Бәйгегә нәтиҗә ясалды!

Бәйгегә нәтиҗә ясалды!

Хәтерегездә булса, узган елның ноябрь ахырында, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белән берлектә, «Замана кулланучысы» дип аталган бәйге игълан иткән идек. Аңа нәтиҗә ясар чак та килеп җитте. Бәйгенең җиңүчеләре билгеле!

Без әлеге дәүләт органы белән даими хезмәттәшлек итәбез, газетабыз битләрендә укучыларыбызның кулланучы хокукы белән бәйле сорауларына җавап биреп киләбез. «Хокукый инструкция» сәхифәсе бик файдалы һәм кирәкле, дип рәхмәт әйтүчеләр дә байтак. Әлеге сәхифәне даими рәвештә укып барып, белемнәрен «Замана кулланучысы» бәйгесендә сынаучылар да табылган. «Мондый конкурсны беренче тапкыр гына уздыруыбыз. Шуңа күрә, катнашучы булырмы икән, дип, куркыбрак та торган идек. Барлыгы 15 эш кабул иттек. Беренче юлга бик әйбәт күрсәткеч бу. Шул рәвешле дәвам итсәк, халыкның хокукый белемен арттыруга ирешер идек», – дип билгеләп үтте Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова җиңүчеләрне бүләкләү вакытында.

Шунысы кызык: бәйгедә җиңү яулаган өч кеше дә – ир-ат. Ирләр законнар белән күбрәк дус, күрәсең. Беренче урынны яулаган Александр Ширяев – Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авылы мәктәбендә математика укытучысы. Үзлегеннән законнар белән кызыксына. Бу белемнәре тормышта да ярдәм итә икән. «Кулланучы буларак, көн саен диярлек хокукым бозылып тора. Әйтик, кибет киштәсендә товарның бәясе бер төрле күрсәтелгән, ә кассада аны икенче бәядән, ягъни кыйммәтрәк, дип әйтәләр. Бу очракта товарның киштәдәге бәясен фотога төшереп, сатучыга күрсәтергә кирәк. Алар бәяне алыштырырга гына өлгермәгән дә булырга мөмкин, ләкин товарны киштәдә күрсәтелгән бәя буенча сатарга тиешләр», – дип, үз тормышыннан мисал да китереп күрсәтте Александр.

«Кулланучы хокукы белән бәйле мондый бәйгеләр тагын да дәвам итәчәк», – дип ышандырдылар инспекциядә. Без исә үз чиратыбызда халыктан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итәчәкбез. Сорауларыгызны кәгазь һәм электрон хат итеп тә юллый аласыз, сишәмбе яки чәршәмбе көннәрендә редакциябезгә шалтыратып та әйтергә мөмкин.

Редакция

Комментарии