- 01.12.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №48 (29 ноябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Әле кайчан гына «Китмибез без!» дип күкрәк каккан татар теле укытучылары бүген, аннан-моннан әвәләнгән яңа укыту программасы белән килешеп, кыскартылган татар теле сәгатьләре урынына кайсы – урыс фольклоры, кайсы –риторика, кайсы исеме дә билгесез булган фән укытып йөри. Бер ай элек «Без әле бирешмибез! Нык торачакбыз!» дип сөйләшкән кешеләр хәзер инде башкача сөйли: «Бөтен мәктәпләрдә дә татар телен саклап бетереп булмый, ичмасам үзебезнең татар мәктәпләрен булдырырга һәм балаларыбызны шунда илтергә кирәк».
Дөрес, татар теле мәктәпләрдән бөтенләй үк юкка чыкмады үзе. Әлегә. Туган тел итеп татар телен сайлаганнарга укытыла. Шушы көннәрдә Русия Президентының Идел буе округындагы вәкиле Михаил Бабич тагын бер хәбәр белән «сөендерде»: Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт телләрен атнага ике сәгать укыту мөмкинлеге каралган укыту планы әзерләп ята, дип хәбәр итә «Коммерсантъ» газетасы. Якын арада әлеге план республикаларга җибәреләчәк икән. Әлегә җибәрелмәгән, ә без инде сөенәбез. Бу планның эткә сөяк ыргыту белән бер булуын аңлап та бетермичә, шул 2 сәгать өчен сөенәбез. Ә бит сүз татар теле турында гына түгел, дәүләт теле турында бара. Татарстанда ике дәүләт теле дә тигез укытылырга тиеш, дигән сүзләребез ике сәгатьлек сөенеч пәрдәсе артында калды бугай инде.
Ә язма башында телгә алынган ике төрле сөйләшүчеләргә килгәндә, алар үз сүзләрен интернетта яза. «Ватсап»та татар теле укытучыларын туплаган «Китмибез без!» дигән төркем булдырылган иде. Исеме калды, җисеме генә… Хәзер анда Айдар Галимов концертлары турында язышып, «Хәерле иртә!» дигән матур картинкалар белән бүлешеп утыралар. Ара-тирә тема буенча язучылар да очрый. «Бөтен мәктәпләрдә дә татар телен саклап калып булмый. Безгә берничә чып-чын татар мәктәбе булдырырга кирәк. Баласына татар телен укытырга теләгән ата-аналарны шул мәктәпләргә күчәргә өндәү, аларга күчәргә булышу, татар мәктәпләрен кызыгырлык дәрәҗәгә күтәрү эшен башларга кирәк безгә», – дип яза әнә бер ана. Ул үзенчә татар телен кайгырта, ләкин әлеге дә баягы дәүләт телен уйламый, күрәсең. Югыйсә, бер-ике мәктәп белән генә телне саклап калып булмавын аңлар иде.
ТАТАР МӘКТӘБЕ… АВТОБУСТАН БАШЛАНА
Хуш, сыйфатлы татар мәктәбе булдырырга, ди. Мәктәпләрдә татар телен укыту методикаларының бик катлаулы булуын бөтен кеше таныды инде. Хәзер методиканы ничек яхшыртып булуы турында һәм сыйфатлы татар мәктәпләре турында сөйләшәбез. Бөтендөнья татар яшьләре форумы узган атнада «Татар мәктәбе үсеше: 100 идея» дигән түгәрәк өстәл дә уздырды. Нинди идеяләр икән ул, дип кызыксынып, без дә барып тыңлап кайттык.
Чыгыш ясарга Эктор Алос-и-Фонт исемле социолингвистны чакырганнар. Каталония, Шотландия, Уэльс, Чуашстан һәм Татарстанның милли мәгариф системасын тирәнтен өйрәнүче галим ул. Кызыклы гына саннар китерде. Мәсәлән, ике телдә белем алган баланың имтиханнарны яхшырак бирүен чын мисал ярдәмендә исбатлап күрсәтте. «1983нче елда Басклар Илендә (Испаниянең төньягында урнашкан автономик берләшмә. – Авт.) укытуның өч моделе тәкъдим ителгән иде. Бөтен фәннәрне дә испан телендә генә укытуны (баск теле дәресе генә баскча) – 78 процент; испан һәм баск телләрен тигез дәрәҗәдә укытуны – 8 процент; ә баск телендә генә укытуны (испан теле дәресләре –испанча) – 14 процент кеше сайлады. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, баск телен укымаган бала имтиханнарны начаррак биргән булып чыкты. Ә ике телдә укыганнар яхшырак биргән. Укыту модельләре шул ук калган, тик аларны сайлаучылар гына үзгәргән. 2015нче елгы нәтиҗәләр буенча, Басклар Илендә бөтен фәннәрне дә испан телендә – 19,1; испан һәм баск телендә тигез күләмдә – 17,8; ә баск телендә 63,1 процент бала белем ала. Чит илдән күченеп килүчеләр дә баск телен сайлаган», – дип сөйләде галим. Ә бездә ата-аналар, БДИның урыс телендә булуыннан куркып, балаларын үзләре үк урыс телле мәктәпкә бирдертә, «безгә татар теле кирәкми» дип гариза яза. Югыйсә Татарстанда БДИ балларының Мәскәүдән генә калышуы йөз тапкыр әйтелде бит инде.
Эктор әфәнде Чувашстан мәктәпләрен йөреп чыккан. Һәм аны бер әйбер гаҗәпкә калдырган: мәктәпләрдә элмә такталар күпчелек очракта урыс телендә, бөтен эш кәгазьләре урыс телендә. «Чуаш теленең хәтта шул мәктәп бинасы эчендә дә кирәге юк булып чыга. Урамга чыккач аның кулланылышы тагын да кими, балада «бу тел кирәксез» дигән фикер формалаша», – дип сөйләде ул. Ул шулай Чувашстандагы мәгълүматны китерде, без Татарстан мәктәпләре белән чагыштырып утырдык. Бездә дә шул хәл бит. Татар мәктәбе дигәннәре дә сүздә генә. Тарих институты галиме Марат Гыйбатдинов сүзләренчә, татар мәктәпләре дигәннең яртысында фәннәр татарча укытылмый. Әле ул арттырыбрак та әйтте бугай. Чынлыкта, бөтен фәннәр дә татарча укытыла торган мәктәпләр бармак белән генә санарлык бит.
Түгәрәк өстәлнең максаты татар мәктәбен сыйфатлы итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләшү иде бит. Очрашуның атамасында «100 идея» дип күрсәтелсә дә, аның кадәр үк идея булмады, әлбәттә. Шулай да кызыклы гына фикерләр яңгырады. Әллә ни глобаль идеяләр тәкъдим итеп утырганчы, менә хәзер үк, бүген үк эшләп була торган идеяләр җиткерүчеләр дә булды. Мәсәлән, тарихчы Айрат Фәйзрахманов автобуслар мәсьәләсен күтәрде. Гади генә мәсьәлә кебек ул үзе, ләкин төбенә төшеп карасаң, әһәмиятен аңлыйсың. Татарча укытырга теләсә, ата-ана баласын Казанның 2нче гимназиясенә бирү ягын карый. Тик ул гимназия – шәһәрнең Мәскәү районында. Казанның икенче башындагы ата-ана, бик теләсә дә, баласын ул гимназиягә йөртеп укыта алмый. Шуңа күрә якындагы урыс мәктәбенә бирергә мәҗбүр була. «Әгәр 2нче гимназия балаларны шәһәрнең төрле почмагыннан автобус белән җыюны оештырса, ничек әйбәт булыр иде! Казандагы бердәнбер яһүд мәктәбендә шулай эшлиләр әнә», – дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов. Түгәрәк өстәлдә 2нче гимназия укытучысы Тәнзилә Камалова да бар иде. «Карале, бу хакта бер дә уйлаганыбыз юк иде безнең», – диде ул һәм җитәкчелеккә бу тәкъдимне җиткерәчәген әйтте.
Татар мәктәпләрен көндәшлеккә сәләтле итү, аларда заманча укыту алымнары кертү – бу фикер яңа түгел инде. Әйтәбез, әйтәбез, тормышка гына ашырып җиткереп булмый. Бездән генә тормый чөнки. Тәрбия ягы буенча татар мәктәпләре беренче урында әнә. Анысы директорлардан, укытучылардан тора. Хәтта урыс телле ата-аналар да, сездә тәрбия әйбәт, дип, баласын татар мәктәбенә бирү ягын карый. Ә заманча укыту чаралары, интерактив әсбаплар дигәндә, югарырак көчнең булышлыгы кирәк. Андый мәктәп оешып җитә алса да, татарлыгы исемендә генә түгел, җисемендә дә калсын өчен тырышырга туры киләчәк әле. Хәзерге татар мәктәпләрендәге кебек, татарча аңламый торган бер-ике бала килүгә, укытуны урыс теленә күчерә торган булсалар, аннан ни мәгънә дә ни файда?..
Белеп торыйк!
Ни өчен күпчелек татар мәктәпләрендә фәннәр татар телендә укытылмый?
- Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының вәкаләтләре аз, вәкаләтләрнең күпчелеге федераль үзәк кулында. Ә анда милли мәгариф белән шөгыльләнә торган оешма юк;
- Канун биргән мөмкинлекләр тормышка ашырылмый. Баласын татар телендә укытырга теләгән ата-аналар булган кануннардан файдалана алмый, үз хокукларын белми;
- Бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыру мөмкинлеге каралмаган;
- Мәктәптә «прописка» системасы. Татар мәктәпләренә татар телен белмәгән, әмма «прописка» буенча шунда караган балалар кереп тула, аларга яраклашып, фәннәрне укыту урыс теленә күчерелә;
- Татар милли университеты юк. Димәк, мәктәптә татар телендә укыган бала югары белемне татарча ала алмаячак;
- Реаль тормышта татар теленең кулланышы аз. Хәтта Татарстанда да икетеллелек кәгазьдә генә саклана дияргә була.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы хисабыннан алынды
Бәйгегә нәтиҗә
«Өч тиенгә калды бүген мөгаллимнәрнең хакы»
Бүген «Ай-һай хәлләр: укытучылар» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Аларның бер өлеше узган саныбызда басылды, бер өлешен бүген бирәбез. Бу айның җиңүчеләре итеп, Казаннан Резидә Ситдыйкованы һәм Башкортстаннан Яхъя Йосыповны билгеләдек. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.
Бәйгебезнең чираттагы темасын киләсе ай башында игълан итәчәкбез. Күзәтеп барыгыз!
Укып, эшләп баеп булмый,
Законсыз булса илең.
Кайчан килер икән безгә
Укытучы баер көн?
Мәктәп бетсә – авыл бетә,
Авыл бетсә – татары.
Укытучыга акча жәлләп,
Барып җитәбез, ахры…
Әлфия ЗАКИРОВА,
Казан шәһәре
Укытучы бөтенесен
Тырыша өйрәтергә.
Дәрестән соң үз өендә
Репетиторлык итә.
Фәридә ЙОСЫПОВА,
Арча шәһәре
Татар теле укытам, дип,
Күчеп кайттым Себердән.
Ә бүгеннән мин – дворник,
Ишегалды себерәм.
Кызыл диплом – ян кесәмдә,
Медальләрем – түшемдә.
Бу көннәрнең киләчәген
Күрмәдем төшемдә дә.
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
«Укытучы – изге зат», – дип,
Калды бары көйләргә.
Мәктәптән тыш күпме хезмәт
Ияреп кайта өйләргә.
Әллә үзгәрде замана,
Үзгәрде әллә халкым.
Өч тиенгә калды бүген
Мөгаллимнәрнең хакы.
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,
Азнакай шәһәре
Укытучы анага тиң
Укучылары өчен.
Төпле белем бирәм, диеп,
Сарыф итә бар көчен.
Тик замана үзгәрде шул,
Кадер-хөрмәт юк аңа.
Һөнәренең абруе,
Түбән төшә, югала.
Җәүдәт ХАРИСОВ,
Чаллы шәһәре
И татарның хакимнәре!
Сезне кем хаким итте?
Укытучылар сезгә белем бирде,
Сайлауларда сезне яклап,
Сезгә җиңү китерде.
Ник аларны якламыйсыз,
И сез, ил башлыклары?
Әллә инде үзегез дә
Хокуксыз калдыгызмы?
Яхъя ЙОСЫПОВ,
Башкортстан Республикасы,
Бүздәк районы, Картамак авылы
Ай-һай хәлләр, мәгарифтә
Ел да, көн дә үзгәреш.
Укытучы башы гына
Ничек түзәр – билгесез.
Түзәр әле, авырлыкны
Җиңеп чыга ала ул.
Укытучы хезмәтенә
Тап төшерми яшәр ул!
Резидә СИТДЫЙКОВА,
Казан шәһәре
Арып-талып укытучы
Яза төрле мәгълүмат.
Ә бит дәресләр бирергә
Вакыт калмый, җәмәгать!
Венера МИНАҖЕВА,
Менделеевск шәһәре
Ай-һай хәлләр: татар теле
Укытучысы елый,
Татарстан илбашыннан
Үзен яклауны сорый.
Хәния МИҢНУЛЛИНА,
Казан шәһәре
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии