- 31.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №4 (27 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Еллар үткән саен яшьлек, анда калган дуслар сагындыра икән. Яшьлек дустым Рузалия белән ничә ел инде аралашканыбыз юк, кайда икәнлеген дә белмим. Ә беркөнне төшемә керде ул. Имеш, аны эзләтәм икән. Уянгач та, төшем турында бик озак уйланып яттым. Их, табасы иде Рузалияне. Яшьлегемә кайтып килгәндәй булыр идем!
Тумышы белән Яшел Үзән районыннан ул, әтисе Рәшит – Акъегет авылыннан. Дустымның кыз фамилиясе – Хәйруллина. Мин белгәндә, Рузалияләр район үзәгендә Комаров урамында яшәделәр. 1983-84нче елларда без Рузалия белән бергә Казандагы 22нче заводның 16нчы цехында токарь-револьверщица булып эшләдек. Минем аларга кунакка да кайтканым булды. Әнисе Пелагея ханымны тетя Поля дип йөртә идек. Рузалия үзе дә миңа – Арча районы, Мөндеш авылына кунакка кайтты. Туена да бардым әле мин аның. Шуннан соң юлларыбыз аерылды. Ул вакытта кесә телефоннары да, интернет та юк бит – шулай итеп, элемтәбез өзелде.
Яшел Үзәндә яшәүче танышларым аша да эзләтеп карадым мин Рузалияне, интернетта социаль челтәрләрдә дә эзләдем. Таба гына алмадым. Бәлки, газета укучылар арасында яшьлек дустымны танучылар булыр, бәлки әле Рузалия үзе дә «Безнең гәҗит»не укыйдыр. Мин эзләгән кеше турында берәр мәгълүматыгыз булса, хәбәр итсәгез иде.
Илсия НӘБИУЛЛИНА (кыз фамилиям – МОСТАФИНА).
Казан шәһәре.
(телефоным редакциядә)
Комментарии