- 31.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №43 (31 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Газетадан Лилия Локманованың «Искәндәр Биктаһиров: «Концертларга базар хатыннары гына йөри»(№42, 24 октябрь, 2012 ел) дигән язмасын укыгач, мин дә үз сүземне әйтергә булдым.
Искәндәр Биктаһировның «Татар бик нечкә күңелле, хисчән, моңлы халык ул!» дигән сүзләре белән мин килешәм. Афәрин, рәхмәт. Безнең үз моңыбыз, үз тарихыбыз бар. Татар халкы кайгысын да, шатлыгын да күңеленнән җыр-моң аша үткәрә. Хәзер радио һәм телевизордан бөтен концерт программаларын карап була, видеотасмаларга төшерелгәне сатуда да җитәрлек. Ләкин, Искәндәр уйлаганча, концертларга базар хатыннары гына түгел, татар халкының төрле өлкәләрендә эшләп көн күрүчеләре дә бик теләп йөри. Без үзебез, хәләлем белән, Ленин исемендәге мәдәният йортында үткәрелгән һәр концерт тамашасына йөреп торабыз.
Килгән артистларны халык аягүрә басып каршы алып, шулай итеп озатып та кала. Бәлки, кайбер вакытларда зал тулы да булмыйдыр, әмма кешеләр концертка чын күңеленнән җырга, моңга гашыйк булганга килә. Базардан туңып, тамашачы арасында җылынып утыру өчен генә түгел.
Әле менә үткән ел Илсөя Бәдретдинованың «Әкияттә кунакта» дигән концертына барган идек. Мондый концертларда җыр, моң, юмор тыңлап, әкияти жанрлар аша халык үзенең бүгенге тормышын да күреп, уйланып, сабый балаларча рәхәтләнеп көлеп ала.
Күпләр, бүгенге көндә артистлар җыр сәнгатен акча чыганагына, бизнеска әйләндерде, дип уйлыйдыр. Мин моның белән дә бик килешеп бетмәс идем. Мәсәлән, «Ирек мәйданы» газетасының 13 санында яшь җырчы Раяз Фасыйховнын мондый фикере урнаштырылган: «…Татарстанның халык артисты Фәлән Фәләнов та 3-5 мең сум гына сорый, диләр. Мин шаккатам – ул бит үз-үзенә карата хөрмәт булмау дигән сүз. Ул безгә караганда да өч-дүрт мәртәбә кыйбатрак алырга тиеш».
Искәндәр Биктаһиров, Фердинанд Сәлахов, Асаф Вәлиев кебек җырчылар үз бәяләрен, дәрәҗәләрен белмиләрмени? Алар чын халык җырчылары. Чакырган җиргә баралар, бәйрәмнәрдә халык алдында чыгыш ясыйлар. Аларга да бик күп акча кирәктер. Ләкин алар базар җырчылары түгел, татар халкының горурлыгы, чын йолдызлары алар. Шуңа күрә без аларны бик яратабыз, хөрмәт итәбез.
Искәндәр Биктаһировка бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Аның ике ел элек Авиатөзелеш районы паркында, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй вакытында 40 минутка якын халык алдында чыгыш ясаганы хәзер дә хәтеремдә. Бәйрәмгә килгән барлык халык сәхнә янына җыелып, аның моңлы тавышын рәхәтләнеп тыңлады. Искәндәр, чыгыгыз, тамашачыгыз алдында концертларыгызны куегыз. Сезнең моңлы, татар халкының иң нечкә кылларын тибрәтә ала торган җырларыгыз, хәзерге базар заманасында безгә бик кирәк әле.
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.
Сез хаклы түгел, Искәндәр! ,

Комментарии