- 31.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №43 (1 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
1-6 ноябрьдә Тинчурин театры «Татарстан радиосы» белән берлектә «Татарстан» радиосында – Тинчурин театры атналыгы» дигән махсус радиопроект оештыра. Бер атна дәвамында «Татарстан радиосы»нда театр белән бәйле тапшырулар чыгачак. Проект К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.
«Татарстан радиосы» тарихы да Тинчурин театры белән бәйле. «Татарстан радиосы»ның беренче тапшыруы эфирга 1927нче елның 7нче ноябрендә чыга. 1927-1930нчы елларда радио Татар драма театры (хәзер – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) белән бер бинада урнаша.
Һәм менә «Татарстан радиосы» яңадан шул бинага кайта: күчмә радиостанция ярдәмендә Тинчурин театры бинасыннан турыдан-туры эфир оештыра. Ул 6нчы ноябрьдә 13.10 сәгатьтә башлана. «Татарстан дулкынында: «Без кабызган утлар» тапшыруында көн дәвамында эфирда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, өлкән буын һәм яшь буын артистлары белән әңгәмәләр узачак.
Комментарии