«Два полумесяца»

Тел дигән булабыз, ә телебез көннән-көн артка таба тәгәри. Ничек итеп тәгәрәмәсен ди, аңа игътибар итүче булмаганда. Телевидение һәм радиоларда дикторларның күпчелеге татарча сүзләрне дөрес әйтмиләр. Мисал өчен: «сишәмбе» сүзе. Басым бит сүзнең ахырына, «е» хәрефенә булырга тиеш. Ә алар, «ә» хәрефенә ясый. Күп кенә дикторлар сүзләрне йота, әйтеп бетермиләр, әлеге дөрес басым ясамау гадәти хәлгә әйләнде!

Сүзем автобуслар турында булыр. Бу көннәрдә анда игълан бара: «Автотранспортное предприятие номер два, приглашает на работу водителей с категорией «D». Полный соцпакет, высокая, своевременная заработная плата, при необходимости предоставляется общежитие, бесплатное переобучение с категорий «В» и «С» на категорию «D». Время обучения два с половиной месяца». Урысчасында барысы да дөрес, тик менә татарча тәрҗемәсен инде еламыйча тыңлап булмый. Сөйләүчесе үзенчә тырышып сөйләгән, әлбәттә, тик тәрҗемәсе... Бик тә колакны кисә торган ике җирен мисал итеп китерәм: «Высокая своевременная заработная плата» дигән җирен болай ди: «Зур, вакытлы хезмәт хакы». Иң кызыгы ахырында: уку вакыты түгел, «вакыты», гына. Шулай итеп, «вакыты ике ярым ай». Тулысынча тыңласаң, иҗек саен хата анда, аларын язып тормыйм. 

Мин нишләптер ике ай ярым дигәнгә күнегеп үскән кеше. Фирдәвес Заһитовна мәктәптә татар телен бик яхшы укытты безгә... 

Бер дә булмаса, андый коточкыч мәгънәсезлекне меңләгән кеше ишетерлек җирдә яңгыратканчы, бөтенләй куймасыннар инде. Бүген урысча аңламаган кеше юк! Ике ярым ай, урысчага тәрҗемә итсәң, «Два полумесяца» була түгелме? Әйе, нәкъ шулай була! Миңа оят мондый нәрсәләрне ишетү, тикшерер кешеләре юкмы икән соң?! Мондый башбаштаклык арта бара, кая тәгәрибез соң? Минем уйлавымча, акчаны янга калдыру ниятеннән эшләгәннәр инде моны. Үзләрендә эшләүче аннан-моннан татарча белүче хезмәткәргә тапшырганнар да эшне җиңел генә хәл итеп куйганнар.

Хәтта автобус эчендә барган бер урыс: «Что то этот татарин не так говорит мне кажется?» – дип куйды. Алар да сизә дөрес түгел икәнен. Үз милләтеңә, үз телеңә бу кадәр битараф булырга ярамый бит инде! Уяныйк, җәмәгать!

Илсур МОРТАЗА,

Татарстанның атказанган артисты

Комментарии