«Мактанырлык» юлы да, чире дә бар

«Мактанырлык» юлы да, чире дә бар

2023нче ел төгәлләнеп килә. Ел азагында, гадәттә, елга йомгак һәм нәтиҗә ясыйлар. Тик бу елны Русия Президенты Владимир Путинның «Яңа ел мөрәҗәгатендә» кабатларга яраткан сүзләре белән генә җөпләп куясы килә: бу ел бик катлаулы булды! 
АКЧАҢ БУЛСА – БАРАСЫ
Аның каравы, ел ахырында ил тарихына кереп калачак вакыйга да булып узды бит әле! Нинди дисәгез, 21нче декабрьдә Мәскәүдән Казанга кадәр М-12 «Восток» тизйөрешле түләүле автомагистральнең бөтен маршруты буенча хәрәкәт башланды. М-12 трассасының соңгы участогын ачу тантанасында Русия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша катнашты. 
810 чакрымлы автотрасса 3 елга якын вакыт эчендә сафка бастырылды. Ул Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия белән Татарстан территорияләре аша уза.
– 2023нче ел йомгаклары буенча Русиядә 31 мең чакрымнан күбрәк юл төзелде һәм төзекләндерелде. Ышанычлы транспорт артерияләре Русия өчен стратегик әһәмияткә ия. Төбәкләрдә, Донбассны һәм Новороссияне дә кертеп, 188 миллион квадрат метрдан артык асфальт бетон түшәлде. Бу рекордлы күләм һәм илебезнең юл челтәрен үстерүгә, халыкның тормыш шартларын яхшыртуга саллы өлеш, – диде Русия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша.
Президент әһәмиятле транспорт магистрале төзелешендә катнашкан белгечләргә, эшчеләргә, инженерларга, проектлаучыларга рәхмәт әйтте.
– М-12 трассасы 3 ел эчендә төзелде, элек мондый колачлы һәм катлаулы инфраструктура проектлары андый кыска срокларда бер дә башкарылмады. Бу проект – киләчәккә үрнәк һәм эшчәнлек юнәлеше мисалы. Ул Русиянең сыйфатлы, тиз һәм колачлы итеп төзи алганлыгына дәлил. Сүз юллар турында гына түгел, ә торак, социаль һәм сәнәгать проектлары турында да бара.
Ил башлыгы әйткәнчә, яңа юлда уңайлырак һәм иминрәк булачак, йөкләр ташу күләме артачак. 
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов автотрасса ачылыр алдыннан М-12 трассасыннан, автомобильне үзе йөртеп, Казаннан Мәскәүгә барып кайткан.
– Мондый юлны күргәнем юк иде әле – бу акыл ягыннан бөтенләй башкача кабул ителеш. Трассада 4 урында сервиска туктадым, автомобильгә ягулык салдым – барысы да уйланылып эшләнгән. Автоматлаштырылган түләү башкару шулай ук төгәл эшли. Барысы да югары дәрәҗәдә.
Җиңел автомобильдә Иннополис шәһәре яныннан М-12 трассасына кереп, Мәскәүгә кадәр барсаң, түләү – 4 481 сум. «Казан» халыкара аэропорты тирәсеннән кузгалсаң, түләү – 4 800 сум. Шәле авылы яныннан М-12 трассасына кереп, Мәскәүгә кадәр барсаң, түләү – 4 998 сум. Идел аша салынган М-12 трассасы күпереннән генә чыксаң, түләү – 241 сум, башта күпердән чыгу бәясе 319 сум итеп куелган иде.
Тик бу юлдан йөрү һәркемнең мөмкинлегеннән килмәячәк. «Автодор» тарифын түләү һәм бензин салуны исәпкә алсаң, М-12 буенча җиңел машинада Мәскәүгә барып-кайту якынча 17 мең сумга төшәчәк. Ә бу гади автомобильчеләр өчен кыйммәт. Ләкин уңай яклары да бар: 6,5 сәгать эчендә башкалага барып җитәргә мөмкин. Тиз кирәк булса, түләргә туры киләчәк.
М-12 фишкаларының берсе – юл сервисының күпфункцияле зоналары (МФЗ). Монда ягулык салырга, тамак ялгарга, намаз укырга, душ керергә мөмкин. Тик мондый 6 ноктаның әлегә 4се генә тулы көченә эшли. 2 гектар мәйданны биләгән әлеге зонада «Татнефть» АЗСы урнашкан. Ул барлык төр ягулык һәм электр ягулыгы белән тәэмин ителгән. Йөк машиналарына һәм автобусларга аерым зоналар бүлеп бирелгән. Моннан тыш, балалар мәйданчыгы, воркаут-зона урнаштырылган. Проектта кер юу бүлмәсе белән душ бүлмәсе дә каралган. Машина йөртүчеләр ризалашыр: күп сәгатьлек сәяхәттән соң, җылы душтан да яхшырак нәрсә юк. Душ бүлмәсе янында барлык дин вәкилләре өчен намаз бүлмәсе куелган. «Татнефть»нең фикере буенча, аларда бернинди дини атрибутика булмаячак – Кәгъбәне күрсәтүче ук кына. 
Үзәктә ризык ассортименты әлегә тулыландырыла, әмма берәү дә ач калмаячак. Әйтик, 79 сумга өчпочмак сатып алырга мөмкин, бер стакан каһвә 149 сумга төшәчәк. Тулы төшке аш (гарнирлы ит һәм салат) өчен 250 сум түләргә туры киләчәк. 
Гомумән, күп кенә ягулык салу станцияләре әлегә кадәр файдалануга тапшырылмаган. Рәсми мәгълүматлар буенча, юл сервисының 45 объектының 19ы эшли, калганнары «актив фазада». Хәер, шунысы аңлашыла: юлны тапшыру вакыты ике тапкыр күчерелде. Башта 2027нче ел урынына – 2024нче елның җәй ае диелсә, аннары 2023нең декабре булды.
«Бизнес Онлайн» күзәтүләре буенча, «Лукойл» ягулык салу станциясендә М-12 өчен иң югары бәяләр теркәлгән. «Татнефть»тә 92нче бензин – 49,80 сум, «Газпромнефть»тә 49,40 сум торса, биредә – 50,35 сум. Токмачлы аш – 200гә, бер стакан каһвә 199 сумга җитә. Уңайлы булса да, кытыршы урыннары күп әлегә юлның. Кыйммәт булуыннан тыш, ягулык салу станцияләренең аралары ерак булуын да билгеләп үтә шаһитлар. «Ел вакыйгасы» дигән исемгә лаек булса да, М-12 трассасының «ямыйсы тишекләре» шактый әле. 
«ГЫЙНВАРДА КҮБРӘК БУЛАЧАК»
Үтеп бара торган елның тагын бер мөһим вакыйгасы – грипп. Поликлиникаларның артык йөкләнеш белән эшләве турында ишетми калмаучылар юктыр. Әлеге исемлеккә табибларның авыручыларга хезмәт күрсәтергә өлгермәве, Казан мәктәпләрендәге классларның карантинга ябылуы да өстәлә. 
«Әгәр дә ниндидер симптомнар булса, бер кая да барырга кирәк түгел, зинһар, өйдә калыгыз! Балаларыгызны өйдә калдырыгыз, коллективка кертмәгез», – дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте Роспотребнадзор Татарстан халкына. Декабрь ахырына республикада 3631 грипп очрагы теркәлгән, гәрчә бер ай элек кенә бу күрсәткеч нибары 160 булса да. Рәсми кәгазьләрдә ОРВИ белән авыручылар саны узган ел белән чагыштырганда азрак, әмма Казан поликлиникалары инде артык күп йөкләнешкә түзә алмый, ә ашыгыч ярдәм чакыручылар саны кискен арта. Яңа елдан соң, бу күрсәткеч тагын да артырга мөмкин, ди белгечләр.
Русия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, Татарстанда мәктәпләрдә сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) һәм грипп белән авыручы балалар аркасында 93 классны карантинга җибәрделәр. ОРВИ билгеләре һәм тән температурасы күтәрелү аркасында 2083 укучы карантинда. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый сыйныфларның күпчелеге (91) Казан мәктәпләрендә.
Ведомство җитәкчесе урынбасары искәрткәнчә, әгәр сыйныфта укучыларның 20 проценты һәм аннан күбрәге авыру сәбәпле, дәресләргә йөрмәсә, аны карантинга җибәрәләр. Гадәттә, карантин 7 көннән 10 көнгә кадәр дәвам итә.
Чыннан да, Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кисәк арткан. Шул сәбәпле бүген республиканың дәвалау оешмалары көчәйтелгән режимда эшләргә мәҗбүр. Табиблар, озын Яңа ел ялларыннан соң авыручылар саны тагын да артачак, дип фаразлый. 
Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту сәбәпле, республиканың дәвалау оешмалары көчәйтелгән режимда эшли башлаган. Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сүзләренә караганда, сырхауханә һәм стационарларда да, «ашыгыч ярдәм» хезмәтенә дә эш бермә-бер арткан. Кайбер районнардагы сырхауханәләрнең эш сәгатен дә арттырырга туры килгән хәтта. 
– Өйгә табиб чакыртучылар саны да артты. Шуңа күрә табибларның хәленә кереп, кирәксә-кирәкмәсә, «ашыгыч ярдәм» чакыртмасыннар иде. Температура 37гә күтәрелүгә үк «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәкми. Көн дәвамында килеп ирешкән бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак. Табиблар һәркемгә ярдәм итәчәк. Сабыр итеп көтәргә генә кирәк, – дип искәртә ул. 
«Казанферст» хәбәренчә, республикада коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы булып кала бирә. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 214766 кеше коронавирус йоктырган. Мәкерле чир 2010 кешенең гомерен өзгән. Быел ковидтан бер генә үлем-китем очрагы да теркәлмәгән. Көз башланганнан бирле Татарстанда грипп йоктыруның 3631 очрагы теркәлгән. Узган елның шул ук чорында андыйлар саны 5 меңнән арткан булган. Белгечләр, Яңа ел каникулыннан соң, елдагыча, грипп белән авыручылар саны бермә-бер артачак, дип фаразлый. 
«Русиядә Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникуллары чорына мәҗбүри битлек режимы һәм чикләүләр кертү планлаштырылмый», – дип тынычландырды атна башында Роспотребнадзор русиялеләрне. Бер атна эчендә ил буенча грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 5 процентка арткан, 41 төбәктә ул Русиянең уртача күрсәткечләреннән югарырак, дип билгеләп үттеләр ведомствода. РФ баш санитар табибы Анна Попова «үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне саклауга мөнәсәбәтне яңадан карап чыгарга», кулларны җентекләп юарга, антисептик һәм битлекләр кулланырга чакырды. 
Сакланырга тырышсак та, чир йоктыру бик җиңел. Шуңадырмы, Казан даруханәләренең кайберләрендә вируска каршы препаратларның шактый кимүе күзәтелә. Даруханәләр махсус рәвештә шундый кытлык тудырамы әллә, дип тә уйлап куясың. Әйтик, 23нче декабрь, шимбә көнне Казан үзәгендә урнашкан 4 даруханәнең икесендә вируска каршы препаратларның булмавы ачыкланды. Моннан тыш, ютәлгә каршы сиропларның кимүен билгеләп үтте фармацевтлар. 
Министрлык бар да тәртиптә, «все под контролем», дисә дә, 21нче декабрь көнне Пенза өлкәсендәге хәбәр русиялеләрне тетрәндерде. Төмәндә ял иткәннән соң, поездда барган 86 ЛНР баласын ашыгыч рәвештә ОРВИ һәм А гриппы билгеләре белән составтан чыгарганнар. Кечкенә пассажирларның берсе вафат булган, җинаять эше кузгатылган. 16 балада – А гриппы, калганнарында кискен респиратор вирус инфекциясе ачыкланган. Бу очрак бик ачык: бер поездда йөргән балаларда төрле инфекцияләр бар. Вирусларның киң «палитрасы» быелгы эпидемия сезонының үзенчәлеге булырга мөмкин.
Балалар белән барысы да аңлашыла дип уйларга була – алар куркынычсызлык чараларын үтәми, битлек кими. Тик ТАСС хәбәренчә, авыру сәбәпле, Федерация Советының быелгы соңгы утырышына 30дан артык сенатор килмәгән. Бүгенге көндә А гриппы вирусы өстенлек итә. В гриппы сезон ахырында, февраль-март айларында кушыла. Әлегә бездә А гриппы чоры.
Чирдән саклану өчен гади генә кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Кеше күп җыелган урыннарга битлек кимичә чыкмаска, кулларны-битләрне һәрчак юып торырга, урамнан кергәч, борын белән авызны яхшылап чайкатырга кирәк. Бүлмәләрне җилләтеп торырга да онытмагыз.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии