Роддом

Телевизордан күргәнем, газеталардан укыганым бар: хәзер бәби тапканда хатын-кызларны кулыннан тотып тору, тынычландыру өчен, имеш, ирләре дә катнаша икән. Безнең илдә дә кереп бара икән бу гамәл. Аллам сакласын, ир-атка күрсәтә торган гамәлме инде ул? Бәбиләгәндә хатыннар, бигрәк тә рус хатыннары, чиныйлар, акыралар, бакыралар. Ирләрнең янда торуы, без менә нинди авырлык белән сезгә бәби бүләк итәбез, дию өчен кирәкме икән?

Беренче улымны 1963нче елда Александровка участок больницасында таптым. Анда баш табиб кабинеты, шәфкать туташлары өчен бер бүлмә, бәбиләтү бүлмәсе, ана белән бәби өчен тагын бер бүлмә. Гомуми авырулар өчен 2 ирләр палатасы, 2 хатын-кызлар палатасы бар. Бер генә катлы иске агач йорт. Янәшәдә авыруларны кабул итү өчен тагын бер бина. Анысы эре-эре таштан салынган, күркәм генә. Штатта бер табиб, 4-5 шәфкать туташы, 4-5 санитарка һәм бер акушер. Завхоз-бухгалтер эшләрен бер ир-ат алып бара. Тагын мичкә белән ат арбасында су ташучы, ишек алларын себереп торучы ир-ат бар. Больницага үзебезнең тирә-күрше унлап авылдан тыш, Азнакай районының Мәндәй дигән авылыннан да бәбиләргә алып киләләр иде хатыннарны. Баш табиб ишек алдындагы иске генә бер агач өйдә яши. Ире колхоз рәисе, ике игезәк кызлары бар. Катлаулырак авырулар килсә яки берәрсе авыр бәбиләсә, аны өеннән үк кереп алалар. Баш табиб ул вакытта Еремеева Сания Бариевна иде.

Беренче улымның туар вакыты якынлаша. Өйдә каенана, каенсеңел. Бер генә бүлмәдән торган авыл өе. Ир колхоз идарәсендә бухгалтериядә эшли. Тулгак иртән үк сиздерсә дә, әле өйдәгеләргә белгертмим. Шулай кичкә кадәр өйдә генә әле эчемне, әле билемне угалап йөрдем. Караңгы төшкәч кенә ир белән җәяүләп больницага киттек. Арасы бер чакрымлаптыр. Март ае, эңгер-меңгер вакыт. Юлда туктап, берничә тапкыр уынгалап алдым. Ыңгырашмаска тырышам. Акушерка яшь кенә читтән килгән кыз. Үзенең бәби табып караганы булмагач, кеше хәленә керүне белми икән. Әле ярый санитарка Икълимә апа стакан белән су биреп, бераз эч-аркаларымны сыпыргалап, янымда йөри. Ир мине калдырды да кайтып китте. Малай төнлә туды. Иртән эшкә барышлый гына малай туганын белешкән икән. Авырып ятучы ир-атлар коридорда төрле кызык-мызык сөйләп, шау итеп көлешәләр. Хатын-кызлар бәбиләгәндә санитарка аларны ачуланып, палаталарына куып кертә. Палата ишекләре юка гына тактадан. Шуңа ыңгырашырга да куркып, тешеңне кысып түзәсең. Өскә больницаның калын фланель халатын, кайчандыр ак булып, инде соры төскә кергән яулыгын чөеп, аякка арты тапталып беткән чүәген киеп куйгач, барыбыз да бертөсле. Үз киемең белән яту тыела иде ул заманда. Һәр бәбиләгән хатын больницада бер атна ятарга тиеш. Үзем шушы авылда яшәгәч, эшләгәч, миңа күчтәнәч китерүче күп булды. Башка авылдан килеп бәбиләүчеләрне дә сыйлап тордым. Арада бер урыс хатыны да бар. Аның улы белән минеке соңыннан бергә 10нчы классны тәмамлады.

Икенче улымны 1968нче елның 8нче ноябрендә таптым. Инде «опыт» бар. Тулгак сиздергәч тә беренче эш итеп мунча яктым. Соңыннан бер атна мунчасыз яшисе бар бит әле. Суны өйдәге запаслар белән утын ягып өлгерттем. Обедка ир кайтуга инде юынып куйган идем. «Ат җигеп кайтыйммы?» – дигән иде, «Мондый катканакта нинди ат, җәяү генә барабыз», – дидем. Больницага кичке эңгер-меңгердә чыгып киттек. Туктый-туктый бер сәгатьләп барганбыздыр. Колхозда машиналар бар барын, ләкин бу бит 8нче ноябрь, халыкның ял, бәйрәм көне. Мине шәфкать туташы кабул иткәннән соң санитарканы акушерка артыннан җибәрде. Сәгатьтән артык вакыт үткәч, килделәр. Акушерка ире белән күрше авылда кунакта булган, санитарка моны шуннан эзләп тапкан. Мине карады да, тиз генә булмый әле, дип, бер буш палатага кереп йокларга ятты. Бәйрәмгә ирләр өйләренә чыгып киткәннәр икән. Төнлә белән 3 кило да 600 граммлы малай таптым.

Бер мәзәк искә төште. Бер ир хатыны бәбиләгәнне көтеп больница тәрәзәсе буенда йөри икән. Бәби тугач, моның янына акушерка чыгып: «Улыгыз бар, 3 тә 600», – дигән. «Хет 3 тә 700», – дип, акушеркага 4 мең акча сузган бәхетле ир.

Улларымның берсенә 58, икенчесенә 53 яшь инде.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии