Артистлар үзебездә дә күп

Ел башлануга ук, президент тарафыннан, авыл сабантуйлары 5-6нчы июнь, дип тәгаенләнде.

Ни өчен авыл кешесенә үзенең бәйрәмен үткәрүне үз карамагына тапшырмаска?! Президент дөньякүләм, илкүләм үткәрелә торган спартакиада, олимпиадаларның көнен билгеләсен әнә. Авыл халкына үз өендәге тантананы да ышанып булмыймыни? Кайбер урыннардагы шикелле «Авыл көне», «Авылның туган көне», «Кичке уен» дигән булып, исем өчен ясаганчы, эшләр тәмамлангач үткәрү яхшырак та буладыр әле.

Аннары шушы гозеребезне дә җиткерәсебез килә: безнең авылларга җырчылар җибәрмәсеннәр! Сабантуйлар көне билгеләнгәч, кайсы җырчының кая барып, күпме акча эшләргә тиешлеге турында график төзелә башлагандыр алайса.

Авылларның һәркайсында мәйдан тотардай менә дигән үзешчән җырчылар бар. Казаннан килгәннәргә биргәнче, үз авылыңныкын кайгыртсаң, акчаны аларга бирсәң, яхшырак булмас идеме икән.

Узган елны Сабантуй күреп кайтырга дип Вахит авылына бардык. Имеш, Салават килә икән анда. Вахит Сабан туен элек тә бик мактап телгә алалар иде. Җиңүчегә ел саен машина куелу гына да күп нәрсә турында сөйли.

Бардык. Урыны да бик уңайлы сайланган икән. Утырып та, мәйдан тирәли басып та карау мөмкинлеге бар. Халык бихисап, район Сабан туе, диярсең. Салаватны көтәбез, ә ул юк та юк. Килми бугай, халык җыю өчен алдаганнардыр, диешә башладылар. Арып бетеп, китикме инде дип кузгалганда гына, килде үзе тагын. Тапталып беткән ике-өч җырын куйдылар да, микрофон тотып җырлаганга салышып торды.

Вахит колхозы Салаватны бик зур бәягә – 250 мең сумга алган диделәр. Әле Сабантуйдан соң кәефсез булган, бәянең яртысын гына биргәннәр, дип сөйлиләр.

Шуннан соң үзеннән-үзе ачу килә, бу артистлар тиктомалга шул кадәр сумманы алырга ничек оялмыйлар икән?

Үтенеп сорыйбыз, җибәрмәгез авылларга акча кортларын. Акчаны җитәкче үзенең кесәсеннән чыгармый, мескен авыл кешесенеке ул.

Бер төркем хатын-кызлар,

Кукмара районы

Артистлар үзебездә дә күп, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии