артыннан

Куышу безгә авыр шул.

Самолетта очам дисәң –

Бәясе күк түбәсе шул.

Шуңа күрә яллар күбрәк

«Телик» алдында үтә шул.

Серафимия САФИНА,

Чаллы шәһәре

XXI гасыр юллары –

Сикәлтәле, бормалы.

Ямаулы һәм чокырлы,

Урау-урау, киң һәм тар,

Һәм бик еш ДПСлы.

Рушания СИБГАТОВА,

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы

Рәхмәт яусын бер Ходайга –

Юлларын безгә салды.

Урамнардагы сазлыклар

Ялтырап катып калды.

Тигез юлдан машиналар

Җил ярып элдерәләр.

Акча янга калды, диеп,

Шатланалар түрәләр.

Әфтах ШӘМСИЕВ,

Чаллы шәһәре

Ерак юлда – Себерләргә китеп,

Эш эзлиләр газиз балалар.

Юлда йөрми нишләсеннәр соң,

Кредитка чумган бит алар.

Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

Мамадыш районы, Түбән Козгынчы авылы

Түрәләр машинада йөри

Тигез асфальт юллардан.

Гади халык нишләсен –

Йөри пычрак юллардан.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии