«Ак чәчәкләр» килеп чыкмаган

Зур өметләр баглап көтеп алган «Ак чәчәкләр» фильмын карау бәхетенә дә ирештек. Ике ел буе, әле артыграк та булмаса, «Ак чәчәкләр» фильмын төшерәбез, дип рекламаладылар. Ярый, хуш, көтеп алдык, күрдек.

Юк, җәмәгать, булмаган бу. Сценарийны матур итеп яза алмаганнар. Югыйсә, «Ак чәчәкләр» романы аерылмый укып чыга торган роман ич. Романны укымаган кеше тиз генә төшенә торган түгел эчтәлегенә. Урысча сериаллар нинди матур, караган саен карыйсы килә. Сценариен язарга, ичмасам, рус сценаристларына бирергә иде. Әллә ничек шунда төче чыккан. Гөлшәһидә роле салкын, җансыз, китабында андый герой түгел ич ул. Фильмда ике кулын халат кесәсенә тыгып, тәрәзәдән тик карап тора. Больницада эшләүче кеше буларак әйтәм, табибларның эшсез йөрергә һич вакытлары юк. Кино дигәчтен дә инде, дөреслеккә якынрак итеп, кеше ышанырлык итеп төшерергә кирәк!

Геройларны урысча сөйләштерәләр, астына русча язылып бара бит татарча аңламаучылар өчен. Бер авыз да урысча белмәгән авыл халкы бар, аларны да исәпкә алырга кирәк иде. Романда бит автор урысча сөйләштерми геройларны. Бу ягы бигрәк ошамады. Кино булып оешып җитә алмаган, спектакль генә булып чыккан. Иң соңгы сериядә җанланып китте дә бит, табигатьне дә күрсәтә башлаганнар иде, кызганыч, бетте. Романның дәрәҗәсе төшкән.

Дөресен генә әйткәндә, карасам да ярый, карамасам да ярый дип кенә карадым. Күпме шауладылар, шәһәр саен тәкъдим итү кичәләре оештырган булдылар. Бу минем генә фикер түгел, эштә дә сөйләшәбез, күршеләр белән дә. Беркемнән дә мактау сүзе ишетмәдем әле.

Зөбәрҗәт ГАНИУЛЛИНА.

Түбән Кама шәһәре.

Комментарии