Эх, студент еллары!

Озын бәйрәм ялларыннан соң студентымны кабат укырга озаттым бүген. Тәмле-тәмле ризыклар пешереп, сумкасына атналык ризыгын тутырып, кулына кирәк-ярагына дип бераз акчасын тоттырып озаттым да, ирексездән үземнең студент вакытлар, яшьлек еллары кабаттан хәтердә яңарды.

Уку-укыту системасында үзгәрешләр булып, 11 ел уку тәртибе кереп килгән еллар. Без дә бер сыйныфка «сикереш» ясадык ул елны. Шунлык белән, элеккечә 8дән түгел, 9нчы сыйныфтан чыгып китәргә карар иттек без авылдаш кызым белән мәктәптән. Ул вакытта «Нинди һөнәр сайларга?» дигән карар алдан кабул ителгәндерме, юктырмы, без укуда икебез дә сынатмаган укучылар буларак, тоттык та бер мизгел эчендә Бөгелмәгә укытучылыкка укырга китәргә уйладык. Азнакайдан да арырак чыгып йөрмәгән балалар буларак, урысчабыз да такы-токы гына. Шәһәрнең шактый гына текә кызлары арасына барып керүне күз алдына китерәсездер! Алай да, икәү булгангадыр, үзебезне ышанычлырак тоя идек без. Үзебез төсле, башка районнардан җыелган, татар авылларында туып үскән кызлар белән дә дуслаштык. Баштагы мәлләрдә урысча уку, әлбәттә, бик җиңелләрдән бирелмәде. Бигрәк тә математика дәресләрендә авыр иде. Ни дисәң дә «кушу-алу, тапкырлау-бүлү» дип өйрәнгән балалар бит без, «вычитание, прибавление, умножение, деление»ләрне бик аңлап бетермибез ул чакта. Кайбер фәннәрдә мәрхәмәтлерәк укытучылар без авыл балаларын жәлләп: «Ярар, әйдә балакаем, татарча булса да сөйлә!» – дип рөхсәт бирүгә, китә идек татарча тезеп! Ул фәннәрнең чеп-чи урыс укытучылары бер генә татарча сүзне аңламасалар да!

Иң мөһиме – безнең заманда уку бушлай иде. Хәзерге ата-аналар кебек, ярый әле әти-әниләребезгә «Каян акча җиткерергә?» дип баш ватарга туры килмәгән ул вакытта. Чөнки авыл җирендәге хезмәт хакларының ничек икәнен үзегез беләсез, ташка үлчим генә. Ярый инде авыл кешесе ул заманнарда күпләп мал тота, сарыгын-сыерын үстерә иде. Элекке вакытларны хәзерге белән чагыштыра башласаң, җир белән күк аермасы инде ул, әлбәттә.

Сүз башым студентны озату турында иде бит әле. Безне дә әти-әниләр икешәр сумка күчтәнәчен: итен, сөтен, каймагын, кайнатмасын, башка тәм-томнарын төяп озаталар иде. Тулай торакка яллардан соң көчкә күтәренеп килеп керәсең дә, тезеп саласың «байлыкларны» өстәлгә. Аның пешкән тәм-томы бер-ике көндә ашалып бетә. Каймак, кайнатма банкалары да атна азагына кадәр чыдамый. Чөнки дәресләрдән соң ачыгып кайтып керүгә, ипигә мул итеп ягып, иң беренче шулар белән чәй эчеп, тамак ялгап аласың. Аннары инде дәресләр карый башлаганчы кичкә ашарга куясың. Ул күбрәк йә аш, йә кызган бәрәңге була бит инде. Элекке кебек шәһәрдә Макдональдслар, Бистролар юк, кафелар да сирәгрәк. Шуның өстенә акча ягы да чамалы. Кафега барсак та, өстенә шоколад сибелгән мороженое белән сыйланырга бара идек без сирәк-мирәк.

Безнең бөтен тулай торакка бер аш бүлмәсе иде. Шунда олы гына плитә тора. Кем алданрак ашарга куеп өлгерә, шуның ризыгы тизрәк әзер була. Әле кайвакыт аш пешерергә дип салып куйган итеңнән дә «җилләр исеп куя». Сирәк-мирәк андый хәлләр дә булгалый иде. Ә инде ашарга әзер булганчы плитә белән ике арада йөгереп йөри-йөри, тамак үзеннән-үзе «туеп киткәндәй» була. Капкалап алгач, инде төнге 12ләргә кадәр (кайвакыт озаграк та) өй эше эшлисең, төрле дидактик материаллар ясыйсың, сызасың, бозасың дигәндәй...

Бөгелмәдә укыган вакытта иң беренче тапкыр рус театрына барган да хәтердә калган. «Деревья умирают стоя» дип атала иде ул. Спектакль барышында артистлар уйный торган сәхнәнең аска төшеп киткәнен күреп (авыл баласы каян белсен андый җайланмаларны!), авызларыбызны ачып, шаккатып калган идек.

Студент вакытта авылны сагынып, өйгә кайтасы килүләр үзе бер вакыйга. Беренче мәлләрне иптәш кызым белән атна уртасы дип тормадык, соңгы рейс автобуска утырып булса да кайтып китә идек. Әле бит Бөгелмәдән Азнакайга, Азнакайдан авылга кадәр автобусларга күчеп утыра-утыра шактый кайтасы. Ярый инде автобуста йөрергә айлык студент билетлары бирәләр иде ул вакытта. Кич кунып килер өчен күпме чакрымнар үтеп, интегеп йөргәнбез бит әй! Иртән таң белән тагын күзне ерта-ерта торып, попуткага чыгып (чөнки беренче рейс Бөгелмә автобусына җитешергә кирәк!), Азнакайга элдерә идек.

Тулай торакта яшәгән студент еллары безне мөстәкыйльлеккә өйрәткән, олы тормыш юлына әзерләгән. Бу чор үзенә күрә олы бер тормыш мәктәбе булган икән бит.

Баланы читкә җибәрү бер генә әти-әнигә дә җиңелләрдән түгелдер билгеле. Безнең дә әти-әниләр нәкъ безнеңчә борчылгандыр ул вакытларда. Үзең табын янына утырып, җылы ризыкка үрелгәндә дә: «Баламның тамагы тук микән, кайларда ни эшләп йөри икән?» – дип өзгәләнәсең бит. Әлбәттә, җырларда җырланганча, үсеп җиткәч, янда тоту мөмкин түгел шул инде аларны.

Студент еллары – кеше гомеренең иң матур, иң ихлас, самими чоры. Үзенең кырыс кануннары да, авырлыклары да, кызыклары да җитәрлек инде аның. Кичә генә үзебез студент идек, инде бүген балаларыбыз безнең эздән бара. Гомер мизгелләре шулай кабатланып тора. Иң мөһиме – ул мизгелләр күңелләргә якты хатирәләр генә булып кереп калсын, студентларыбызның очар офыклары киң, максатларына барып җитәрдәй булсын, юлларында бары тик яхшы кешеләр генә очрап торсын иде берүк!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии