Халыкның акчасы күп – салымны арттыруны сорый

Халыкның акчасы күп – салымны арттыруны сорый

Пенсия реформасы алдыннан «халык арасында үткәрелгән» сораштырулар «күпчелек пенсиягә чыгу яшен арттыруны хуплый» дигән нәтиҗә бирде. Ул «күпчелек» кемдер инде – анысын белеп булмады (тирә-юньдә гел ризасызлар гына иде ләбаса). Ләкин бу «сораштыру» нәтиҗәсе сигнал булды: пенсия яше тәгаен арттырылачак. «Күпчелек» шуны тели бит! Шулай булды да, озакка сузмый законын кабул итеп куйдылар. Шушы көннәрдә тагын бер шундый сигнал яңгырады. «Русиялеләрнең 60 проценты дәүләт казнасына өстәмә салым түләргә разый» икән.

Хакимиятнеке булган Икътисад югары мәктәбе сораштыру уздырган, анда Русиянең 59 субъектында һәм 173 торак пунктында яшәүче 15-72 яшьтәге 6 мең граждан катнашкан. «Сораштырылганнарның 60 проценты, җәмәгатьчелек контроле астында тәгаен программаларга тотылсын өчен, өстәмә салым түләргә әзер. Өстенлек медицина хезмәте күрсәтүнең, мәктәптә белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга, социаль ярдәм күрсәтүгә бирелә», – дип, сораштыру нәтиҗәсен китерә «ТАСС». «Русия – щедрая душа» дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. Аена 15-20 мең сум хезмәт хакы алып, болай да очын-очка ялгап яшәүче күпчелекнең салымнарны тагын да арттыруга разый булып торуларына, алай гына да түгел, моны үзләре үк тәкъдим итүенә (сораштыру нәтиҗәсеннән шулай аңлашыла бит!) нәрсә дисең инде тагын?! Әле ничек «халык кичекмәстән салымнарны арттыруны таләп итә» дигән нәтиҗәгә килмәгәннәр…

Без бу сораштыру нәтиҗәсен истә калдырыйк. Һәм ул кая алып барып чыгар – карап карыйк. Русия Финанс министрлыгы салымнарны «арттырмый гына арттырырга» җыена, анысының инде закон проекты да әзер. Ягъни халыкка салынган туры салым күләме артмаячак, имеш (хәер, турыдан-туры салмасалар да, НДСны, акцизларны арттыру кебек алымнар барыбер халык кесәсенә суга инде – бәяләр күтәрелә дигән сүз бит). Салым акчасын җыюны камилләштерергә – түләми ятучыларны тизләтергә, акчаны конвертта алучыларны «ак» хезмәт хакына күчереп бетерергә, фатирын арендага биреп торучылардан салым түләттерә башларга, мөмкин кадәр күбрәк кешене үзмәшгуль дип теркәтергә телиләр. Гомумән алганда, закон проектында казнаны салым акчасына баетуның 13 төрле ысулы күрсәтелгән. Кабатлап әйтәбез, алар арасында «халыкка салынган туры салымны арттырырга» дигәне юк. Әлегә. Бу закон проекты Югары икътисад мәктәбе уздырган сораштыруга кадәр үк әзерләнгән иде бит инде. Әле ул вакытта «күпчелек»нең «салымны арттыруга разый» дигән фатыйхасы юк иде. Хәзер шуңа карап, 14нче пунктны да өстәп куйсалар була инде. «Әзер булып торыгыз» дигән сигнал бирелде.

Бу сценарийда Коткаручы образы да бар. Пенсия реформасы вакытында да булды ул. Хәтерлисезме, «мин президент булган чорда пенсиягә чыгу яше арттырылмаячак» дип сөйләгән иде. Ышандырырлык итеп сөйләде. Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча да заманында үз сүзен әйтте: «ил башында мин булганда, Төп законга үзгәреш кертелмәячәк» диде. Дөрес, аннан соң ул сүзләр онытыла, реформасы да үткәрелә, законы да кабул ителә (чөнки «күпчелек» сорый!). Ләкин Коткаручы образы истә кала. Икътисад югары мәктәбенең сораштыру нәтиҗәсе дә шул Коткаручыга игътибарны юнәлтүнең бер чарасыдыр, дигән фикерне әйтә сәясәт белән кызыксынучылар. «Менә бүген-менә иртәгә» булыр дип, Федераль Җыенга юлламасын көтәбез бит. Шунда: «Мин президент булган чорда бернинди салым арттыру да юк!» – дигән сүзләрен әйтсә, берникадәр вакыт тынычлап торыр идек ичмасам…

– Халыкның кереме сигезенче ел рәттән аска тәгәри, ә Икътисад югары мәктәбе гражданнарның 60 проценты, имештер, яңа салым түләүгә әзер, дип белдерә. Менә, ичмасам, могҗиза бу! Ә икенче бер сораштыру русиялеләрнең 60 процентының җыеп куйган бернинди акчасы да юк дип күрсәтә, тагын шуның кадәре үк азык-төлектә экономияли. Хакимиятнеке булган матбугат «Русия җәмәгатьчелеге салымнарны арттыруны ялварып сорый», «пенсиягә чыгу яшен тагын да күтәрүне үтенә» дип язса да аптырамыйм мин…

КПРФ лидеры Геннадий Зюгановның телеграм-каналыннан алынды

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Күпме салым түлибез?

Дәүләткә күпме салым түләгәнегезне беләсезме? Керемнән тотып калына торган 13 процент – НДФЛ бар, анысын барыбыз да беләбез. Ләкин аннан тыш та салымнар җитәрлек, саный башласаң, шактый гына сумма җыела.

ФИЗИК ЗАТНЫҢ КЕРЕМЕНӘ САЛЫМ (НДФЛ)

Безнең илдә әлеге салым керемнең 13 процентын тәшкил итә. Ә еллык кереме 5 млн сумнан артып китүчеләр, бу елның 1нче гыйнварыннан башлап, НДФЛны 15 процент итеп түли башлады (хезмәт хакына, дивидендларга һәм башка даими актив керемнәргә салына). Күпчелек «13 процентлылар» категориясенә керәдер, шуңа күрә шушы сан белән эш итик. НДФЛны эш бирүче түләсә дә, ул эшләүченең (керем алучының) хезмәт хакыннан тотып калына. Әйтик, хезмәт хакы 50 мең сум дип билгеләнсә дә, 13 проценты салым хезмәтенә дип тотып калынгач, кулга 43 500 сум эләгә.

МӘҖБҮРИ ИМИНИЯТ ПЕНСИЯСЕНӘ КЕРТЕМ

Пенсия фондына китеп бара торган бу акча керемнең 22 процентын тәшкил итә. Математикада «берне акылда тотам» кагыйдәсе бар бит әле, бу 22 процент та хезмәткәрне эшкә алганда ук шулай «акылда тотып» исәпләнгән була. Ягъни Пенсия фондына күчерелә торган әлеге акча синең 50 мең сум хезмәт хакыңнан тотып калынмый, эш бирүче аны һәм башка мәҗбүри түләүләрне шул 50 меңгә «өстәп» куйган була инде. Мәсәлән, кулыңа 50 мең сум аласың ди. Эш бирүче хезмәт хакыңны кимендә 61 мең сум итеп чамаларга тиеш – 50 меңнең 22 проценты, ягъни 11 мең сум Пенсия фондына күчереләсе чөнки. Без бу акчаны белмибез дә: аны эш бирүче түли, ул бернинди декларациядә дә күрсәтелми. Ләкин барыбер хезмәт хакы исәбеннән түләнә бит. 22 проценттан җыелып барган кертем 1 292 000 сумга җиткәч, салым тарифы 10 процентка кала.

МӘҖБҮРИ МЕДИЦИНА ИМИНИЯТЕ

Керемнең 5,1 процентына тигез булган бу түләүне шулай ук эш бирүче күчереп бара. Пенсия фондына китә торган 22 процент кебек, монысы да хезмәт хакының «күренми торган» өлеше. Шушы акчаны күчергән өчен без полиска ия булабыз. Ул бушлай дәвалану, өйгә «ашыгыч ярдәм» чакырту, түләүле «больничный»га чыгу гарантиясен бирә. Боларның бөтенесен дә таләп итә алабыз, чөнки салымын түлибез. Димәк, монда «бушлай» сүзе урынсыз…

СОЦИАЛЬ ИМИНИЯТ ФОНДЫНА САЛЫМ

Эш бирүче әлеге фондка һәр хезмәткәрнең кеременнән 2,9 процент акча күчереп бара. 912 000 сум җыелгач, салым тарифы 0 процентка кала.

Эшнең нинди булуына карап, имгәнүләрдән иминиятләштерү салымы да өстәлә әле. Анысының күләме 0,2 проценттан 8,5 процентка кадәр.

Болар барысы да – хезмәт хакыннан тотып калына торган салым. Исәпләп карагыз, хезмәт хакының 43 проценттан артыгы салымга китеп бара, дигән сүз. Менә шуның өчен дә эш бирүче хезмәт хакын конвертта бирергә тырыша да…

МИЛЕККӘ САЛЫМ

Керемнән тотып калынган салымнан тыш, елына бер тапкыр милеккә дә салым түлибез. Әйтик, торак йортка салым кадастр бәясенә карап исәпләнә. Транспорт чарасына салым «тимер ат»ның егәрлегенә, ничәнче елгы булуына карап билгеләнә. Хәзер интернетта торак салымын да, транспортныкын да онлайн исәпләп бирә торган калькуляторлар бар, шунда үзегез дә санап карый аласыз. Сүз уңаеннан, транспортка салым акчасы юллар төзелешенә тотылырга тиеш. Бездәге юлларга карагач: «Ә ул акча чынлыкта кая китә икән соң?» – дигән сорау туа.

НДС

Кибеттә сатып ала торган һәр әйбергә, ресторанда ашап чыгу бәясенә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, күрсәтелә торган һәр хезмәткә 20 процент НДС – өстәлгән бәягә салым да кушылган була. Без аны салым дип белмибез дә, чөнки ул инде бәя эчендә була («в том числе НДС» дигәнгә игътибар итәргә мөмкин). Ләкин ул барыбер кулланучы кесәсеннән чыга бит. Сизәсең килсә, актык суммадан шул 20 процентны чигереп карарга була. Дару препаратларына НДС тарифы азрак – 10 процент.

АКЦИЗ

Туры булмаган салымның тагын бер төре. Ул шулай ук бәягә кушылган була, товар бәясенең өчтән икесенә кадәр җитәргә мөмкин. Русиядә алкогольгә, тәмәке продукциясенә, бензинга, дизель ягулыгына, җиңел автомобильгә, мотоциклга һәм башкаларга акциз салынган. Монополиягә каршы федераль хезмәт мәгълүматына караганда, бензин бәһасенең 65 проценты – төрле салымнар.

«Европада хезмәт хакы зур булса ни, аларның салымнары да коточкыч югары», – дип кабатларга яратабыз (кемнәр сеңдерде икән бу фикерне безгә?). Эш шунда ки, анда эш бирүче түләү кәгазьләрендә бөтен төр салымнарны да күрсәтеп яза. Безнең илдә күләгәдә кала торганнарын да. Ә без һаман да «13 процент кына салым тотып калына» дип яшәвебезне беләбез. Исәпли башласаң, салым процентлары буенча Европа белән бер тирәдә булабыз, арттырып җибәрмәсәк әле…

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Йогышлы авырулардан яман –илдәге коррупция…»

«Ай-һай хәлләр: коррупция» дигән бәйгебезгә нәтиҗә ясыйбыз. Конкурс шартлары буенча, ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Ютазыдан Галия Хөснуллина һәм Азнакайдан Роза Галиәхмәтова. Котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез!

Коррупция чәчәк аткан илдә

Авыр икән, ай-һай, яшәргә.

Сүз иреге бетте, тел киселде,

Чамабыз юк инде дәшәргә.

Коррупция сазлыгына чумдык,

Без белмибез кая йөзәргә.

Чиновниклар азды, хәерчелек,

Бу мыскылга ничек түзәргә?

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Түрәләр миллионлап урлый,

Коррупция бит чәчәк ата.

Гади халык урлашса,

Шундук хөкемгә тарта.

Коррупция адым саен,

Бар да акчаның колы.

Күңел байлыгы югалса,

Ни белән бетәр соңы?

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Кибеткә керсәң – бәяләр үскән,

Башкача әйтсәң – инфляция,

Йогышлы авырулардан яман

Илебездәге коррупция.

Ришвәтчелекне бетерү өчен

Төзелде күпме комиссия.

Тиз арада котылып булмастыр,

Нык агулады коррупция.

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Трибунадан түрә нотык сөйли:

Илне коррупция басты,

Кирәк катгый чара күрергә.

Ришвәтчеләрне хөкем итеп,

Кирәк җәзаларын бирергә.

Трибунадан төшкәч уйлый түрә:

Инде хәзер ниләр кылырга?

Чөнки ул утырган тәхет тә бит

Коррупционерлар кулында.

Яхъя ЮСУПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

Коррупция – бик куркыныч нәрсә,

Илебездә күптән билгеле.

Ә бетәргә бер дә уйламый ул,

Тамыр җәя сарут шикелле.

Куркучы юк Раббым Аллаһтан да,

Тигезләр ул барыбер һәркемне.

Ришвәт алып баеганнарны да,

Тезләндерер үлем беркөнне.

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

Коррупция белән көрәш

Комиссиясе дә бар.

Анда эшләүчеләрнең дә

Нәфесе, кесәсе бар.

Вак-төякне, кечерәкләрне

«Читлекләр»гә ябалар.

Зурлары, акча төртеп,

Чит илләргә «таялар».

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Табигать байлыкларын да

Чит илләргә саталар,

Шулар белән кесәләрен

Һаман калынайталар.

Ил савым сыеры кебек,

Бер туктамыйча сава.

Ул акчаны кая куя?

Үлгәч, барыбер кала…

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии