«Ачуланма инде, брат!»

«Ачуланма инде, брат!»

Туксанынчы еллар башына кадәр Салават дигән исем башка исемнәрдән бер нәрсәсе белән дә аерылмый иде. Нәкъ шул дәвердә ниндидер үзенчәлеге, үзенә генә хас булган дорфалык катыш мөлаемлыгы белән Салават Фәтхетдинов килеп керде.

Бүген исә Салават дигән исем яңгыраса, һәр кешенең күз алдына бары бер Салават килә – Салават Фәтхетдинов! Ул – күренеш, вакыйга, манзара, тулы бер сәхифә! Аны үлеп яратучылар бик күп, шулай ук үлеп яратмаучылар да шактый... Чөнки син булдырасың икән, нәрсәдер исбатладың икән, күпләр булдыра алмый торган нәрсәләр эшли беләсең икән, шунсыз булмый!

Мин аны шул туксанынчы еллар башы дәвереннән бирле беләм. Хәтта 1999нчы елда аның алып баручысы булып та эшләп алдым. Әлбәттә, аның кебек шәхесне хурлар сәбәпләрне күп табып булыр иде – әмма минем аны беркайчан да хурлаганым булмады һәм җыенмыйм да! Аның җыр театрында эшләгәндә төрле хәлләр булды, ләкин «мин сине гомеремдә дә кичермәм!» дигән очраклар булмады. Ул беркайчан да ачык текст белән гафу үтенми – әмма гамәлләр кылып, син аны кичерерлек итә.

Булмаса булган икән – сөйлим инде шундый бер хәлне... Без Әлмәттә гастрольдә, миңа Алмаз абый Хәмзиннән «мирас» булып бар калды. Миңа кадәр ул бар бары тик бар кыяфәтендә генә, бар буларак эшләми иде. Ә мин аны эшли торган дәрәҗәгә китердем. Минем барда барлык төр диярлек эчемлек тә бар иде. Берсендә Әлмәттә яшәүче уртак дустыбыз, көрәшче, спорт мастеры Йосыпов Салават абзый концертка килде. Кочаклашып күрештек: «Мин анда алып килдем, Салаватка бирдем!» – ди бу. «Ә-ә-әй, анда эләккәч, миңа артмый инде ул!» – диеп, үземнең кәефем кырылганлыкны күрсәттем.

Нәрсә алып килгәнен аңлагансыздыр инде, «төнлә туган» эчемлек. Болай килеп чыкканга Салават абзый үзе дә кыенсынды: «Белгән булсам, аерым алып килә идем!» – ди.

Ә элегрәк, без Әлмәткә килеп төшкәч, мин Салават Фәтхетдиновның «кайнар кулы» астына эләккән идем, гаебем булмаган килеш «эт итеп» сүгелдем... Әлбәттә, минем кәеф начар, әмма сәхнәдә моны күрсәтергә ярамый, концерт матур гына башланды. Салаватның беренче чыгышы тәмамланды, тамашачы сизмәсә дә, кәефем начарлыгы Салаватка сизелгәндер инде. Минем чыгыш. Ул вакытта мин бер-берсенә охшаган урысча һәм татарча җырлардан җыелган попурри җырлый идем, борылып карасам – Салават Фәтхетдинов минем барга чыгып баскан, кулында шешә! Зур рюмкага салды да: «Эч!» – дип кереп китте. Әлбәттә, без беркайчан да концерт алдыннан, бигрәк тә сәхнәдә, хәтта сәхнә артында эчүне кулланмый идек. Ә минем эчтә үпкә хисе кайный бит әле! Мин түздем, башка номерларны игълан иттем, ниһаять, Салаватның икенче чыгышы... Ул беренче җырын җырлап бетерде, икенчесе моңсу җыр, куплет арасында миңа борылды бу. Мин шул вакытта теге рюмканы тоттым да каплап куйдым! Ә ул!? Баш бармагын күрсәтеп: «Во!» – диде дә җырлавын дәвам итте. Менә ышанасызмы юкмы – шул вакытта, яныма килеп, аркамнан кагып: «Ачуланма инде брат!» – дигән кебек хис иттем! Бер үпкәм дә калмады.

Бүгенге көндә безнең мөнәсәбәтләр бик әйбәт, кемгә ничектер, мин аны ихтирам итәм, кем әйтмешли, Салават – Салават инде! Ул милләтебезнең беренче номерлы җырчысы исеменә лаек, ул Аллаһы Тәгаләнең яратып тудырган баласы. Һәм ул инде 34нче сезон тамашачыны үзенең традициягә кергән концертлары белән сөендерә. Әгәр яратмасак, август җиткәнне көтеп тормас идек. Адәм баласына традицияләр булдыру хас, нигә матур традиция булгач, кулланмаска?!

«МЕНЯ КОРМИТЬ!» ЯКИ САЛАВАТНЫҢ ПОПУГАЕ

Мин «Салават» җыр театрында эшләгәндә Салаватның Жако токымлы «Кацо» исемле попугае бар иде. Ул исә шактый зур попугай санала, сөйләшә иде. Дөресрәге, төрле сүзләр кабатлый һәм төрле авазлар чыгара. Яшерен-батырын түгел, аның лексиконында берничә сүгенү сүзе дә бар иде. «Козел» дигән сүзне әйтергә ярата, телефон шалтыраган тавышны чыгара. Ул вакытлар Салаватның Чаллыдан Казанга күченеп бетереп яткан чоры, шуңа да аның шәхси тормышы да, профессиональ эшчәнлеге дә ике шәһәрдә бара иде. Салаватның студиясе Чаллыда, мин инде Казанныкы булганга, шул студиядә яши идем. Анда тәртип саклап торучы, кирәк булса ашарга пешерүче Мәдинә исемле ханым бар. Әлеге попугай күпмедер вакыт шул Мәдинәдә торган икән. Шунлыктан «Кацо» аның исемен өч төрле итеп әйтә иде (өендә димәк Мәдинәгә шулай эндәшкәннәр). Беренчесе – Мәдинә, татарчалатып, икенчесе – Мадин, ә өченчесе – Мадина.

Әлеге попугай күпчелек вакыт шушы студиядә яшәде. Кергән бер кеше аның белән сөйләшергә, теләсә нинди ризык бирергә тырыша. Шунлыктан аның читлеге астына: «Меня не кормить всякой ерундой!» – дип язып ябыштырылган иде.

Көннәрдән беркөнне «Кацо»ны Казанга алып киттеләр, ул көннәрдә Салават барысына да ял бирде, ә минем барыр җирем юк, берүзем шул студиядә ятам. Тәрәзә янында басып тора идем, Салават белән Әлфред Якшимбетов килеп туктады. Мин тиз генә бер бит кәгазьгә язу язып кулга тоттым да попугай урынына барып утырдым. Менә ишек ачылды – болар керде, мин исә «Кацо» чыгара торган авазлар чыгара башладым. Тегеләр сөйләшеп кереп барган җиреннән тынып калды, сак кына атлап бүлмәгә керделәр. Салават минем язуны укыды да, «егылды»... Ә мин анда болай дип язган идем: «Меня кормить! Но не всякой ерундой!». Көлеп туйгач Салават болай ди: «Килеп керсәм, «Кацо» тавышы! Аның Казанда икәнлеген белсәм дә, күңелгә ниндидер шик керде, авазлары шул ук бит!»

Салават яхшы дәрәҗәдәге шаяртуларны бик ярата ул. Сәхнәдә дә: «Миннән теләсәгез ничек көлегез, тик сыйфатлы һәм тамашачыга кызык булсын!» – дия торган иде мин эшләгән дәвердә. Урысча әйткәндә, самоирония дигән нәрсә бик кирәк. Әгәр кеше, бигрәк тә сәнгатьтә, үзеннән көлә белми икән, ул бәхетсез! Ә Салаватта самоирония бик көчле, аның кешеләргә ошавының бер сәбәбе шушы. Әгәр үз-үзеңә гашыйк булып кына, купшы күркә кебек йөрисең икән, синең бәяң «өч тиен»! Бик күпләр Салаватка бары җырчы буларак, язмышның иркә баласы итеп көнләшеп карыйлар! Ә Салават – тулы бер дәвер, ул укылмаган китап кебек! Гомумән, артист тормышы читтән карап торганда гына җиңел тоела, ә ул бик авыр хезмәт! Бигрәк тә мораль яктан, солдатта булмаган кешегә солдат тормышын аңлата алмаган кебек, артист тормышының нечкәлекләрен сөйләп кенә аңлатып булмый! Хәер, нигә «артист күлмәген» үзеңә җайлаштырырга тырышырга, кирәк нәрсә түгел ул. Бөтен кеше дә популяр җырчы булып бетә алмый, һәркемнең язмышы язып куелган. Артистлар тормышны билгеле бер дәрәҗәдә матурлар, күңелле итәр өчен! Ләззәтен генә алыгыз һәм августта, Салават концертларында күрешкәнчегә кадәр!

Илсур МОРТАЗА,
Татарстанның атказанган артисты

Комментарии