Шәһәрдә электр уты өзелү тормыш туктап калуга тиң…

Шәһәрдә электр уты өзелү тормыш туктап калуга тиң…

Бер ел элек бөтен дөнья белән өйдә бикләнеп утырганда, беренче мәлне «дөньяның ахыры шушы микән әллә?» дигән уй килә иде. Кеше һәм машина ташкыныннан бушап калган урамнар, ишегенә йозак эленгән кафе-рестораннар, сәүдә үзәкләре, бала-чагасыз мәктәпләр… Аннан соң качып кына дигәндәй, йөгереп, якындагы кибеткә, аптекага барып кайтулар, бер сәгатькә урамга чыгып керү өчен смс-рөхсәт алу, битлек-перчаткадан йөрү – барысы да ниндидер курку фильмын хәтерләтә иде. Дөнья ахыры булып чыкмады ул. Яңача яшәргә тиз өйрәндек. Баш өстендә түбәң, эшеңне өйдән дә дәвам итәргә мөмкинлегең бар икән, күпмедер вакыт урамга чыкмый гына да яшәп булуын аңладык. Ә менә электрны өзсәләр, чыннан да, дөнья бетүгә тиң була икән…

ЭЛЕКТР БУЛМАСА, СУ ДА ЭЧӘ АЛМЫЙСЫҢ

26нчы апрельдә Казанның «Советская» подстанциясендә янгын чыгып, ике район – Совет һәм Идел буе районнары өлешчә утсыз калды. Бу подстанция шәһәрнең Зорге урамында урнашкан, шул тирәдәге урамнарны, микрорайоннарны электр белән тәэмин итә. 13:19да янгын чыккан (беренчел сәбәбе – кыска ялганыш), Казан башкарма комитеты мәгълүматына караганда, аны 20 минут эчендә сүндергәннәр. Шушы авария 35 трансформаторны сафтан чыгарган. Барлыгы 25 мең кеше утсыз калган, дип язды «Бизнес Онлайн». Кеше санын рәсми документлар, ягъни «прописка» буенча исәплиләр. Бар да яшәгән фатирында теркәлмәгән. Шуны исәпкә алсаң, утсыз тилмерүчеләр бермә-бер күбрәк тә булгандыр. Кайбер урамнарда электрны бер-ике сәгатьтән ялгаганнар, «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте әйтүенчә, кулланучыларның 15 проценты резерв электр чыганагына тоташтырылган. Ә мәсәлән, без яшәгән Камай урамында кичке 9 тулганда гына бирделәр. Әле бездән соң да утсыз утыручылар калган иде.

Элекке заманда бөтенләй утсыз яшәгән бит әле, ник моны шуның кадәр күпертергә, дип әйтүчеләр табылыр. Ләкин бүген шәһәрдә тормышны электрдан башка бөтенләй күз алдына да китереп булмый. Менә, үзегез карагыз. Бөтен җиһазлар да электр белән эшли: суыткыч, телевизор, микродулкынлы мич, компьютер, телефон. Хуш, телевизорсыз торып була. Ә менә телефонсыз тору – кыенрак. Эшең шунда яки компьютерда булса – бигрәк тә. Пандемия күбебезне өйдән эшләүгә күчергән иде, шуңа күрә бу электр өзелү күп кешенең эшен тоткарлагандыр, проблемалар китереп чыгаргандыр. Үч иткәндәй, андый чакта зарядкасы да бик тиз бетә бит әле аларның.

Тугыз каттан биегрәк булган йортларга газ кертелми – электр гына. Ә хәзер яңа төзелә торган бөтен йортлар да тугыз каттан биегрәк. Димәк, андый йортта яшәүчеләр электр булмаганда ашамый-эчми утырырга да мәҗбүр. Электр плитәсе, электр чәйнеге, әзер ризыкны җылытып ашарга дигән микродулкынлы мич моңаеп утыралар. Ярый да хәзер ураза, ашамый торырга була, дип шаярган булдык үзе. Ләкин, беренчедән, бөтен кеше дә уразада түгел. Икенчедән, инде әйткәнемчә, безнең йортта ифтар вакыты кергәндә дә ут юк иде әле. Коры-сары алып керергә якын тирәдә кибете, чыгып ашарга кафесы да эшләми – аларда да ут юк бит. Әле анысы бер хәл. Бер күрше ризыкны өйгә китереп бирү хезмәтенә шалтыраткан булган. Заказны кабул итеп алган оператор кыз хәбәрләрне ишеткән булгандыр, күрәсең: «Сезнең йортта ут бармы, лифт эшлиме?» дип сораган. «Юк» дигән җавап ишеткәч: «Әгәр бишенче каттан югарырак торасыз икән, курьер ризыкны ишек төбенә кадәр менгермәячәк, подъезд төбенә генә китереп бирәчәк», – дип кисәткән. 18нче катта яшәүче күрше, моңа бик нык ачуы чыгып, заказыннан баш тарткан. Ашыйсы бик килмәгән булгандыр, мөгаен.

Электр булмаса, ашау түгел, су да эчә алмыйсың. Су насослары электр белән эшли. Электр өзелүгә, шундук кайнар су бетте. Салкыны әзрәк килде әле. Белгән кешеләр: «Торбаларда 2,5 литрга якын су калган була, шул ул», – дип язды. Кул юарга булса да ярар, дип, ул суны табак, кәстрүлләргә тутырып куярга ашыктык. Су булмаса, шәһәр фатирында бәдрәфкә баруның да кыенлашуын аңлатып торырга кирәкми инде.

ЮЛЛАРДА – МӘХШӘР

Әлбәттә инде, электр булмаса лифт та йөрми. Лифтта бикләнеп калучылар да булган. Алар «тоткынлык»та озак утырмагандыр, дип ышанасы килә. Казан шәһәре башкарма комитетының матбугат хезмәте: «Бөтен лифтлар да электр өзелү турында автомат рәвештә диспетчерларга сигнал бирә. Торак йортларда лифтлар эшчәнлеген тәэмин итүчеләр хәзер урыннарда йөри, кешеләр бикләнеп калмады микән, дип тикшерә», – дип мәгълүмат биргән иде. Лифтны караучы кешеләр урыннарга барып җиткәнче күпме вакыт үткәндер. Безнең йортка, мәсәлән, электр өзелгәннән соң бер сәгать үткәч килде. Кысан һәм караңгы «тартма» эчендә бер сәгать утыру күңелле түгелдер ул. Бәхеткә, безнең подъезд лифтларында берәү дә калмаган булган.

Лифт дигәннән, аның эшләмәвеннән югары катларда яшәүче һәм сабый баласы булган аналар интекте. Мәсәлән, 16нчы катта яшәүче бер яшь ана ут беткәндә баласы белән урамда йөрергә чыккан булган. Бала арбасы күтәреп, 16нчы катка ничек менәргә? Урамда да озак йөри торган түгел, бик җилле, салкын көн иде. Ярый әле күршедәге бер ир-ат өендә булып, шул алып менешкән.

Күпләребезнең өендә чыбыксыз интернет – Wi-Fi кертелгән. Аны тарата торган роутер шулай ук электр белән эшли. Ул гына түгел, телефоннардагы мобиль интернет та эшләмәде. «Вышка»лар һәм көчәйткечләр сүнгәндер, мөгаен», – дигән аңлатма таптым интернетта.

Көн яктысында өйдә ут булмаса да нәрсәдер эшләп утырырга була әле. Ә эңгер төшә башлагач нишләргә? Ятып йокларгамы? Эшең эшләнмәгән (әйтик, минем газетага тапшырасы язмаларым язылмаган иде), тамагың ач булса, тынычлап ятып йоклап та булмый бит ул. Чыгып китәсең ут булган районга. Әле ярый бөтен шәһәр бер подстанциягә тоташмаган!

Юлларда – мәхшәр. Эштән чыккан трансформаторлар торак йортларны, биналарны гына түгел, светофорларны да электр белән тәэмин итә бит. Ут булмагач, светофорлар эшләми. Машиналардан «бөке» җыела, кычкырталар, берәү дә юл бирергә теләми. Җәяүлеләрне бөтенләй санга сукмыйлар, юл аша чыгармыйлар. Машиналылар гына ашыга диярсең. Светофор эшләмәгәндә юл хәрәкәтен көйләргә тиешле ЮХИДИ хезмәткәрләре дә күренми. Хәер, бездә алар юл хәрәкәтен көйлисе урында штраф җыю белән шөгыльләнә шул. Таксида ике тапкыр үзәккә барып кайтырга туры килде, икенче тапкыр кайтканда гына хәрәкәт тыгыз булган бер урында ике ДПС хезмәткәре күрдем. Социаль челтәрдә бер видео таралды: «ашыгыч ярдәм» хезмәткәре юл уртасына басып, хәрәкәтне үзе көйләп тора. Күпмедер вакыттан соң гына ДПС экипажы килгән.

Үзәккә барып кайтканда ике авариягә тап булдым. Ике очракта да «бөке»дән чыкканда урын бүлешә алмаганнар. Соңрак, статистика игълан ителгәч, бу көнне килеп чыккан юл-транспорт казаларын анализлап карау кызыклы булыр.

Таксины көтү вакыты да шактый озайган иде. Хәзер аны мобиль кушымталар аша чакыртабыз бит. Ә анысы юньләп эшләмәде, дип яздым инде. Шуңа күрә гадәттә 2-5 минут көтә торган таксины 12-18 минут көтәргә туры килде. Моңа эшләми торган светофорлар тудырган «бөке»ләр дә гаепле, билгеле.

Ут бетү сәбәпле, балалар бакчаларында сабыйлар берничә сәгать караңгыда утырырга мәҗбүр булган, дип язды «Бизнес Онлайн». Хәбәр килгәч, баласын иртәрәк алу мөмкинлеге булганнар – алган, эштән китә алмаганнарның балаларына көтеп утырырга туры килгән.

БЕРЕНЧЕ ОЧРАК КЫНА ТҮГЕЛ

Гомумән, электр казасының бөтен «күчтәнәч»ләрен барлый башласаң, ярты көн эшләми утырган сәүдә нокталары, аптекалар, кафеларның күпме табыш югалтканын да исәпләргә кирәктер. Бөтен оешманың да запас генераторы юк, күбесе ут беткәч үк эшен туктатырга мәҗбүр булды. Җитмәсә, хәзер күп кешедә – банк картасы, «тере» акча белән түләүне онытып барабыз. Ә бит банк картасын «укый» торган җайланма да электр белән эшли. Тагын да тирәнгәрәк төшеп тормыйбыз, югалган табышны исәпләүне икътисад белгечләренә калдырабыз.

XXI гасырда бер подстанциянең эштән чыгуы шәһәрнең ике районын, рәсми органнар үзләре белдергәнчә 25 мең кешене утсыз калдырырга тиеш түгелдер инде. Электр уты баш очында янып торган лампочка гына түгел ләбаса! Анысы гына булса, шәм яндырып булса да утырыр идең ул. Язма башында әйткәнемчә, бөтен нәрсә электр белән эшли. Һәм ул өзелә калса, шәһәрне электр белән ничек тәэмин итәргә дигән «Б» планы, запас чыганак булырга тиеш, дип аңлыйм мин. Беренче тапкыр гына килеп чыгуы түгел бит инде мондый казаның. Бу йортта яши башлагач беренче тапкыр «утсыз тормыш юк икән» дигән сүзне 2018нче елда әйткән идем – ул елны да электрны шулай озакка өзгәннәр иде. Анысында торак комплекс төзүче «Арт-Строй» төзелеш компаниясе техник кагыйдәләрне бозган булып чыкты: су торбалары салганда берәүне дә кисәтми-нитми тиешле тирәнлекне үзгәрткән, эшчеләр казыганда электр чыбыкларына зыян салганнар. Шуннан су эләгеп, кыска ялганыш китереп чыгарган. Вахитов, Идел буе һәм Совет районында барлыгы 100 меңгә якын кеше утсыз калды, диделәр. Әле ул салкын кыш уртасы. Хәзерге кебек урамга чыгып китеп тә озаклап йөри алмыйсың, караңгы да тиз төшә. Утыра торгач, фатир да суынды. Бәхеткә, анысында 2-3 сәгатьтән ут бирделәр дип хәтерлим.

Авариягә китергән янгын ничек килеп чыккан – анысы башка мәсьәлә. Саклау чаралары юк микәнни, яисә булса да, күз буяу өчен генә ясап куелганмы – моны хәзер ачыкларга кала.

2019да «Салават күпере» комплексы, Залесный, Усаклык бистәләре, М7 трассасы вакытлыча утсыз калды – электр станциясендә «шина»лар эштән чыккан иде. Шул ук елның февралендә республиканың 11 районы, барлыгы 37 торак пункт, аларда яшәүче 15 меңнән күбрәк кеше утсыз калды. Анысына көчле җил гаепле. Аннары Алабугада подстанциядә авария булды, аны үз башында 70 мең кеше татыды. Узган ел гына, җыйнаулашып өйдә утырганда, алай масштаблы рәвештә бер дә электр уты өзелмәгән.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Бүген статус югары – урлый төймәгә басып»

Бу атнада апрель башында игълан ителгән «Ай-һай хәлләр: мошенниклар» дигән бәйгебезгә килгән шигырьләрнең бер өлешен тәкъдим итәбез. Калганнары һәм бәйгегә нәтиҗә – киләсе саныбызда.

Мошенниклар өйрәнделәр инде

Өйдән чыкмый «кесә тишәргә».

Алар елгыр, алар булдыралар

Хәтта комнан «аркан ишәргә».

Алар эшли хәзер онлайнда,

Төгәл белеп ниләр кыласын:

Алдаганын детдом баласын,

Һәм күпләрнең шәрә каласын…

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Мошенниклар адым саен,

Бар да акчаның колы.

Карта номерыңны әйтсәң,

Акчаңнан калырсың коры.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Әмрикәне дер селкетте

Безнең компьютерщиклар,

Халык кесәсен «селкетә»

Илдәге мошенниклар.

Әүвәл алар аталганнар

«Кесә караклары» дип,

Бүген статус югары –

Урлый төймәгә басып.

Нарим ИХСАНОВ,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии