Кариев театрында «нур»лы премьера: елатты да, уйландырды да

Кариев театрында «нур»лы премьера: елатты да, уйландырды да

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрын Нуриәхмәт абый Сафиннан башка күз алдына китерү кыен. Хәер, күз алдына китереп булмас та, чөнки актер 1987нче елдан бирле биредә эшли, театрның һәрбер тузан бөртегенә кадәр хәтерли.

2021нче ел Кариев театрына нигез салучыларның берсе, Татарстан һәм Русиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин өчен юбилей елы булды. Аның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә татар яшь тамашачылар театрының киләчәге өчен нигез булып торган театр студиясе ачылды. Озак еллар театрга тугры калганы өчен хезмәттәшләре үзенә бүләк тә әзерләгән – «Арыну» спектаклендә төп рольне бүләк иткән. Тамашачы хозурына ул 21нче гыйнвар көнне тәкъдим ителде.

Нуриәхмәт абыйның сикәлтәле тормыш юлы турында гәҗитнең 1нче санында («Таякның каты башы гел әниемә эләкте», 12нче гыйнвар, 2022нче ел) язган идек инде. Гомер юлында очраган авырлыклары, чиккән михнәтләре – барысы да спектакль эчтәлегендә урын алган. «Арыну» – Нуриәхмәт абыйның ничә еллар эченә җыеп йөргән күңелсез хатирәләреннән арыну, яраларын халыкка җиткерү дип атасак та ялгышмабыз.

Спектакльнең төп герое – Хәй исемле ялгыз карт. 2021нче елда Нуриәхмәт абыйга 75 яшь тулды. Сюжет буенча, Хәйгә дә 75 яшь. Ул да 55 ел гомерен театрга бүләк иткән. Әмма ул актер булып түгел, театр сәхнәсен монтажлаучы булып эшли. Хәй янәшәсендә инде күптәннән якыннары юк. Аны бары тик истәлекләр генә яшәтә. Үткәне белән яшәгәннең киләчәге бармы? Тарих нәрсәләрне яшерә? Якын кешеләреңне югалткач, ничек яшәргә? Хәй бу сорауларның барысына да җавап эзли. Ә җавап гади – киләчәккә ышанырга һәм үз хыялыңа таба атларга.

«Арыну» пьесасы Айдар Әхмәдиев тарафыннан Нуриәхмәт Сафин өчен махсус язылган. Бу спектакльнең режиссеры һәм пьесаның автордашы – Тимур Кулов. Әле яшь булуларына карамастан, Нуриәхмәт абыйның тормышын, иҗатын өйрәнеп, шундый спектакль кую мөмкинлегенә ирешкән алар.

Нуриәхмәт Сафин – гадәти булмаган актер. Комедия булсынмы ул, драмамы – һәр очракта да сәхнәдәге Нуриәхмәт тамашачыны чын хакыйкать белән бәрелештерә. Аның геройлары сәхнәдә яшәми, ә тамашачы белән бер дулкында хәрәкәт итә. Сәхнәдәге актер тамашачыны ышандыра. Актерның эчкерсезлеге үзенә тартып тора. «Аңа режиссерның уй-ниятенә хөрмәт, партнерларга карата игътибар һәм ихлас мәхәббәт тә хас», – диләр актер турында хезмәттәшләре.

– Яшьләр театрында нишлисең дип сорый күпләр. Нишлим инде? Мин монда яшим. 55 ел эшләдең, булды, җитте диючеләр дә бар. Аягым йөргәндә, баш-аяк исән булганда театрдан китәргә җыенмыйм. Беләсеңме, кызым, сәхнә – һәр авыруга дәва ул, – дигән иде Нуриәхмәт абый әңгәмә барышында. Аның бу сүзләренә тагын бер кат инандык. Үз тормышына кагылган мизгелләр шактый булгангамы, Нуриәхмәт абый Хәй ролен түгел, үзен уйнады. Һәр сүзен Нури үзе әйтә, һәр адымын Нури үзе атлый, һәр карарын Нури үзе кабул итә иде. Юк, Нури абыйның һәрбер роле шундый. Балаларга дигән спектакльләрдә уйнаганда да һәр геройның язмышын үзе кичерә ул. Театр өчен туган кеше димичә, кем дияргә аны тагын?..

Сүз уңаеннан, премьерага юбилярны матур бәйрәме белән котлап, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да килгән иде. Ул аңа «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медален тапшырды. Ә «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова юбилярга Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшереләчәк яңа фильмда роль вәгъдә итте. Димәк, Нуриәхмәт абыйны тиздән театр сәхнәсендә генә түгел, ә телевизор экраннарында да күрә алачакбыз.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии