Гаҗәеп зат ул Шаһинур абый

Гаҗәеп зат ул Шаһинур абый

Җир йөзен ямьләп, искиткеч күп төрле чәчәкләр үсә. Ниндиләре генә юк, зурлары, кечкенәләре, тоныклары, ачыклары, төслеләре, төссезләре, алсу-гөллеләре һәм бик күп башка сыйфатлылары. Уйлап карасаң, без – кешеләргә дә санап бетергесез бик күп төрле сыйфатлар хас. Тышкы һәм эчке сыйфатлар. Дөресрәге, эчке сыйфатлар кешене күбрәк бизидер. Үзәге нык, чиста булса, тышкы кыяфәт берничек тә ямьсез була алмый инде ул. Бар шундый кешеләр, аңардан нур балкый, нур бөркелә, беркайчан да ул авыр сүз әйтмәс, үзенең карашы, торышы белән дә сиңа җиңеллек китерергә тырышыр, борчуларыңны җиңәргә булышыр, хәтта үзенең моң-сагыш капчыгы тулган булса да.

Менә шундый хас сыйфатларга ия булган кешеләрнең берсе – Әхмәтсафа улы Шаһинур Мостафин турында иде сүзем. Аның турында күп язмалар укыганым, ишеткәнем бар һәм үзенең күп язмалары белән дә танышмын. Бик сокланам аңа, гаиләләре белән дә азмы-күпме танышбыз. Игътибарлы, итагатьле, зур ихтирамга лаек, кайчандыр буй җитмәслек кешеләр итеп тә кабул иткән идек без аларны. Юк, гади ул, кешелекле. Җиңел андый кешеләр янында.

Әле күптән түгел генә «Болгар» радиосыннан Шаһинур абый Мостафин белән үткәрелгән тапшыруны тыңларга насыйп булды. Шушы тапшыруны бер сулыш белән тыңлап, үземнең бик күп сорауларыма җавап таптым. Аның шул кадәр бай иҗатына, санап та бетерә алмаслык хезмәтенә соклануым, үзенә ихтирамым тагын да артты.

Һәркем сокланырлык зат ул Шаһинур абый! Әле гаҗәеп күп хезмәтләренең җимешләрен татып, йөрәк яраларын басып, алдагы тормышларында гаилә бәхетендә, балаларының, оныкларының, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, тигезлектә яшәргә насыйп булсын, дип, гаиләбез белән изге теләктә калабыз. Эшләгән эшләренең, кылган гамәлләренең нәтиҗәсен Аллаһы Тәгалә олуг итсен!

Әлфия ЗӘКИЕВА,

Казан шәһәре

Комментарии