Бәхетле булсын һәркем!

Бәхетле булсын һәркем!

Әни – дөньяда иң якын, иң газиз кеше ул. Кечкенә чагыңда төн йокысын калдырып сине караган, елаганда кочагына алып юаткан, «Бәхетле, тәүфыйклы бул, балам», – дип теләк теләгән кеше ул – әлбәттә, әниең! Әмма, кызганыч, үз баласын ташлап киткән, аракыга сатылган, бары үзе хакында гына уйлаучы аналар да очрый.

Гөлсинә Зәкиеваның менә шундый каты бәгырьле, таш йөрәкле аналар турында язылган «Әни диясем килә» драмасын 19нчы декабрь көнне Арча мәдәният йортында без – 11нче балалар бакчасында эшләп килүче «Асылъяр» театр коллективы тамашачыларга тәкъдим иттек.

Спектакль бүгенге көндә иң актуаль булган темаларны: исерек ана, ятим бала мәсьәләсен, гаилә мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Төп герой Зәлия, авырлыкларга бирешеп, начар юлга баса, эчкечелеккә чыга. Әле үзе генә түгел, газиз әнисен дә аракы эчәргә өйрәтә. Яшь ана үзенең бердәнбер баласын да карамый, сабый ачлы-туклы яши. Җитмәсә, кышкы салкында Зәлия, әнисе белән эчеп, нәни кызын салкын мунчага бикләп куйган. Ярый әле күршеләре Әминә апа нәни кызчык өчен борчылып тора. Ул булмаса, нишләп бетәр иде бу гаилә?! Белгечләр Зәлиянең өенә барса, ни күрсеннәр: аналы-кызлы баш ташлап эчеп яталар. Мондый шартларда сабыйны ничек калдырып була? Аны балалар йортына гына җибәрергә мөмкин…

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Зәлияне алкоголизмнан дәвалыйлар. Еллар уза. Зәлия яңа тормыш кора, кияүгә чыга. Тагын бала таба. Тик тулы бәхет өчен кызы Зилә генә җитми. Автор ананың баласын кире кайтарырга, аннан гафу үтенергә дип өзгәләнгәнен бик оста тасвирлый.

Зиләне яхшы гаилә тәрбиягә ала. Тәрбиягә алган әнисе Фирдания, аның ире Мансур да кызлары өчен җанын бирергә дә әзерләр. Кыз үсә төшкәч, Фирдания аны үз әнисе белән күрештерергә уйлый. Зилә үз әнисе белән очраша. Зилә кемне сайлар? Тамашачыны менә шушы сорау борчый. Кыз – Фирданияне – тәрбиягә алган әнисен сайлый. Автор тормышта булган чын хакыйкатьне – «тапкан түгел, баккан кеше ана» дигән фикерне тамашачыга җиткерә алды.

Һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: төзүгә караганда җимерү җиңелрәк. Илебездә ятимнәр, шушындый аянычлы язмышлар, исерек аналар булмасын иде. Киләчәгебез якты, бәхетле булсын. Безнең киләчәгебез үзебезнең кулда!

11нче балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия ВӘЛИЕВА,

Арча шәһәре

Комментарии