Тракторчы Василий, син супер блогер!

Бермәлгә югалып та калдым. Көндә үзенең инстаграм битендә көнкүрешен яктыртып баручы бу ир-егет турында мин нәрсә яза алырмын икән соң?! Әмма эчкерсез, ихлас күңелле, мәгънәле фикер йөртүче Василий Иванов белән якыннан аралашканнан соң икеләнүләрем шунда ук юкка чыкты...

Бу урында шуны языйм әле. Василий белән танышу өчен бер атна өй телефоннарына иртә-кич шалтыратырга туры килде. Иртән (иртән дигәнем иртәнге сәгать алты) шалтыратам – эшкә киткән, кичке сигезләрдә шалтыратам – кайтып җитмәгән. Икенче көннәрне кичке тугызларда шалтыратам – төнге сменага киткән. Менә шулай әрле-бирле йөри торгач чак «табыштык» без аның белән.

– Василий, хәзер сине белмәгән кеше сирәктер. Шулай да үзең белән таныштырып кит әле.

– Белмәгән кеше сирәктер дип, авылдашлар белә инде (көлә). Мин Югары Чура авылында тудым һәм шунда яшим. Кырык өч яшь. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Янильдәге киң профильле техник училищеда белем алдым. Аннан тракторчы-машинист һөнәре алып чыктым. Бүгенге көндә Вахитов исемендәге хуҗалыкта тракторчы булып эшлим. Гаиләм бар. Хатыным Алиса белән бер малай, бер кыз үстерәбез.

Василий алты балалы гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән. Техникага мәхәббәт гомер буе тракторчы булып эшләгән әтидән сеңгәндер, ди ул. Техник училищеда укыганда колхозларына практикага җибәрелгән егетнең беренче иярләгән тимер аты ЮМЗ тракторы була.

– Училищены тәмамлаганнан соң, ике ел Армия хезмәтендә булдым. Аннан кайткач, ул вакытта күп кеше читкә чыгып эшләүне хуп күргән заман иде, мин дә башкаларга кушылып читкә эшкә чыгып киттем. Чөнки колхозларның, бөлгенлеккә төшеп эшләгәнгә, хезмәт хаклары түли алмый башлаган вакытлары иде. Әмма инженер да, бригадир да читтә озак юанырга ирек бирмәделәр. Әйдә кайт, үзеңә бер трактор бирәбез, шул тракторда эшләрсең, дип көн саен диярлек шалтыратып тордылар. Кайтуга К-700 тракторына утырттылар. Ул вакытта Югары Чура үзе аерым колхоз иде. 2005нче елдан безнең колхозны Вахитов исемендәге хуҗалыкка куштылар. Бүгенге көндә яңа К-704 тракторын иярлим.

– Бу данлыклы хуҗалык кул астында эшләү авырмы?

– Нәрсә дип әйтим, үз вакытында эшләгәнеңә карап хезмәт хакын, тонналап икмәген алгач, саламын, печәнен капка төбенә үк китереп биргәч, зарлану урынсыздыр инде. Эшсез дә торып булмый бит, балалар үстерәсе, олыгайган көнгә каралты-курасын да ныгытып каласы килә. Иртә яздан кара көзгә кадәр кырдан кайтып керми диярлек эшләсәк тә уфтанасы килми. Хәзер җитешле рәхәт тормышка ияләндек бит.

– Агроном белән механизаторларның иң рәхәт ял итә торган вакытлары кыш көнедер инде?

– Юк, мин ял итәргә яратмыйм, – дип көлеп җавап бирде ул. Аннан: – Шаяртам билгеле. Яллар кыш көнендә дә бик эләкми шул. Кышын техника ремонтына йөрибез. Урам юлларын кардан чистарту да минем өстә. Бер дә ял итмибез түгел инде, ял итәбез. Колхоз чираттан бушка ял йортларына җибәрә. Вахитов исемендәге хуҗалыкта унбиш ел эшләү дәверендә Бәкердә ике тапкыр ял итеп кайттым. Эшләсәң, ашы да ялы да бар, – диде ул, елмаеп.

– Василий, эшләгән эшеңнән, тормышыңнан канәгать икәнең күренеп тора. Алга таба да уңышлар гына теләп калам сиңа. Ә хәзер, әйдә, 54 меңгә якын язылучың булган инстаграм битеңә күзәтү ясап алыйк әле. Блогер булып китәрмен дип уйламагансың дадыр?

– Юк инде. Хатыным төзеп бирде инстаграм битен дә. Ул өйрәтте ничек постлар, видеолар куярга. Аннан кызыксынып киттем дә көндә кайда булдым, нәрсә эшләдем – бөтенесен инстаграмга куя башладым. Шуннан китте инде, – дип, эчкерсез елмайды блогер.

«Сәлам дуслар», – дип, ап-ак тешләрен күрсәтеп ихластан елмаеп сәламләүче Василийны бик тиз күреп алалар. Өч ай эчендә 23 мең кеше языла аңа.

– Василий, сине бер тракторда гына күреп булмый. Бер көн ЮМЗ тракторында экскаватор белән канау казыйсың, икенче көнне үзеңнең тракторың белән җир эшкәртүдә. Берәр көннән тагын кереп карасаң, әллә нинди чит ил техникасы белән агу сиптереп йөрисең. Постларыңны күзәтеп баручыларыңның берсе юкка гына: «Самолет кына йөртәсең калды инде», – димәгәндер. Син утырып эшләгәндә ватылган ул техникаларны үзеңә ремонтларга туры киләдер бит. Болай бер техникадан икенче техникага күчеп эшләп йөрү бер дә ачуыңны китермиме әллә? Куйган видеоларыңда бер дә сизелми. Әллә сиздермәскә тырышасың гынамы?

– Нишлисең инде, төрле вакыт була. Тракторчылар авырып китәргә, йә булмаса бик мөһим эшләре чыгарга мөмкин. Менә шундый вакытларда бер-беребезне алмаштырабыз. Билгеле, кеше тракторына утырып эшләү рәхәт эш түгел. Кая барасың, кушкач эшлисе инде, – дип көлемсерәде ул.

Көн-төн басудан кайтып кермәгән Василийның өйдә эшләргә вакыты калмаса да, тол калган ике апасына ничек булса да булышырга вакыт табуына күзәтүчеләре бер тавыштан: «Афәрин, туганчылыклы егет икәнсең. Молодец!» дип хуплау сүзләре юллаганнар. Гел мактап кына торганнар мәллә диярсез. Юк шул. Тетмәсен теткән урыннары да шактый. Югыйсә, ошамый икән, карама, уз да кит кенә бит инде. Күрәсең, тискәре комментарий язып куйгач йоклавы «тәмлерәктер».

Василий чын блогер дияр идем. Бернинди реклама да куймый, кешеләрне үзенә җәлеп итәр өчен конкурслар да оештырмый. Аның куйган видеолары да тәрбия чыганагына тиң. Кую гына түгел, матур җөмләләр төзеп сөйли дә белергә кирәк бит әле. Ә анда сөйләм теле сөбханаллаһ. Шуңа күрә турыдан туры эфирлар куярга һәвәс тә ул. Иҗади сәләте дә җитәрлек Василийның. Яна елда кыш бабай булып киенү, танылган җырчыларның видеоларында төшү дисеңме, тракторының түбәсенә менеп «Малай на белом Барсе» музыкасына биеп-җырлавы гына ни тора. Боларның берсен дә кемнәргәдер ошау өчен түгел, үзенә шуннан рәхәтлек, энергия алу өчен эшләгәнен күргәнгә күрә күзәтүчеләре аны яраталар да, хөрмәт тә итәләр. Василийның 53700 язылучылары арасында бүгенге көндә механизатор һөнәренә укучы егетләр дә бардыр дип уйлыйм. Блогер абыйларының тракторда ничек итеп музыкага кушылып җырлый-җырлый җир сукалаганын, сенаж таптатканын, чәчү чәчеп йөргәнен күреп, читкә чыгып эш эзләмәселәренә иманым камил.

Василий министр тарафыннан кул сәгате белән бүләкләнүен дә, эш урыныннан бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләр бирелгәнен дә үзе әйтмәде. Кыланмыйча аралашучы, ясалмалыкның ни икәнен белмәгән, һәрвакытта да үзе булып кала белгәне өчен, син СУПЕР блогер, Василий, дияр идем.

Фәридә ХИСАМОВА,

Кукмара районы, Тырыш авылы

Комментарии