- 31.01.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №5 (1 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Моннан өч ел элек, ягъни 2014нче елда, газета укучыларыбыздан сөенче алган идек: нәкъ менә шул елны Казанда 93,5 FM ешлыгында «Тәртип» радиосы «сөйли» башлады («Без атом бомбасы кебек!», 1 октябрь, 2014, №39). Ул вакытта интервью алырга дип баргач, радиодагы ихлас атмосферага сокланып, бөтен күзәнәкләремә татар моңын сеңдереп, ниһаять, милләтне саклап калуда өлеш кертә алырдай радио барлыкка килде, дип сөенеп кайткан идем. Бу юлы баруымда исә андый кәеф күтәренкелеге булмады. 1нче февральдән «Тәртип» радиосының 93,5 FM ешлыгында сөйләүдән туктаячагын белеп бардым шул.
Моннан берничә атна элек хәбәр иткән идек инде: Мәскәүдә яшәүче миллиардер Владимир Лисин җитәкчелегендәге «РуМедиа» ширкәте Казандагы өч радиоешлыкны сатып алган. Болар – «Европа плюс», «Дорожное радио» һәм «Тәртип». Беренче ике радио моңарчы ничек эшләгән булса, шулай калачак, ә «Тәртип» ешлыгында урыс телендәге «Бизнес FM» радиосы «сөйли» башлый. Ягъни 1нче февральдән башлап, «Тәртип» радиосын интернетта гына тыңлый алачакбыз (сайты – http://tartip.ru/). Ә интернетның нәрсә икәнен дә белмәгән өлкәннәр милли радиодан бөтенләй мәхрүм кала дигән сүз.
…Керфекләргә кадәр туңа торган зәмһәрир суык көн. Иртәнге сәгать 9. Минем арттан ук радиога бер апа килеп керә. «Менә! 55 кешегә кул куйдырдым!» – дип, кулындагы кәгазьләрен «Тәртип»нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевага суза. Исламия апа радионы беренче көненнән башлап тыңлый икән. «Радио ябыла» дигән сүз чыгуга, иң беренче булып килеп, халыктан имза җыярга дип махсус әзерләнгән кәгазьләр алып киткән. Менә шуны тутырып алып килүе. Ризәлә ханым «рәхмәт»тән башка сүз таба алмый, күзләре яшьләнә. «Менә нинди тыңлаучыларыбыз бар бит безнең!» – ди, горурланып. Һәм өстәп куя: «Әле автомат җавапбиргечкә шалтыратучыларны ишетсәгез! Шалтыраталар, радионы япмагыз, дип елыйлар…». Ә Исламия апа кебекләр шалтыратып кына калмый, булышыйк, дип тора әнә. Саубуллашканда да: «Тагын нинди ярдәм кирәк – әйтегез генә!» – дип кабатлады Исламия апа.
Ә ярдәм, чыннан да, кирәк «Тәртип»кә. Ризәлә Исмәгыйлева интернетта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия элемтә министры Николай Никифоров һәм турыдан-туры Русия Президенты Владимир Путин исеменә петиция булдырган. Анда өч милли радиога – «Тәртип»кә, 10 елдан бирле FM ешлык ала алмый тилмерә торган «Курай»га һәм җырчы Салават Фәтхетдинов радиосына ешлык сорала. Петиция тиешле адресатына барып җитсен өчен, ун мең имза җыярга кирәк.
«Петиция булдыру, бәлки, батып баручының саламга ябышуы кебек күренәдер. Без моны, дөрестән дә, чарасызлыктан эшлибез. Без ябылабыз, бетәбез, дип кул кушырып утырсак, дөрес булмаячак. Шулай утырып, күпме мәктәпләребез ябылды бит инде. Үзебезнең авылны мисалга китерәм. Без мәктәбебезне ябасыларын белмәдек. Белмәгәч, аны калдыру артыннан йөрүче дә булмады, шулай итеп, тугызъеллык мәктәпне яптылар да куйдылар. Ә күрше Карауҗа авылында мәктәпне ябасыларын алдан белделәр, бөтен халык күтәрелде, мәктәпне саклап калдылар. Теләк булса, бөтен нәрсәне дә эшләргә була. Шуңа өмет һәм ышаныч белән алындык бу эшкә», – ди Ризәлә ханым. Берәүне дә гаепләми дә алар, безгә булышмыйлар, дип, берәүгә дә үпкәләп тә утырмыйлар. Максатлары бер – милләт радиосы булган «Тәртип»не саклап калу, аңа FM ешлык алуга ирешү.
Өч ел эчендә никадәр тапшыру яздырылган «Тәртип»тә! 93,5 FM ешлыгыннан күпме легендар шәхеснең тавышы, җыр-моңы яңгыраган! Әле тагын күпме яңгырар иде… Әле әйтеләсе күпме сүз, халыкка җиткереләсе күпме рухи җәүһәрләр бар!
«Күптән түгел 200 сумлык акчада Казан сурәте урын алсын өчен тавыш бирү булды. Бөтен Русия буенча Казан өченче урынны алды анда. Миллионлаган тавыш җыелды! Дөрес, мәҗбүри рәвештә тавыш бирдерүләр дә булгандыр, тик үз теләге белән тавыш бирүчеләр дә бик күп иде. Бу – кәгазь акча өчен. Хәзер менә безнең беләсебез килә: кешене иманга, тәрбиягә тарта торган милли рухлы радионы саклап калу өчен ничә кеше тавыш бирер икән? Без берәүне дә мәҗбүр итмибез. Кешенең үз аңында «булышырга кирәк» дигән уй кабынып, үз теләге белән тавыш бирсә, бик шат булыр идек. Ил төкерсә күл була, диләр бит», – ди Ризәлә ханым. Ул үзе дә, радионың иҗат коллективы да яхшыга өметләнә. Барыбыз да өметләнәбез!
Бу эшне халык ярдәменнән башка башкарып чыга торган түгел. Шуңа күрә безнең укучыларыбыз да читтә калмас дип ышанабыз. Интернеттагы петициягә тавыш бирү өчен, https://www.change.org сайтына кереп, «поиск» дигән җиргә «Национальные вещатели просят частоты» дип языгыз. Килеп чыккан беренче сылтамага басып, петиция текстын ачыгыз. Уң яктагы баганага үзегезнең исем-фамилиягезне, электрон почта адресыгызны языгыз һәм «ПОДПИСАТЬ» дигән язуга басыгыз. Тавыш биргәндә күрсәткән электрон почтагызга килгән хатны ачыгыз һәм, тавыш бирүегезне раслап, сылтамага басыгыз (хат берничә секунд эчендә дә, берничә минут эчендә дә килергә мөмкин, шушы хаттагы сылтамага басарга кирәк. Шуннан соң гына имза исәпкә алына).
Укучыларыбыз арасында: «Без интернетта утырмыйбыз шул», – диючеләр дә булыр. Андыйларның балалары, оныклары бардыр. Хәлне аңлатып бирсәгез, биш-ун минут вакытларын кызганмыйча, тавыш биреп чыгарлар, шулай итеп сезне дә, «Тәртип»леләрне дә сөендерерләр иде. Сайтыбызга (адресы – http://beznen.ru/) петициянең актив сылтамасын да куябыз.
Инде алай да булмаса, Исламия апа кебек эшләргә була. Редакциябездә әзер бланклар бар, шуларны килеп алып китәргә һәм, булдыра алган кадәр имза җыеп, кире безгә китереп тапшырырга була. Әлеге бланкны безнең «Вконтакте»дагы төркемебездә дә таба алачаксыз (https://vk.com/beznen). Без ул имзаларны «Тәртип» командасына илтеп бирәчәкбез. Ун мең тавыш никадәр тизрәк җыелса, шулкадәр яхшырак. Милли радиобызның язмышы хәл ителгәндә битараф булмасак иде!
Фәнзилә МОСТАФИНА
«Тәртип» радиосына безнең ярдәм кирәк!,

Комментарии