«Кырымтатарларда директорларга хәтле урамга ук чыгып каршы ала»

«Кырымтатарларда директорларга хәтле урамга ук чыгып каршы ала»

Әлки районының якташлык җәмгыяте – иң актив эшли торган иҗтимагый оешмаларның берсе. Җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Русия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева әйтүенчә, узган ел гына да 70тән күбрәк чара уздырганнар. Фронтовик-язучы Нәби Дәүлигә бюст куйганнар, Советлар Союзы герое Галимҗан Шаһвәлиевның кызлары һәм танылган сәүдәгәр Апанаевларның оныклары белән очрашу оештырганнар, Сахалин өлкәсендә якташлык җәмгыятенең филиалын ачканнар, «Без туганбыз Әлкидә» дигән җыентык һәм музыкаль альбом чыгарганнар. Узган ел тормышның кисәк онлайнга күчүенә дә бик тиз җайлашты алар, күп кенә онлайн-чара оештырдылар, берничәсендә безгә дә катнашу насыйп булды.

Әле күптән түгел Әлки якташлык җәмгыяте Кырымга сәфәр кылып кайткан. Бу хакта безгә кооперация институтының татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флера Абдуллина сөйләде. Заманында телевидениедә үзе автор һәм алып баручысы булган «Татарлар» тапшыруы белән бу якларда бик күп йөргән инде ул, хәзер менә якташлык җәмгыяте белән килеп күрү насыйп булган.

– Кырымның диңгез ярында урнашкан, тарихи урыннарга бай булган Алупка шәһәренә бардык. Биредә Сунюковлар гаиләсе яши. Равил Бәйтулла улы Сунюков гаиләсенең пансионаты бар, шунда кунак булдык. Равил әфәнде үзе – Кырым татары, ә хатыны Шәфика ханым – Ульян өлкәсендә туып үскән. Матур гаилә корганнар, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алты оныклары бар, – дип сөйләде Флера Абдуллина.

Сәфәр кырымтатарларын депортацияләүне искә алу көннәренә туры килде бит. Билгеле, ул хакта да сөйләшми калмаганнар. Депортацияләнгән авылда да булганнар.

– Равил әфәнденең әтисе Бәйтулла Акмуллаев Кырымның Каралез (Кара Ильяс) авылында туган. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән фронтка киткән. Хәбәре булмагач, гаиләсе 40 көненә аш үткәрә. Нәкъ менә шул көнне Бәйтулла Акмуллаев өйләренә кайта. Бу гаиләгә тормышның шактый ачысын татырга туры килә. Алар үз туган җирләрен калдырып китәргә мәҗбүр булганнар. 1944нче елның 18нче мае, кырымтатарларын депортацияләү көне, күңелләрендә гомерлек яра булып калган. Гомумән, монда депортация җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Шуңа күрә картмы ул, яшьме – һәр кырымтатарының йөрәгенә депортация сүзе тирән итеп уелган. Равил Бәйтулла улы әти-әнисе яшәгән авылга баргалый. Кызганыч, аларның йортында башка гаилә яши. Әтисе йортны 1933нче елда төзегән була. Алар 1975нче елда Кырымга, үз Ватаннарына кайта башлыйлар. Ләкин аларга инде башка йортлар төзергә, башка авылларны торгызырга туры килә. Бөек Ватан сугышы вакытында немецлар таулы җирлектә урнашкан 32 татар авылын яндырган. Бу җирдә 28 партизан отряды оешкан була. Шуның 10ысының командиры һәм 12сенең комиссары татар була. Равил Бәйтулла улы Сунюков безгә һәрберсе хакында бәйнә-бәйнә сөйләде. Авыллар уртасында төрбәләр сакланган. Кырым ханлыгы чорында бу урыннарга кемнәр җирләнгән икән? Киләчәктә, бәлки, тарихчылар, археологлар бу сорауга җавап табарга ярдәм итәрләр, – дип уртаклашты Флера Абдуллина.

Кырымнан бик илһамланып, яхшы тәэсирләр алып кайткан ул. «Кырым татарларында горурлык хисен күрдем. Ул югалмаган. Алар тарихларын яхшы беләләр. Казаннан килгән кунакларны бик хөрмәт итәләр. Кешеләрне хөрмәтләү, кунакчыллык сыйфатлары ачык күренә. Директор хәтле директорлар да урамга ук чыгып каршы ала, урамга кадәр озата чыга. Алар үзләренең милли хәзинәләрен кадерләп саклый. Бу – һәр гаиләдә. Ул буыннан-буынга шулай килгән. Ул чылбыр беркайчан да югалмаячак», – ди Флера Абдуллина.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии