Авылымда сәнгать сүнми

Авылымда сәнгать сүнми

Мине белүчеләр авылымнан кайтып кермәвемне белә. Әйе, горурланып, масаеп, хәтта бик күпләрне аптыратып та, туган авылымда туып-үскән нигеземне саклап ятышым. Зур гына бакчам, бал кортлары, мәңге очы-кырые күренмәс кебек тоелган төзелеш эшләре… барына да өлгер генә. Казандагы эшләр дә көтеп тормый, шулай ике арада йөгереп үтә гомерләр. Аллага шөкер, эш булып торсын, эшли алырлык сәламәтлек булсын, дип телим. Шул мәшәкатьләр белән вакытның үткәне сизелми дә кала бит. Кыскасы, мин авылыма кайтам, Казанга китәм…

Тик шунысы борчылырга мәҗбүр итә – авылым картая. Татар тарихы китапларына кереп калган, күренекле шәхесләре белән дан тоткан Арча районының Түбән Оры авылы да ялгыз карт-карчыклар авылына әверелеп бара. Күп кенә әбиләр сыерчыклар белән бергә кайтып-китеп кышны балаларында үткәрә инде. Бу юлы авылымда башлангыч мәктәпнең, балалар бакчасының, хәтта кибетнең дә ябыласын ишетеп бик күңелсезләндем. Ярый әле клублы булып калдык. 18нче гасырда төзелгән мәдрәсә ишелә язып, мәдәният учагы булудан туктаган иде. 2 ел да үтмәде, район хакимияте авылны клублы итте. Түбән Оры авылын клубсыз күз алдына китереп булмый, биредә мәдәниятле халык яши. Яше карты сәхнәдән тартынып тормый, авылыбыз үзешчәннәре оештырган концертларга тирә-як авыллардан да киләләр, клуб шыгрым тула. Менә бу юлы да шундый зур бәйрәмнең шаһиты булырга туры килде, тагын бер кат авылдашларым өчен горурлык хисләре кичереп, авылымның рухын сүндерми, данлаучылар бар әле, дип шатланып килдем Казанга.

Һәр авылның үз сандугачы, үз активисты була. Минем авылымда да бар андыйлар. Шуларның берсе Ания апа Лотфуллина. Казанда «Спартак» фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыккан, Алла сакласын, дип авыр сулап куярга мәҗбүр итә торган авырлыклар күргән, ачы язмышлар кичкән, ирен, улын югалткан ханым ул. Өлкән яшьтәге әнисен тәрбияләргә авылга кайтты, хәзер бер минутка да калдырмый шул әнисен кадерләп багып, авылдашларым арасында шушы изге гамәле белән дә олуг хөрмәт казанды. Әле сәхнә өчен дә вакыт таба. Бер генә бәйрәм дә аның чыгышыннан башка үтми. Яраталар аны авылдашларым. Берәр бәйрәм узасы булса, Ания катнашамы, ул җырлыймы, дип сорашып торалар. Бу юлы ул энесе, минем классташым Адик Нуриев белән үзләре аерым концерт оештырырга ниятләгәннәр. Адик гармунда сыздыра, бик матур җырлый да. Ания апа да җырлары белән тамашачыны моңландырды, дәртләндерде… Әлеге күркәм концертны биюләр, интермедияләр белән авылыбызның башка сәхнә йолдызлары тагын да бизәде. Сәрия Хәйруллина, Рәшидә Касимова, Әлфия Бакиева, Гөлләрия Нуриева, Гөлшаһидә Арсланова, Таңсылу Фазылҗанова, Әминә Юсупова авылдашларымның алкышларына күмелде. Түбән Оры клубында концертлар югары зәвык белән оештырыла. Үзешчәннәрне профессиональ артистлардан аера алмыйсың. Әнә бит аппаратурада тавыш көйләп утыручыга кадәр бар: Илнар Хәсәнов ничек көйле итте программаны. Клуб мөдире Ләйсән Бәрәмованың уң кулы бу коллектив. Һәр сүземне элеп алып, оештырышырга гына торалар, рәхмәт аларга, ди ул.

Концерт тәмам. Шыгрым тулы зал торып басты, тамашачы алкышлары белән бик озак җибәрми торды артистларны. Чәчәкләргә, рәхмәт сүзләренә күмделәр.

– Авылыбыз картая. Карагыз сәхнәдә басып торучы артистларыбызга. Һәркайсы инде оныклар сөя. Безнең күңелләребезне күргәннәре, безне моңландырганнары, яшьлек елларыбызны искә төшергәннәре өчен рәхмәт. Активрак булыйк, бу артистларга башкалар да иярсен. Авылыбызны яшәтик әле, диде гомерен мәктәп белән бәйләгән ветеран укытучы Язилә апа.

Әйе, минем өчен иң матур, иң яхшы концерт авылым артистлары оештырганы, иң булдыклы артистлар да авылымныкылар. Үз авылы турында сүз чыкканда күпләр шулай әйтә аладыр, мин исә, сүземне батырып әйтәм: авылдашларыма афәрин, булдырасыз. Шулай баскан җирдә тузан тузарлык итеп яшәргә кирәк. Түбән Оры авылы клубында сәхнә тоткан үз артистларыбыз, Ания апа кебек шәхесләр яшәтә ала әле ул авылны.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Арча районы, Түбән Оры авылы

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.

Комментарии