Саба йортта ниләр бар

Саба йортта ниләр бар

Бүген кешене ни белән булса да шаккаттыруы авыр. Интернет челтәре аша, өеңнән чыкмыйча, дөньяның төрле музейларына, театрларына сәяхәт кылып, иң популяр җырчыларның концертларын тыңлап була. Шушы – кеше бер-берсе белән бик аз аралашкан чорда, Саба мәдәният бүлеге халыкны мәдәният йортларына, клубларга тарту өчен яңадан-яңа чаралар табарга омтыла.

Өлкән буен игътибарга, кайгыртуга аеруча да мохтаҗ. Шуңа да аларны исән чакларында хөрмәтләү, кадер күрсәтү соңгы 3 елда Саба районында киң кулланыш тапты. Игътибар, ихтирам ише төшенчәләр дефицит заманда төрле профессия вәкилләрен тулы залларга җыеп, иҗат-портрет кичәләре үткәрү бик күпләрнең күңеленә хуш килә. Олыяз авылында икмәк пешерү остасы Әбүзәр Сөнгатов, Иштуганда урманчылык мастеры Раиса Маркелова, Килдебәк авылында шофер Мөдәрис Якупов, тракторчы Мирзаян Хәбиров, Шекшедә пешекче Фирдәвес Кәбирова, Явлаштауда Татарстанның атказанган терлекчесе Ринат Шамилов, Иске Икшермәдә техник хезмәткәр Хәлимә Бәшарова, мәдәният ветераны Сабирҗан Биккинин, Олы Ныртыда мәдәният хезмәткәре Рәхимҗан, Урта Ныртыда музей хезмәткәре Сәрия Хафизова, Иләбәрдә шагыйрә Миннегөл Манихова, Саба район мәдәният йортында инженер Рөстәм Зариповның, сәхнә ветераны Вилорик Вәлиуллинның кичәләре үткәрелү, аларның һәрберсенә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшыру хакимиятнең, мәдәният бүлегенең халыкка карашын чагылдыра

Кеше хатирә белән яши, күңеле белән үткәннәрне айкый. Яшь чактагы җырларны тыңлап моңсулана, берничә мизгелгә генә булса да яшьлегендә кунакта була. Тагын нинди чаралар табып, аларның шушы шат минутлар кичерүен озайтырга?

«Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең «Серле гармун телләре» исемле концерт программасы бу юнәлештә файдалы эш башкара. Микрофон кулланмыйча, гармун-баянга гына ияреп, борынгы җырлар башкарылган бу концертны Теләче, Саба, Арча районнары тамашачылары үз итте. 1965нче елны бетерелгән Шмидт авылы, 1982нче елда яшәүдән туктаган Көек (Салтыган Ключ) авыллары урыннарында зур итеп басу капкалары ясап, җигүле атларда егет-кызларның бирнә җыеп, 500-600 кеше катнашында Авыл көннәре, Сабантуйлар үткәрүләре кебек чаралар дә безнең районда гына. Бу чараларның асылын аңлау өчен 50-60 ел күрешмәгән кешеләрнең шушы бәйрәмнәрдә очрашып, күз яшьләреннән оялмыйча, бик озаклап кочаклашып басып торуларына шаһит булу зарурдыр. Ә инде буш урында 300ләп кешенең бирнә җыюын хәтта күзаллау да кыен.

Сабада мәдәният учагын сүндермәүнең әллә никадәр юлын таба беләләр. Инде 2 ел Татарстанның барлык театрларындагы Сабадан чыккан күренекле артистларыбыз, эстрада йолдызларыбызны бер сәхнәгә җыеп, «Йолдызлар бураны» исемле матур концерт оештырабыз. «Саумы, Саба йорт» дип исемләнгән, Сабаның үзенә һәм авылларына багышланган җырлар конкурсы, «Начальник хатыннары» концерты да тамашачы игътибарын җәлеп итү чарасыдыр.

Хәниф ТИМЕРБАЕВ,

Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе

Комментарии