Сыерчыклар кайтты авылга

Сыерчыклар кайтты авылга

Килде бит, авылдашлар, яз безгә дә! Сагындырып булса да, килеп җитте. Кәефләр күтәрелеп китте, көннәр матур, яшиселәр килә башлады. Рәхәт бит, табигать кенә түгел, кешеләр дә уяна. Көннәр җылыта башлауга, кышкы сытык чырайлар да бераз яктыра, елмаю төшә.

Татар халкында элек-электән килгән бер матур гадәт бар – түбә кыекларына кош оялары элү. Авылларда сыерчык оясы булмаган ихата бик сирәктер. Без сыерчык ояларын язын эләргә яратабыз. Әмма белгечләр кош ояларын көздән үк элеп куярга киңәш итә. Кышкы җилләрдә оя килеп төшми икән, димәк, нык торачак.

Бакчачылар аларны бакчаны корткычлардан саклау өчен элсә, авылныкылар – яз кошына карап хозурланыр өчен. Ә шәһәрдә җырчы кошлар авырлык күрмәсеннәр өчен эленәдер дип уйлыйм.

Кызганыч, зур кадак алып, ояны агачның йөрәгенә кадаклап куябыз. Минем әнием алай эшләтмәде. Без колга алып, ояны шуңа беркетә идек һәм капка баганасына тимерчыбык белән чорнап бастырып куя идек. Агачка яра ясатмады.

...Шул ук өй, шомырт, миләш үсә, ялгыз алмагач язлар саен ап-ак шәлгә төренә. Әни генә өйдә юк. Агач ярасы, сугыш ярасы, мәхәббәт ярасы төзәлми. Әнием, сугыш кына булмасын, дип дога кыла торган иде.

Адәм баласы яшь чакта зур өметләр белән киләчәккә карый. Чөнки нурлы көннәр алдадыр кебек тоела. Ә инде картая башлагач, карашлар артка борыла. Яшьлекнең кызыклы, гыйбрәтле хәлләре искә төшкәндә елмаеп куясың.

Әй, яшьлек, язларым булып минем яннарыма, кунакка гына кайтып кит әле. Әгәр кайтсаң, кара җимеш, күрәгә, йөзем, әнием коймагы, сөт һәм бала чакта ашап үскән мич бәрәңгесен, киләчәгебезнең ачы алмасын куяр идем өстәлгә. «Яшьлек, туйганчы аша, – дияр идем бүген. – Шатлык калган икән синең белән, үткәннәрдә».

Сыерчыклы авылымда йөрим ямьле айлы кичтә. Әй, туган җир, синең матурлыктан туеп булмас һич тә. Сугыш кына булмасын, безнең җирдә, илдә. Күкрәк сөтең тәме телемдә, догаң күңелемдә, әнием, рәхмәт сиңа, мәхәббәтле, сөйкемле балалар үстергәнең өчен.

Корбан ГАЛИЕВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии