Ак халатым – ак язмышым

Ак халатым – ак язмышым

Кышның зәмһәрир суыклары, күз ачкысыз җил-буранлы гадәти көннәренең берсендә Түбән Тегермәнлек һәм Югары Тегермәнлек авылларын тоташтыручы асфальт түшәлгән юлдан салмак атлап, кулына шактый саллы сумка тотып, берәү атлый... Ул – авылдашларына бик тә якын һәм кадерле, көн дә кирәкле булган шәфкать туташы Исламия ханым. Менә шулай инде 36 ел буена үзенең яраткан эш урыны – Югары Тегермәнлек медицина хезмәте күрсәтү амбулаториясенә ашыга. Инде бу юллардан Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә белем һәм тәрбия алган елларыннан ук атлый лабасә.

1981нче елда мәктәпне уңышлы тәмамлап, күрше кызы Энҗе (ул инде бүген мәртәбәле шәфкать туташы!) Чистай медицина училищесына юл тота. Аны да уңышлы төгәлләп, юллама белән районыбызның Күгәрчен авылына эшкә кайта. Санаулы айлар да узмый, Исламияне туган ягына – Югары Тегермәнлек авыл участок хастаханәсенә шәфкать туташы итеп күчерәләр. Бу 1984нче елның декабрь ае була. Габдулла Тукай исемендәге колхозның гомерлек мактаулылары Минневәзыйх абый һәм Сәвия апаның алты балалы гаиләсендә иң өлкәне булган Исламиягә туганнары янында яшәү әти-әнисе өчен дә куаныч булды, дисәк, ялгышмабыз. Җитмәсә, кырык ел буенча тирә-як авыллар халкының сәламәтлеге сагында торган легендар фельдшер – фронтовик Харис ага Мөбарәкшин, аның дәвамчылары булган югары белемле табиблар К.Й. Мостафина, И.Ф. Галиев җитәкчелегендә эшләү ифрат зур тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә. Исламия, җае чыккан саен: «Мин остазларым, хезмәттәшләрем шәфкать туташлары Исламия, Нурания, Роза апалар белән бергә эшләвем белән дә бәхетле», – дип тә кабатларга ярата. Һөнәр сайлау серләре хакында сораштырганда:

– Монда әдәбият укытучыларының, шул исәптән сезнең дә «гаеп» бардыр. Чөнки мәктәптә уку елларында мин олпат язучылар Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрләренең героиняларына гашыйк идем. Әле мин ул роман һәм повестьны бүген дә өстәлемдә тотам. Ак халатлы кешеләр ак күңелле була икән, дигән уйны гел күңелемдә йөрттем. Ак халатның үземнең дә язмышыма әйләнәсен сизми дә калганмын, – ди ул.

Әлбәттә, әти-әнисенең киңәшләре, Югары Тегермәнлек авылында 25 урынга исәпләнгән тәүлек буе эшләүче участок хастаханәсенең эшләп торуы да эзсез калмагандыр. Менә шулай, авылдашларының исәнлеге сагында торып узган 36 елны сагынырга бик хаклы Исламия ханым. Соңгы елларда бу өлкәдәге вәзгыять коронавирус авыруының искәрмәстән ябырылуы белән дә катлауланды. Әлеге чиргә тарыган пациентларга, хәтта аның туганнарына, гаиләләренә дә, аерым мөнәсәбәт кирәклеген ассызыклый ул. «Монда инде гади шәфкать туташы гына булып кала алмыйсың, бер үк вакытта инфекционист, психолог булу да шарт, бәлага торучыларның күңел халәте дә авырудан арынырга нык ярдәм итә», – дию белән дә мең мәртәбә хаклы Исламия ханым.

Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстанның атказанган табибы мөхтәрәм Р.Ф. Гаязовтан Исламия ханымның эшен бәяләвен үтенгәч: «Безнең районда чын ихтирамга лаек шәфкать туташларының иң алдынгыларыннан ул. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкару, һәр авыруга үтә игътибар һәм илтифат бирүе аны башкалардан аерып та тора әле», – дип, бик рәхәтләнеп җавап бирде ул.

Узган гомер – аккан су, дисәләр дә, алай гына түгел икән әле. Исламия ханымның тырыш хезмәт елларында 3 тапкыр Республика сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазьләре, район башлыгы Рәхмәт хаты, үзәк хастаханә җитәкчелеге бүләкләренә лаек булуы – әнә шуларның кайберләре генә. Ә авырудан терелгән авылдашларының чиксез ихтирам белән сугарылган йөзләгән, меңләгән ихлас рәхмәтләрен кая куясың?!

Гаилә хәлләрең сөенерлек булса, эшең дә җайлы бара шул, күңел дә тыныч, әле бүген дә исән-сау яшәп ятучы әти-әнигә дә шатлык. Ире Галимулла белән ике бала табып-багып, аларга югары белем бирделәр. Кызлары Айзилә КНИТУда укып, иң кирәкле белгечлек алды. Хәзер Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль яклау департаментында хезмәт куя. Уллары Айдар радиоэлектроника белгечлеген сайлады. Гаилә башлыгы Галимулла һәрвакыт тормышның үзәгендә кайный. Урып-җыюда гел алдынгы механизаторларның берсе булды. Җитәкчеләр аның хакында да җанга ятышлы, күңел үстерә торган мактау сүләре генә әйтәләр. Исламия ханым гаиләсенең сөенечле-шатлык кичергән мизгелләре: кызлары Айзилә малай-онык белән куандырды.

Алда ап-ак карлы кыш, Исламия ханым өчен тормышы һәрчак яз. Чөнки яз – яңа өметләр, яшәрү чоры бит. Исламия ханымга да яңа язларның яңа уңышлар, кабатланмас сөенеч-шатлыклар, рух ныклыгы, бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләр алып киләсенә ышанабыз.

Рамазан КӘБИРОВ,

Казан шәһәре

Комментарии