Тагын килегез!

Тагын килегез!

Әлмәттә Илсөя Бәдретдинова концертын карарга бардык. Яратам мин аның җырлаганын, аның җырларын. Дөресрәге, аның репертуарындагы җырлар бер артистта да юк бит. Кемдер, табигатькә, кошларга багышлап, син генә аңлыйсың минем хәлемне, сандугач (сандугач ничек аңлыйдыр аның хәлен?!) дип җырлаганда, Илсөя Бәдретдинованың җырларында көн кадагына карап әйтелгән сүзләр, бөтенләй бүтән жанрда һәм бик кирәкле.

Илсөя Бәдретдинова белән «Казан егетләре» төркеме килгән иде. Әлмәттә беренче чыгышлары икән. Миңа калса, Әлмәт тамашачысы җылы кабул итте, үзләре дә рәхмәтле булдылар. Шулай да мин тамашачы буларак, тәнкыйтьме, әллә киңәш итепме бер-ике сүз әйтәсем килә. Иң беренчесе һәм әһәмиятлесе – концертны алып баручы, ягъни конферансье юк. Ул, әз-мәз мәзәк сөйләп, тамашачыны көлдерә, артистлар белән таныштыра һ.б. Гармунчы-баянчы юк, бер гитаристны санамаганда. Яздырылган музыкага кушылып җырлыйлар. «Казан егетләре» җырлаганда, сирәк-мирәк: «Әйдәгез бергә җырлыйк!» – дип, микрофоннарны да залга сузалар. Шуның белән җыр ритмы югала. Залдан караганда, бик үк матур күренеш түгел, дип уйлыйм. Гармунчы, баянчы, конферансье – болар барысы да финанс ягыннан проблемадыр инде. Шулай да уйлап карарга кирәктер.

Без – Әлмәт тамашачылары, Илсөя Бәдретдиновага бәхет, исәнлек-саулык теләп, концертларын тагын көтеп калабыз.

Шәүкәт ГАЙНАНОВ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии