Журналистикага танылу өчен килмәгез!

Яңа елга аяк баскач ук, чыгарылыш сыйныфта укучы баласы булган ата-ана борчыла башлый: балам кая укырга керер? Керә алырмы? Журналист һөнәренә битараф булмаучылар да ачыклана шунда. Ничек керәсе? Нинди имтиханнар тапшырасы? Күпме түләп укыйсы? Шул уңайдан өч-дүрт кеше шалтыраткач, уйга баттым әле. Үзем 11 сыйныфта укысам, яңадан журналист һөнәрен сайлар идем микән?!

Берничә ата-ана үз баласының телевизордан балкуын тели икән. “Балам йолдыз булсын да ачудан шартласын”, – диде бер әти кеше шалтыратып.

– Кая, кызыгызны телефонга чакырыгыз әле, – дидем, җавап итеп.

Бу кызның, чыннан да, телевидениедә эшлисе килә икән. “Бөтен кеше сине таный, белә, кызык ич инде”, – диде ул миңа.

– Ләйсән, нишләп соң син аның кызык якларын гына күрәсең? Һәр плюсның берничә минусы да булырга мөмкин. Телевидениедә йөзләгән кеше эшли, ләкин аларның өч-дүртен генә халык таный. Димәк, сине барысы да таныячак дигән сүз бик үк дөрес тә түгел әле ул. Журналистикага укырга керү өчен, яхшы итеп яза да белергә тиешсең. Язмаларың бармы соң?

– Юк. Телевидение журналисты буласың килсә дә, язарга кирәкмени ул? Мин бит газетада эшләргә теләмим.

– Ә нигә газетада эшләргә теләмисең?

– Кем укый инде аны. Менә мин үзем “Лиза” журналын гына укыйм.

Сер бирмәскә тырышсам да, бу сүзләр бик рәнҗетте мине. Чөнки үзем кулыма берәр газета килеп керде икән, беренче хәрефеннән алып, соңгысына кадәр укып чыгам. Хәтта күпме тираж белән басылган, мөхәррире кем, ул санны басарга кайчан имза куелганын да калдырмыйм. Чөнки газета чыгару өчен күпме көч түгелгәнен, күпме вакыт һәм акча сарыф ителгәнен бик яхшы беләм.

Кайчакта бер язма өстендә төннәр буе утырасың. Чөнки икенче көнгә газета чыгарга тиеш, ә материалың иртәнге 7гә әзер булмаса, киләсе атнага ул инде искерәчәк. Менә син иртәнге 6да соңгы ноктаңны куясың да тынычлап йокларга… ятар идең, эш буенча чыгып чабарга кирәк.

Ә кайчакта бер бик яхшы интервьюны язар өчен өч-дүрт көн вакыт китә. Әңгәмәдәшең җитди, танылган булса бигрәк тә. Беренче көнне кешесен күреп сөйләшәсең, икенче көнне диктофондагы язманы тагын бер кат тыңлап, кәгазьгә күчереп язасың (мөһим сүзләре, фикерләре төшеп калмасын, имеш), өченче көнне системага салып, язылганны эшкәртеп, ниндидер язма чыгарырга тырышасың, илһам килмәсә, елап аласың… Нәтиҗәдә, атна буена бер материал языла. Ә ул материалны кемдер бөтенләй укымаска мөмкин. Яртыеллык ахырында бер генә язылучы кимегәнен күрсәң дә, үз-үзеңне “ашарга” ябышасың: нишләп газетага язылмадылар икән, булдыра алганча тырыштым, язмаларыма бар җан җылымны салдым, ачынып хат язганнарга көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым бит дисең.

Кайчакта, телефон номерын күрсәтеп хат язган укучыларыбызга кичке 8-9 тулып киткәч тә шалтыраткан вакытлар була. Язылган проблеманы яхшырак аңлау, кайбер урыннарын ачыклап бетерү өчен шулай эшләргә туры килә. Шул чакта гаҗәпләнеп:

– Бу вакытта да эшлисезмени? – дип сорауларын ишеткәч кенә, сәгатьнең ничә икәненә игътибар итәсең.

Әйе, эшлибез, эшләми кая барасың. Күпчелек очракта иҗади кешегә илһам шул кичке якта гына килә дә бугай инде ул. Көндез язып утырырга вакыт та юк ич. Командировкага барырга, судларда катнашырга, матбугат конференцияләрендә утырырга… кирәк. Төнлә генә язарга вакыт кала да инде.

Кайчакта син түгел, ә сиңа ярдәм, киңәш сорап шалтыраталар да өчәр сәгать вакытыңны алалар. Зарланып әйтмим. Синдә ышанычлы, терәк булырдай, киңәш бирердәй әңгәмәдәш, дус күрәләр икән, бу үзе үк игътибарга лаек күренеш. Шул чакта ачулансаң яки дорфа сөйләшсәң, ул кешене үпкәләткәнең өчен үзеңә дә авыр була. Вакытың булмаса да, “тыңлыйм-тыңлыйм”, – диеп, азмы-күпме аңларга, аның проблемасын да читтә калдырмаска тырышасың. Юкса үз тормышың кырыкка ярылып ята.

– Ләйсән, журналистларның эше күп, юк бит аның. Бәлки, күбрәк түләнә торган ияләрен карарсың. Әйтик, дизайнерлар бик яхшы ала. Ә син рәссам дип беләм.

– Әй, акча җитә ич әле…

Ләйсәннең әтисенең үз бизнесы бар икәнен беләм. Бәлки, шуңа күрә ул бүгенге көн белән генә яши һәм акча табып көн итү турында түгел, ә танылу хакында уйлыйдыр.

Командировкага баргач та, таныш-белешләрем белән очрашканда да сынау тулы караш аша: сезнең эш авыр инде ул, акчасын да умырып аласыздыр дип әйтергә яраталар. Бөтен кешене журналистның күпме акча алып эшләве кызыксындыра. Шунда ияләнелгән гадәт буенча:

– Әйе, умырып алабыз, безнең илдә эшләгән кеше генә күп акча алып эшли бит, – дим дә алдымда җитәкче кеше утырса, шуңа тутырып карыйм яки беркайда да эшләмәүче булса, аңа эләгә.

Юк, күп алмыйбыз без, уйламагыз. Чагыштыру өчен, укытучы булып эшләүче иптәш кызымны гына мисалга китерәсем килә. Безнең хезмәт хаклары бертөрле. Кайбер айларда ул миннән күбрәк тә ала һәм хезмәт хакы уңаеннан алынган торт белән чәй эчкәндә, төрттереп куя: “Укытучы булсаң, җаның тыныч булыр иде, синең бу “нервотрепкалы” эшең… Төне буе утырганда жәлләп үләм инде сине!”

Безнең һөнәр тагын шунысы белән аерыла: аның ялы юк. Әйе-әйе! Отпуск дигәне дә телдә генә. Ял итәм әле мин дип, барыбер язмый ятмыйсың бит инде, чөнки ул канга сеңгән. Бер танышым әйтмешли, кеше бәйрәм иткәндә дә без мәгълүмат чүпләп йөрибез.

Бер вакыйга искә төште. Мамадыштагы Питрау бәйрәмендә йөрим. Материал тупларга да килмәгән идем юкса, башкалар кебек туйганчы ял итәсе генә идем. Бер почмакта лаякыл исерек өч милиционерның аракы шешәсе тотып торганын күрдем дә йөрәгемә ут капты. Тиз-тиз фотоаппаратымны тартып чыгардым. Сенсация бит! Газетага бирермен, башкалар да күрсен милициянең ничек эшләгәнен дип мыш-мыш кыбырдаган арада, тегеләр өчәүләшеп өстемә үк килә башлады.

– Нәрсә карап торасың, ычкын моннан!

Киткән рәвеш ясадым да, тиз генә әйләнеп килеп, фотога төшерәм дигән идем… Фотоаппаратның батареясы утырган булып чыкты. Кибетләрне урарга туры килде. Егерме-утыз ноктаны әйләнеп, ниһаять, эзләгәнемне таптым һәм кабат шул почмакка киттем. Алар инде юк иде.

Бер эзләнә башлагач, буш йөргәнче эш булсын дип йөрдем-йөрдем дә, шуннан кайткач, тулы бер битлек язма сырлап ташлаган идем. Отпуск вакытымда бу. Әйтәм ич, ул инде канга сеңгән һәм белән чирләргә кирәк. Ә чирле кешегә отпуск ни дә, эш вакыты ни.

Көне-төне юлда йөрергә иренмәскә дә кирәк әле журналистка. Юл кемгәдер энергия бирә, ә кемнәрдер, күрше авылны әйләнеп кайтса да, хәле китә. Юлны яраткан һәм аралаша, теләсә-кем белән уртак тел таба белгән кеше генә бу һөнәрне сайлау турында уйланырга мөмкин.

Ләйсән үзенекеннән чигенергә теләмәде.

– Мин барыбер журналист булам, үгетләп утырма да. Имтиханнар турында гына белешмәкче идем.

– Чит тел, рус теле, әдәбияттан һәм иҗади үтәргә кирәк. Анда конкурс бик зур була, кара аны. Безнең төркемдә дә медалистлар гына укыды дисәң дә була. Уңышлар сиңа!

Бу сөйләшүдән соң авыр булып китте. Журналистикага танылу, кызык табу өчен, күршеләргә ачу итеп түгел, ә башкаларга ярдәм итү, матбугатын үстерү, үсешендә булдыра алганча тырышу өчен килүчеләр күбрәк булсын иде. Ә үзем 11 сыйныфта укысам… Яңадан шушы ук һөнәрне сайлар идем, чөнки мин журналистикага танылу өчен килмәдем. Юкса укыган вакытта ук телевидениегә кереп китү мөмкинлегем дә юк түгел иде. Әйе, журналистика белән чирләргә, укучы хатлары белән яшәргә һәм үз һөнәреңне үлеп яратырга кирәк монда. Журналист булырга карар кылганчы, мең тапкыр уйласагыз иде, укучылар…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Журналистикага танылу өчен килмәгез!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии