- 30.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №52 (30 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Яңа елны яратмаган, ул тылсымлы кичтә сәгатьнең унике мәртәбә сугуын көтмәгән кеше бармы икән? Үзем андыйларны белмим. Чөнки барыбыз да бу көнне ниндидер могҗизага, уңай борылышка, яңа башлангычларга өметләнә. Кечкенә чактан ук күңелгә Кыш бабай белән Кар кызы, тәм-том, бизәлгән чыршы белән кереп калган җылы гаилә бәйрәме бит ул. Сер итеп кенә әйтәм: ел саен нәкъ төнге уникедә теләк тели торган гадәтем бар. Хыялларым артык гадиме, Кыш бабайның мине үз итүеме, һәркайсы чынга ашып бара, тфү-тфү. Әйдәгез, быел бөтенебез дә Яңа елның сихри көченә ышанып, аны онытылмаслык итеп, изге теләкләр белән каршылыйк!
Яңа ел каян чыккан?
Көнчыгыш Европада әлеге бәйрәм турында беренче тапкыр XVI гасырда искә алына. Көнбатышта – 1700 елда. Ләкин күп илләрдә Яңа ел һәм Раштуаны каршылау тыелып торган, аннары янә бәйрәм ителә башлаган. Русиягә бу традицияне 1700 елда Петр I керткән. Тик ул чорда аны билгеләп үтү морзаларга гына хас булган, гади халыкта бик сирәк очраган. Революциядән соң Совет хөкүмәте Раштуа белән бергә Яңа ел бәйрәмен дә тыйган. Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан Русиядә чыршы кую – “немец гадәте” дип рөхсәт ителмәгән, 1936да гына “реабилитацияләнгән”. Шулай итеп, безнең илдә Яңа ел каршылау гадәте узган гасырның 30нчы елларында ныклап кергән. 1947дән – 1 гыйнварда, 1992дән – 1-2се, 2005тән бирле Яңа ел хөрмәтенә ун көн ял итәбез. Шактый илләрдә җитәкчеләр 12 тулганда халыкка мөрәҗәгать итә, елга нәтиҗә ясый, бәйрәм теләкләрен әйтә. Русиядә беренче мәртәбә бу төнне телевизор экраны аша 1976 елны Л.И.Брежнев чыгыш ясый.
КЫШ БАБАЙ УЛ – НИКОЛАЙ
Беребез дә Яңа елны Кыш бабай һәм аның оныгы Кар кызыннан башка күз алдына китерә алмый. Элекке рус риваятьләрендә үк тәрәзәгә рәсемнәр ясап, зәмһәрир салкыннар алып килүче Суык бабай турында әйтелә. Бабаларыбыз Суыкны озын сакаллы бер карт дип күз алдына китергән. Ләкин аның максаты балаларга тәмнүшкәләр ташу түгел, кырыс табигать шартларында калган җәнлек һәм үсемлекләргә кыш буена ярдәм итү булган. Ә бүгенге Кыш бабай бөтенләй башка образда. Аның тарихы III гасырда Урта диңгез буенда яшәгән Николай исемле кешегә барып тоташа. Риваятьләргә ышансак, Николай шактый бай гаиләдән булган һәм ярлыларга һәрдаим ярдәм итеп торган, бигрәк тә балаларны яраткан. Мәсәлән, бервакыт ул очраклы гына бер ярлы крестьян зарын ишеткән. Кызларын кияүгә бирерлек акчасы булмаудан уфтанган ул. Ә Николай яшерен рәвештә аның өенә кереп, морҗасында бер капчык тәңкә калдырган. Мичтә исә кызларның башмак һәм оекбашлары киптерелергә куелган чак була. Иртән-иртүк башмак тулы тәңкә тапкан кызларның шатлыгын белсәгез?! Шуннан бирле күп кенә Европа илләрендә балалар өчен булган бүләкне оек эченә яшереп, “изге Николайдан” дию гореф-гадәте кереп калган. Русиядә “николайчык”ларны мендәр астына, чыршы төбенә яшерергә яраталар.
Һәр илнең үз Кыш бабае. Америка һәм Англиядә – Раштуага килүче Санта-Клаус, Франциядә – Пэр Ноэль, Финляндиядә – Йоллупуке, Швециядә – Юль Томтен, Казахстанда – Аяз Ата. Ләкин безнекенең бер үзенчәлеге бар – Кар кызы исемле оныгы. Ул XIX гасырда А.Н.Островскийның “Снегурочка” әкияте нәтиҗәсендә пәйда булган. Анда ул – Кыш бабайның кызы. Урманда яшәүче, ләкин музыкага гашыйк булып, кешеләр янына чыгучы чибәркәй.
ЯҢА ЕЛ УРЫНЫНА – РАШТУА
Америкада Яңа ел ничек үтә икән? Анда өч ел яшәп кайткан Илмирдан шул хакта сораштым.
– Америкада Яңа ел – бездәге кебек купшы бәйрәм түгел. Алар 25 декабрьдә Кристмас, ягъни Раштуаны гына зурдан кубып билгеләп үтә. Хлопушка һәм салютлар атыла, балалар Санта Клаус белән фотога төшәргә чират тора, өйләргә ясалма чыршы кереп утыра, ишегаллары һәм урамнар янып торучы искиткеч сыннар белән бизәлә… Американнар өчен Раштуа – гаилә бәйрәме. Күбесе әти-әнисе янына кайта, туганнар шул көнне очраша. 20ләре чыршы төбенә кемгә икәне язылган, тартмага салынган бүләкләр куялар. Раштуа төнендә генә һәр кеше үзенә дигән бүләкләрне ачып, сюрпризга куана ала. Русиядәге кебек урамга, кеше күп йөри торган урыннарга чыршы куелмый. Шуңадырмы, халык бу төнне өендә генә утыра, 12дән соң һава алыштырып керү гадәте юк. Бәйрәмгә 1-2 атна кала кибетләрдә, ким дигәндә, 50%лы ташламалар була, “Бер бүләк өчен түлә, икене ал” дигән акцияләр еш үтә. Шундый зур дата булуга карамастан, Америкада 25е эш көне санала, ял итмиләр. Ә 31 декабрь төнендә күбесе ятып кына йоклый, бездәге иске Яңа ел кебегрәк димме соң… Үземә Русиядәге бәйрәм күбрәк ошый, чөнки биредә кар бар! Мин торган Флорида штатындагы халыкның гомерендә бер мәртәбә дә кар күргәне юк, жәллим үзләрен. Боздан ясалган сыннар, ябалак-ябалак яуган кар, үзебезнең Кыш бабай белән Кар кызы – болар, ичмасам, чын Яңа ел символлары.
КАЙСЫ ИЛДӘ НИЧЕК?
Күбесе Яңа елны безнең кебек 1 гыйнварда билгеләп үтә. Менә Кытайда әлеге гаилә бәйрәме 21 гыйнвар белән 21 февраль аралыгына туры килә. Анда яңа елга аяк баскан көнне фейерверклар җибәрү, йорттан явыз көчләрне куу өчен хуш исле таякчылар яндыру гадәте бар. Борынгы Кытайда бу көн хәерчеләр бәйрәме дип тә аталган, чөнки йортка теләсә кем керә алган. Әгәр хуҗа берәрсен кертмәсә, күрше-тирәдә яман аты таралган. Кытайлылар фикеренчә, Яңа елда табигать, җир йокысыннан уяна. Баштарак алар аны “Синьнянь” (Яңа ел) дип атаса, бүген “Чуньцзе” (Яз бәйрәме) дип йөртәләр. 1911 елның Синьхань революциясеннән соң Кытайда яңа ел исәбе кертү нәтиҗәсендә шулай үзгәрә. Бу бәйрәм Монголиядә дә шулай билгеләнә. Яңа елда йортка кунаклар күбрәк килгән саен ел уңышлырак һәм мулрак үтәчәк, дип санала. Япониядә әлеге төнне 108 тапкыр кыңгырау тавышы ишетелергә тиеш. Һәр шалтырау алты кимчелекнең берсен аңлата: ахмаклык, җиңел акыллылык, явызлык, саранлык, көнчелек һәм кыюсызлык. Ләкин һәр җитешсезлекнең дә 18 төсе бар, дип исәпли японлылар. Шул рәвешле, 108 саны килеп чыга да инде. Яңа елда әлеге халыкның өен нарат, бамбук, дөге саламнарыннан ясалган, мандарин һәм абага яфраклары белән бизәлгән кадомацу бизи. Кечкенә японлылар бәйрәм бүләкләрен ала. Мьянме да кызыклы традицияләре белән аерылып тора. Елның иң кызу көне Яңа ел бәйрәменә туры килгәнлектән, урамда һәр очраган кешегә салкын су сибү гадәте бар. Италия халкы исә бу көнне кирәкмәгән әйберләреннән котыла. Анда Раштуа пүләне яндыралар. Риваятьләр буенча ул Яңа елга кадәр пыскып утыргач, йорттагы барлык начар көчләр, узган елдагы бәхетсезлекләр юкка чыга. Яһүдләр аны Рош-ха Шан бәйрәме (ел Башлыгы) дип атый, ул 5 сентябрь белән 5 октябрь арасына туры килә. Алар уйлавынча, бу көнне һәрберсенең язмышы хәл ителә. Ягъни кеше Яңа елның беренче көнендә үзен ничек тотса, ел буе шулай эшләячәк. Аннары үз-үзеңне танып белү һәм тәүбәгә килү ункөнлеге башлана. Дини кешеләр бу вакытта ачык төстәге кием кия, балга манган алмалар ашый. Болгариядә гаиләнең иң кечкенә әгъзасы чыршы төбенә басып, Яңа ел җырын җырлый. Сәгатьләр 12 тапкыр суккач, һәр өйдә өч минутка ут сүнеп тора. Бусы – Яңа ел үбешүләре өчен. Тиздән тәңкә акча яшерелгән бәйрәм бәлеше киселә. Аны тапкан кеше киләсе елын муллыкта үткәрәчәк. Австрия халкы фарфор яки пыяладан ясалган дуңгызлар формасындагы копилка бүләк итешә. Ә Швециядә – үз кулың белән ясаган шәм, Грециядә карта колодасы бирү гадәте бар. Кубада Яңа ел җитү алдыннан таз, кәстрүл, чиләкләргә су тутыралар һәм нәкъ 12дә тәрәзәдән түгәләр. Шулай итеп, узып баручыга су кебек чиста юл телиләр. Сәгать 12 тапкыр суккан арада 12 виноград ашап куярга кирәк. Монысы киләсе елда бәхет, яхшылык һәм тынычлык кына озатып барсын өчен.
ЮЛБАРЫСЧА…
2010 ел символы – ак, металл төсендәге, көчле һәм курку белмәс юлбарыс. Астрологлар әйтүенчә, аның белән шаярырга ярамый, өмет һәм хөрмәт белән каршыларга кирәк. Узган Үгез елын мактап озатмагыз, Юлбарыска бу ошамаска мөмкин. Бу ел зур мөмкинлек һәм амбицияләр алып килә, калыплашкан консерватив кагыйдәләрдән баш тартырга чакыра. Әгәр сез сынаудан, авырлыктан курыкмаучы, гел алга омтылучы шәхес икән, бу – сезнең ел! Ул кояш астындагы урын өчен көрәш, югары дәрәҗәләр вәгъдә итә.
Юлбарыс елын каршы алганда күн, замш яки ефәктән тегелгән киемнәр сайларга тырышыгыз. Кызыл, саргылт, буйлы-буйлы тукымаларга өстенлек бирергә киңәш ителә. Ләкин бу әле чыршыга конкуренция ясап, чуар киемгә төренергә дигән сүз түгел. Астрологлар Яңа елны бар кешегә дә туфли киеп каршыларга, каеш һәм заколка ише аксессуарга акчаны жәлләмәскә куша.
Бәйрәм
табынына килгәндә, быелгы төп атрибут – шәмнәр. Алар ике төстә булырга тиеш, буй-буй, ап-ак, куе кызыл, алтын төсләр киңәш ителә. Иң яхшы сервизыгызны кулланыгыз, өстәл уртасына зур юлбарыс фигурасы, ә тәлинкәләр тирәли кечкенәләрен урнаштырыгыз. Шушы хайван рәсеме төшерелгән салфетка алсагыз, тагын да үзенчәлекле булыр. 2010 елның төп ризыгы – ит. Ул шашлык, барбекю, стейк, итле салат, духовкада кыздырылган формада булырга мөмкин. Хәзер эчемлекләр турында. Ачык яки куе кызыл төстәге графин һәм шешәләр персик, әфлисун яки кишер согы белән тутырыгыз. Иң мөһим нәрсәне исегездән чыгармагыз – исерткеч эчемлекләрне чамадан артык куллану зарарлы. Чөнки юлбарысның дошманы – маймылга охшап калуыгыз бар.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Утлы тамаша фаҗигагә китерә
Бәла – аяк астында, диләр. Узган ел мине һәм якыннарымны Аллаһы саклады. Фейерверк сатып алдым да төнлә ишегалдында аттырабыз, янәсе. Язуы вак. Күзлексез укый алырлык түгел. Ләкин башкаларның кулланганын күргән бар. Аны-моны уйлап тормадым, чыгып торган филтәсенә өскә каратып, ут төрттем. Аны шуннан өскә атыла дип торам ич. Ә ул аска карап торырга тиеш булган. Утын аяк астына бөрки башламасынмы?! Тиз генә борып өлгердем. Утлар күккә ашты.
Моны ник язам? Менә тагын шарт-шорт атышырбыз. Бәла-казалардан Алла гына саклый күрсен. Инструкцияләр укып вакыт әрәм итмибез бит, башта эшләп карыйбыз, чөнки барыбыз да Русия гражданнары. Хәзер ул пиротехника дигән нәрсәгә бик сак карыйм. Гомумән, кирәк микән ул утлар?! Үзебезне генә куркыныч астына куймыйбыз, әле табигатьне дә пычратабыз. Инде болай да газ сулыйбыз бит. Пиротехника шартлавыннан соң үзебез үк борыннарыбызны җыерабыз, югыйсә. Бәйрәмне ансыз да күңелле итеп була. Иң мөһиме – үз күңелеңне бир. Уеннар оештыр, оештырганнарында катнаш. Бәйрәм кызыксыз булмый, минемчә, әгәр үзең күңелсез кеше булмасаң.
Инде базарларга бенгаль утлары, фейерверклар, петардалар сатып алырга барсагыз, сатучыдан җентекләп сорашыгыз, язуларын яхшылап укыгыз. Саклану вакыты чыкмаганмы? Лицензия белән кызыксыныгыз. Югыйсә бәйрәм күңелсез дә тәмамланырга мөмкин. Бу нисбәттән гыйбрәтле хәлләр җитәрлек. Әнә быел Пермьдәге 150дән артык кешенең гомерен өзгән төнге клуб фаҗигасе дә – менә шул петардалар белән мавыгу нәтиҗәсе. Хокук саклау органнары рейдлар үткәрә үткәрүен, әмма намуссыз сатучылар җитәрлек. Бәйрәмегезне ямьлибез дип үлем, яралану чыганагы сатып алмагыз.
Яңа елларыбыз имин үтсен!
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии