Җырчы Иркә яңа төрле бәйрәм үткәрде

Җырчы Иркә яңа төрле бәйрәм үткәрде

Татарның яңа бәйрәме барлыкка килергә мөмкин! Узган атнада, Аксубай районының Яңа Ибрай авылында җырчы Иркә Нәсел җыены дип аталган бәйрәм уздырды. Аксубайда гына түгел, бөтен дөньяда мондый бәйрәмнең әле беренче генә үткәрелүе. Нәрсә соң ул Нәсел җыены, һәм бәйрәм халыкта популярлашып китә алырмы? Бу сорауларга җавап табу өчен без дә юлга кузгалдык.

НИНДИ БӘЙРӘМ БУ?

Янәшәдә генә инеше агып торган, яшел үләнле матур бер урынга килеп җиткәч тә, халыкның шактый күп булачагын юрап куйдык. Тик менә һава торышы гына әллә ни сөендерердәй түгел: яңгыр ява башлады. Халык яңгырдан куркып, өенә кайтып китмәсен дигәндәй, алып баручылар хуплау сүзләрен яудырды гына: «Ике-өч тамчы яңгыр гына җебетми безне дуслар, шулай бит? Без – татарлар көчле халык бит ул, яңгырдан курыкмыйбыз, әйеме? Әйдәгез яңгырны куып җибәрү өчен, биеп карыйк әле!». Җыелышканнар арасыннан мәйдан уртасына чыгып, биючеләр арта башлаган иде, чынлап та, яңгыр туктады бит. Кыскасы, элек шаманнар бию ярдәмендә яңгырны чакырган булсалар, Яңа Ибрайда, киресенчә, бии-бии туктаттылар.

Яңгыр яуган вакытта, янымда утырган, кулчатырымны тотып торган 76 яшьлек Гайфетдин бабай Хәйруллин белән сөйләшеп киттек. «Ниндирәк бәйрәм булачак соң бу?», – дип, сораштырам.

– Мондый мәҗлеснең моңарчы бер дә булганы юк иде, шәҗәрә бәйрәме бу. Иркәнең Алсу исемле апасы үзенең җиде буын бабасын өйрәнгән, аннан бирегә бөтен нәселләрен дәштеләр, очрашырга уйлаганнар. Монда аларның нәселе генә түгел, авыл халкы да килә, бер утырып кайту үзе күңелле бит ул! Килгән кеше хәл-әхвәл сораша әнә…

Гайфетдин бабайның аңлатмасына өстәмә буларак, Иркәнең өчтуган апасы, Алсу ханым да, әлеге бәйрәмне ни сәбәпле уздыруларын сөйләп китте:

– Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз дигәннәр бит. Бөтен кеше дә кайсы тамырдан булуы белән кызыксынып торырга тиеш. Кем без, тамырларыбыз кая барып тоташа? Менә миңа да гаилә шәҗәрәсен төзү кызык кебек тоелды. Чөнки җиде буын бабасын белгәннәр бәхетле була дигәннәр. 2006нчы елдан алып, 2009нчы елга кадәр бу эш белән шөгыльләндем. Әлегә нәселдәге 5 буын бабамны эзләп табу бәхетенә ирештем. Безнең нәсел шул кадәр киң җәелгән икән – бу мине аптыратты да. «Эх, минәйтәм, шушы туганнарны бергә җыйныйсы иде дә, күрештерәсе иде!» – дим. Ләкин үзем генә бу эшне башкарып чыга алмам дип курыктым. Шулай бервакыт, сүз уңаеннан гына, бу фикерне Иркәгә җиткердем. Ул әйтә: «Әйдә, Алсу апа, бу эшне икәүләп башкарабыз?» – ди. Бик шатланып, риза булдым. Шулай оештырылды да инде ул.

БЕР БАБАСЫ АЛТЫН ТАПКАН, ИКЕНЧЕСЕ ҮЗЕ БАЙ БУЛГАН

Бәйрәмдә сүз җырчы Иркәнең нәселе турында гына барса да, яңгыраган мәгълүматны һәркем кызыксынып тыңлагандыр, мөгаен. Чөнки бу – бер яктан, татарның тарихы да иде. Алсу ханым Нургатина, шактый мавыктыргыч вакыйгалар турында сөйләде.

– Безнең нәселдәге бабайлар арасында балта осталары, сәүдәгәрләр, зур биләмәләргә ия байлар булган. Татар халкында бер мәкаль бар бит «туры әйткән, туганга ярамый» диләр. Бабаларым туры сүзле, тапкыр телле булган, беркайчан да ялагай булмаган. Шушы сыйфатлары өчен ерткыч кушаматы тагылган аларга. Өченче буын бабам – Фәтхетдин тирә-якка танылган ак бай булган, аның зур биләмәләре, йөгерек атлары, уңдырышлы җирләре, мәчете һәм мәдрәсәсе, үзебезнең авылда гына түгел, Чистайда да агым тегермәннәре булган. Кибете эшләп килгән. Кибетенә кыргызлар караваннар белән товар ташыганнар. Шулай ук, авылның үзәгендә аның ике катлы өе булган. Бер каты таштан, икенчесе агачтан эшләнгән. Беренче катта хезмәтчеләр, икенче катта үзләре яшәгән. Фәтхетдин бабайның олы оныгы болай искә алган: «Бабай мунчадан чыккач, җилкәсенә ап-ак тастымал асып, икенче катның балконында патефон әйләндереп, чәй эчә иде».

…Революция булгач, Фәтхетдин бабайның байлыгын талап алып, үзен Чистай төрмәсенә алып китеп, атканнар. Фәтхетдин бабайның бертуганы Ризван исемле булган. Ул 25 елга армия хезмәтенә алынган. Шушы хезмәте вакытында алтын чүлмәк тапкан да, рөхсәт алып, алтынлы чүлмәкне генералга тапшырган. Шундый гадел булганы өчен, «Георгиевский крест»ка тәкъдим ителгән. Ләкин ул аны алырга теләми. «Без – мөселманнарга тәре тагарга ярамый, мөмкин булса, сез мине армия хезмәтеннән азат итегез әле?» – дип сорый. Шуннан, тапкан байлыктан өлеш чыгарып, аны армия хезмәтеннән азат итәләр… – дип сөйли Алсу ханым.

Эзләнеп, актарып карасаң, һәр нәселнең менә шундый кызыклы вакыйгаларга бай тарихы бардыр инде ул. Кем белә, бәлки киләчәктә бу җыенны тагын да уздырырлар, бәлки анда Иркәнең туганнары гына түгел, башка авылдашларының нәсел буыннары үз тарихын сөйләр? Һәм шушы матур гадәт башка районнарга да таралып, гомумән, Сабантуе кебек үк, татарның Нәсел җыены дип аталган бәйрәме, йоласы барлыкка килергә дә бик мөмкин әле.

ХӘМДҮНӘНЕҢ ГАЛИЕ НИШЛӘГӘН?

Хәзер гади көннәрдә генә түгел, бәйрәмнәрдә дә бушлай дигән әйбер бик юк бит ул. Ә менә Нәсел җыенында, халыкка сәдака булсын дип, Иркәнең ире берничә казанда пылау пешерде. «Ирем пылауга бик оста минем», – дип, алдан ук мактап куйган иде җырчы, шуңа бу тәмле пылауны пешерүнең серен беләсебез килде.

– Төп сере шунда, мин пылау пешергәндә аңа әллә нинди тәмләткечләр кушмыйм, бары тик зира белән тоз гына салам, – дип җавап бирде Артур казаннары тирәсендә кайнашып – Бүгенге пылавым мин теләгәнчә үк таралып тормаса да, бик тәмле килеп чыкты. 15 кило ит, 15 кило дөге белән пешердем аны. Якынча, 300 кешегә җитәрлек булды…

Бәйрәмгә килүчеләргә башка төрле ризыклар белән дә сыйлану мөмкинлеге бар иде – мәсәлән, шашлык. Анысын күрше авыллардан килгән сәүдәгәрләр тәкъдим итте. Тик мәйданда кеше шуның кадәр күп иде ки, шашлык алырга су буе чират җыелды. Карап торам: бер ир түземлеге бетеп, чираттан китеп барырга теләгән иде дә, хатыны беләгеннән тотып, тиз туктатты: «Әзрәк көт! Икенче килүеңә калмый бит инде!»

Кешенең шушылай күп булуына җырчы Иркә үзе дә шаккаткан.

– Кеше җыелса ярар иде дип теләсәм дә, моның кадәр халык булыр, дип уйламаган идем. Концерт алдыннан да шушылай дулкынланганым юк иде, аякларым дер-дер калтырый, җырымның сүзләрен онытып җибәрдем хәтта! Оештыру эше җиңелләрдән түгел икән! Монда бик күп матди чыгымнар да, нервылар да, йокысыз төннәр дә булды. Ләкин бу җыенны киләчәктә дә үткәрергә уйлыйбыз. Хәзер бит халык туганлыкны онытты: кредит, башка проблемалар, интернет… Кунакка йөрешү дигән әйбер гомумән, онытылды. Шуңа күрә, ничек тә, елга бер мәртәбә булса да, шушында күрешеп, туганнар бер-берсе белән очрашырга тиеш. Безнең нәсел генә түгел, шушы мәйданда башкалар да үз туганнарын җыеп, бәйрәм оештырырга уйлыйлар икән, мин аларга кулымнан килгәнчә булышачакмын.

Бу чарада Иркәнең бик хөрмәт иткән һәм яраткан җырчысы да чыгыш ясады. Ул – Хәмдүнә апа Тимергалиева. Яңа Ибрайга беренче килүе генә түгел, яшьрәк чагында монда чыгыш ясаганы булган икән җырчының. Шуңа күрә, халык алдына чыкканда да, «Мине хәтерлисездер әле», – дип чыкты ул. Җырчыны хәтерләүләрен күрсәтергә теләпме, әллә инде аның хиты булган җырны ишетәселәре килеп, бер читтән «Галигә барам әле»не җырла әле», дип сорадылар.

– Гали үлде. Берәр Вәли табылмас микән, дип килдем әле сезгә.

Әнә шулай шаяртып, уен-көлке белән, Хәмдүнә апа мәйданны гөр итте. «Тере легенда» дип тәкъдим иттеләр аны халыкка. Һәм моны мәйдан тирәли утыручылар үзләре дә яхшы аңлый иде. Өлкән буын җырчылары аз калып бара, аларның һәр чыгышы шуның белән кыйммәтле дә.

Дистәләгән төрдәге уеннар белән дә үрелеп барган бу бәйрәм халыкка бик ошады. Күңел ачтылар, биеп-җырладылар яңа ибрайлылар. Тик туй үпкәсез булмый, диләр бит. Бу җыенны оештырган вакытта Иркәнең күңеленә тигән әйбер дә булган:

– Минем бер ярсуым бар. Мин моны әйтәм, чөнки беркемнән дә курыкмыйм. Бу чараны оештырганда үзем дә монда төшеп, өч көн буе эшләп йөрдем. Тактасын да ташыдым, блокларны да күтәреп йөрдем. Тик менә шунысы хәтерне калдырды: авыл советы рәисе безгә бер кадак та бирмәде. Шушы болынга төшеп, хәлегез ничек, дип сораучы да булмады. Әгәр дә мин үзем авыл советы рәисе булсам, минем авылда шушындый чара уздырылса, әле мин ярдәм кулын сузып, йөгереп йөрер идем. Район башлыгына зур рәхмәт, менә ул нинди ярдәм кирәк булса да, мөрәҗәгать ит, дип әйткән иде, – диде ул.

… Яңа Ибрайда әнә шундый күңелле бәйрәм узды. Әле беренче июль көнне генә Сабантуен үткәргән булуларына да карамастан, халык бу чарага да күпләп килде һәм күңел ачты. Хәер, мондый милли бәйрәмнәр беркайчан да артык булмыйдыр ул.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Аксубай – Казан

Комментарии