- 31.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №13 (28 март)
- Рубрика: Аулак өй
Арча районының Орнашбаш авылы яшьләре белән мин клубларында (ул вакытта әле клуб бик иске, җимерек хәлдә иде) очраштым. Аларның үз авыллары өчен янып-көеп яшәүләренә сокланып кайттым. Үз көчләре белән газета чыгарулары турында да шунда ишеттем. Хәтта аның кайбер саннары белән танышып та бардым.
Беренчедән, кечкенә генә авыл җирендә авыл яңалыкларын чагылдырган, кызыклы кешеләре, гыйбрәтле язмышлар турында язылган газета чыгып баруы республикада да яңалыктыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә, шәхсән минем әлегә кадәр ишеткәнем булмады. Икенчедән, бөтен авыл кешеләре уч төбендә кебек. Орнашбашка кагылышлы бер генә проблема да читтә калмый. Хезмәт алдынгылары, юбилярлар, мактаулы шәхесләр турында мәкаләләр даими чыгып бара. Аңлашыла, аларның барысын районда белеп бетермиләр, хәер, белгән очракта да һәрберсе турында район газетасында яктыртып та бетереп булмый. Әмма тормышың, язмышың газета битендә чагылдырырга лаеклы икән, нигә аны эшләмәскә?
Нинди акчага, дигән сорау туарга мөмкин. Бу мәсьәләне дә бик уңай хәл иткәннәр. Шушы авылда яшәүче яки авылда туып-үсеп, читтә гомер итүчеләр чиратлап акча бирә. Бу эш тәртипкә салынган, каршы килеп торучы юк. Һәм беренче биттә «әлеге сан авылдашыбызның (исем, фамилиясе) матди ярдәме белән дөнья күрде. Сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез!» дигән өч юллык язма чыга. Бары шул. Ә газета халыкка бушлай таратыла.
Тагын бер сорау – моның белән кем шөгыльләнә? Бу – шушы авылда туып-үскән һәм шушында яшәүче Ленар Вәлиевның тырышлыгы нәтиҗәсе. Ленарның язмалары район газетасы битләрендә дә урын ала. Яратып укыйлар, югары бәялиләр. Әмма аның осталыгы тулысынча авыл газетасында чагыла. Егет эзләнә, таба, яза… «ОрнашБаш» газетасының номер саен уңай якка үзгәрә, сыйфаты ягыннан яхшыра баруы, һичшиксез, аның хезмәте. Аннан мәкалә язу белән генә газета әзер дигән сүз түгел. Аны кулга алганчы күпме хезмәт куярга кирәк. Ленар макетын да сала, Арчага барып бастыра, хат ташучыга алып кайтып бирә.
– Юк, мин үзем генә түгел. Авылдашларыбыз – шушы проект җитәкчесе Рәдис Хәкимов белән Фәнүзә Габдрахмановаларның ярдәме бик зур булды. Исемен уйлап табудан алып, хәзергәчә булышалар. Рәхмәт аларга, – ди Ленар Вәлиев үзе.
Ничек кенә булмасын, газета чыга һәм ай саен авылда һәр йортка барып ирешә. Ә күптән түгел ул үзенең беренче өч еллык юбилеен билгеләп үтте. Анысы инде Орнашбаш клубы җитәкчесе Гөлназ Гомәрова, сәнгать җитәкчесе Илүзә Шакирова, китапханәче Венера Гәрәевалар тырышлыгы белән оешты. Авыл халкы өчен чын бәйрәм булды ул. Кунаклар кайтты, газета чыгаруда үз өлешләрен кертүчеләр сәхнәгә күтәрелде, авыл үзешчәннәре башкаруында матур җырлар яңгырады.
– Әле генә җир астыннан бәреп чыккан чишмә кебек күрәм мин бу газетаны. Газета чыгару пәйгамбәрләр заманыннан килгән. Патша чорында да булган. Шуннан гыйлем, үрнәк алабыз, – диде юбилей кичәсенә килгән авыл имамы Мөнир Касыймов. – Авыл газетабыз озын гомерле булсын, безне сөендереп торсын.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА,
Арча шәһәре

Комментарии