- 30.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №20 (25 май)
- Рубрика: Аулак өй
Татар радиосында иртәдән кичкә кадәр кыска такмаклар, мәгънәсез «яратам» дигән сүзләр белән тулган җырлар әйләндерәләр. Аларны башкаручы «йолдызлар» – бар да моңсыз яшьләр. Тавышларын бер-берсеннән аерып та булмый. Дикторларның исә телләре телгә йокмый, кайчак нәрсә әйткәннәрен дә аңлап бетереп булмый. Аннан көн буе смс укыйлар – моның ише күңелгә ошамаган нәрсәләр татар радиосында бихисап. «Безне яраталар, күп җирдә тыңлыйлар», – дигәннәрен дә ишетергә туры килә. Андый кыска такмаклар әйтеп һәм мактанып утырып кына танылып булмый шул ул. Анда йөрәккә үтеп керерлек, онытылмаслык моң да, үзебезне татар итеп сизәрлек бернәрсә дә юк. Мин татар радиосын тыңламыйм, яратмыйм һәм күп кешенең шулай дигәнен ишеткәнем бар. Радио хезмәткәрләренә аз гына булса да башкорт радиосын тыңлап карарга киңәш итәр идем. Шулардан өлге алып, халык күңеленә сары май кебек керсәгез иде. Аларның тапшырулары турында бик күп яза алам. Алар авыл хәлләре белән таныштырып, әллә кайчан вафат булган артистларның да моңлы җырларын халыкка ишеттереп тора. Бөек шәхесләре, үз тарихлары турында сәгатьләр буе сөйлиләр! Сез мине, бәлки, башкорт дип уйларсыз. Юк, һич кенә дә алай түгел, мин – татар! Татар радиосының да шундый булуын телим!
Гөлсинә ӘХМӘТХАНОВА,
Бөгелмә шәһәре.

Комментарии