Коронавируска анализ: акчаң булсын, авыру билгеләре булмасын

Коронавируска анализ: акчаң булсын, авыру билгеләре булмасын

Бүген Русиядә теләге булган һәркем коронавирусны ачыклауга тест тапшыра ала. Моның өчен акчаң булуы һәм… ОРВИ билгеләре булмавы кирәк.

АНАЛИЗНЫ КЕМ БИРӘ АЛА?

16нчы апрельдән башлап, Русиядә коронавируска тестны түләүле клиникаларда да тапшырып була башлады. Аңарчы инфекция больницаларында гына тапшырырга мөмкин иде.

Казанда әлегә коронавируска тестны ике генә клиникада тапшырып була: «Биомед» һәм «Ситилаб»та. Анда да бөтен филиалларында түгел. «Биомед»ның – Зәкиев урамы, 41а адресында; «Ситилаб»ның Гадел Кутуй урамы, 44а адресында урнашканында. Ике клиниканың да үз лабораторияләре бар, шуңа күрә Роспотребнадзор аларга бу анализны алырга рөхсәт биргән дә инде.

«Биомед»та анализ – 1800 сум (1600 сумы – анализ үзе, 200 сум – биоматериал алган өчен), «Ситилаб»та – 1980 (анализ – 1600, биоматериал алу – 380 сум). Биоматериал дигәне – борын һәм тамак төбеннән мазок алу. Ике клиниканың сайтында да анализга ничек әзерләнергә икәне яхшылап язылган: иртәгә анализ тапшырасы дигән көнне тамак дарулары кулланмаска, вируска каршы дарулар эчмәскә («Ситилаб» анализга 24 сәгать кала бернинди дару да эчмәскә куша); анализга 3 сәгать кала ашамаска, су эчмәскә, тешне чистартмаска, тәмәке тартмаска («Ситилаб» 2 сәгать кала, ди). Һәм ике клиниканың сайтында да кызыл хәрефләр белән төп кагыйдә язып куелган: анализ тапшырырга килүчедә ОРВИ билгеләре, ягъни томау, йөткерү, югары температура, хәлсезлек, буыннар авырту булмаска тиеш.

Кызык инде: ул анализны үзендә авыру билгеләре булган кешенең тапшырасы килә торгандыр бит. Безнең халык болай да урынга егылмый торып больницага бармый. Ә монда авыру билгеләре булмаса гына анализ тапшырырга ярый дигән. Бар микән шундыйлар, дип белү өчен ике клиникага да шалтыратып карадык.

Бар икән. «Биомед»та буш урын 7 көннән соң гына бар булып чыкты. Ягъни бер атна тулы, язылып булмый. Ягымлы тавышлы кыз исем-фамилиямне, шушы 14 көндә чит илдә булу-булмавымны сорады, ОРВИ билгеләре юкмы, дип белеште.

– Соңгы вакытта коронавируслы кешеләр белән якыннан аралашмадыгызмы? – дип тә сорады.

– Каян беләсең инде анысын? Гарантия бирә алмыйм. Кешеләр белән күрешкән юк-югын, тик кибеткә чыгам, ике көн рәттән эш буенча шәһәрдә йөреп кайттым, – дим.

– Үзегез коронавируслы кешеләр белән күрешкәнегезне белмисез, димәк, юк дип язабыз, – ди администратор кыз.

– Мин сезгә анализга килермен, ә шунда коронавируслы булып чыксам, башкаларга да йоктырмаммы соң? – дип куркуымны да белдердем.

– Борчылмагыз, – дип тынычландырды кыз. – Безнең Зәкиев урамындагы филиал сәгать 12гә хәтле генә эшли, 12дән соң фәкать коронавируска гына анализ алына, башка анализларны алмыйбыз. Һәр кеше төгәл язылган вакытына килә. Бер кешедән анализ алуга 15 минут вакыт бирелә. Әгәр ул вакытта икенче кеше килеп җиткән булса, ул урамда көтеп тора – сез барында эчкә керми. Шуңа күрә төгәл билгеләнгән вакытка килергә кушабыз. Сез анализ тапшырып чыгып киткәч, бөтен өслекләр һәм җиһазлар дезинфекцияләнә. Шуннан соң гына икенче кешене чакырып кертәбез. Ә анализны алучыларыбыз махсус киемнәрдән һәм битлекләрдән йөри.

Анализ тапшырырга ничек әзерләнәсен бик яхшылап аңлатып, үзең белән паспортны да алырга икәнен әйтеп саубуллашты «Биомед» администраторы.

Шушы клиникада эшләүче бер хезмәткәр белән дә сөйләштек (исемен язмауны сорады). «Бер көндә гадәттә 20 кешедән анализ алабыз. Тест нәтиҗәсе 2 көннән әзер була. Әгәр борын һәм тамактан алган мазок коронавирус бар дип күрсәтә икән, икенче тапкыр анализ ясала – анысы каннан алына. Тест нәтиҗәсе уңай булса, без Роспотребнадзорга хәбәр итәргә тиеш. Бездә анализ тапшырган 2 кешедә коронавирус ачыкланды инде», – дип сөйләде ул.

Ә «Ситилаб»ка авыру билгеләре булган кеше рәвешендә шалтыраттым.

– Хәерле көн! Миндә коронавирус билгеләре бар бугай. Анализ тапшырырга теләгән идем.

– Гафу итегез, әгәр сездә ОРВИ билгеләре бар икән, без сезне кабул итә алмыйбыз. Томау, йөткерү, югары температура, хәлсезлек, буыннар авырту кебек билгеләр булмаса гына бездә анализ тапшыра аласыз, – ди трубканың теге башындагы администратор кыз тавышы.

– Авыру билгеләре булмаса нәрсәгә тапшырып торырга соң ул анализны?

– Бәлки сез симптомсыз гына авырыйсыздыр, ягъни вирусны йөртүче булып торасыздыр. Башкаларга чирне йоктыручы була аласыз. Тест шуны ачыклау өчен кирәк.

– Ә хәзер минем хәлем начар булса нишләргә?

– Тагын бер тапкыр гафу үтенәбез, тик ОРВИ билгеләре булган килеш без сезне кабул итә алмыйбыз. Без Роспотребнадзор приказы буенча эшлибез бит, анда шулай диелгән, без бу кагыйдәне боза алмыйбыз. Әгәр сездә коронавирус билгеләре бар дип уйлыйсыз икән, участок больницасына мөрәҗәгать итегез. Алар сезне бушлай анализ тапшыруга җибәрергә тиеш. Йә Роспотребнадзорның «кайнар элемтә»сенә шалтыратыгыз, – дип аңлатты кыз. Анализ алырга риза булмасалар да, бик тәфсилләп аңлатканнары өчен рәхмәт әйттем.

Шунысын да әйтергә кирәк: клиника маркетологлары бу төр анализдан күбрәк акча эшләп калу юлларын да эзли башлаган инде. Мәсәлән, Мәскәүдәге «Ситилаб» акция игълан иткән: гомуми бәясе 2500 сумлык булган анализлар тапшырсагыз, коронавируска тестка 30 процент ташлама ясала ди. Маркетологларның фантазияләре тагын нинди акцияләр тудырыр…

БИШ ТАПКЫР ДА ЯСАТЫРГА ТУРЫ КИЛӘ

Чит илләрдә дә түләүле тестлар бар. Мәсәлән, Төркия, Бөекбританиядә яшәүчеләр белән сөйләштек. Тик аларда түләүле тестларны да авыру билгесе булган очракта гына эшлиләр икән. Бушлай тест ясаучы больницалар җитешмәгән очракта гына. Яки акчаң күп булса: Бөекбританиядә яшәүче танышым түләүле клиникада тест тапшыру бик кыйммәт диде. «Авыру билгеләре сизмәсәң, нәрсәгә тест тапшырып йөрергә? Аның чынлап торып авыручы кешеләргә кирәге чыгуы бар бит. Бәлки мин дә коронавирус белән чирлимдер, симптомсыз гына үтәдер, дип шикләнәсең икән, урамга чыкмаска, кешеләр белән күрешмәскә генә кирәк», – ди чит илләрдә яшәүче танышларым.

ТАСС язуынча, Русия коронавирусны ачыклауга ясалган тестлар саны буенча дөньяда икенче урынга чыккан. Әлеге язма әзерләп тапшырылганда, рәсми мәгълүматлар буенча бездә 1 млн 700 меңнән күбрәк тест ясалган иде (Татарстанда, мәсәлән, коронавируска 40792 тест уздырылган). Тик бу 1 млн 700 мең кеше дигән сүз түгел. Кайбер кешегә хәтта биш тапкыр тест ясатырга туры килә. Әнә җырчы Стас Михайловта бишенче тапкыр анализ тапшыргач кына коронавирус тапканнар. Аңарчы 4 анализы да COVID-19 юк дип күрсәткән булган. Шулай булгач, беренче, хәтта икенче тест та «вирус юк» дип күрсәтсә дә тынычланып йөри торган түгел. Ярый да Стас Михайлов кебек үҗәтләнеп вирус табылганчы йөрсәң. Ярый да биш тапкыр 1800 сумыңны чыгарып салырлык җаең булса…

Хәзер икенче төрле тест тапшыру популярлашып бара: коронавируска каршы торырдай антитәнчекләрне ачыклауга тест. Аны COVID-19 белән авырган һәм хәзер савыккан кешеләр тапшыра. Аларның каныннан алынган плазма башка авыручыларны дәвалауга тотыла. Әлегә бу төр тестны инфекция больницаларында гына үткәрәләр. Тиздән түләүле клиникалар да үткәрә башларга җыенуларын белдерә. Тик безнең илдә организмында антитәнчекләр булган (коронавирусны җиңгән дип аңларга кирәк) кеше үзе акча түләп плазмасын бирергә риза булырмы икән?..

ОРВИ билгеләре булганда һәм коронавирус түгелме икән дип шикләнгәндә, татарстанлылар өчен «кайнар элемтә» номеры: 8-800-222-59-00.

ШУШЫ ТЕМАГА

Тиздән Татарстан халкы йорт хайваннарында коронавирус булу-булмавын ачыклауга да тестлар уздыра ала башлаячак, дип хәбәр итә «Татар-информ». ТР Министрлар Кабинетының ветеринария буенча баш идарәсе җитәкчесе, баш дәүләт ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов тиздән шундый тестларның Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе лабораторияләренә кайтарылачагын сөйләгән.

Бу тест-система Мәскәүдә эшләнгән. Ул вак хайваннарда COVID-19 инфекциясен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Белгечләр әле һаман да «хайваннар кешегә COVID-19 йоктыра аламы?» дигән сорауга төгәл генә җавап бирә алмый. Кытай микробиологлары, мәсәлән, песиләр коронавируска бик бирешүчән, алар вирусны башка песиләргә дә, кешегә дә йоктыра ала, дигән белдерү ясаган иде. Алмаз Хисаметдинов белдергәнчә, бүгенгә Татарстанда хайваннарның кешегә COVID-19 йоктыру очраклары юк. Шуңа күрә республика ветеринарлары «бәлки хайваннар вирусны йоктыручы була алмыйдыр» дигән фараз әйтә. Кешегә йоктыру-йоктырмау мәсьәләсе өйрәнелеп бетмәгән булса да, бер нәрсә төгәл билгеле: этләр һәм песиләр коронавирус семьялыгыннан булган вируслар белән чирлиләр.

Чирне турыдан-туры йоктырмасалар да, вирус инфекциясе хайваннарның йонына, тәпиенә эләгеп калырга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр этләрне урамга алып чыкканда өй яныннан ерак китмәскә, башка этләр һәм кешеләргә якынлашмаска, ә өйгә кайткач этнең тәпиләрен, танавын һәм йонын кер сабыны белән юарга киңәш итә.

СТАТИСТИКА

Русиядә коронавирусны ачыклый торган 4 тест теркәлгән. Болар – рәсми рәвештә теркәлгәннәр һәм рөхсәт ителгәннәр. Икесе – Роспотребнадзорның «Вектор» фәнни үзәге, берсе Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Стратегик планлаштыру һәм куркынычлар белән идарә итү үзәге тарафыннан эшләнгән. 25нче март көнне Росздравнадзор тагын бер тестны рәсми исемлеккә кертте. Анысын Роспотребнадзорның эпидемиология буенча үзәк фәнни-тикшеренү институты әзерләгән. Тагын унлап тест теркәлү узуны көтә, диелә.

12нче мартта Русиянең коронавирусны ачыклый торган тестларны башка илләргә дә җибәрүе мәгълүм булды. 80 меңгә якын тест Иран, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Монголия һәм Кытайга җибәрелгән.

16нчы март көнне вице-премьер Татьяна Голикова: «Русия COVID-19 инфекциясен ачыклый торган тест-системаны бер тәүлеккә 100 мең җитештерә», – дип белдергән иде.

6нчы апрельдән Роспотребнадзорның Молекуляр диагностика үзәге коронавирусны ачыклауга тестларны өйләргә килеп уздыра башлады, әлегә бу мөмкинлектән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе халкы файдалана ала.

10нчы апрель көнне «Вектор» фәнни үзәге коронавируска каршы торырдай антитәнчекләрне ачыклый торган тест-системаны теркәде. Плазма донорлары күбрәк булсын дип, Мәскәү мэры Сергей Собянин түләүләр дә билгеләде: 150 мл плазма өчен – 1250 сум, 600 мл өчен 5000 сум түлиләр.

(«Википедия» мәгълүматлары ярдәмендә әзерләнде)

АЙ-ҺАЙ ХӘЛЛӘР: КОРОНАВИРУС

Афәт

Афәт килде көтмәгәндә,

Көрән Вирус һәр төбәктә.

Саклангандай итәбез дә –

Каплавычлар һәрбер биттә.

Белеп булмый, мур кыргырын

Бик тиз генә җиңәрбезме?

Ходай биргән бу афәткә

Башларны ук иярбезме?

Болай булса, эшләр харап.

Һаман яту күккә карап.

Көтәбез аның китүен,

Карантинда көннәр санап.

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Фәнзилә МОСТАФИНА

Коронавируска анализ: акчаң булсын, авыру билгеләре булмасын, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии