«Этле» юл галәмәтләре…

Автостоп белән җылы якларга баруым хакында язган идем. Диңгез буенда ял итүче яшьтәшләрем белән аралашу вакытында шуны белдем: аларның да шактые бирегә минем ысул белән килеп эләккән. Кайберләре электростоп ысулын сайлаган. Аларча итеп әйтсәк, “на собаках” була инде. Мин дә Казанга электростоп юлы белән кайтырга ниятләдем: шулай җиңелрәк булыр шикелле тоелды. Диңгезгә илтүче юлны безгә таныш дальнобойщиклар өйрәтсә, бу юлы сәфәр планын әнием белән икәүләп төзергә туры килде. Колумб Американы ачкандай, кулга очраклы рәвештә килеп эләккән кечкенә генә атлас кисәген “әләм” итеп, Аллага тапшырып юлга чыктык…

“СОБАКА” ЛЫ ЮЛ БАШЫ…

Краснодар краеның Джубга шәһәрчегеннән электричкалар йөрми. Шуңа күрә Краснодарга кадәр белгән ысул – автостоп белән барып җиттек. Тимер юл вокзалындагы хезмәткәреннән Татарстанга илтүче электричка юнәлеше турында сораштык. Бу хакта ул бөтенләй хәбәрдар түгел икән. Шулай да безне вокзал начальнигы бүлмәсенә озатып куйды. Башлык безгә Ростов юнәлешендә барырга кирәклекне аңлатты.

Иртәнге тугызынчы яртыда Краснодар – Староминская электричкасына кереп “кунакладык”. Рәхәтләнеп тәрәзәдән тирә-юньне күзәтеп барганда, өч билет тикшерүче килеп кермәсенме?! Инде нишләргә? Тиз генә әнигә тегеләргә хәлне аңлатып бирергә туры килде.

– Сезнең кебекләр күп булыр монда. Киләсе тукталышта төшереп калдырабыз! – дип куркыттылар.

– Татарстанга кадәр шушы ысул белән кайтып җитәсебез бар бит, хәлгә керегез инде, – дип үтенгәч тә, безгә вагоннан чыгарга куштылар.

Нәрсә булыр икән дип кайгырышып утырганда:

– Ревизорлар сезне барыбер төшереп калдыра, – дип, ханымнар алдагы вагонга узды.

Биш сәгать дәвамында билет тикшереп, әрле-бирле йөренеп торсалар да, башка безне борчымадылар. Ревизор дигәннәре дә күренмәде, рәхмәт төшкере…

Староминскида Ростовка илтүче “собачка” ны бер сәгать чамасы көтәргә туры килде. Шул арада чәй эчеп алырга да өлгердек. Вокзал башлыгыннан алда үтәсе юл планы хакында да белештек. Сөйләшә, үтенә торгач, бу юлы да тикшерүчеләр мәрхәмәтенә ирештек. Тынычланып, вагон эскәмиясенә сузылып ятып, Ростовка кадәр рәхәтләнеп йоклап бардык…

Ростовта, нәкъ вокзалындагы шикелле тимер “авыз”га билетыңны каптырасың, аннан шәһәргә чыгасың. Ә безнеке юк бит. Инде нишләргә? Шул вакыт автоматлар күзәтүче ханым безне күреп алды да билетларны сорарга кереште. Тикшерүчеләргә зыян саласы килмәгәнлектән, безгә Шомбайга әйләнергә туры килде.

– Без чит төбәктән, билетларны сакларга кирәклекне белмәдек, шуңа чүп савытына ташлап калдырдык, – дип хәйләләп котылмакчы идек тә, тик барып чыкмады. Апаең шкаф хәтле гәүдәсе белән безне стенага кысрыклады да билет тикшерүчеләрне чакырырга тотынды. Бәхеткә, ревизорлар ерак китеп өлгермәгән булып чыкты, килеп коткардылар – шап итеп безнең ялганны дәлилләп тә куйдылар. “Шомбай”лар биредә дә җитәрлек икән…

КАПКЫНГА ЭЛӘКТЕК…

Уух, ул Ростов дигәннәре! Үзәкләргә үтә торган җир булып чыкты бит ул шәһәр. Чыгуын чыктык, тик яңадан перронга үтәсе бар бит әле – Чертково дигән шәһәргә юл тотасы. Әни кемнәргә генә мөрәҗәгать итеп карамады биредә! Вокзал начальнигы, техник бүлек башлыгы, вокзал буенча дежур торучы ханым, милиционерлар – әмма берсе дә безне перронга билетсыз чыгармады. Аптырагач, перронга тимер рәшәткәләр аша сикереп чыгарга план кордык. Тик өметебез шундук челпәрәмә дә килде: вокзал тирәли йөренеп торучы милиция хезмәткәрләренә юлыктык. Тегеләр дә тыз-быз килүебезгә аптырап, игътибарларын безгә юнәлтте.

“Собака” кузгалып китәргә дә ун минутлар вакыт калып бара. Шулчак вокзал тирәли урнашкан кибетләргә күзебез төште. Шуларның берсенә кереп, сатучыга хәлне аңлаттык: безне үзенең кибете аша перронга үткәрүен үтендек. Бик курыкса да, булышырга алынды ул. Башта разведчиктай чыгып, перронны күзәтте, аннары безгә ымлады. Аңа рәхмәтләр укып, электричканың соңгы вагонына аяк басуга, поезд кузгалып та китте…

Тагын теге ревизор, тикшерүчеләр үзәккә үтте. Биредә алар аеруча зәһәр булып чыкты. Юлда ике бригада кереп, барлык “куяннар” ны куркытып бетерде. Инәлеп – үтенүләр дә алар күңелен эретә алмады: билетсызларның барысын да вагоннан төшереп калдырдылар. Безнең хәлләр дә хөртиләнде. Ярдәмгә тагын теге үзебезнең “Шомбай”ны чакырырга туры килде. Төнгә каршы чит җирләрдә урамда каласың килмәсә, башны эшләтергә туры килә шул. Бу юлы да ысул табылды: әни журналист таныклыгын күрсәтергә мәҗбүр булды. Янәсе, без электростоп белән бушка кайту турында мәкалә язабыз. Моңарчы безгә барлык тикшерүче – ревизорлар да мәрхәмәтле булып, барысы да ярдәм иткән. Тикшерүчеләргә кызыл кенәгә тәэсирле булдымы, әллә башка сәбәпме, журналистлар берлеге ышанып тапшырган документның файдасы тиде: безне башка борчымадылар.

Тынычланып, тирә-юньне күзәтергә керештек. Вагонда тормыш кайнап тора, кемдер сата, пассажирлар очсыз товарга кинәнә. Бу якларда электричкаларда акча эшләү модада икән. Тирә-як авыллардан килеп, сөт, эремчек, каймак саталар. Күбесе яшелчә, җиләк-җимеш алып килгән. Помидор, кыярның бер килосын хәтта унбиш сумга да бирәләр. Кишер, суган, шалкан да кыйммәт түгел. Шуңа күрә сатучылар үз товарыннан бик тиз котыла. Без дә кыяр-помидорлы булдык…

ЧЕРТКОВО – ҖЕНЛЕ ҖИР…

Чертковога төн уртасында килеп төштек. Без барырга тиешле Россошь шәһәренә электричка иртәнге биштә генә була икән. Димәк, вокзалда төн кунасы. Безнең кебек поезд көтүчеләр биредә шактый, җирле халык сүзчән булып чыкты. Чертково шәһәрендә яшәүче кырык яшьлек Галина ханым белән аралаштык. Ул безгә менә нәрсәләр сөйләде:

– Чертково шәһәре шуның белән кызыклы, тимер күпер аша теге якка чыгуга, сезне чик сакчылары каршы ала. Чөнки баскычтан төшүгә, Украина республикасының Луганск өлкәсе башлана. Чик сакчылары сезнең сумкагызны тикшерә, үзегезне капшый. Гади халыкка барыбер, без ул чик дигәннәрен сизмибез, дус яшибез. Украиннар безгә арзан товар эзләп килә, без аларга барабыз. Теге якта дусларыбыз да шактый, күбебез инде туганлашып та беттек. Халык хәйләкәр, машинада таможня чыгымнарын түләмәс өчен, чик аша түгел, ә кәҗә сукмагыннан – якындагы агачлыклар аша элдерә…

Кызык җир булып чыкты бит әле бу Чертково дигәннәре! Без дә киттек чик дигән урынга – барысын да үзебез күреп ышанасы килде. Чыннан да, баскычтан төшүгә, таможня хезмәткәрләре каршы алды. Башта кызыксынып, сынап безне озак кына күзәттеләр, аннары сумкаларыбызны тикшерделәр. Озаклап паспортыбызны “өйрәнделәр”. Арырак барырга базмадык, чөнки тирә-якны караңгылык яулап алган иде. Кире вокзалга әйләнеп кайтып йокыга талдык…

РОСТОВ БҮРЕСЕ – БҮРЕ ТҮГЕЛ ИКӘН…

Иртәнге биштә безне Галина ханым уятты. Тиз генә юынып – чистарынып, электричкага кереп утырдык. Биредә дә тикшереп утырталар, шуңа күрә “акыллыландык” – беренче тукталышка кадәр билет сатып алдык. Ике тукталыш узуга, тикшерүчеләр дә килеп җитте. Боларына бернинди аңлату, үтенү, инәлүләр дә тәэсир итмәде…

– Билетыгыз юк икән, димәк, тамбурда барыгыз, – дип, безгә чыгарга кушып, үзләре икенче вагонны тикшерергә китте.

Алар күздән югалуга, болардан бик тиз котылдык дип, тынычлап калдык. Тик озак шатланырга туры килмәде, контролер ханымнарның берсе кире әйләнеп килеп, безне тамбурга чыгарып җибәрде. Өч сәгать аяк өсте басып барырга туры килде…

Биредә тагын бер үзенчәлекле хәлгә тап булдык. Вагоннар буйлап бездәге шикелле милиционерлар түгел, ә казаклар йөреп тора. Бу юлы кулларына чыбыркы тоткан атаман белән есаул кизү тора иде. Безнең тирәдә тамбурда тәмәке тартучы егеткә шундук кисәтү ясадылар, чыбыркылары белән кизәнеп тә алдылар. Теге шундук тәмәкесен тиз генә сүндереп, шып булды…

Яныбызга тагын бер егет “сөргенгә” җибәрелде. Утыз яшьлек Артем акчасыз калган. Бу якларга Мәскәүдән гаиләсе белән кунакка кайткан ул. Чертково шәһәренә дусларына кунакка барган җирдән уен салонына кереп, өч тәүлек эчендә 150 мең сум акчасын оттырган.

– Менә хатын янына кайтып барыш. Фашист солдатыдай аягына егылып бирелергә исәп… Кичерерме – юкмы, Ходай белсен, – дип, Евдаково станциясендә төшеп калды Артем…

МИХНӘТЛЕ ЮЛЛАР… БӘХЕТЛЕ ЮЛЛАР…

Россошь – Лиски – Таловая – Поворино арасын ревизор тикшерүләре, үтенү, ялыну – ялварулар, мең михнәтләр аша узып, Балаково шәһәренә килеп җиттек. Киләсе Ртищево станциясенә кадәр барасы “собака”ны ун сәгатьләп көтәргә тиеш идек. Алда барасы юл да артык озын тоелды: Воронеж – Липецк – Рязань – Новгород – – Казан. Чөнки без Лиски шәһәреннән соң әйләнгеч юнәлеш сайлаганбыз икән. Электричкалардагы сорану- инәлүләр үзәккә үтү, “собака”ны озак көтәсе булу, әйләнгеч юл – болар барысы да безне белгән автостоп ысулын сайларга мәҗбүр итте.

Балаково шәһәреннән автобуска утырып, трассага юл тоттык. Шактый басып торырга туры килде эссе челләдә! Ниһаять, бер рәхмәтле бәндәсе туктап, безне Саратов шәһәренә кадәр җиткерде. Әлеге игелек иясе Екатерина Сабаева булып чыкты. Ул Саратов шәһәрендә гинеколог булып эшли. Чираттагы ялга чыккан, Балаково шәһәрендә яшәүче әбисенә булышырга барган булган, шуннан кайтышы икән. Аның белән 280 чакрым араны выжылдаттык кына. Екатерина безне күчтәнәчләр төяп озатты хәтта: кое суы тутырылган ике шешә су, тәмле алмалары белән…

Саратов өлкәсенең Левково дигән җирлегендә шактый озак чиләнергә туры килде. Искитәрлек хәл: Татарстаннан килгән өч “длинномер” һәм җиңел йөртүченең берсе дә безне утыртырга ризалашмады!!! Менә сиңа якташлар. Юкка гына җирле халык бу урынны “Бермудский треугольник” дип атап йөртми торгандыр. Аның каравы, Кировтан Денис исемле ир-ат Саратов өлкәсе, Сызрань, Ульян өлкәләре аша берсүзсез алып кайтырга ризалашты. Аның белән бергәләп тагын 320 чакрымны үттек.

Денис белән саубуллашып машинадан төшүгә, яныбызга Америка фреглайнеры килеп туктады! Заказ буенча диярсең, ис китәрлек хәл. Александр Краснодардан Казанга бәрәңге ташый икән. Юлда, Саратов тирәсендә, безне күреп калган булган. Тик кызу бару сәбәпле, машинасын туктата гына алмаган. Бу юлы, ерактан күреп алып, безне Ульян шәһәреннән Казанга кадәр фреглайнерында өйгә кадәр диярлек алып кайтты. Помидор-кыяр, тәмле, хуш исле Краснодар чәе белән сыйлады.

Менә шундый рәхмәтле бәндәләр ярдәме белән без Казанга да кайтып җиттек. Дөньяда начар кешеләргә караганда яхшылары күбрәк икәненә инандырды мине “собакалы – автостоплы” юл. Өйгә кайтып ике-өч көн узуга, барлык юл михнәтләре онытылды. Хәтердә бары тик гүзәл, искиткеч мизгелләр генә уелып калды.

Бу мәкаләм зарлану түгел, а бары тик “собакалы –автостоплы” сәфәр хакында дөрес, уйдырмасыз, самими бер ядкарь генә. Автостоп, электростоп белән сәяхәткә чыгарга теләүчеләргә, бәлки, бу бер дәрес – өйрәтмә булып та хезмәт итәр дип ышанам. Мондый сәфәргә чыгарга теләсәң – җиде кат уйла, бер кат кис.

Юлия АНДРЕЕНКО

Комментарии